Логотип
Хәбәрләр

Хан һәм шагыйрь

Чорыбызның атаклы режиссёры Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) туган көненә атап Камал театрында уйнала торган премьера тамашачы тарафыннан көтеп алына. Марсель абый рухына тугры калган театр бу көнне начар спектакль чыгара алмаган кебек, беренче премьера яңа сезонга юл ача, җан өрә. Сәхнәдә Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча куелган «Игезәк» спектакле: режиссёры Рамил Гәрәев, рәссамы Лилия Хисмәтуллина, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, балетмейстеры Дамир Булатов, ут куючы Александр Рязанцев.

Вакыйгалар безне урта гасырларда Җүчи Олысында тәхеттә Бирдебәк хан утырган чорга алып китә. Жанры «риваять» дип тәкъдим ителгән тамаша уйланмалылыкка өстенлек бирелеп, дәвернең төгәл ачыкланмавына, автор фантазиясе белән тудырылган образларның үзәккә куелуына һәм һәркайда барырга мөмкин дип аңлануга урын калдыра. Сәхнә бизәлеше катлаулы түгел, Л. Хисмәтуллина купшылыктан бигрәк, кырыслык, катылыкка йөз тотып, сарай диварларын һәм уртада калкып торган тәхетне каракучкыл-кызыл төстәге пәрдәгә төрә. Бу исә тәхет белән бәйле күренешләрнең кан-яшь белән үрелеп баруын һәрдаим сиздереп кенә калмый, канкоеш күренешләре белән кушылып та китә. Спектакльдәге музыка күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Й. Бикчәнтәев шәрыктан килүче һәм заманча музыка элементларын бергә куша алган. Ул тамашачыны сыкранулы, әрнүле вакыйгаларга әзерли, шунда яшәтә һәм эмоциональ кабул итүгә китерә. Вакыйга барган урынның үзгәрмәве, бертөрлелектән качу максатында кертелгән яратышу күренешен аңлаткан хәрәкәтләр, җарияләр биюе дә сәнгати уңышлы кабул ителә.

Спектакль бер-берсенә бик нык ошаган ике ирнең ак киемнәрдә гәүдә, йөз, кул-аяк хәрәкәтләре ясап биюләре белән башлана һәм хан белән шагыйрь очрашуына күчә. Беркемгә дә, хәтта туганнарына да ышанмаучы, үзенең усаллыгы, каты куллы булуы белән даны таралган Бирдебәк ханга бер дәрвиш шагыйрьнең шәһәр базарында ханны хурлап йөрүе турында хәбәр җиткерәләр. Таш зинданда башын кисәрләр иде, ул ханга төстәш, аларны аеру бик кыен икән. Гаҗәпләнеп калган хан үз янына шагыйрь Әхмәт Казаныйны чакыра.

Хан һәм шагыйрь әңгәмәсе спектакльдәге вакыйгаларны аңлауда, бәяләүдә гаять мөһим урын алып тора. Йөзе капчык белән капланган шагыйрь (Илнур Закиров) ханлыктагы гаделсезлекләр турында сөйли. Ул ханны илдәге хәлне ачык белмәүдә, угры түрәләрнең халыкның канын суыруына юл куюда, үзенең исә яу чабу белән артык мавыгуда гаепли. Гаделлек урнаштыруны сорый, хәтта үзенең гаделлек өчен үләргә дә әзер булуын әйтә. Бирдебәк хан (Рамил Вәҗиев) тормышка да, идарә эшенә дә еш кына фәлсәфи караучы олпат, тәҗрибәле илбашы буларак ачыла. Аеруча «гаделлек» төшенчәсенә бәйле бәхәс гыйбрәтле яңгыраш ала. Ул шагыйрьнең буш акыл сатуларын баштарак җиңел генә кире кага. Коткыга бирелеп, фетнәгә күтәрелгән халыкны хан гаскәре кырып бетерсә, бу гаделлек буламы, диюе шагыйрьне дә уйланырга мәҗбүр итә. Ханның «Ком җыелып, таш булмас, кол җыелып, баш булмас» дигән сүзләре мәңгелек яшәеш фәлсәфәсе кебек кабул ителә. Ул шагыйрьгә гаделлекнең бары тик рәшә булуын, хәтта ике төркем өчен дә бертөрле гаделлек булмавын, аның кешене юатыр өчен уйлап чыгарылган буш сүз булуын әйтә һәм иң зур афәтнең, ерткычлыкның дөньяда гаделлек хакына эшләнүе турында нәтиҗә ясый. Әңгәмә бу урында шагыйрьлек һәм ханлык, аларның җирдәге вазифалары яссылыгына күчә. Бирдебәк ханның «Тәкиядә, байларның сәдакасын көтеп утырганда, акыллы булуы җиңел ул. Ә син менә бу тәхеттә түрә итеп кара!» дигән сүзләре шагыйрьне тагын кузгатып җибәрә. Ул патшаларның һәрвакыт зарлануы, шул ук вакытта берсенең дә үзе теләп тәхеттән төшмәвен искәртә. Ханның да яшь вакытта шигырьләр язуы, бүген дә ялгыз калып, яшәеш, мәңгелек турында даими уйлануы турында әйтә. Әлеге әңгәмә ханның күңелен кузгатып җибәрә – «ялгызлыктан акылдан шашып барам бугай». Икеләнеп калган хан шагыйрьнең урыннарны алмашу турындагы теләген кабул итә. Хан булып алгач (әлеге рольне дә Р. Вәҗиев уйный), әле генә гаделлек, әхлак турында «акыл саткан» шагыйрь үзгәреш кичерә башлый. Дөрес, беренче минутларда Р. Вәҗиев героеның дулкынлану, кыенсыну кичерүен дә уңышлы сиздерә, элекке ханны үтерү турында да ачыктан-ачык әйтә алмый әле. Әмма бу халәте озакка бармый, монологында элекке хан хатасын ясамаячагын ачык сиздерә.

Алдагы күренешләр кеше психологиясен, хан булып алган шагыйрь әхлагын аңларга омтылу ягыннан кызыклы. Матурлыкка, изгелеккә мәдхия җырлап, изге гамәлләр кылып яшәргә чакырган шагыйрь, хан булып алгач, капма-каршы якка үзгәрә. Аның борынгы болгар бәкләреннән булган нәселен Бату хан юк иткән, шуңа да күңелендә үч алу тойгысы әле сүрелмәгән. Әлеге теләге Әхмәт Казаныйның аң төпкелендәге властька омтылу белән кушылып, моңа кадәр тыныч яткан куркыныч кара көчне уята. Хәзер инде аңа элекке ханның якыннарын, туганнарын кылычтан уздыру берни тормый. Явызлык арты явызлык кылган адәмнең күңелендә матурлык-яхшылыкка урын калмый.

Спектакльдә үзәктә Бирдебәк хан тора һәм аның характер үзенчәлекләре, идарә гамәлләре сарай кешеләре белән мөнәсәбәттә ачыла. Ханның Ханикә янына керүе икесе өчен җитди сынау булып тора. Ләйсән Фәйзуллина герое тыныч, акыллы, ситуациягә тиз бәя бирә алучы сыйфатында ачыла. Ул ханның чит-ят булуын ачыктан-ачык әйтүче бердәндер кеше. Хан таләпләренә буйсынырга мәҗбүр булып, хәтта Корьән тотып ант итсә дә, эчке горурлыгын саклап кала. Шуңадыр, күрәсең, үлеме алдыннан хан аны үз иленә – Румга кире кайтарып җибәрә.

Сарай әһелләренең һәрберсе андагы эчке каршылыкны, үзара мөнәсәбәтне ачуга хезмәт итә. Казый ролендәге Илдар Хәйруллин ханлыктагы яңалыкларны, һәртөр интригаларны белеп, аларны кирәгенчә файдаланып, ханга көчле йогынты ясый алуын аңлап уйный. Аның салмак хәрәкәтләрендә, һәр сүзен акыл белән уйлап әйтүендә ханга яраклаша белү һәм үз теләгәненә ирешү сыйфаты күренә. Чиркәс ролендәге Алмаз Борһанов шыгаул хезмәтен башкаручы булып туган диярсең. Аның йөз чалымнары бернинди үзгәреш кичерми, ни-нәрсә уйлаганын да белеп булмый. Әмма кирәк урында хан теләген бик тиз тотып алган кебек, фетнәчеләр белән дә уртак тел таба белә.

Спектакльдәге вакыйгалар барышында мөһим урынны Бирдебәкнең туганы Танышбәк алып тора. Үз дәрәҗәсен белеп, һәр сүзен уйлап әйтүче, ханга каршы оешкан фетнәчеләр башында торучы ЭмильТалипов герое эчке энергетикасы белән тамашачыны җәлеп итә. Аның сәхнәгә керүе белән каршылык көчәя, хәрәкәт арта, вакыйгалар тизләнә. Автор фикеренчә, Танышбәккә дә эчке сиземләү җитми, ул яңа хан кулыннан үтә.

Хан һәм шагыйрь мөнәсәбәтенә салынган яшәеш фәлсәфәсен ачуда сарай шагыйрьләре белән булган күренеш гыйбрәтле. Һәр власть үзен якларга, дан-дәрәҗәсен арттырырга, тирә-якка таратырга омтыла. Шул максатта элек-электән власть кешеләре үз яннарында шагыйрьләр тоткан. Белгәнебезчә, Шәрык әдәбияты моңа аеруча бай булып, илләр белән идарә итүче яисә дәүләттә бик дәрәҗәле вазифалар башкарган шагыйрьләрне дә беләбез: Бабур, Нәвои, Нәсими һ.б. Болгар-татар, аннары Алтын Урда, Казан ханлыгы дәүләтләрендә дә идарәчеләр янында сарай шагыйрьләре булган. Бирдебәк хан да һәр ай азагында шагыйрьләрне чакырып, алардан үзенә һәм ханлыкка мәдхия сөйләткән. Бу юлы алар Асук (Ришат Әхмәдуллин) исемле танылган шагыйрь җитәкчелегендә киләләр. Үзе дә шагыйрь булган хан каләмдәшләренең төче мәдхияләрен, буш сүзләрен кабул итми, билгеле. Шуңа да аларны далага көтү көтәргә куа. Ә инде Асук белән әңгәмәсе спектакль башындагы шагыйрьлек турындагы диалогны дәвам итү булып тора. Ачык итеп әйтмәсәләр дә, алар бер-берсен танып сөйләшәләр. Р. Әхмәдуллин герое ханны кисәтә: «Тәхеттә искиткеч тарту көче бар. Шул тарту көчен җиңгән кеше генә яшәү мәгънәсенә ирешә». Әмма хан, хәзер инде үзе сайлаган рольдән чыга алмаячагын аңлатып, Асукка болай җавап кайтара: «Башка берәүне үтермәс өчен үзе үләргә әзер җан иясен күрсәт миңа». Шулай да әлеге күренешнең максаты ачылып бетмәде кебек. Шагыйрьләрнең башта үзләрен артык иркен тотулары, Асукның властька баш имәүче булып уйнавы, шәраб эчкән кешегә охшап китүе ясалма булып тоела. Ә инде мәдхия укырга кушылгач, шигырь-такмакларын аңлашылмаган көйгә салулары сәер яңгыраш ала. Шулай да шагыйрьләр белән очрашу, Асукның баш иеп килүе юкка түгел, урамда ханны зурлап, мактап әйткән тавышлар көчәя.

Властька ирешү, дошманнарыннан үч алу ханга җиңеллек китерми. Аны курку, язмышка буйсыну, аннан да бигрәк өметсезлек хисе биләп ала. Моннан котылырга теләп, Ханикә белән корган әңгәмә дә аны тынычландырмый. Яңадан шагыйрьлек мәсьәләсенә кайтып, шагыйрьләрнең үз сүзләренә үзләре да ышанмавын, бөтенесе дә уен гына булуын әйтә. Хәзер инде Р. Вәҗиев герое яшәү мәгънәсен югалткан, үзенең көчсезлеген таныган кеше булып күренә. Шул хәлендә ул кайчандыр чын Бирдебәк кисәтеп әйткәннәрне хәтерендә яңарта: «...гаделлек урнаштырырга теләдем. Иң яманы әнә шул гаделлек урнаштыручы».

Спектакль ахырында алгы планга янәдән сарай кешеләре чыга, бу вакыйгаларга алар нокта куясы. Үз байлыклары, дан-дәрәҗә турында гына уйлаучы бу кешеләр фетнә оештырырга да, теләсә кемне (әмма алар сүзеннән чыкмаучыны) тәхеткә күтәрергә дә ризалар. Нәтиҗәдә фетнәчеләр тарафыннан үтерелергә тиешле Бирдебәкнең портреты сарай диварыннан йолкып алына. Ә сәхнә алдында янәдән актан киенгән, бер-берсенә бик тә охшаган ике кеше пәйда була. Әйе, үлем һәркемне тигезли...

Спектакльнең финалы тамашачыны икеләнүле, борчулы халәттә калдыра. Матбугатта да бу турыда фикерләр булды. Монда, күрәсең, явызлыкка безнең күз алдында җәза бирелмәве дә роль уйныйдыр. Төп сәбәп, минемчә, спектакльдәге вакыйгаларның сызлану фәлсәфәсенә буйсындырылуында. Спектакль дәвамында тамашачы, геройлар белән бергә, власть һәм гаделлек, ирек һәм буйсыну, яшәү һәм үлем; өмет һәм өметсезлек, гөнаһ һәм үч алу кебек төшенчәләргә, яшәеш кыйммәтләренә җавап эзли. Авторның һәм режиссерның да әзер җавабы юк. Иң мөһиме, уйланырга этәрүе аша спектакль безне кешелек җәмгыяте алдында торган проблемаларга алып килә һәм шуның белән үз максатына ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк