Логотип
Якыннан килеп кара

Тантана

       Узган еллардагы кебек үк, быел да мәртәбәле бүләкне тапшыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бәйрәмчә күтәренке рухта үтте.       Җиңүчеләрне унбер номинация буе...

   

   Узган еллардагы кебек үк, быел да мәртәбәле бүләкне тапшыру Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә бәйрәмчә күтәренке рухта үтте.

 

    Җиңүчеләрне унбер номинация буенча бүләкләделәр. Елның иң зур театраль вакыйгасы – М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының «DONA NOBIS PACEM» спектакле. Шул ук коллективтан Гөлнора Гатина иң яхшы музыкаль театр артис-ты буларак бүләкләнде. Иң яхшы ансамбль төрендә Чаллының «Мастеровые» рус драма театрының Д.Линдси-Эбер әсәре буенча куелган «Кроличья нора» спектаклендә уйнаган бер төркем артистлар бүләккә лаек булды. Ирләр ролен башкаруда – Г.Камал театрында Дон Жуанны уйнаган Радик Бариевка, хатын-кыз образын тудыруда Түбән Кама театрында Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендә Тулганайны уйнаган Гүзәл Шәмәрдәновага тиңнәр булмаган. Иң яхшы курчак театры актеры төрендә икенче тапкыр «Әкият»тән Дилүс Хуҗиәхмәтов бүләкләнде. Бу юлы жюрига актерның А.Цагарели әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ханума» спектаклендә князь Вано Пантиашвили роле ошаган. 
 
   Кризис дип әйтүләренә карамас-тан, «Тантана» премиясенең күләме үзгәрмәде, элеккечә үк илле мең булып калды. 
 
   Төп номинацияләрдән тыш артистларга, театр эшлеклеләренә өстәмә бүләкләр дә тапшырылды. Мәсәлән, Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус бүләге белән театр традицияләренә тугры булып калганы өчен – Әтнә, һәм балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә йөз тоткан махсус проекты өчен – Г.Кариев театрлары бүләкләнде. 
 
   Бәйрәмдә республикабызның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Разил Вәлиев, Татарстан дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин һ.б. күренекле шәхесләрнең катнашуы вакыйганың дәрәҗәсен тагын да күтәребрәк җибәрде. 
 
Фәрит Бикчәнтәев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры:
Г. Камал театры күп еллар дәвамында башка театрларга терәк булып, аларга ничек яшәргә кирәклеген өйрәтте. Моның белән килешә алмадым, чөнки аҗдаһа ролендә буласым килми. Миңа калса, театраль процесс үзара алмаш булырга тиеш. Мәрхүм директорыбыз Шамил Зиннур улы да демократ иде. Театрның юбилеен билгеләгән вакытта ул: «Әйдә Камал театрының 100 еллыгын түгел, ә татар театрының барлыкка килүен билгелик!», – дип тәкъдим итте. Шулай эшләдек тә. Ә иң кызыгы, фестивальләр мәсьәләсендә, Камал театры режиссеры буларак, мине һаман башка театрларның хокукларын чикләүдә гаепләделәр. Ел саен актерларга «Тантана» театраль премиясе тапшырыла. Әгәр дә шул чарада ниндидер сәбәпләр аркасында берәр коллектив премияне алмаса: «Фәрит шулай көйләгән!», – дигән сүзләр ишетелә. Кемнәрдер Камал театры һаман да идарә итә дип уйлый. Мәсәлән, Тинчурин театры Камал театрының авылларга йөреп хезмәт күрсәтүче бер филиалы буларак оешкан коллектив. Ә Минзәлә театрына нигезне безнең актерыбыз салган. Барысы да күз уңында булган. Мин бу тәртипне үзгәрттем, театр-лар хәзер ирекле эш итә. Ләкин кемнәрдер нишләптер һаман канәгать түгел. 
(«Петербургский театральный журнал», №78).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк