“Ана күзләре”
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Альбина Шагалиева: .“Ана күзләре” спектаклендәге Саяко роленә килү тарихы минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Рольләр бүленгәндә мин бу образга өченче...
“Әкият” Татар дәүләт курчак театры артисты Альбина Шагалиева:
.“Ана күзләре” спектаклендәге Саяко роленә килү тарихы минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Рольләр бүленгәндә мин бу образга өченче составка билгеләнгән идем. Ләкин спектакль өстендә эшләгән дәвердә көтелмәгән хәлләр килеп чыкты. Премьерага кадәр берникадәр вакыт калгач, беренче составта уйнаган актриса белән бәхетсезлек килеп чыкты, ул аягын авырттырган. Бер атнадан соң икенче составта уйнаган актриса да авырый башлады һәм аңа хастаханәгә ятарга туры килде. Менә шул вакытта төп рольне миңа тапшырдылар. Язмыш уйнавымы, күкләр тарафыннан төшкән бүләкме?... Белмим. Сәхнәдәшләрем: “Бәхетеңә тигән – көмешең!” – дип шаяралар. Бу образ минем өчен бик кадерле. Ул күп кенә яңа мөмкинлекләремне ачарга ярдәм итте. Катлаулы төп рольне башкаруны яшь актрисага ышанып тапшырганы өчен, театрыбызның баш режиссеры Илдус Зиннуровка бик рәхмәтлемен.
Спектакльнең нигезендә “Ана белән бала мәңге бер” дигән фикер ята. Сюжетта Тау иясе тарафыннан Еланга әверелдерелгән Ана үзенең башта бер күзен, аннары, вакыйгалар барышында, нәни улы белән ялгыз калган иренә, баланы тәрбияләргә булышу өчен, икенче күзен дә бирә. Спектакльдә – Ана мәхәббәте, тормышның һәр минутында зур түземлек белән аналык вазифаларын башкару, бала мәхәббәте, иргә тугрылык темалары күтәрелә.
“Ана күзләре” спектакле мәктәп балалары өчен генә түгел, ә өлкән тамашачыларга да бик кызыклы дип уйлым. Бу спектаклебезгә, нәни тамашачылар белән беррәттән,яшьләрне, студентларны һәм олыларны да чакырам. “Ана күзләре” спектакленә уңышлар, рәхмәтле тамашачы һәм озын гомер теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк