Логотип
Хәбәрләр

Яман аты чыккан кызлар көндәлеге

«Хур кызлары» романыннан өзекне тәкъдим итәбез.

«Хур кызлары» романыннан өзекне тәкъдим итәбез.

М а ш а.

«Мамочка» бай клиентка барасың дип алдан ук күңелне күтәреп куйды.

Клиент 50–60 арасындагы агарган мыеклы әфәнде иде. Торып киенде дә, бәйләнергә кереште:

– Кая, кошелегыңны күрсәт әле! – ди.

Мин аптырап аңа карадым, авызым ачык килеш калды. Ул башта иягемә сугып, авызны яптырды, аннары чәчемнән эләктереп алды һәм теге боерыгын тагын кабатлады. Кошелектан 15 доллар алып кесәсенә тыкты һәм миннән тагы акча таләп итә башлады. Мин хәрәкәтсез торгач, башымны каты итеп ишек яңагына бәрде дә «шлюха!» дип сүгенеп чыгып китте. Мин шундук Наташага шалтыраттым. Ишек төбендә безнең сак егетләре караулый иде. Наташа хәбәр итүгә, тегеләр «ак мыек»ны шәп кенә тапалаганнар тагы, кабыргаларын санаганнар. Ләкин миңа бик тә авыр иде, гаръләндем, хурланудан үксеп еладым.

К р и с т и н а.

40 яшьләр тирәсендәге клиент, мин килеп керүгә, шампанский тәкъдим итте. «Эштә» вакытта эчү гадәтем юк, шуңа күрә баштан ук кире кактым да, аннан соң шәрабның чит илнеке икәнлеген күргәч, тыелып тора алмадым, бокалны кулыма алдым. Ул, чәкештереп тә тормыйча, башта үзе йотып куйды. Аннары миңа өстәлдә яткан тартмадан кыйммәтле конфет сузды. Мин, аның кулыннан алмыйча, үзем үрелеп бер конфет эләктердем. Ул, бокалын күтәргән килеш, күрше бүлмәгә чыгып керде.

Мине озатканда, ишеккә кадәр артымнан килеп, сигарет тартмасына язылган телефон номеры сузды: «Моннан соң мин кайчан шалтыратам и кайда дип әйтәм, килеп җитәрсең», – диде. Мин аптырап калдым: «Безнең арадашчы бар, шуның аша гына», – дидем. Ул ишектән ачкычны тартып алды да тагын күрше бүлмәгә кереп китте. Аннан кулына кассета тотып чыкты һәм телевизорга куйды. Вәт, хайван, «түшәк» күренешен яздырып барган икән!

– Менә моны әти-әниеңә җибәрәм, алайса! – дип янарга кереште. Тез буыннарым калтырый, үзем болай гына куркыта дип уйлыйм. Тик ул минем

адресны атый һәм ырҗаеп көлә башлады. «Син миңа ошадың!» – ди. Тик икенче килгәндә бушка булчак!» – ди. Мин, башымны алып, тиз генә чыгып йөгердем.

Атнага бер тапкыр мин ул әйткән фатирга килергә тиеш булдым. Бер җаен табып, ул ваннага кереп киткәч, кассетаны табып, сумкама салып куйдым. Ярый әле сизмәде. Телефон номерын алыштырып кына котылдым әлеге кабахәттән.

Дәвамын «Сәхнә» журналының март аенда аудиокитап форматында тыңлый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк