Логотип
Якыннан килеп кара

Кариев театрында –Тукай трилогиясе

     Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында олуг шагыйребез Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап куелган «Печән базары», «Зәйтүнәкәй», «Әйт әле, күбәләк» спектакльләре барынн...

 
   Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында олуг шагыйребез Габдулла Тукайга, аның иҗатына багышлап куелган «Печән базары», «Зәйтүнәкәй», «Әйт әле, күбәләк» спектакльләре барыннан да бигрәк режиссерның милләт гаме белән яшәгәнен искәртә. 
 
   Бүген татарның тагын кайсы театрында Тукай иҗатына шундый зур игътибар бирелгән?! Бу спектакльләрнең нәкъ менә Яшьләр театрында куелуы әйбәт, чөнки яшь буын һаман урыслаша бара, Тукайның тормышын вә иҗатын белүче егет-кызлар бик сирәктер. Ә шагыйрьне белми торып, татар җанын аңлап булмый. Шуңа күрә спектакльләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. 
 
   Габдулла Тукайга багышлап спектакльләрне элегрәк тә куйдылар. Әмма моңа кадәр ул гел диярлек тарихи персонаж, шагыйрь булып күз алдыбызга килеп баса иде кебек. «Печән базары» спектаклендә шагыйрь беренче тапкыр лирик геройга әверелде. Спектакльдә үткәннәр һәм хәзерге заман, чынбарлыкта булган вакыйгалар һәм автор уйдырмасы, тарихи шәхесләр һәм әкият геройлары – барысы бергә буталган. Бу – Р.Әюповның иҗатына хас алым. Аның спектакльләрендә тормышны эзлекле рәвештә, вакыйгаларны энәсеннән-җебенә кадәр сурәтләү юк диярлек. Әюпов театрында күбрәк шартлылык, метафора, символлар күрәбез. «Печән базары»нда вакыт үлчәмнәре, әкият һәм чынбарлык буталу Тукай дөньясының катлаулылыгын, киңкырлы иҗат эшчәнлеген чагылдыру өчен кирәк. Спектакльдә Тукай бер генә дә түгел – өчәү. Кечкенә Апуш, җитлеккән шагыйрь һәм үз-үзен читтән күрүче Ак Тукай яшьләргә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яхшырак аңларга ярдәм итә.
   Спектакль Тукайны гәүдәлән-дерүче артистның тамаша залына килеп керүе белән башланып китә. Бу – шагыйрьнең Җаектан кайтып төшкән вакыты. Тамашаның шул рәвешле башланып китүе залда утыручыларга нык тәэсир итә. Бу тамашачыны шагыйрьгә якынайту өчен эшәләнә. Тукай һәрвакыт безнең күңелләрдә. Аның иҗаты бүген дә яңа. Без һәр көн саен Тукайның шигъриятенә әйләнеп кайтабыз. Тукай тамаша залы аша узып, сәхнәгә – «Болгар» кунакханәсенең номерына аяк баса һәм вакыйгалар шунда дәвам итә. Тамашачы үзен «Болгар» кунакханәсенең парадныенда сыман хис итә. 
 
   Бер сәгатьтән аз гына артса да, спектакль күп сыйдырышлы, тыгыз мәгънәле – анда шагыйрьнең ачы балачагы да, бәхетсез мәхәббәте дә, тирән иҗаты да, мистик рухи халәте дә, татар театрының беренче карлыгачы буларак «Сәйяр» труппасы да чагылыш тапкан, биредә без Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Кариев, Х.Ямашев, Н.Сакаев, С.Гыйззәтуллина-Волжская кебек тарихи шәхесләрне, аларның Тукай белән мөнәсәбәтләрен дә күзаллый алабыз. 
 
   Спектакльдә XX гасыр башы рухы гаять оста чагылдырылган. Бу костюмнарда, шагыйрьнең язу каләмендә, саквояжында, геройларның йөрәк ялкынында гына түгел, «Болгар» номерын билгеләгән сәхнә бизәлешләренең салкынлыгында да, тамашага билгеле бер серлелек биреп, һаман бертөрле тамып торган тамчы тавышында да чагыла. Спектакльнең рухы тамашачылар күңелендә шомлану, хәвефләнүгә охшаш бер тойгы тудыра. Бу хис шагыйрьнең фаҗигале язмышы белән дә, бер үк вакытта милләтебезнең мескен хәл-халәте белән дә бәйле. «Печән базары»н караган кеше үзеннән-үзе Тукай заманын бүгенге көн белән чагыштырып карарга мәҗбүр, һәм бер гасыр аерып торса да, үткәннәрдә бүгенге көнгә аваздаш вакыйгалар тапмый калмый. Сценарийны да үзе язган Р.Әюпов тикмәгә генә «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына киң тукталмаган һәм исемгә поэма исемен чыгармаган. Чөнки поэмада сатира утына тотылган хәл-күренешләр бүген дә күзәтелә. Спектакль, әдәби әсәрнең үзенә күрә дәвамы булып, милләтнең үзаңын уятуга юнәлдерелгән. Хәятебезгә дин әйләнеп кайтса да, искелеккә, сукырларча ышану, тормышка аек күз белән карарга теләмәү, чит кавемнәргә ияреп, милләттән читләшү күренешләренә тап булмыйбыз мени әле бүген дә? Йомшак кәнәфиләргә утыргач ук, депутатларыбыз халык, милләт мәнфәгате турында онытмыймыни, үз кесәсен калынайту турында гына уйлап яшәмимени? Татар милләте бүген дә юлбашчысыз калган таркау көтү хәлендә бит, гүя аның башы бар, гәүдәсе юк. Балкып торган талантлы шәхесләребез – шагыйрь, язучыларыбыз, җырчы, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз, зур галимнәребезнең байтагы бакыйлыкка күчте, ничәмә-ничә гасырлар буе безне юк итәргә хыялланып яшәгән Россия-Диюгә вакланып, көчсезләнеп калган милләтне хәзер кабып йотуы берни түгел. Спектакльнең рухы күңелдә әнә шундый уйлар хис-кичерешләр уята.
 
   Р.Батулла әсәре буенча иҗат ителгән «Зәйтүнәкәй» спектаклендә тормышка ашмый калган мәхәббәт аркылы шагыйрьнең шәхесенә штрихлар өстәлә һәм ул тагын да ачыграк булып күз алдыбызга килеп баса. Тарихтан билгеле булганча, Габдулла Тукай Зәйтүнә белән «Әл-Ислах» газетасы редакциясендә очраша, шунда аның күңелендә туташка карата мәхәббәт бөреләнә. Хисләре шигырьләргә күчә:
«…Әмма ләззәтле дә соң яшрен газап, яшрен яну!Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?» – дип өзгәләнә шагыйрь.
 
   «Дустым, әйт әле, чир баскан бәндәнең сау-сәламәт, чибәр туташны сөяргә хакы бармы? Шул фәрештәгә өйләнүем зур гөнаһ булыр идеме?» – дип шагыйрь дусты Ф. Әмирханга мөрәҗәгать итә. Аның акылы күңелен биләп алган хисләре белән көрәшә һәм бу спектакльдә бик тетрәндергеч итеп сурәтләнгән. Спектакльнең ахыргы күренеше тере сыман күз алдында тора. Инде вафат Тукай сөйгәненең алдагы язмышын күзәтә. Ап-ак кар ява. Зәйтүнә Кадыйрьҗан белән кавыша. Бу тетрәндергеч күренеш нибары ике-өч минут вакытны ала, әмма сөйгәненең бәхете, милләт өчен мәхәббәтеннән ваз кичкән шагыйрьнең фаҗигасе күңелләрне актарсын өчен шул җитә. Спектакльнең саф хисләр, мәхәббәт очсызланган заманда куелуы бик мөһим. Ул Тукаебызның фидаилегенә яңа төсмерләр өстәп кенә калмый, яшьләргә чын мәхәббәтне күрсәтә. Кызганыч ки, сөйгәнең хакына үз-үзеңне корбан итү, бәхетеңнән баш тарту бүген күпләрнең күз алдына да килми.
 
 
   Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әйт әле, күбәләк» спектаклендә кечкенә Апушның Казанга кузгалганда билгесезлектән куркуга калуы һәм Күбәләк, Су Анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Сандугач, Каракош ярдәмендә үзенең рухын тәрбияләп, курку хисеннән арынуы турында бәян ителә. Күренә ки, мифик персонажлар, җәнлекләр табигатьне гәүдәләндерә. Шуннан үзеннән-үзе олуг шагыйрь Габдулла Тукайның илаһи сәләте табигатьтән килә, ул бәләкәй чактан ук табигатькә, тормышка карата гаять сизгер, нечкә күңелле булган, дигән фикер аңлашыла. Спектакльдә тирәнрәк яшеренгән бүтән мәгънәләр дә бар. Ул табигатькә таянып, күңел авазын ишетеп яшәргә кирәклеген дә искәртә сыман. Апушның төрле бәхетсезлекләргә юлыккан Су Анасына, Кәҗә белән Сарыкка һ.б. ярдәм итүен күреп, яхшылык кылып яшәсәң, тормышта һичшиксез җиңүче булачаксың, дигән гыйбарә дә үзеннән-үзе хәтердә яңара. Әйтергә кирәк, спектакльне ата-аналарга карау да бик файдалы. Ник дигәндә, тормыш артыннан куып, ата-аналар еш кына балаларының үзенә бер төрле серле дөньяда яшәвен, һәр нәрсәгә үз карашы, үзләренең курку-шөбһәләре булуын онытып җибәрә, аларны ашыктыра, кабаландыра, тавышларын ишетми, нәни кешене шәхес итеп кабул итми башлый. «Әйт әле, күбәләк» һичшиксез ата-аналарга балаларына яңа бер күзлектән карарга, аларга карата түземрәк, игътибарлырак булырга өйрәтә. Спектакльнең формасы да бик үзенчәлекле. Ул Апушның олы юлга чыгар алдыннан чормага менеп яраткан уенчыгын эзләү вакыйгасыннан башланып китә. Шунда пәрәвезгә чорналып туңган күбәләккә юлыгып, аны сулышы белән җылытып, шик-шөбһәләре белән уртаклашканнан соң, Күбәләк аны тәрәзә аша серле дөньяга алып кереп китә. Аннан соңгы вакыйгалар берникадәр балетка охшаш. Ул тоташ музыка, хәрәкәт, биюдән тора, анда сөйләм юк. Чорма һәм серле дөнья вакыйгаларының төрле жанрда куелуы спектакльне картинага охшата. Чорма – кысан булса, серле әкият дөньясы картинаның үзен тәшкил итә. Музыканың бик ягымлы, милли рухлы, нәни тамашачыларның музыкаль зәвыген чарларга ярдәм итәрлек булуы да бик мактаулы күренеш. Артистларның теге яки бу җәнлек, кош-кортның хәрәкәтләрен төгәл чагылдыруы да игътибарга лаек һәм аларның озак вакыт эзләнгәннәрен күрсәтә. 
 
   Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар теарындагы Тукай трилогиясе режиссер Р.Әюповның милләт гаме белән сугарылган иҗат бакчасында иң гүзәл җимешләрдәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк