Логотип
Журналда укыгыз

Айгөл иле

Борынгы түгел, хәзерге заманда Идел белән Чулман ярлары буенда урнашкан гаҗәеп ак шәһәрдә Айгөл исемле гүзәл зат яши. Ул беркемгә дә охшамаган икән. Аның күзләре галәм йолдызыдай серле, битләре ай нурыдай ак, керфекләре күбәләк канатыдай нәфис, ә чәчләре кояшның үзе кебек алтын төсендә ди…

Борынгы түгел, хәзерге заманда Идел белән Чулман ярлары буенда урнашкан гаҗәеп ак шәһәрдә Айгөл исемле гүзәл зат яши. Ул беркемгә дә охшамаган икән. Аның күзләре галәм йолдызыдай серле, битләре ай нурыдай ак, керфекләре күбәләк канатыдай нәфис, ә чәчләре кояшның үзе кебек алтын төсендә ди… Ләкин Айгөл тирә-юньдәгеләрне гүзәллеге белән генә түгел, саф-чиста күңеле, тормышка, кешеләргә карата ихлас яратуы белән сокландыра икән. Нәфис иңнәренә күпме генә авырлыклар төшсә дә, Хак Тәгалә биргән сынауларга рәхмәтле була алуы белән таң калдыра, ди ул. Айгөл күңелендәге ихлас хисләрен моңлы җырларына салып, халкына тарата икән… Хөрмәтле укучым, син, әлбәттә, бу кыска гына кыйссадан сүзнең яраткан җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Бариева турында барганлыгын аңладың. «Айгөл иле»нә сәяхәтебезне дәвам итеп, сине җырчының күңел пәрдәләре ачылган мизгелләрнең шаһите булырга чакырабыз. 
 

Мин балачакта өч һөнәр иясе булырга хыяллана идем. Аның беренчесе артист булса, икенчесе — укытучы, өченчесе — табиб. Бөтен уйнаган уеннарым да шул һөнәрләр белән бәйле булды. Гаиләбез, туганнар җыелганда без, бала-чагалар, алар хозурына концерт куя идек. Әлбәттә, мин ул тамашаларның берсендә дә катнашмый калмадым. Шул чакта ук үземне чын артист итеп хис иткәнмен, күрәсең. Укытучы булу хыялым укыганда характерымда чалымланды: яшьтәшләремә дәрес, өй эшләрен аңлату ошый иде. Инде, үскәч, укытучы да булырга туры килде, артист булу бәхетенә дә ирештем. Табиб булу хыялы гына балачагымда калды. Хәер, җырчылар бу һөнәргә азмы-күпме якын бит: җырлар аша, моң аша без кешенең күңелен, рухын дәвалыйбыз.

Минем хыялларым бик күп. Гомумән, хыялсыз яшәгәнем юк. Әгәр дә бер хыялым тормышка аша икән, мин шунда ук икенче хыял белән канатланам. Кеше хыялсыз яшәргә тиеш түгел дип саныйм. Һәрвакыт үзеңә хыяллар, максатлар куйсаң гына, яшәүнең мәгънәсе барлыкка килә. Хыяллар беркайчан да бетмәскә тиеш. Үземнең хыялларым турында сөйләргә яратмыйм. Мин аларны аерым бер дәфтәргә язам. Шулай мин аларны тормышка ашкан кебек күз алдыма китерәм.

Кешеләр кайчан  бәхетле була? Үз-үзләренә хыянәт итмәгәндә. Үзләренең теләкләренә, куйган максатларына, хыялларына… Үзе булып калып, үз-үзенә ышанып, шул хыял-максатларын тормышка ашырганда гына кеше чын-чынлап бәхетле буладыр, минемчә. Кеше бит үз бәхетен, тормышын үзе төзи. Кәрим Тинчуринның шундый әйтеме бар: «Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш». Бу чыннан да шулай. Син бәхетсез икән, беркем дә гаепле була алмый: әти-әни, ир, хатын, балалар, хезмәттәшләрең дә. Һәр кеше үз тормышы өчен үзе җавап бирә. Ул нинди юл сайлый: бәхет юлын, әллә, киресенчә, бәхетсезлек сукмагынмы — бу карар аныкы. Тормышының нинди булуы кешенең үзеннән тора.

Тормыш мине көчле, нык булырга өйрәтте… Авырлыкларга бирешмәскә, сабыр, максатларыма ирешергә, ахыргача барырга, кыю, тугры, ихлас булырга өйрәтте. Мин тормышымда булган һәрбер мизгел, һәрбер шатлыклы вакыйга, хәтта сынауларым өчен рәхмәтле. Бу баналь, купшы сүзләр түгел, ә чын күңелдән әйтелгән рәхмәт хисләре. Яшь барган саен кеше, артка борылып, үзенең тормышына нәтиҗә ясый башлый: ниләр эшләнде, ниләр башкарылмый калды? Мин чын күңелдән үз тормышымнан кәнәгать булуымны әйтә алам. «Аллаһка шөкер» дип яшим.

Иң авыр вакытларым, әлбәттә, әти-әниемне югалткан көннәр. Аны мин иң зур хәсрәтем дияр идем. Тормышымны икегә бүлгән хәсрәт: әти-әниле һәм әти-әнисез чакка. Мәңгелек яра. Әлбәттә, һәрбер кешенең тормышында андый чоры була. Һәр кешенең бу тормышта үз сынавы бар. Ул үзе белә генә торган сынаулары. Беркайчан да «миндә генә шулай, ә менә теге кеше гел бәхетле яши, бернинди проблемасы юк» дип уйларга ярамый. Һәрбер кешегә Аллаһы Тәгалә сынау бирә. 

Иң мөһиме — нинди генә кыенлык килсә дә, сабыр булып, кеше булып кала белергә кирәк. Ә иң зур сынау бала хәсрәте дип уйлыйм, Аллам сакласын. Беребезгә дә бала хәсрәтләрен күрергә язмасын. Балаларыбызны исән-сау килеш, бәхетле итеп күреп, бергәләп яшәргә, балаларыбызның балаларын сөеп яшәү насыйп булсын… Аллаһы Тәгалә озын гомер бирсен, әмма балаларыбыздан озаграк яшәргә язмасын дип телим.

Дус диеп атар кешең – ул иң беренче синнән көнләшми торган кеше, кара көнчелек белән янмаучы. Чөнки көнләшүнең икенче бер төре дә бар бит әле — син үрнәк итеп санаган кеше кебек булырга тырышу, аны «ак көнләшү» дип тә атыйбыз. Андый көнләшү сине яхшыга таба гына үзгәртә, алга таба барырга, үсәргә өнди. Бу бик яхшы сыйфат дияр идем. Ә менә кара көнчелек янәшәсендә дуслык турында сүз булырга тиеш түгел. Дус дияр кешең синең белән шатлыкта да, кайгыда да ул… Аның синең янда көн саен булуы мөһим түгел. Бертуктаусыз хәлеңне белешүе дә кирәкми. Ул хәтта еракта да яшәргә мөмкин. Әмма еллар узган саен ул барыбер синең тугры дустың булып кала. Аның синең өчен ихлас сөенгәнен, борчылганын сизәсең, тоясың, кирәк чакта, ул синең киңәшчең дә, ярдәм итүчең булуы белән кадерле. 

Иң зур җиңүем… җиңүләрем — тормышымда алар бик күп булды. Тормыш үзе шулай мәҗбүр итте, дияр идем. Җиңү дигәндә мин, иң элек, үз-үзеңне җиңү турында сүз алып барам, ягъни курыккан әйбереңне, бернигә карамый, башкарып чыгу. Мин куркам, әмма куркуыма карамастан, мин аны эшлим, дип. Һәрбер кеше өчен курыккан әйберне эшләү ул үзүзеңне үстерү, үсү дип уйлыйм. Мин дә әнә шул җиңүләрем барәбәренә бүгенге Айгөлмен. 

Мине чыгырымнан чыгара… бик күп әйбер (елмая). Мин бик кызу канлы кеше. Ләкин иң ачуны китергәне — ул ялган, күземә карап дөресен сөйләмәүләре. Аеруча мин ялганны белеп, тоеп торсам, нык ачуым килә. Шулай ук вәгъдәсендә тормаган кешеләр дә чыгырымнан чыгарырга мөмкин. Әлбәттә, мин түзәм, ләкин, әгәр дә кеше сүз биреп тә, нәрсәнедер эшләми икән, кәефем бик каты кырыла. Соңга калган кешеләрне яратмыйм. Билгеләнгән вакытка җитди сәбәпләрсез өлгермәгән кеше синең вакытыңны хөрмәт итми дигән сүз. Димәк, аңа үзенең вакыты гына кадерле, ә синеке турында ул уйламый да. Башка кешеләргә  генә түгел, үз-үземә дә ачуланган вакытларым була. Мәсәлән, әгәр дә ниятләгән эшем барып чыкмаса. Характерым шундый: үземә максат куйдым икән, мин аны эшләргә тиеш. Кайвакыт кеше барып чыкмаган әйбергә кул селти бит инде, яхшыдырмы бу, яманмы, мин менә алай эшли алмыйм.

Миннән булмый дип… сирәк, әмма әйткәлим. Ләкин шул ук вакытта бу фикер минем башымда гына икәнлеген аңлыйм. Чөнки кеше, максаты булса, «мин шуны эшли алам» дип үзенә сүз бирсә, ул бөтен әйберне эшли ала. Шуңа күрә мин миннән булырдай эшләргә генә тотынам. Һәм эшне башлаганда һәрчак «миннән була» дип үземне көйләп куям. Балаларны да шулай өйрәтәм — тотынасыз икән, «миннән була» дип тотыныгыз, дим. Ә көчемнән килми торган эшләрне урап узам. Мәсәлән, спортта үземне көчсез кеше дип саныйм. Яратмыйм спортны. Әллә ничә сәгать тренировкалар да минем өчен түгел. Шуңа спорт күнегүләренә тотынмыйм да.

Нәрсә булса да, мин һәрвакыт Аллаһка тапшырам… Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә, шулай була дип, хәерлегә юрыйм.

Мәхәббәт — ул минем өчен яшәеш, тормыш, тормышның мәгънәсе… Мәхәббәтсез яшәү булмый. Бу зур мәгънәле сүзгә бөтен нәрсә кергән: иремә, әти-әниемә, балаларга, туган илгә, яраткан эшемә, халкыма, тамашачыма, җырларыма карата хисләр… Бөтен нәрсәгә мәхәббәт булырга тиеш. Тормышны яратырга кирәк, шул очракта гына тормыш та сине яратыр. Шуңа күрә мәхәббәт ул минем өчен — яшәүнең үзе.

Кешеләрдән күңел кайткан чаклар бар, юк түгел. Ләкин тормыш барган саен шуны аңлыйсың — син кешеләрдән үзеңнән көткән әйберне көтәсең икән бит. Ә бу алай булырга тиеш түгел. Һәр кеше үзенә күрә бер шәхес, үзе бер дөнья. Син эшли алганны, бәлки, ул эшли алмыйдыр. Синдә булмаган сәләт анда бардыр. «Синең кешедән күңелең кайта икән, димәк, син аңа кирәгеннән артык ышангансың» диюләре хактыр. Минемчә, һәрбер аралашу, һәр очрашу юкка түгел, теләсә кайсы кеше нәрсә өчендер килә бу безнең тормышыбызга. Кемдер сабак, кемдер гыйбрәт, кемдер шатлык өчен. Ләкин аларның һәрберсе эз калдырып китә, безне нәрсәгәдер төшендерә. Әнә шулай без нәтиҗә ясыйбыз, тормыш дәресе алабыз. Рәхмәтле булу зур әйбер, аеруча кешеләргә, тормышның теге яки бу этабында юлыбызда очраган һәр кешегә. Мин беркайчан да озак үпкәләп йөри алмыйм. Кешеләргә рәнҗү сакламыйм. Бер әйберне уйлап, аны озак еллар күңелемдә йөртә торган кеше түгелмен. Тиз генә игътибарымны, хисләремне йөгәнләп, башка өлкәгә юнәлтәм, ачу саклый белмим. Кешеләр белән үзара аңлашылмаучылык килеп чыкса, җиңел үткәреп җибәрергә тырышам.

Балаларга һәрвакыт мөстәкыйльлек бирәбез. Аларга һәрвакыт сайлау мөмкинлегенә, үз фикерләрен белдерергә рөхсәт, үз юллары белән баруларын телибез. Бу ирем белән икебезнең тәрбия җимеше. Мине дә кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәттеләр, иптәшем дә шундый мохиттә үскән. Ул-кызыбызны да җылы канат астында гына үстермибез. Мөстәкыйльлекне бүгенге заман балалары өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе дип саныйбыз. Әлбәттә, әти-әни тормыш дәверендә ярдәм итәргә тиеш. Ләкин баланың үз карашы, фикерләве, үз юлы булуы мөһим. 

Мин Казанга һәрвакыт ашкынып кайтам. Кайда гына булсам да, нинди генә матур илләрдә йөрсәм дә. Без, гомумән, гаиләбез белән бик тә сәяхәт итәргә яратабыз. Нинди генә илләрдә булмадык. Үземә дә эшем буенча чит илләргә Сабантуйларына, фестиваль, гастрольләргә еш йөрергә туры килде. Ләкин мин һәрвакыт Казаныма ашкынып кайтам. Башкалабыз иң яраткан шәһәрем. Иң матур, иң якын, иң кадерлесе ул!

Вакыт машинасы булса, киләчәккә бармас идем, анда ни буласын беләсем килми. Әгәр дә шундый мөмкинлегем булса, әтиәниле чагыма кире кайтыр идем. Әз генә булса да, әти-әниле шул бәхетле балачагыма …

Мин һәрвакыт яхшылыкка ышанам. Яхшылык, дөреслек, тугрылык, мәхәббәт, шатлык, бәхет җиңәр, дип ышанам. Миңа шулай уйлау рәхәт. Һәрвакыт позитив кешеләр белән аралашырга тырышам. Бу тормышта ниндидер уңышларга ирешкән, тырыш, эшчән, зарланудан ерак булган кешеләр белән. Гаеп эзли торган кешеләр белән аралаша алмыйм, андыйлардан читләшәм. Нинди генә авырлыкларга юлыгып та, тормышка карата ышанычын, мәхәббәтен югалтмаган, шат, позитив кешеләр янәшәсендә булу, иҗат итү — күңелемә ләззәт. Дөньяда андый кешеләр күбрәк дип уйлыйм.

Мин киләчәктә… Мин киләчәк белән түгел, бүгенге көн белән яшим. Әгәр дә миңа: «Әйдә киләчәгеңне әйтәм», — дисәләр, ризалашмас идем. Аллаһка шөкер, бүгенгем өчен сөенәм, гомеремнең һәр мизгеленең ямен тоярга тырышам. Шуңа да кая гына чакырсалар да: яңа проект булсынмы ул, концерт, очрашумы, һәрвакыт ризалык бирәм. Чөнки мондый мөмкинлек иртәгә булмаска мөмкин. Яшәргә, яшәп калырга өлгерәсем килә. Аллаһка шөкер, тормышым кайный. Шулай булганда гына мин төшенкеллеккә бирелмим. Күңелгә начар уйлар килми. Аларга вакыт калмый һәм моңа бик шөкер итәм. Иң мөһиме — Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән, тигезлектән аермасын, калганы булыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк