Логотип
Якыннан килеп кара

Татар театрында – «Дон Жуан»

   Күпләр өчен бу спектакль көтелмәгән яңалык булгандыр: Дон Жуан үзгә, декорацияләр юк дип әйтергә була, техник яңалыклар байтак, чорлар һәм иҗат өслүпләре кисешкән һ.б. Әмма Фәрит Бикчәнтәев өчен...

   Күпләр өчен бу спектакль көтелмәгән яңалык булгандыр: Дон Жуан үзгә, декорацияләр юк дип әйтергә була, техник яңалыклар байтак, чорлар һәм иҗат өслүпләре кисешкән һ.б. Әмма Фәрит Бикчәнтәев өчен әсәрнең мондый чишелеше табигый. Ул озак еллар «Дон Жуан»ны сәхнәләштерәсе килеп йөри, фикер туплый, уйлана, әзерләнә. Нәтиҗәдә, бу спектакльдә режиссер иҗатының бөтен төп принциплары чагылыш тапкан.
 
   Театрда эшли башлаган елларда ук, театр сәнгате үле сыман, аны тере итеп тоясым килә, дия торган иде Ф.Бикчәнтәев. Совет заманы сәхнә стереотипларын, клишеларны, инерция, штампларны күз алдында тоткандыр. Ул заманда бәхәссез тоелган күп кенә әйберләр чынбарлыктан ерак иде шул. 1990 еллар башында Ф.Бикчәнтәев актерлар белән яңача эшли башлады: үтә гади тышкы хәрәкәтләрне (хәзер аны «экшен» диләр) түгел, эчке кичерешләрне, кешелек асылын, чын хис-тойгыларны сәхнәгә чыгарды. 
 
   Шул ук вакытта ул текст белән дә яңача эшли башлый. Режиссер артыннан сукырларча ияреп барудан туктап, нинди дә булса әсәр мисалында үзен борчып, бимазалап торган, үзенә бик якын нәрсәләр турында бәян итә. 
 
   Бикчәнтәев белән бергә татар сәхнәсенә «мохит театры» килә. Бу үзенә бер төрле тасвирлау ритмында вакыйгалар паузалар белән чиратлашып бара. Әмма паузалар буш түгел, хис-кичерешләргә бай, алар тамашачыны бер дулкынга көйли, бердәм интеллектуаль пространство булдырырга ярдәм итә. Бу мизгелләрдә тамашачы үзе дә сәхнәдәге вакыйгаларда катнаша кебек, хис-кичерешләр, уй-фикерләр ташкыны аны үзенә бөтереп ала…
 
Яңа спектакльдә дә шул ук хәл. Төп рольләрне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актер-режиссерлар бүлеген иң беренче булып тәмамлаган Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин, Фәнис Җиһанша, Минвәли Габдуллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Рамил Вәҗиев, Миләүшә Шәйхетдинованың башкаруын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Башка рольләрдә шулай ук Ф.Бикчәнтәев шәкертләре – Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Ирек Кашапов, Айгөл Абашева уйный. Алар арасында Хәлим Җәләй һәм Люция Хәмитованың уены бик табигый булды. Бу ансамбль сәнгати бөтен спектакль тудырды, режиссер фикерен бик төгәл җиткерде. 
 
   Камаллыларның «Дон Жуан»ы билгеле бер чор, ил, мәдәният белән бәйләнмәгән. Режиссерның гомумкешелек проблемалар, глобаль, фәлсәфи мәсьәләләр турында сөйлисе килгәне ярылып ята. Бу җәһәттән сәхнә бизәлешләре бик кызыклы: зур, ярымбуш яссылык щит – экраннар белән уратып алынган, аларда видеопроекция ярдәмендә абстракт, анимацион дулкыннар, хәрефләр, җимерек телевизор экранындагы ише сызыклар һ.б. күрсәтелә. Кайбер вакытларда экраннар үтә-күренмәлегә әйләнә һәм алар артында йортлар, кеше силуэтлары күренә. Шул рәвешле спектакльдә предметлар, матди дөнья махсус арткы планган күчерелгән. Үзәктә – шартлылыктан һәм төгәл чикләрдән азат булган рухи чынбарлык. Яшәү мәгънәсен эзләгәндә бөтен кеше дә бертигез. 
 
   Радик Бариев башкаруында Дон Жуан салкын акыллы азындыручы, ятьмә үреп хатын-кызларның башына җитүче түгел. Барыннан да бигрәк ул – үз хәленең колы. Ул дөньяны мәхәббәт, матур сүзләр, өмет белән тутырыр өчен яратылган. Шуңа күрә бер хатын-кыз белән генә канәгатьләнә алмый. Ул булмаса, башкалар нишләр соң? Р.Бариев үзенең героена шагыйранә рух, ихласлык, самимилек өсти. Аның бу сыйфатлары хатын-кызлар белән мөгамәләсендә генә түгел, гомумән, тормышка мөнәсәбәтендә чагыла. Ул пычрак уйлы, йөгәнсез бер ир заты түгел, хәрәкәт итәргә, танылырга, җиңү яуларга омтыла. Әйе, дөньяда мәгънәсез ышануларга иярү, күз буяу, ялган тулып ята, әмма чын ашкынудан башка яшәү юклыгын Дон Жуан яхшы белә. Җиһандагы бөтен хатын-кызларны бәхетле итә алмаса да, ул хәленнән килгәнне эшләячәк. Бу аның миссиясе. Ул без сәхнәләрдә күреп күнеккән Дон Жуаннан бик аерыла, әлбәттә. Мәхәббәт, саф хисләр, җылы, матурлык җитенкерәмәгән салкын, мәрхәмәтсез заманда Дон Жуан, үзенә бер төрле Дон Кихот кебек, күкрәге белән җил тегермәннәренә ташлана. 
 
   Мәхәббәт җитмәү проблемасы бөтен спектакль аркылы кызыл җеп булып уза. Бу – Донна Эльвира (Люция Хәмитова) образының лейтмотивы. Бер караганда ул тышкы билгеләр белән генә хәл кылынган кебек. Чыннан да, кабатланмас костюмнар, темпераментлы башкару манерасы бу рольгә җете мәзәк төсмер бирә. Әмма анда хатын-кыз характерының эчке мантыйгы да күренә. Әгәр дә Дон Жуан дәртле мәхәббәттән туйган икән, ул үзгәрергә дә мөмкин. Һәм бу ялган түгел. Бу – уен. Яраткан ир затына якынрак булу, аның игътибарын яулау хакына корылган уен. 
 
   Крестьяннар күренеше дәртле мәхәббәт белән сугарылган. Пьеро (Алмаз Сабирҗанов) Шарлотта (Айгөл Абашева) һәм Матюрина (Миләүшә Шәйхетдинова) уенына берникадәр драматизм хас. Аларның хисләре, өмет-хыяллары, күңел кайтулары Чехов интонацияләре аша тасвирлана. 
 
   Рамил Вәҗиев господин Диманж ролен бик нечкә, хисси итеп сурәтли. Ул ягымлы мөгамәләдән исерек шикелле исәрләнә. Нинди акча? Мәхәббәт һәм игътибар, зурлыгыңны тану һәр заманда бөтен акчалардан да кыйммәтрәк. Диманж хискә бирелеп китеп бөтен дөньяны, хәтта әле генә ачуны китергән Дон Жуан хезмәтчеләрен дә кочарга әзер. 
 
   Сганарель (Искәндәр Хәйруллин) образы да бик җылы килеп чыккан. Бу гади егет хуҗасына җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итә. Эш-гамәлләрен тәнкыйтьли дә, ничек бар шулай кабул да итә, аның өчен жаны көя, кайгыра, борчыла. Сганарель һәм Дон Жуан арасында озак еллар бергә яшәгән бик якын кешеләрдә генә була торган тирән бәйләнеш бар. Алар бербөтенгә әйләнгән. Сганарельнең ахырда әйтелгән «Ә минем хезмәт хакым?» сүзләре бу спектакльдә кызык түгел, кызганыч булып яңгырый. 
 
Шуның белән бергә спектакльдә сатира билгеләре дә бар. Эльвираның бертуганнары Дон Карлос (Илнур Закиров) һәм Дон Алонзо (Ирек Кашапов) катнашкан күренештә алар ярылып ята. Аларның камуфляжга киенгән яраннары үзгә фикер йөрткән, башкалардан аерылып торган һәркем артыннан иярергә әзер аңгыра агрессив көчләрне гәүдәләндерә. 
 
    Дон Жуанның атасы Дон Луис (Илтөзәр Мөхәммәтгалиев) шулай ук мәзәк итеп гәүдәләндерелгән. Ул өлкән буынны һәм бер үк вакытта җәмгыятьнең икейөзлелеген гәүдәләндерәдер сыман. Хәмердән исергән килеш улына нотык укыганда ыштаны төшеп китә. Шул вакытта ул бик кызганыч. Бу җәһәттән тагын бер күренеш игътибарга лаек. Командор килгәннән соң, һәм төне буе йокламыйча саташып чыккач, Дон Жуан үзгәрергә карар кыла. Әлеге мизгелдә ул ихлас та булгандыр, бәлки. Атасын кочмакчы була, әмма тегесе салкын гына кулын кыса. Ягъни Дон Луис улына ышанмый. Шуннан соң Дон Жуанның көче сына, ул лыгыр булганчы эчеп икейөзлелек турында монологын сөйли. Ягъни Дон Жуанның үз-үзен табарга омтылышлары икейөзлелек, битарафлыкка юлыгып чәлпәрәмә килә. Дөньяны гәүдәләндергән әтисе Дон Жуанга бүтән чара калдырмый. 
 
   Бикчәнтәев спектаклендә бакый дөнья бик үзенчәлекле тасвирланган. Ул куркыныч түгел, киресенчә, җете, күңелле, анда барысы да гап-гади, шаккатырлык берни юк кебек. Җәһәннәмнән купкан Командор (Минвәли Габдуллин) һәм җете халык өере гомерләрен заяга уздыручы замандашларыбыздан аерылмый диярлек. Дон Жуан үлгәнме, әллә теге дөньяга кичке ашка гына барып кайтамы – аңлашылмый кала. 
 
   Спектакль М.Булгаковның «Мас­тер һәм Маргарита»сы белән берникадәр аваздаш. Анда да бөтен нәрсә буталган. Нәтиҗәдә, әле бакыйлыкка күчкәнче үк өмет-хыялларыңны, асылыңны, яшәү мәгънәсен югалтып, калебеңне үтерергә мөмкин дигән фикер аңлашыла… 
 
Айдар Садыйков, Казан, тамада:
Тамашачы әсәрнең исеменнән үк хатын-кызларның башын әйләндерүче, сөяркә ролендәге геройның катлаулы хәлләрдән мәзәк һәм юмор ярдәмендә котылуын чамалый ала. Дон Жуан – Фауст сыман, урта гасырның легендар образы. Баш режессер Фәрит Бикчәнтәевнең эксперементлардан курыкмавы, дәртле Дон Жуан ролен, характеры ягыннан тыныч һәм үзенчәлекле, Радик Бариевка ышанып тапшыруы ошады. Бу – бераз көтелмәгән, шулай да кызыклы карар.
 
Сәхнәдә видеокамера, зур экран, музыка, ут бирелеше бик көчле. Техник яңалыкларны мөмкин кадәр күбрәк кулланып, бик зур уңышларга ирешергә мөмкин дип уйлыйм, өстәвенә кыйммәткә дә чыкмый.
 
Люция Хәмитованың уенын аерып әйтеп үтәсем килә. Комедия эчтәлегендәге әсәргә фаҗигале ноталарны урынлы өстәп, үз образын тулысынча ачып бирә алды. Искәндәр Хәйруллин исә потенциалы буенча күпкә авыррак һәм күпкырлырак рольләрне башкара алырдай актер. Спектакльдә ул хуҗасыннан зирәгрәк һәм акыллырак хезмәтче ролен башкарды. Урынлы ремаркалары белән тамашачы күңеленә үтеп керде, көлдерде.
 
Һәйкәл роле дә кызыклы. Командор – спектакльнең кульминациясе, финалы, геройның үлеме һәм тәүбә итүе. Бу тормышта Командор, гөнаһлары өчен, һәркемнең кулын кыса ала.Әмма спектакльдә барысы өчен дә түләргә кирәк һәм язмыштан качып булмый дигән фикерләр ишетелмәде.
 
Дон Жуан образына исә, минемчә, ирлек, кыюлык җитеп бетмәде кебек. Күбрәк пенсиягә чыккан сөяркә роленә бата. Дон Жуан бит ул – мачо. Хезмәттәшем, «ЗөЛәйЛә» төркеме солисткасы Зөлфия әйтмешли: «Дон Жуанның тәмле сүзләре уяткан дәрт ялкыныннан урынымда тик утыра алмаска тиеш идем мин, ләкин андый хәл булмады, ул мине селкетмәде…»
 
Минемчә, сәхнәдә кемнең хуҗа икәнен залда утыручы тамашачы сизәргә тиеш. Дон Жуан – шәхес, ул гына Командорга каршы чыга ала. 
 
Тагын шунысын да әйтеп үтү кирәк, дүрт традицион спектакльгә бары тик бер генә эксперименталь спектакль яки чит ил классикасы туры килергә тиеш, дип саныйм. Ф. Бикчәнтәев гади татар комедияләре куеп, халык йөгәнендә генә бармый, ул аларны «бөтен кеше өчен дә булмаган» спектакльләр белән дөрес чиратлаштыра. 
 
Бәлки, мин объектив фикер йөртмимдер, чөнки кайчандыр үзем дә Пушкинның Дон Жуанын уйнаган идем, шуңа әлеге образны үземчә күзаллыйм.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк