Логотип
Хәбәрләр

«Әй, карантин, вай, карантин, нишләттең син, нишләттең...»

«Печән базары» уен-көлке театры репертуарыннан өзек.

«Сәхнә» журналының май санында чыккан мәкаләнең дәвамы.

Берзаман өй эче бытовой борчак газы белән тула, хәтта малай хәрби складтан чәлдереп кайткан противогазлар да ярдәм итә алмый, чыдап булмаслык дәрәҗәгә җиткәч, өйдәгеләр, урамга, саф һавага чыгып чаба. Бу вакытта аларның маңгайларына рогаткадан борчак атучы юк инде, ашыгыч ярдәм табибы караватта үз газы исеннән миңгерәп яткан бабайга: «Газ белән агулану нәтиҗәсе», – дигән справка һәм бушлай нашатырь рецепты язып калдыра...

Олы малай хәрби складта пропрощик минем. Аларга противогозларны бушка таратканнар ди, имеш. Унлап штук апкайтты инде.  Нишләп бу кадәр күп, минәйтәм. Урламыйсыңдыр бит? Әллә барып әйтергә инде, дип тә уйлый башладым...  Күршедә генә прокурор яши. Тәки чиштем бит моңа складтагы урлаулар хакында.  Тик тегенең генә бик исе китмәде. «Вак төяк белән баш катырма, аннан да важныйрак эшләр бар әле монда!» – ди. «Нишлисең,  минәйтәм, ул хәтле?». «Татар мәктәпләреннән кайтып кергән юк!» – ди теге, җитди кыяфәт чыгарып. Аптырагач, малайны тыкырдатам. Карантиннан файдаланып, бу рәвешле уптым урлау килешми дим. Болай да нефте бәясе төшкән. Илне таркатабыз бит. Рәсәй таркалса, нәрсә кала аннары безгә! Америка үзенең колллары итә ич безне! Йөр аннары инглизчә сөйләшә-сөйләшә Иделдә баржа бушатып! Капчык ташып бил дә бетә,  бердәнбер  туган  телебезгә әйләнгән урыс телебез дә бетә ласа дип кайгырам мин татар. Тукай шигыре урынына болай да Пушкинны бутап сөйлибез бит: «И, туган тел, и рус теле,  Өлкән абыйның теле. Сүгенергә өйрәндем мин син шәп тел аркылы!»

«Малай әйтә, ты што, батя, күршеләрдән үрнәк ал», – ди. – Кызлары әптиктә эшләгәч, авызларына бер маска, борыннарына аерым маска, хәтта колакларына да берәрне кияләр, ди. Ышанмасаң, кереп кара, ишегалдындагы этләренә дә, өйдәге мәчеләренә дә битлек кигерткәннәр, дип аклана. Ярый хуш, минәйтәм, күршеләрдән калышып булмас инде дим. Тик нишләп күп соң болар дип,  һаман противогаз шлангасын селким икән.  Малай тагы җавап таба: – Битлек кебек моны да ике сәгать саен алыштырып торырга кирәк! Ышандым инде, чөнки бу вакытта противогазны ничек куллану җаен уйлап тапкан идем.  

 Хатын күп сөйләшә минем, автоматтан аткан кебек. Аның «калашы» эшли башлауга,  әби бәдрәфкә киткән чакта интернетка кергән булам да: – Ах, өйдә йөргәндә дә противогаз кияргә кушканнар! – дип кычкырам.   Хатын шундук киеп ала һәм авызыннан бер сүз дә чыкмый!.. Мин дә эләм,  билгеле,  ул ышансын дип. Тик үземнең противогазның шлангасын тиштем. Махсус пәке йөртәм хәзер, тирләтә башласа,  – төртәм дә алам, төртәм дә алам, шулай итә торгач, шланга  тәмам шәлперәеп бетте. Хатын аңламый, алтмыш яшьтә  ирләрнең шлангасы  шундый булырга тиеш дип уйлый, күрәсең...

Сулау гына түгел, хәтта күңелле көйләр дә шыңгырдатам.

                                      Әй, карантин, вай, карантин,

                                      Нишләттең син, нишләттең.

                                      Тормышымны үзгерт-тиң!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк