Логотип
Якыннан килеп кара

Бишенче тапкыр…

«Җилкәнсезләр» – танылган драматургның иң әйбәт әсәрләреннән берсе. 1926 елда К.Тинчурин тарафыннан куелгач, спектакль егерменче еллар татар театрында зур вакыйга була. Аннары аны 1929 елда – Гомәр...

«Җилкәнсезләр» – танылган драматургның иң әйбәт әсәрләреннән берсе. 1926 елда К.Тинчурин тарафыннан куелгач, спектакль егерменче еллар татар театрында зур вакыйга була. Аннары аны 1929 елда – Гомәр Девишев,
1931 дә – Сәет Булатов сәхнәләштерә. К.Тинчурин репрессияләнеп атып үтерелгәч, 1956 елга кадәр театрларда аның пьесалары куелмый. 1958 елда гына режиссер Ширияздан Сарымсаков кабат бу әсәргә кайта һәм иҗат төркеме – режиссер, рәссам Әнәс Тумашев, актерлар Фатыйх Колбарисов, Асия Хәйруллина республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә
лаек була.
1926 елгы спектакль «Ишкәксезләр» һәм «Җилкәнсезләр» дип аталган ике өлештән торган. Ике кич рәттән күрсәтелгән. Аннары автор әсәрне кыскарткан, өч актка гына калдырган. Беренче спектакльләрдә Тинчурин үзе (Батырхан), Зәйни Солтанов (Мисбах Хаҗи) (бу роль махсус аның өчен язылган була һәм иң яхшы Мисбах булып тарихка кереп кала), Нури Сакаев (Нуретдин), Шакир Шамильский (Давыт), Фатыйма Ильская (Дилбәр), Нәфига Арапова (Рокыя) уйнаган. Алар характерларны гәүдәләндерүдә нигез салып калдыра.
1958 елгы куелыш үзенә аерым урын алып тора. Х.Әбҗәлиловның Мисбах Хаҗие – көчле рухлы, тормышка теш-тырнагы белән ябышкан, Г.Шамуковның Нуретдине – кәпрәйгән, саран, ясалма елмаюлы, Ф.Колбарисовның Батырханы – хакимият һәм «акча капчык­лары» алдында тез чүгәргә әзер, Ш.Әсфәндиярованың Дилбәре – кыланчык гимназисткадан нэпманшага әйләнгән хатын, А.Хәйруллинаның Рокыясы акыллы, усал булып күз алдыбызга килеп баса.
Моңа кадәр «Җилкәнсезләр»не һәрвакыт сатирик комедия жанрында куя килделәр. «Тинчуринның «Җилкәнсезләр» әсәре милли буржуага карата үткен сатира белән сугарылган, – дип язды «Татар әдәбияты» мәкаләсендә Гали Халит. – Милләтче Батырхан образында тарихтан ачы сабак алган буржуаз зыялылар катламы чагыла. Илдә зур социаль үзгәрешләр бара. Шул фонда тормыш мәйданыннан китеп баручы герой-корбаннарның мәзәк язмышлары уйнала. Сатира жанрын тудыруы белән Тинчурин татар драматургиясенә яңалык кертә» («История советской многонацио­нальной литературы», I том, 434 бит).


Икенче меңьеллыкка аяк баскач, «Җилкәнсезләр»не К.Тинчурин теат­рында Рөстәм Галиев куя.Камаллыларның кабат бу әсәргә алынуын белгәч, аптыраган идем. Бу әсәр белән тамашачыга нинди яңалык әйтеп була соң? Заман нык үзгәрде бит. Өстәвенә, Г.Камал, Н.Исәнбәтнең һ.б. сатирик әсәрләре гел куела килә.
Әмма спектакльне караганнан соң, бөтен шикләрем таралды. Ул комедия түгел, тарихтан читкә чыгарып ыргытылган кешеләрнең фаҗигасе булып гәүдәләнгән. Советлар Союзы таркалгач, ак эмигрантларга да, аксөякләргә – зыялылар, промышленниклар, эре сәүдәгәрләр, меценатларга караш үзгәрде. Офицерлар ант эчкән һәм антларын тотмаган. Эшмәкәрләр үз кесәләрен калынайтыр өчен генә түгел, ил өчен дә хезмәт куйган. Илнең асты өскә килгәч, «элеккегеләрнең» фаҗигасе ачылды.
Г.Цхвирава Тинчурин геройларыннан көлми, аларның язмышлары турында уйланырга чакыра, тамашачыларда кызгану хисе уята.
Бу мөһим үзгәреш классиканың зур мөмкинлекләре, авторларның киләчәкне гөманлап язулары турында уйланырга этәрә. Төрледән-төрле тарихи чорларда да искермәгән әсәрләр сокландыра. Шуңа күрә бүген Сократны, Шекспирны, Чеховны, Островскийны, Достоевскийны, Камалны куялар. Тинчурин да шулар рәтендә. Моннан 100 ел элек язылган драма һәм комедияләре XXI гасыр хәл-вакыйгаларына аваздаш бит.
Камал театры бүгенге тормышны үткәннәр белән оста бәйләгән. Пәрдә ачылганда сәхнәнең буеннан-буена сузылган тишкәләнеп беткән җимерек дивар күрәбез. Күпмедер вакыттан соң анда 1910 саны пәйда була. Вакыйгалар барышында ул 1917, 1919, 1922 саннары һәм Тинчурин атып үтерелгән 1938 ел белән алмашына. Шул чорларда популяр булган музыка, җырлар башкарылу вакытны тагын да тәгаенли төшә.


Үткән гасыр башы вакыйгала-рының асылына төшенсен өчен, тамашачыга җимерек диварга озаклап карау мөмкинлеге тудырыла. Аннары гына геройлар чыга һәм вакыйгалар башланып китә. Спектакль башында күтәрелгән сайлаулар темасы, акча проблемасы бүгенге көнгә аваздаш.
Геройларның психологик кичерешләре дә, пластикасы да гел үзгәреп тора. Характерлары төсмерләргә, детальләргә бай. Шуңа күрә аларны күзәтүе дә кызык. Характер үзгәрешләре аеруча Нуретдин, Мисбах, Батырхан, Давытта ачык күренә.
Иң башта Нуретдин (Рамил Вәҗиев) үз-үзенә нык ышанган кеше булып күз алдыбызга килеп баса. Шул заман модасы буенча киенгән. Хәрәкәтләре җитез, күз карашы үткер, тавышы нык, гәүдәсен туп-туры тота. Сөйләгән сүзләренә нык ышанганлыгы әллә каян күренеп тора. Ул тормышның хуҗасы булып яши. Милләте турында җаны көя, шуңа күрә сайлаулар мәсьәләсе дә аның өчен бик мөһим. Аның фикеренчә, Дәүләт Думасына «демократ», ышанычлы кеше Батырхан узарга тиеш. Нуретдинне акча мәсьәләсе дә кызыксындыра, шуңа күрә ул улы Давыт (Ришат Әхмәдуллин) тәкъдим иткән проект табыш китерерме, беренче бөтендөнья сугышы озакка барырмы, аннан күпме файда күрербез, дип баш вата. Илдәге үзгәрешләр – революция, гражданнар сугышы, Нуретдинне дә үзгәртә. Ул Колчак үзенә Уфаны, Чиләбене калдырыр дип өметләнә, һаман да туры басып йөри әле. Әмма хәрәкәтләрендә борчылуын белгерткән киеренкелек сизелә. Спектакль ахырында Нуретдин иске-москыга киенгән, бөкрәйгән карт итекче рәвешендә сәхнәгә чыга. Иң якты өметләр үткәндә калган, бердәнбер чарасы – башын намазлыкка куеп, Ходайга ялвару. Акыллы, эшчән Нуретдин чын-чынлап кызгану уята.


Нуретдиннең дусты, миллионер Мисбах Хаҗине Искәндәр Хәйруллин җете төс-буяулар ярдәмендә иҗат итә. Элек Мисбах юан, салмак хәрәкәтле, җитди кыяфәтле булып күз алдыбызга килеп баскан булса, биредә ул 40 яшьләрдә, гаҗәеп хәрәкәтчән, һәрбер авазны ачык әйтеп кычкырып сөйләшә. Үзгәрешләр аны да дулкынландырган, ләкин хәзер Мисбах өчен иң мөһиме – корал сатып алуга акча бирмәү. Аның «Акчам юк, бүтән берәүгә дә акча бирмим», дип кычкыруы һаман да колакта яңгырап тора сыман. Ахырдан исә соры иске-москы киемнәр аскан, алҗыган, мескен, бөтен нәрсәгә битараф, тормышка кул селтәгән, өметен югалткан хәерче карт Мисбах тетрәндерә.
Кеше язмышларын хәл итүчеләрнең берсе Батырхан (Эмиль Талипов) – катлаулы образ. Мисбахның да, Нуретдиннең дә социаль хәлен, сәяси карашларын белеп була, Батырханның күңеле исә караңгы булып кала. Тыштан йомшак кебек тоелса да, чынлыкта ул эгоист, вакыйгаларга карап үзгәрергә мөмкин, аңа бернинди ышаныч юк. Шул ук вакытта Батырхан бик сөйкемле, матур сөйләшә, кешеләрне үзе белән ияртә белә. Нуретдин юкка гына аны депутат итәргә ашкынмый. Батырхан үз-үзенә ышанмый кебек. Депутат булу, аннары төрки-татар дөньяны җитәкләү турындагы сүзләре буш сүз генә булып кала. Ахырдан тормышка яраклашучан Батырхан да йөзен югалта, кирәксезгә әйләнә.


Кичәге студент, шат күңелле, елмаючан, акча мәсьәләләрен атасыннан да остарак хәл итүче яшь егет Давыт шулай ук яңа ил төзүчеләр белән көрәшә, җиңелә, әмма актер уеныннан Давытның чит илгә китеп булса да көрәшне дәвам итәчәге аңлашыла.
Гади халыктан чыккан, мөселманнар эше өчен көрәшәм дигән булып, чынлыкта, арзан хакка сатылган бер чиләк аракыны мөселманнар иминлегеннән артык күргән Зәйнетдин (Алмаз Сабирҗанов) истә кала торган итеп иҗат ителгән. Актер тормышта үз файдасын гына күрүче эшкуар образын оста тудыра. Революциядән соң нэпман булгач, баегач, ул гыйлеме, белеме белән дә үзеннән күпкә өстенрәк кешеләргә түбәнсетеп караучы дорфа адәмгә әйләнә. Ул авыз чапылдатып ашый, какао чөмерә, белер-белмәс «Баядерка» музыкасын көйли, танылган Нуретдиннең кызына өйләнүеннән ләззәт кичә, боларны барысын да актер күтәренке рухта уйнап чыга, хәзер Зәйнетдин тормышның хуҗасы бит.
Кыланчык Дилбәр (Ләйсән Фәйзуллина) бөтен нәрсәгә битараф, иренеп кенә ирен әдәпкә чакырып берәр сүз әйтеп куя. Зәйнетдин атасын өйдән урамга куып чыгарганын да битараф кына күзәтеп тора. Бу күренеш кызның түбән тәгәрәвен тасвирлый.
Ак гвардия офицеры Сәхипгәрәй (Илдус Габдрахманов) спектакльдә аерым урын алып тора. Ул исерек килеш, шашынып, өстәл өстендә бии. Ярсу биюе аркылы чарасызлыгын, төшенкелеген, өметсезлеген, ышанган идеаллары, биргән антының юкка чыгу хәсрәтен, әрнүен чыгара. Аңа карап йөрәк сыкрый. Бу зур булмаган эпизодта актерның трагик таланты ачыла.


Эпизодик персонажлар арасында, үзгәрмәсәләр дә, тормышка яраклашучы Фәттах (Раил Шәмсуаров), угры Нияз (Алмаз Гәрәев) истә кала.
Сөйкемле, ихлас Гөлнар (Айгөл Миңнуллина) һәм революционер Сөнгат (Илнур Закиров) шулай ук үзгәрми, алар халыкны изүче сыйныфтан коткару идеясенә тугры кала.
Бөкре Рокыя (Айгөл Абашева) үзгәрми диярлек. Эре гәүдәле, үз эченә йомылган, кешеләргә ачулы Рокыя акыллы кыз. Аның усаллыгы сөю, наз күрмичә, ялган һәм золым белән тулган дөньяда үсүеннән килә. Әмма ихлас, самими Сөнгат һәм Гөлнар белән аның сөйләшүе үзгәрә. Рокыяның туганнарына мөнәсәбәте Дилбәр белән күренештә ачык күренә. Дилбәр апасыннан акча сорый, Рокыя аннан мыскыллап көлә. Тыштан үзгәрмәсә дә, назга сусаган кеше пластикасын, халәтен актриса бик төгәл чагылдыра.
Тамашачы спектакльне җылы кабул итте. Бишенче «Җилкәнсезләр» театр тормышында зур вакыйгага әйләнде. Гомере озын булсын.

Рәмис Нәҗмиев фотолары: http://ramis-nazmiev.livejournal.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк