Зәйнәп аягына кимәгән

Ләйсән Гимаева белән Булат Бәйрәмовның төпчек кызлары Зәйнәпкә 6 ай тулган ‒ белми калмагыз! (әле кайчан гына туган иде, иии, үткән гомер, дияр иде әбиләр) Тәмле-татлы җимешне йөзен күреп булмаса да, ничек үскәнен, әти-әни, апаларын нәрсәләр белән куандырганын инстаграмнан күзәтеп барып була. 6 ай хөрмәтенә әнисе Зәйнәп туташ турында берникадәр мәгълүмат та язып элгән әле: алты ае тулган көнне, эсселәтми-суытмый беренче теше чыккан нәнинең, акрынлап утырта башлаганнар. Әтисен, әнисен, апаларын, әбиләрен, бабасын танып елмая икән, җәен дә, кышын да урамда да, өйдә дә икешәр сәгать йоклый икән Зәйнәпкәй, өйдә аягына оек кияргә яратмый, ди. Менә шулар! Тагын ни дә булса беләсегез киләме әлеге тәмле бәби турында? Килсә, Ләйсәнгә языгыз, яме, без калганын белмибез...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле ял көннәре тели сезгә бу ике кыз ? ? Зәйнәпкә кичә 6 ай булды ? нәкъ кичә бер теше чыкты? ?әкренләп утырта башладык ? бер ике калак кабачки ашый башлады ? ? елмая/ көлә, апаларын- әтисен, әбиләрен һәм бабайны таный ? прививкаларны әкренләп ясатып барабыз ? урамда җәй көне дә, хәзер дә уянмыйча 2 сәгать йоклый ? өйдә аягына носки кидермим. Р. s Бу директка килгэн сорауларга җаваплар иде. Тагын сорауларыгыз булса бу фото астына языгыз? #лейсангимаева #бэлэкэчзэйнэп #зифушка #яжемать #кызларым #кызларымйолдызларым #смайликкуям

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
447
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Инде ничәнче көн синсез...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы