Ябыгасың килсә

Иртән ач карынга ярты литр кайнаган кайнар су эчәргә. Бераз вакыттан соң 1 стакан сөткә 1 бал кашыгы бал, 1 бал кашыгы какао порошогы бутап эчәргә. Тагын 15 минуттан бер әфлисун йә грейпфрут ашап куярга. Әбәдкә кадәр 1 литр газсыз, минераль су эчәргә.
Төш вакытында 200 грамм майсыз балык яки тавык ите, ә гарнирга бары тик яшелчә генә ашарга.
Тагы 2 сәгатьтән 1 стакан "биокефир"га 1 бал кашыгы бал кушып эчәргә.
Сәгать 4 ләр тирәсендә гидромель дип исемләнгән махсус эчемлек ясап эчәргә. Ул сок аппетитны киметә. 1 лимон согын, 0,25 литр кайнаган су һәм бер бал кашыгы бал бутап, әз-әзләп кенә эчәргә.
Кичке ашка: 1,5 литр су, 500 грамм кишер (А витамины), 500 грамм помидор (калий), бер-ике тмин орлыгы (шлакларны чыгара) - барысын бергә 20 минут кайнатырга. Төнәтергә, тоз кушмаска. Башта араларында 10 шар минут калдырып 3 стакан шулпасын эчәргә, соңыннан яшелчәләрен дә ашарга. Зәйтүн мае һәм горчица белән тәм кертергә мөмкин.
Йоклар алдыннан 1 стакан йогуртка 1 бал кашыгы бал өстәп эчәргә.
Шушы киңәшләрне энәсеннән-җебенә кадәр үтәсәгез, 10 көннән сез үзегезне бөтенләй башка кеше итеп сизәрсез, ким дигәндә 5 килограммга ябыгырсыз.
Әкият, боларның барысын да каян юнәтәсең, аларны ясап утырырга каян вакыт табасың дисезме? Ихтыярыгыз. Ул чагында симезлектән былкылдап йөрүегезне дәвам итәсез инде.
Фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте