Логотип
Хәбәрләр

Учакка ялкын өстәп...

Ил чын ирләр җилкәсенә генә таянып тора ала, юкса ул сазлыкка әйләнәчәк. Һәр хатын-кыз көчле ир канаты янәшәсендә күгәрчен кебек яшәү турында хыяллана. Һәркем абага чытырманлыгы арасыннан тормыш серен ачып биргән чәчәк табу турында хыяллана...

Бер атна эчендә Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган ике премьера карарга туры килде. Әтнә театрында «Кар астында кайнар чишмә» пьесасы буенча куелган «Көзге вальс» (реж. Р. Фазлыев), Чаллы театрында «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча «Болан» спектакле (реж. Олег Кинҗәгулов) дөнья күрде. Бу әсәрләр миңа бик тә кадерле, чөнки һәр реплика артында үз халкының киләчәгенә тәшвишле төбәлгән автор образы тора. Бу юлы иҗат коллективларына язучы уйларының биеклегенә ирешү насыйп булган. «Болан» спектаклен башкалабыз тамашачысы Чаллы театрының Казан гастрольләре кысаларында 16 февраль көнне карады.

«Болан» спектаклендә вакыйгалар барган пространство чикләре ут куелышы аша һәм артистларның катлаулы кул хәрәкәте ярдәмендә үзгәрә (рәссам – Ләйсән Хөсәенова). Сәхнәнең үзәгенә куб рәвешендә йорт урнаштырлган, ул баштан ук фикерләрнең фәлсәфи яссылыгын чагылдыра, тамашачыны шул дулкынга көйли. Гүя артистлар безне үзләре тудырган образларның җан Кәгъбәсенә сәяхәткә чакыра... Һәр мизансцена ниндидер сер белән өретелгән, ул сер геройларның монолог-тәүбәләрендә ачыла бара. Менә ни өчен урман һәм геройларның анда адашып йөрүе өч нарат арасында адашу метафорасы аша бирелә. Безнең алда – ихтыяр көчен туплап, аяк астында ныклык табарга омтылган, ләкин башкалар белән уртак тел таба алмаудан газап чиккән һәм үзләре моны танырга теләмәгән юлдан язган геройлар. Сәхнәдә менә шундый драматик төенләнеш.

Аяз Гыйләҗев пьесасының ачкычы һәм музыкаль леймотивы булып, Г. Зәйнашева сүзләренә язылган «Урманнарда йөрдем» дигән җыр тора. Анда урман – җанның иң тирән яраларын да дәвалый алырлык көчкә ия урын – ирек белән тәңгәлләшә.

Урманнарда йөрдем бер ялгызым,

Баласын җуйган болан эзеннән;

Башларым әйләнеп китте кинәт,

Башканы сөям, дигән сүзеңнән.

Мәхәббәт турындагы бу җырны мин иң элек Флёра Сөләйманова башкаруында хәтерлим. «Урманнарда йөрдем» җырында Г. Зәйнашева мәхәббәт сагышының, мәхәббәт өчпочмагының бөтен фаҗигасен бик оста җиткерә алган. Спектакльне чыгарганда, заманчалаштырырга теләп, әлеге җырны төшереп калдырырга, өр-яңа текст кертергә мөмкиннәр дип шикләнгән идем. Шөкер, Мәсрүрә үзенә хыянәт итмәгән. Миләүшә Имамова башкаруында элеге җыр спектакльнең бер бизәге булып торды.

Пәрдә ачылганда, тамашачыларга ике хатынның сәер әңгәмәсенә шаһит булырга туры килә: алар, бар төеннәрне бер селтәнүдә чишәргә өметләнеп, ят күзләрдән яшеренгән, карама агачы астында күзләрен күккә текәп яткан ир хакында сөйләшәләр. Ике хатын бик киеренке халәттә, алар, катгый карарын көтүдән бик дулкынланып, бер ирне – Рәхимҗанны (Рафил Сәгъдуллин) аңларга омтылалар. 

Гайрәте ташып торган ирне дәрвиш булып урманда яши башларга нәрсә этәргән?

Бу ике хатын кем аңа?

Барысыннан да нинди яраларын яшерә ул?

Соңыннан аңлашылганча, Рәхимҗан әти кеше буларак үз ятимлеген бик авыр кичерә икән – улының шактый еллар ата йорты бусагасын атлап кергәне юк. Авыл халкы аның турында «Ике хатын белән яши» дип гайбәт сата. Бары тик хатыны Газизә генә (Алсу Хәбетдинова) башкача уйлый: «Өйдәш булдың... Мин беләм»... Героиняларның һәр ымы, һәр сүзе әсәрнең драматизмын көчәйтә барып, тамашачыны җәлеп итеп тора. Газизә кешеләр янына омтыла. Чөнки авыл аның якты хатирәләрен саклый («Син якты үткәнеңә кайтасың»), ә сукыр Мәсрүрә, Рәхимҗан шикелле үк, урмандагы йортны ташлап китәргә теләми, ни дисәң дә, кылган гамәлләре өчен оят хисе үткәне белән очрашудан качарга этәрә.

Шуңа да Газизәнең күңелендә шом: тирә-якны хәйран калдырган хәлне – көпә-көндез Хамматның Камаз кадәр Камазын урлап китүләрен бер дә яхшыга юрарлык түгел. Шул рәвешле драмага урлау, югалу, җую мотивлары килеп керә.

Беренче итеп, Газизәнең түземлеге чатный. Ул ирен каты бәгырьлелектә гаепли, ананың үз улы белән күрешә алмавының дә сәбәбе шунда. Ике хатын, ике күгәрчен шикелле, тамашачы күз алдында Рәхимҗан тирәли гөрләшәләр, сирәк кенә күңел яраларын ачып салганда, аларның җанында ялкын телләре биешкәне күренеп китә. Баксаң, Рәхимҗан да корыч түгел икән, булган хәлләр өчен үзен җаваплы хис итә: «Икәүләшеп тотынып, мине биетерсез дип куркам». Мәсрүрә, Рәхимҗанга дәшкәндә, телендә икесе генә аңларлык сүзләр яңгырый: «Колагың җыр ишетерлек сакмыни әле синең...». Ул Рәхимҗанның күңел сызлануларын бик яхшы тоя, аңа дөрес юл сайларга ярдәм итәргә омтыла. Проблемалар төенен чишәргә күптән, бик күптән кирәк иде иргә, чөнки еллар үткән саен төен кысыла гына бара...

Шул рәвешле пьесада баласын җуйган, урман буйлап аны эзләп бәргәләнгән, эзенә төшәргә теләгән аучылар тарафыннан эзәрлекләнгән болан-ана образы барлыкка килә. Аяз Гыйләҗев тамашачыларны үз геройларының тормыш йомгагын сүтәргә чакыра...

Язмышларның һәр йомгагына режиссёр үз ачкычын тапкан. «Газизә-Рәхимҗан-Мәсрүрә» һәм «Рәхимҗан-Мәсрүрә-Ханнан»ның мәхәббәт өчпочмагы мелодраматик ачкыч белән ачылса, Тәминдар һәм Зәлия (Чулпан Арсланова), Азия-Тәбрис тарихында үткен сатирик, вакыт-вакыт гротеск рәвешендәге ачкыч ярдәмгә килә.

Язучының күз карашы чит-ятлардан читтәрәк дәрвиш шикелле гомер кичерүче Рәхимҗанның гаилә мөнәсәбәтләренә дә, аның улының – үсмер чактагы яраларын беркайчан калдыра алмаган Тәминдарның яшәешенә дә прожектор уты шикелле үтеп керә. Тәминдар балачагында әтисенең хыянәтенә, гаилә башлыгы буларак, дәрәҗәсен югалтуына шаһит була. Рәзил Фәхертдинов үз героен – хатын колына әверелгән ирнең көнкүрешен әле юмористик ачкыч ярдәмендә, әле гротеск аша гаҗәеп оста чагылдыра алды. Аның «умырткасыз» булуы балаларының холкында, язмышында да ачык чагыла. Азия – үз бәхетен ир-атның җанын, дәрәҗәсен таптауда күргән әнисе Зәлиянең төгәл күчермәсе. Безнең алда – эмансипациянең агулы җимешләре... А. Гыйләҗев, аның артыннан О. Кинҗәгулов гаиләдә гендер рольләрнең алмашуы нинди нәтиҗәгә китерүне калку итеп күрсәтәләр. Шул яссылыкта пәке урлау күренеше эпик геройның коралын урлауга тиң символга әверелә. Безнең күз алдында Рәхимҗанның оныгы Гайрәт (Эдуард Латыйпов) сеңлесе урлаган пәке урынына кулына бабасының балтасын ала... Шулай итеп, анда чын ирлек сыйфатлары булу, бабалары юлына кайтырга омтылу ассызыклана.

Эдуард Латыйповның герое – «ялган батырлык»ка хас гамәлләр кылучы, баш күтәрүче яшүсмер. Анда бабасыннан күчкән гайрәт һәм ирләрчә ныклык бар, тик егет әлегә аларны ничек кулланырга кирәген белми, шуңа да аның гамәлләре савыт-саба кибетендәге килбәтсез филнеке кебегрәк. Менә ни өчен режиссёр бу геройның концепциясен төзегәндә, аның физик фактурасында «уйный»: безнең алда – хатыншага әйләнгән әти белән һәркемне дер селкетеп торган әни яшәгән куб-йортка сыеша алмаучы бер бала... Менә шул мәлдә «куб» үзенең почмаклары рәвешен үзгәртә башлый да инде: гаилә – учак түгел, ә мин-минлекләр көрәшенең мәйданы, анда әни дә, әти дә юк, Рәхимов белән Рәхимова гына бар. Җыелышта утырабыз, диярсең! Актёрлар ансамбле карикатура-гаилә образын бик калку күрсәтә алды. Дөрес яшәү йомгагының җепләрен чуалткан ата-ана балаларына да дөрес юл күрсәтә алмаган... 

Азия, әнисе кебек үк, үзен «чит мәдәният» яссылыгында эзләп бәргәләнә, шуның аркасында йөзен җуя – көзгегә карап, үзен танымый. Яшүсмер Гайрәт күләгә-ир язмышына протест белдерә: «Ир кеше тавышын ишетәсе килә...» Улының җан авазы җавапсыз калмый – Рәхимов үзенең лаборатория берәмлеге түгел, ата кеше икәнен аңлый. Без әлеге геройның үз гаиләсендә кыюсыз гына булса да, тәртип салырга маташуына, шуның өчен гаиләне бабалары янына кунакка алып кайтуына шаһит булабыз.

Рәхимҗан үзенең җанын үз эшенең дәвамчысы итеп күргән Тәбрис (Фердинант Насретдинов) алдында гына ача: «Күп җитешсезлекләрем, ифрат күп»... Урманчы, җир йөзен яшелләндереп, «дөнья» алдындагы гаепләрен юарга тели. Еллар үткән саен малае алдында үзен ныграк гаепле тоя бара ул. Картның хыялы – киселгән 58 нче кварталда үсеп чыгарга тиешле урман. Бу сан спектакльдә тикмәгә генә пәйда булмый. Аяз Гыйләҗев үз әсәрендә сәяси катаклизм нәтиҗәсендә милләттә юкка чыгып барган ирлек сыйфатлары хакында сөйли. 58 нче статья аркасында җир йөзеннән татарның күпме асыл ирләре юк ителгән... Исән калганнарына гомерлек курку хисе сеңеп калган.

Рәхимҗан урмандагы һәр агач өчен көрәшергә чакыра! «Ир кеше бит син! Ил тоткасы». Язучының безнең һәрберебезгә юнәлтелгән сүзләре чаң булып яңгырый: «Йомшак агачны корт баса. Ныклык юк. Җәмгыятьтәге түрне әрәмтамаклар, бушбугазлар яулап ала». Бөтенесеннән аермалы буларак, Рәхимҗан тирәлеге өчен җаваплылык тоеп яши: «Әгәр илем, телем, иманым бетә, диләр икән, яшәүнең ни мәгънәсе булсын?!»

Кырмыска оясын туздыру вакыйгасы драмада метафорик мәгънәгә ия, чөнки кырмыска оясы гаилә белән тәңгәлләшә.

Кайчандыр Рәхимҗан үзе, хисләренә хуҗа була алмыйча, Ханнанның (Инсаф Фәхретдинов) гаиләсен тузгыткан булса, хәзер исә Ханнан аның хыялларын тузгыта. Инсаф Фәхретдинов уенында сүзләргә караганда күбрәк сөйләүче мәгънәле паузалар өстенлек итә. Артист сәхнәдә хакыйкатьне җиткерүче Ил карты образын тудыра алган.

Геройларның һәркайсы тамашачы алдында күңел сукырлыгы белән үзенчә көрәшә. Сукыр Мәсрүрәнең сүзләре күптөрле мәгънәгә ия, ул бәхетле яши, чөнки Рәхимҗанда көч барлыгына, башкалар шикелле сынмавына, сыгылмавына, үзенә хыянәт итмәвенә ихластан ышана. Миләүшә Имамова Мәсрүрә монологларының лирик көчен түкми-чәчми тамашачыга җиткерә алды.

Алсу Хәбетдинова йорттагы тынычлыкны саклаучы, очлы почмакларны түгәрәкләп торучы хуҗабикәнең көчен күрсәтә алды. Ул сиздерми генә, юлдан тайпылдырмый гына, аның горурлыгын кимсетми генә иренә юнәлеш бирә. Артистканың һәр ымы мәхәббәт белән, тирә-яктагыларны кайгырту белән тулы.

Диләрә Сөләйманова ир-егетләр өстеннән хакимлек итүдән ләззәт табучы кечкенә «убырлы» образын тудырган. Үз асылына хыянәт итүе аның киемендә, портретында, репликаларында ачык чагыла.

Зәлия һәм аның кызы йөзендәге курчак образлары – Мәсрүрә белән Газизәнең капма-каршысы. Мәсрүрә дә, Газизә дә тере җанга ия, алар башкаларның җан әрнүен аңларга һәм кичерергә сәләтле; икесе дә тамашачы алдында һәрчак иңнәренә шәльяулык салып чыга. Очын очка бәйләсәң, балдак рәвешен алган шәльяулык, халыкның гореф-гадәтендәгечә, гармония потенциалына ия.

Спектакльдә урманчы ярдәмчесенең роле режиссёр тарафыннан яңа төсмер белән баетылган. Фердинант Насретдинов Рәхимовның булачак күчермәсен – хатын кулында уенчыкка әйләнәчәк хатынша ир образын тудырган. Артист сәхнәдә Искәндәр Хәйруллин табышларын кулланды, шуның белән безне елмаерга да мәҗбүр итте. Спектакльгә Гамлетның «Яшәргәме, әллә үләргәме?» дигән монологы килеп керү үзбилгеләнү темасын тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

Композитор Гөлназ Закирова спектакльнең музыкаль бизәлешен капма-каршылыкларга нигезләнеп төзегән: скрипка урман моңын – халык язмышы драмасын чагылдырса, Мәсрүрәнең ялгыз җыры һәр язмышның аерым лирик стихиясен чагылдыра.

Безнең һәрберебез бу дөньяда үз иркендә: кемдер көч, матурлык, гармония символы – болан ролендә, ә кемдер исә дөньяның матурлыгын юк итүче корткыч ролендә була ала. Тормышта мондый сайлау мөмкинлеге булу спектакльдә кинематографик алым аша ассызыклана: Рәхимҗан эчке тоемы белән ничек итеп 58 нче квартал буйлап боланнар чабып үткәнен, урманның яңаруын күреп ала... Репрессия, Бөек Ватан сугышы халыкның бик күп асыл ирләрен кырып салды. Ул татар халкының язмышында да аянычлы чагылыш таба. Ил чын ирләр җилкәсенә генә таянып тора ала, юкса ул сазлыкка әйләнәчәк. Һәр хатын-кыз көчле ир канаты янәшәсендә күгәрчен кебек яшәү турында хыяллана. Һәркем абага чытырманлыгы арасыннан тормыш серен ачып биргән чәчәк табу турында хыяллана...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк