Логотип
Журналда укыгыз

Беркайчан да үпкәләшеп йөрмәдек

«Фәридә-Алсу» дуэтына 25 ел! Уйлап карасаң, моны бер кеше гомере дияргә була. Бу вакыт эчендә яңа буын үсте, тормышлар, кешеләр үзгәрде...

«Фәридә-Алсу» дуэтына 25 ел! Уйлап карасаң, моны бер кеше гомере дияргә була. Бу вакыт эчендә яңа буын үсте, тормышлар, кешеләр үзгәрде. Үткәннәргә күз салсаң, ул еллар булмаган да кебек, рәхәт, кызыклы чаклары белән бер мизгел кебек узган да киткән. Шунлыктан бераз ямансу да, кайчакта ул елларга кире әйләнеп кайтасы килә. Ләкин мин тормышымда бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Янәдән сайлау мөмкинлеге булса, әлеге егерме биш елны нәкъ шулай яшәр идем».

Шушы сүзләр белән Алсу Сөнгатуллина әңгәмәбезне башлады.

– Дустым Фәридә белән иҗат юлыннан атлап китүебезнең төп нигезе – музыкага мәхәббәтебез. Шушы хис тирә-яктагы матурлыкны күрергә, һәрнәрсәгә уңай карашта яшәргә ярдәм итә. Мин Казанда туып-үстем, үземнән бер яшькә кече кадерле сеңлем Гөлназ бар. Әтием Хөрмәтулла белән әнием Фатыйманың һөнәрләре иҗат белән бәйле булмаса да, алар һәрчак уй-теләкләремә карата игътибарлы булды. Җырларга яратуымны күреп, миңа төпле музыкаль белем алырга булыштылар, аларга моның өчен гомерлеккә рәхмәтлемен. Гаиләмне, туган шәһәремне бик яратам, аеруча Казанның үзәк урамнарында җәяү йөрү рәхәтлек бирә. Һәрбер йорт, һәрбер агач якын, алардан илһам алам, җылылык тоям. Мондагы һава да башка төрле кебек. Бу ихласлылык балачакка килеп тоташа, яшәргә көч алам.

Иҗатыбызның беренче елларында барысын да үзебез эшләргә тырыштык, иганәчеләребез булмады. Ул вакытта радио-телевидениегә җырларны бирү бушлай иде, җырларыбыз архивта тупланды. Бик күп дискларыбыз, видеокассеталарыбыз дөнья күрде. Бөтендөнья Татар конгрессы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Россияне иңләп-буйлап уздык. Чит илдә яшәүче татарлар алдында да күп тапкырлар чыгыш ясадык. Шәхси тормыш турында да онытмадык, икебез дә кияүгә чыктык, без ике малай, Фәридәләр ике малай, бер кыз үстерә. Ирләребез бик булыша, аларга олы рәхмәтебез. Беркайчан да иҗат белән шөгыльләнүебезгә каршы килмәделәр, гел булышырга тырышалар. Фәридәнең ире Марат дуэтыбызның музыкаль продюсеры, минем ирем Марс шактый еллар концертларыбызны оештырып, администраторыбыз булды. Әлеге 25 елны тормышыбызның бәхетле еллары дип саныйм, аларны эш итеп тә кабул итмәдек, яраткан шөгылебез ул. Бу бәхет һәркемгә бирелмәгән. Язмышыбызга бик рәхмәтлебез мондый бүләк өчен. Иҗади тандемыбызның озын гомерле булуы бер-беребезне ишетә белү сыйфатына, хөрмәт хисләренә бәйледер, беркайчан да үзара ярышмыйбыз, өстен булырга омтылмыйбыз. Фәридәгә тормышымда булганы өчен бик рәхмәтлемен, гаиләләребез белән дус яшәүгә дә шатланып туймаслык. Холыкларыбыз да бертөрле булганга, күз тимәсен, беркайчан үпкәләшеп йөргәнебез булмады. Нидер әйтер, нидер эшләр алдыннан һәрчак үземне шул кеше урынына куеп карыйм, һәр ситуацияне күңелне ярамаслык итеп хәл итәргә була. Фәридә дә нәкъ шундый. Тормыш хәлләреннән уңай якларын гына эзлибез. Тәнкыйтькә бирелсәк, киеренкелек туар иде, берберебезнең күңел халәтен кадерләп саклыйбыз. Без эшләгән коллективта андый кешеләр күп, рухыбыз охшаш булганга күрә бер-беребезгә тартылабыз. Заманында мөхтәрәм җитәкчебез Ринат Зиннур улы Закиров Казан шәһәр филармониясенә нигез салды, әлеге оешманың тагын да ныграк үсеше, абруйлырак булуында безнең дә лаеклы өлешебез булуына куанып яшибез. Безнең буын бик төпле, бик җаваплы. Шундый мөнәсәбәттә булуыбыз педагогик белем алуыбызга да бәйледер, бәлки. 25 ел эчендә минем беркайчан да авыру сәбәпле эшкә чыкмый калганым юк. Температурам югары килеш гастрольләргә кузгалуларны, юлда дарулар эчеп йөрүемне яхшы хәтерлим. Ләкин бер концертны да кичектергән булмады. Фәридәкәй бер елны җиңелчә операция кичергәннән соң да сольный концертыбызда чыгыш ясады. Бәлки бу дөрес тә түгелдер, авыргач өйдә ятып тернәкләнү кирәк булгандыр, әмма без менә шундый идек.

Фәридә Әхмәтшина:

– Әлеге 25 ел эчендә иҗади мирас булдырдык. Барысын да бөртекләп, нык яратып, чын күңелдән зур теләк белән башкардык. Репертуарны туплаганда үзебезгә якын темаларга мөрәҗәгать иттек. «Әни теләкләре» җырын тәүге тапкыр әни булгач, улым Самат тугач иҗат иттем, Гөлсәрвәр сүзләренә язылган «Үз өем» җыры озак вакытлы гастрольләрдән үз өеңә, газизләрең янына исән-сау кайтып җитүнең нинди зур бәхет икәнен тойган мизгелләрдә туды. «Яшәүләргә ни җитә» исемле өр-яңа хитыбыз исә глобаль теманы чагылдыра. Соңгы вакытта дөнья үзгәрде, кешеләр каты бәгырьлегә әверелде, үз-үзләренә бикләнеп яшиләр, сирәк елмаялар. Бу күренешкә бик борчылам. 25 ел буена янәшәмдә иң тугры, иң мәрхәмәтле һәм игътибарлы дустым Алсуым булуы минем өчен зур бәхет. Без аның белән утыз ел элек таныштык, тормышның ачысын-төчесен бергә татыдык. Иң мөһиме, безне тәрбия берләштерә. Икебез дә авылга кунакка кайтып, әбиләребезнең иркә кочагында шәхес өчен бик мөһим рухи кыйммәтләрне сеңдердек. Мин үзем Башкортстаннан, әтием Шамил, әнием Сәрия исемле, гаиләдә без дүрт кыз үстек, мин өлкән бала, сеңелләрем Венера, Резидә, Гөлназ. Гомер биреп, олы тормышка аяк бастырган өчен әти-әниләребезгә һәм 1996 елда безне үз балаларыдай якын кабул иткән «Казан» милли-мәдәни үзәге җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Хәзерге вакытта без эшләгән Казан шәһәр филармониясе шул базада барлыкка килде. Мәрхәмәтлелек, матурлык, гармония, бер-береңә карата җылы мөнәсәбәткә нигезләнгән эшәчәнлекнең нәтиҗәсе дә бик яхшы була, әлбәттә. Соңгы арада юбилей концертыбызга ныклап әзерләнәбез, без аңа иҗат тормышыбызның нәтиҗәсе дип түгел, күркәм дәвамы дип карыйбыз. Тамашачыларыбыз белән шушы дәвер эчендә тупланган иң яхшы сыйфатларыбыз, иң матур һәм эчтәлекле җырларыбыз, ихлас хисләребез белән уртаклашырга телибез. Матурлык, нәзакәтлелек, мәрхәмәтлелек тантана итсен! 28 октябрь кичендә искиткеч матур «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрешербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк