«Артист карьерасына нокта куям дип уйлаган идем»

Рэха Закировна (Илгиз Зәйниевнең «Бию пәрие»), Шарлотта (Жан Батист-Мольерның «Дон Жуан»), Рокыя (Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр»), Гөлми (Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»), Патшабикә (Мансур Гыйләҗевның «Таңбатыр») һ.б. – болар һәммәсе Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яшь һәм талантлы актрисасы Айгөл Абашева башкарган рольләр.

 

Мин аны беренче тапкыр «Дон Жуан» спектаклендә Шарлотта ролендә күрдем. Шуннан бирле һәрбер башкарган ролен яратып карыйм, үземә якын итәм. Айгөл Абашева тарафыннан иҗат ителгән образлар үзенчәлекле, барысы да хәтердә калырлык. Башкалардан аерылып торучы, тамашачының игътибарын җәлеп итүче актриса – бүген «Сәхнә» журналының кунагы.

 

 

Айгөл, белүемчә, Сезнең иҗатка килү юлыгыз бик бормалы һәм озын булган. Сез ничек Камал театры артисткасы булдыгыз?

 

– Әйе, мин Михаил Галицкий курсын тәмамладым. Ялгышмасам, Фәрит абый Бикчәнтәев безнең диплом спектаклендә комиссия рәисе булды. Биредә мине күреп алды һәм үзе янында сөйләшергә чакырды.

 

Ул вакытта мин татар телен җитди, мөстәкыйль дәрәҗәдә белми идем. Мин тумышым белән Пенза шәһәреннән. Әти-әни, әлбәттә, бераз туган телен өйрәттеләр, ләкин чынлыкта татарча Кукмарага әби белән бабайга кунакка кайткан вакытта гына сөйләшә идем.

 

Театр директоры Илфир Якупов һәм баш режиссёр Фәрит Бикчәнтәев белән сөйләшкәндә татарча начар белүемне аңладылар. Әмма мине сынау срогына алдылар, һәм тел остасы буларак, Хәлим абый Җәләловны билгеләделәр.

 

 

Сез рус телле мохиттә үстегез. Татар телен өйрәнү авыр булдымы? Гомумән, юл башында сезгә нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

 

– Фәрит абыйның тәкъдименнән соң, мин әле бераз туган шәһәремдә яшәп алдым. Татар телен өйрәнә алырмынмы дип борчылдым. Телне белмәвем сәбәпле, булдыра алмам дигән уйлар да булгандыр. Ләкин миңа ышанып мөмкинлек бирделәр. Мин янә Казанга килдем һәм театрда хезмәт куя башладым.

 

Телне өйрәнү – иң авыры. Башка авырлыклар булмады кебек, чөнки театрда булган атмосфера, өлкән һәм яшь артистлар ярдәме миңа нык булышты. Коллектив кабул итәрме-юкмы, анысы да мөһим бит әле. Уйлап карагыз, татар телен белмә, җитмәсә, рус төркемендә укы. Күрәмсең, барысы да «бу кыз булдырырга тиеш», дип уйлагандыр инде. Мине кабул иттеләр һәм һәрчак хуплап тордылар, барысына да рәхмәтем чиксез. Аллага шөкер, безнең арада аңлашылмаучылык тумады.

 

 

Казан белән Пенза арасы 500 чакрымнан артык. Ничек барысын да – әти-әниләрегез, дусларыгыз, элеккеге тормышыгызны – калдырырга һәм шулай ерак китәргә батырчылык иттегез?

 

– 9 сыйныфны тәмамлагач, Пенза мәдәният һәм сәнгать көллиятенә режиссура факультетына укырга кердем. Бу юнәлеш әлегә дә миңа кызык һәм шул ук вакытта авыр булып тоела. Бәлки берәркайчан режиссёр буларак көчемне сынап карармын, ләкин әлегә җаным актёрлык һөнәренә тарта.

 

Мәктәп чорында ук сәхнәдә уйныйсы килде. Сәләтемне укытучылар да күрде, шул көллияткә укырга керергә киңәш иттеләр. 16 яшьлек бала булганга күрә, әни башка шәһәрләргә җибәрергә курыкты. Көллиятне тәмамлаганда миңа 19 яшь иде, ә актёрлык курсына кызларны 21 яшькә кадәр генә кабул итәләр. Шулай Саратов шәһәренә юл тоттым, ләкин барып чыкмады – укырга алмадылар. Ничә сәгать елаганмындыр – инде хәтерләмим... Ул вакытта артист карьерасына нокта куям дип уйлаган идем. Әле бер ел журналистика факультетында да белем алдым!

Минем өчен Пенза – соры шәһәр, мин һәрвакыт башка шәһәрдә яшисе килүемне белә идем. 20 яшь тулгач, соңгы мөмкинлекне сынап карарга булдым. Кукмарада яшәүче әби-бабаларыма да җиңел булыр дип, янә Казанга киттем.

 

 

– Артист булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?

 

– Белмим. Дөресен генә әйткәндә, артист булачагымда шик юк иде. Әни бик борчылды, юрист, табиб яки башка төпле һөнәр сайларга өндәде. Әби дә театр артистының язмышын чегән тормышы белән чагыштыра иде. Соңыннан алар минем теләгемне кабул итте, әлбәттә, мин аларга рәхмәтле.

 

– Ноябрьдә Артур Шәйдуллин пъесасы буенча «Сагынырсызмы?» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль белән таныштырыгыз әле. Премьерадан безгә нәрсә көтәргә?

 

– «Сагынырсызмы?» спектакле Камал театры өчен яңалык дип әйтер идем. Әсәр притча жанрында язылган, ә спектакль психологик триллер булырга охшап тора.

Премьерага артистларга да, тамашачыга да психологик яктан әзерлек кирәк дисәм ялгышмам. Спектакль беркемне дә битараф калдырмас дип өметләнәм, бик күп уйланырга туры киләчәк. Калганы сер булып калсын.

 

– Белүемчә, сез бу спектакльдә Әминә ролен уйныйсыз. Бу роль турында нәрсә әйтә аласыз?

 

– Бу образ башкаларына охшамаган дип әйтә алам, ул да минем өчен яңалык. Әдәби нормаларга килгәндә, Әминә роле автор тарафыннан чикләнмәгән. Ул җиңел образлардан түгел, аның өстендә әле шактый эшлисе бар.

 

 

– Гомумән алганда, нинди образны үз итәсез? Хыялдагы ролегез – ул нинди?

 

– Дөресен генә әйткәндә, роль белән бәйле хыялларым юк. Миңа төрле жанрларда эшләргә кызык. Фәрит абый Бикчәнтәев һәм башка чакырылган режиссёрлар миңа төрле амплуалы, төрле характерлы роль бирмәгәнгә шатмын. Фахишәме, көянтә белән чиләк күтәреп барган кызны уйныйммы – барысында да уртак сыйфатлар бар.

 

Комедия – иң яраткан жанр. Яхшы комедиядә уйнарга теләк бар. Гади, эчкерсез, барысының күңеленә хуш килерлек, көлдерердәй, шул ук вакытта уйландыручы комедия. Әгәр еларлык булса, бары тик шатлыктан гына булсын.

 

– Сез театрда инде 5 елдан артык хезмәт итәсез. Кайчандыр иҗат юлын сайлаганыгызга үкенмәдегезме?

 

– Һәрбер сәламәт кешедә андый уйлар буладыр. Безнең һөнәрдә бу тәнкыйть сүзләре аркасында түгел, бу артистның эчке конфликты гына. Башкарган эшең барып чыкса, яисә тамашачы хупласа, иҗат итәргә көчең ташып тора. Эшләгән саен курку хисе һәм шик-шөбһәләр юкка чыга.

 

 

– Бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. Пандемия чорында сез чыннан да кыю адым ясадыгыз: волонтёр буларак картларга, инвалидларга ярдәм иттегез. Волонтёр булып эшләү гомуми тәэсирләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашыгыз әле.

 

– 27 мартта Театр көнендә Ришат Әхмәдуллин белән «Тантана» премиясен алып бардык, ә икенче көнне театрны билгесез вакытка ябып куйдылар. Халык белән күрешеп аралашкач, әби янына кайтырга кыймадым.

 

Беренче өч көндә сериал яки кино карап, физик күнегүләр ясап вакыт уздырдым. Кешеләр белән аралашу җитмәүме, киләсе көннәр бик авыр узды. Сәхнәдә чыгыш ясаганда бөтен көч-энергия тамашачыга, сәхнәгә юнәлә. Моннан берникадәр вакыт алдан волонтёр эше белән шөгыльләнергә чакырган дустымның тәкъдимен кабул иттем. «Аллаһы тәгалә, ярдәм ит. Мин изге эшкә барам», – дип волонтёр эшенә керештем.

 

Көн саен 5-7 чакрым үтәргә туры килде. Волонтёрлар барлыгы 300 кеше иде. Көн дә якынча 60 гариза килеп барды, димәк, һәрберсенә ярдәм итәргә җитештек.

 

Әйе, төрле кешеләр очрады. Дорфа телле кешеләргә дә тап булдым. Күңел төшкән чаклар да булды, әлбәттә. Елар дәрәҗәгә җиткәндә, үземне «төрле кешеләр була бит», дип тынычландырдым. Чыннан да, һәр начар кешегә мең тапкыр яхшырак бер кеше табылачак.

Безгә бирелгән исемлектә күпчелекне ялгыз булган өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итте. Ләкин кайберәүләр балалары исән булып та ялгыз калган ятимнәр, бу бик куркыныч күренеш. Сөйләшүгә тилмпереп яшә инде...

 

 

– Сездә кешеләргә мондый ышану каян барлыкка килгән? Яхшылык кылганчы, күңелең чиста булырга тиеш, миңа калса.

 

– Рәхмәт. Гаиләдән киләдер ул. Татар хатын-кызларына хас булган кунакчыллык әни белән әбидә дә бар. Әни һәрчак табын әзерләп, кунаклар кабул итәргә ярата, әби еш ашлар үткәрә. Әтием дә олы йөрәкле кеше, Аллага шөкер. Совет мультфильмнары һәм әкиятләре үз йогынтысын ясагандыр.

 

Мин рус мохитендә үскән җирән чәчле татар кызы. Яшьтәшләрнең күпчелеге моны аңламый иделәр. Үсә төшкәч, үз-үзеңнән көлергә өйрәнәсең. Үзеңә юмор белән белән карасаң, дөньяны башкача күрә башлыйсың. Йөрәгеңдә булган игелегең яхшы гамәлләргә әверелә.

 

– Айгөл, ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт. Кылган изге гамәлләрегез кабул булсын. Уңышлар Сезгә!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1389
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Минем хәлләр җырларлык түгел»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы