Юрий Николаев үзенең алкоголик булуын сөйләгән
Алкогольгә бәйлелек — түбән катлам кешеләре бәласе дип исәпләү тамырдан ялгыш фикер. Бу афәт гади кешеләргә дә, билгеле шәхесләргә дә бердәй куркыныч яный. Һәм бу чирне җиңгән йолдызларның барысы да ә...
Алкогольгә бәйлелек — түбән катлам кешеләре бәласе дип исәпләү тамырдан ялгыш фикер. Бу афәт гади кешеләргә дә, билгеле шәхесләргә дә бердәй куркыныч яный. Һәм бу чирне җиңгән йолдызларның барысы да әлеге чорны котлары очып искә ала. Шуларның берсе — популяр алып баручы Юрий Николаев.
— Алкоголь белән минем бернинди фаҗига дә булмады, киресенчә, мәхәббәт булды. Ике яклы. Эчәргә акча туздырасы да юк иде. Мин ресторанга килеп кергәч тә ничәнче өстәлдә егылырмын икән, дип уйлый идем. Чөнки һәр өстәлдә: “Юра, монда кил!” дигән чакырулар яңгырый. Барменнар мине күрү белән “Бар ябыла!” ди башлый. Барысын да куып чыгаралар да өч көнлек мәҗлес башлана, — дип сөйли алып баручы.
Николаев белдерүенчә, бервакыт ул үз-үзенә “җитте” дигән һәм эчүдән бөтенләй баш тарткан, дип яза Кызыл таң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк