Логотип
Якыннан килеп кара

Нурлы театр бит бу!

–Әбелхәер Касыймовч, «Нур» Татар Дәүләт театры бүгенге көндә, чын мәгънәсендә, сәнгать дөньясында якты нурларын балкытып яшәүче театрларның берсе дип беләбез. Аның бүгенгесе кебек үк тарихы да бик к...

–Әбелхәер Касыймовч, «Нур» Татар Дәүләт театры бүгенге көндә, чын мәгънәсендә, сәнгать дөньясында якты нурларын балкытып яшәүче театрларның берсе дип беләбез. Аның бүгенгесе кебек үк тарихы да бик кызыклы, гыйбрәтле бит. 
–Әйе, бүгенге «НУР» театры 20 гасыр башында Уфада Сәхибҗамал оештырган татар «Нур» труппасы белән бәйләп күзаллана. Без, чынлап та, шул вакыттагы «НУР»ның иҗади традицияләренә таянып яшибез. Шулай да инде яңа «НУР»ның үз юлы, үз йөзе бар. 90 елларда үзебезнең театрны оештыру мәсьәләсе килеп баскач, бер дә икеләнү булмады. Безнең театрны халык үзе тудырды. Ул тамырлыры белән халкыбызның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларына, теленә, моңына барып тоташа. Иншалла, театрыбыз яшәп китте. Сынаулар күп булса да. Бүген инде үткән юлны күзәтү – горурлык, эшебез, халкыбыз өчен куану, бәхет хисе тудыра. Шатланып бетә алмыйсың. «Нур» театрын халык ярата икән, димәк, театрны оештыру юкка гына булмаган, юкка гына янып-көеп каршылыкларны җиңеп юл ярмаганбыз. Безнең коллективны кайда да яратып, үз театры итеп кабул итәләр. 
Дәүләт статусы алып эшләвебезгә дә быел 25 ел. Кечкенә юбилей. Шушы 25 елга тагын 2 елны кушасы килә – студия булып эшләү чорын. Шул уңайдан без матур иҗат бәйрәме оештырырга уйлыйбыз. 
–Без сезнең репертуар белән яхшы таныш: М.Фәйзи, Г.Исхакый, М.Кәрим, Т.Миңнуллинны, М.Гыйлә-җевны да еш куя театр. Иң беренче соравым шул булыр: театрда пьесалар кытлыгы зурмы?
–Нинди күзлектән карыйсың бит. Күләме, саны буенча – киштәләрдә урын гына җитсен. Хәзер пьесаны теләсә кем яза. Төрле өлкәләрдә эшләп пенсиягә чыккан абзыйлар да тормыш күзәтүләрен, тәҗрибәсен бер формага салып, пьеса рәвешенә китерергә тырыша. Яшьләр дә каләм тибрәтә. Ләкин аларның сыйфаты, аннан да бигрәк , күтәрелгән темалары күңелне кытыкламый. Шул бер үк темалар, традицион схемалар, ачышлар юк. Бүгенге көнне кискен чагылдырган, заман сулышы белән тулган, замандаш вәзгыятенә туры килгән әсәр күрәсебез килә. 
Театрга нинди генә пьеса килсә дә, ул минем игътибарымнан читтә калмый. Тик аның икенче ягы да бар. Пьеса китергән һәрбер автор үзенең әсәрен тизрәк сәхнәдә күрәсе килә. Ә бу – бик авыр мәсьәлә. Дәүләт театрының бит әле күләм-сан, икътисади яктан да, репертуар төрлелеге ягыннан да план дигән нәрсәсе бар. Башка нечкәлекләре дә килеп туа аның. Шуңа, пьесамны куймадылар, дип күңел төшерергә түгел, иҗатларын дәвам итәргә, үстетерегә, камилләштерергә киңәш итәр идем авторларга. 
–Әбелхәер Касыймович, менә сез хәзер Казанда гастрольләрдә. Ни генә дип әйтсәләр дә, барыбер Уфа тамашачысы белән Казан тамашачысы арасында аерма бар бит! Ул аерма Сезнең күзлектән караганда, ничегрәк күренә? Урал ягында халык үтә хисле, сәнгать җанлы дип беләм мин. Казан тамашачысы бөтенләй башкачарактыр ул?
–Минемчә, Казан тамашачысы таләпчәнрәк, нечкәрәк зәвыклы. Монда бит инде театр йөз елдан артык яши. Монда мохит тә икенчерәк. Казан театрларының репертуарында күбрәк фәлсәфи әйберләргә игътибар бирелә, масштаблы әйберләр куела. Шуңа өйрәнгән тамашачы бездән дә шундыйрак әсәрләр көтәдер, бәлки. Ләкин без кемнедер кабатларга, кемгәдер ярарга тырышмыйбыз. Безнең үз юлыбыз, үз йөзебез. Без «башкача» театр. Нәкъ шул «башкача» булган өчен, «Нур»га гына хас булган үзенчәлекләр, сыйфатлар өчен Казан тамашачысы да үзенең лаеклы бәясен бирер дип ышанабыз. 
–Бүгенге заманның иң зур фаҗигасе – җитәкчеләрнең мәдә-ният-сәнгатькә түбәнсетеп каравыдыр, минемчә. Киләчәк буын бу хакта язар әле дип уйлыйм. Кулына каләм тотып яза белердәй буын тәрбияли алсак, әлбәттә. Бу фикерне дәвам итеп, бүгенге заманның трагедиясе нидә дип уйлыйсыз? Драмасы? Трагикомедиясе? 
–Соравыгыз бик катлаулы, уйланырга урын бар. Ләкин барын да бөтенләй кара төсләр белән генә манчымас идем. Күңелгә ятыш яклар да җитәрлек тормышыбызда, һәрнәрсәдә тап эзләмәсәң. Анысы аерым тема. Ә инде Сезнең сорау юнәлешенә килгәндә, әйе, күңелне тырнаган күренешләр юк түгел. 21 гасыр хөкем сөрә. Күп нәрсәләр үзгәрде. Күңелне иң кырганы – халык хәзер бернигә дә ышанмый. Гел кемнедер гаепле итеп карый, гаеплене табарга тырыша. Һәркем үзенекен генә дөрес дип бара. Бердәмлек, уртаклык бетте. Фаҗига менә шундадыр. Тирә-якта усаллык хөкем сөрә. Кеше дигән затны бизмәнгә салып кына үлчәп булмый. Эчке контроль кирәк. Кеше булып калыр өчен. Чынлап та заман трагедиясенә әйләнмәсен өчен.
Театрга килгәндә, әйе авырлыклар бар. Ә кайсы заманда булмаган ул? Совет елларында цензура, идеология белән буганнар. Бүгенге богаулар икенчерәк – акча. Акча бит бүген күп нәрсәне билгели. Кайда да, хәтта сәнгатьтә дә акча бизмәне хөкем сөрә. Акча юклыгы безнең рухи байлыгыбызны ярлылата, югалта. 
Ә шулай да шатлыклы күренешләр дә җитәрлек. Театрда яшьләр бар – кадрлар ягыннан да, тамашачы ягыннан да, язучылар рәтендә дә. Спектакльләребезгә яшьләр йөри, театр алар өчен мәдәни учак кына түгел, очрашу, танышу урыны. Шул түгелме шатлыклы күренеш?! Беләбез бит: борынгы Рим империясе заманнарыннан ук театр популяр булган. Җитәкчеләр кәефенә генә карап тормас инде ул, киләчәктә дә!… 
–Минем кайдандыр, кемнәндер ишеткән бар иде, Башкорстан, Уфа хөкүмәте республикадагы театрларны алтын-көмешкә күмеп бетергән икән инде дип? Дөрес сөйлиләрме?
–Безнең өчен алтын-көмеш акча белән генә бәяләнә торган әйбер түгел. Әгәр дә синең барлыгыңны тоялар икән, сиңа карата җылы караш сиздерәләр икән – бу үзе зур байлык. Шушы 25 ел эчендә 130дан артык сәхнә әсәре куйганбыз, аны Башкортстанда гына түгел, анна читтә яшәгән халкыбызга да күрсәткәнбез икән, иллегә якын югары белемле профессиональ артистлар труппасы туплап буыннар алмашлыгын өзмичә, даими яшь кадрлар әзерләп, традицияләребезгә тугрылык саклап, яңа ачышларга, үсешкә барабыз икән – бу түгелме нәтиҗә, байлык? Ел дәвамында көн дә башкалабыз Уфаның үзәгендә балкып утырган мәһабәт бинабызда ике залны тутырып туган телебездә спектакльләр уйныйбыз икән, бу түгелме бәхет?! Иҗатыбызда, мәдәниятебездә телебезне, моңы-бызны, динебезне, үз юлыбызны саклыйбыз, буыннан-буынга тапшырабыз – алтын-көмешләрдән дә кыйммәтрәк җәүһәрләр түгелме бу?
–Рәхмәт әңгәмәгез өчен, Әбел-хәер Касыймович! Сәламәтлек, иҗат уңышлары Сезгә! Мин тәгаен белеп сөйлим:Казан тамашачысы сезне бик ярата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк