Җыр урлау белән бәйле чираттагы гауга: «Җыр махсус урланмаган, Ходай Тәгалә ике кешегә бер үк илһам җибәргән»

Хәзер ике җыр язучы да үзен композиторга исәпли,  дип сүзен башлады Илгиз Закиров. 

– Җырчылар да көй яза башлады. Лилия Муллагалиева да композитор булган икән! Саный китсәң, байтак... Ә ныклап торып тыңлап карасаң, алар иҗат иткән «яңа» җырларда без 10-15 ел элек язган җырларның өлешләре кабатланыла. Ул өлешләр – «изюминкалар» – җырның башында яисә урта өлешендә була. Шуннан соң, «яңа композиторлар» җырларына аны «урый» да, менә сиңа яңа җыр туа. (Музыка белемендә ул «опевание» термины буларак кулланыла – ИТ).

Җырлар хәзер күп, яшьләр җырлаган «такмаклар»ның күбесе бер-берсенә охшаш, сүзләре кабатланыла, аларны тыңлап булмый. Үз җырым дип йөрүчеләр күп. Әмма һәрбер композиторның үз почергы була бит. Аларны теге яки бу җырдан аерып алырга мөмкин, кабатланышны барыбер тотып алып була.

Чыганак: интертат

Фото: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
350
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәнияне онытырлык түгел
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы