Без матур дөньяны үзебез пычратабыз, яки «Сәхнә» журналының нәшер ителә башлау тарихы

Кулыма каләм алдым да, 30 елдан артык нәшер ителгән «Салават күпере» һәм 20 яшен тутырып яткан «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналлары тарихына караган вакыйгаистәлекләрне тезеп китәсе урынга, исәпли, саный башладым. «Салават күпере» «бишек яшендәгеләрдән» башлап, ун-унике яшькә кадәрге балалар өчен затлы кәгазьдә, төсле буяулар белән чыгып килә торган татар телендәге беренче журнал. Татар тарихында беренче! Гомумән, татар матбугаты тарихында бердәнбер төсле сабыйлар журналы.

1990

Гомернең бер түгәрәк этабына хисап рәвешендә дә аңлашылсын ошбу язма. Моннан 30 ел элек аны кулына алган ун яшьлек балага бүген 40 икән бит инде! Димәк, шушы 30 ел эчендә генә дә «Салават күпере» тулы бер буынны тәрбияләп үстерүдә катнашкан!..

Бу үзе бер тарих түгелме соң?! «Сәхнә» басмасына 20 ел була. Бу шулай ук татар матбугаты тарихыннан бер якты сәхифә. Бер исәпли башлагач, очына чыгып бетик инде. «Салават күпере» – айлык журнал – елга аның унике саны чыга. Инде килеп әлеге исәпне 30 га тапкырласак, шактый түгәрәк сан хасил булыр: 500 гә (кушымта сыйфатында чыккан китапларны да кертеп) якын! Нәкъ шулкадәр матур рәсемле китап! Көндәлек язып барган каләмдәшләремә кызыгам, алардан көнләшәм. Андый әйбәт шөгыль үземнең холкыма туры килмәде инде. Әгәр дә мәгәр 30 ел буена һәр көнем дә кәгазьгә теркәлеп барылган булса, әлбәттә, журнал тарихы тагын да ачыграк күз алдына килеп басар иде. Нишлисең, барына, ягъни истә калганнар белән генә канәгатьләнергә туры килер инде.

Әлбәттә, зур тарих өчен 30 ел, бер караганда, әһәмияткә әллә ни ия дә түгелдер кебек. Ләкин нәкъ менә соңгы дистә елларда Рәсәй, Татарстан тарихында булган иҗтимагыйсәяси вакыйгаларны барлап, күзәтү ясасак, һәр көне диярлек бер тарихи вакыйга итеп кабул ителерлек!

Коммунизм утопиясе юкка чыкты, илдә ыгы-зыгы башланды, ул гына да түгел, җәмгыятьнең йөзе алышын ды, морале үзгәрде, җитмеш ел буе төзелгән бинаның нигезе какшады, «түбәсеннән су китте»...

Гитлер дүрт ел буена нинди дәһшәтле корал белән дә җиңә алмаган Урыс илен Америка яһүдләре схема-планы ярдәмендә шушы берничә ел эчендә басып та алдылар һәм аяктан да ектылар. Шушы шартларда, әлеге анархия, хаос заманында болай да кыерсытылган татар балаларына ни кылырга, ниләр эшләргә иде соң? Тормыш-яшәешнең кануннары бик кырыс: йә син аның арбасында утырып каласың, йә тәгәрмәч астына мәтәләсең?

«Сәхнә»нең башлангычы булган балалар басмасыннан башладым инде. Моңа «Салават күпере»нең, ниндидер балалар журналының ни катнашы бар соң диярсез? Бар икән шул менә! Һәм ничек кенә бар әле!..

Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән кермәс, дигән әйтем дә безнең өйрәнү-тикшерү предметы түгел – әмма ана сөте белән инде тәпи атлап киткән баланы урманга бүреләр янына кушып җибәрсәң, ул адәм баласыннан дүрт аяклы бүре баласына әйләнәчәк. Димәк, тәрбия өчен «тана сөте» дә бик мөһим икән бит!

Чагыштырып карау өчен бездә моңарчы балалар өчен андый журнал да юк иде бит! Шуңа күрә дә «Салават күпере»н дөньяга чыгару эше 1989 елның октябрь аеннан башланды. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең ул вакыттагы рәисе Ринат Мөхәммәдиевнең турыдантуры ярдәме белән башланып китте бу изге эш. «Салават күпере» дигән исемне дә журналга Ринат әфәнде тапкан иде.

Мин сиксән тугызынчы елның октябрь аенда – ул чакта әле үземә дә 28 яшь кенә булган икән – үз-үземә әле юк журналның баш мөхәррире булып эшли башлавым турында беренче приказны яздым. Хәзер уйлыйм-уйлыйм да тагын бер тапкыр уйлап куям: бөтенләй буш җирлектә ничекләр итеп шундый эшкә алынырга батырчылык ителде икән!

…Беренче елларда без «Салават күпере»нә язылу игълан итмәдек. Ул «Союзпечать» киосклары аша республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә бер санның бәһасы 50 тиеннән 20 мең тираж белән сатылып барыла иде.

1997

Ул вакыттагы «Союзпечать» «Горпечать» итеп үзгәртелде, дөресрәге аның исеме генә түгел, җисеме дә үзгәрде. Әлбәттә, начар якка! Кычкыртып талый башладылар, газета-журнал сатучы киоскларны бетерделәр. Исән калган киоскларга махсус «визит» ясап йөрдем-йөрдем дә балалар журналының порнографик газетажурналлар астында мескен хәлдә ятканын күргәч, йөрәгем авыртты, күңел сыкрады һәм шуннан соң «Горпечать»ка сыңар журнал да бирмәскә булдым!..

Игътибарлы кеше яхшы белә торгандыр, «Салават күпере»нең иң төп гамәлгә куючысы – «Поинт» советфин уртак предприятиясе иде. Аның җитәкчесе журналист һәм эшмәкәр Солтан Шәүкәт улы Сәлимҗанов исеме, әлбәттә, журнал тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиештер. Бу зур эрудицияле, холкы буенча чын зыялы булган әфәнденең журналга ярдәме гаять зур булды. Үзе дә элеккеге журналист буларак Солтан Шәүкәтович басма продукциянең нәрсә икәнлеген чамалый һәм аның белән эшләве минем өчен бик тә рәхәт, җиңел булды. Мәрхүмкәйнең авыр туфрагы җиңел булсын, Раббым!

2002

Укучыга шунысын да җиткерү дөрес булыр: күпләр «Салават күпере» әлеге фирма җилкәсендә утыра, ягъни шуның хисабына чыга дип уйладылар һәм үземә дә шул хакта турыдан-туры әйтәләр иде. Минем үзем дә чак кына масаясым килеп: «Әйе шул!» – дип җиффәрә идем. Ни әйтсәң дә, уртак фирмаларның күз уңындагы, модадагы вакыты бит. Ә «Поинт» исә финнар белән эш итә. Чынлыкта, «Поинт» безгә ай саен бурычка дип фин кәгазе һәм буяу бирә, ә без исә әлеге бурычны вакытында төгәл рәвештә журнал сатылганнан соң һәм иганәчеләрдән теләнеп җыйган акчалардан түлисе идек. Әлеге хезмәттәшлекнең «күхнәсе» әнә шуннан гыйбарәт.

Татарстанда нәшер ителеп килә торган һәр басманың да үз укучысы бар. Ләкин һәммәсенә дә әбүнәче һәм укучыны «Салават күпере» әзерләп тора дигән фикердә без. Баланы бишектән тәрбияли башлыйлар. Бишегеннән җиргә төшеп, тәпи атлап киткәч, ул «безнеке» инде.

2002

Бу болгавыр заманда без – сабыйлар журналын нәшер итүчеләр – үз өстебезгә нинди зур җаваплылык алганыбызны яхшы беләбез. Һәм шуңа күрә дә җәмгыятьтә борынлап килә торган милли идеология нигезендә сабыйларның нечкә күңелләренә бик сак кына милли орлыкларны салырга, аларның шытып чыгуына ярдәм кылырга тырышабыз. Минем уемча, урамда яки мәйданнарда «Милләт!» дип курыкмыйча ирек дәгъва итү вакытында үз эшен эшләсә, безнең милли тәрбия вакытлыча гына түгел, һәрдаим һәм берөзлексез бара шикелле, милләте өчен кем ничек һәм ни рәвешле игелек кыла ала бит!

2021

Тормыш һич тә гел проблемадан гына да, гел бәйрәмнәрдән генә дә тора алмый ул. Әмма аның матур яклары күбрәк истә каладыр сыман. Гомердә онытасым юк: шулай берчакны тагын кризис кичерә башладык. Кәгазьне дә, затлы буяуны да Финляндиядән бары тик долларга гына сатып алырга мөмкин. «Яшел акчаларны» күреп тә карамаган башым белән тагын кайгыга баттым: нишләргә?!!

Бер дә бер көнне Президентка тагын хат яздым. Машинкада басылган хат янына кулдан ашык-пошык кына язылган кәгазь кисәге дә кыстырган идем. Эчтәлеге бүгенгедәй истә: «Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сабыйлар журналына ярдәм итүегезне үтенеп, сезгә ничәмә ничә хат яздым. Алар йә сезгә барып ирешми, йә Сез ярдәм итәргә теләмисез инде! Шуның кайсысы дөрес?»

Икенче көнне төш вакытында өйдә телефон чылтырый. «Журналыңа кәгазь алу өчен күпме валюта кирәк? Срочно калькуляция алып кил!» – дигән үзенчәлекле һәм көр тавыш мине аяктан ега язды. Мансур Хәсәнович Хәсәнов иде бу. Президент кулына тапшырган Хат һәм аны озата баручы записка үз эшен эшләгән иде, күрәсең. Мин чатыр чабып министрлар кабинетына киттем.

Затлы кәгазь өчен хөкүмәттән валюта бүленеп бирелде. Ләкин аны кулга төшерү өчен валюта белән эш итүче оешма таләбе белән (МВС – Министерство внешних сношений) өч телдә (татар, урыс һәм инглиз) «Татарстан» дигән китап чыгарып бирү тарихларын да сөйли китсәм, үзе бер калын китап булырдыр.

Хәзер генә ялтыравыклы кәгазьдә басылган газета-журналлар күбәйде ул. Моннан ун ел элек мәскәүләрнең «Весёлые картинки» һәм «Мурзилка» журналлары да тәмәке төрә торган сары кәгазьдә чыга иде. Хәтерлим, язучыларның ул вакыттагы җитәкчесе С.Михалков «Салават күпере»н залга селкеп: «Менә татарлар ни кылып ята! Безгә татарлардан үрнәк алырга кирәк», – дигән.

Безгә стимул да бар иде, әлбәттә. Аның иң әһәмиятлесе һәм безне иң канатландырганы, әлбәттә, журналның халык арасындагы зур популярлыгы булды. Димәк, редакция хезмәте һәм шкаф чаклы гәүдәм белән минем «спонсорлык» ярдәме сорап нәчәлникләрнең кабул итү бүлмәләрендә сәгатьләр буе таптанып торулар бушка китми һәм татар матбугаты тарихына яңа сәхифә язуыбызны да без күңелдән генә булса да тоя, сизенә, чамалый идек; безне әлеге патриотик хис бүген дә рухландыра!

...Ни генә кылсак та, безгә үз эшебезне күрсәтә белү җитенкерәмидер сыман. Бу нисбәттән чит илләрдән, капиталистлардан үрнәк алырга кирәк: алар эшли дә, хезмәтләрен күрсәтә дә белә. Безгә һаман да шул кыюсызлык, авыллык комачаулый.

...Мин гомерем буе «Салават күпере»нең тагын да камилләшүенә ирешергә тырышып яшәдем һәм ул үзгәрергә, яхшы якка үсәргә, «үрчергә» тиеш иде. Бу «үрчү» гади, гадәти булмады, чөнки «Салават күпере»нең якын туганы «Таһир-Зөһрә» журнал түгел, газета, өстәвенә өлкәннәр, ата-аналарга атап нәшер ителә башлады.

Тәрбия күпкырлы булырга тиеш дип сөйләнергә яратабыз. Әлбәттә, сөйләнергә оста булгач, аны җиренә җиткереп башкарырга, тормышка да ашырырга кирәк иде. Мин бу уңайдан «Салават күпере» белән «Таһир-Зөһрә» арасындагы мең төрле бәйләнеш-җепнең бары тик берсенә генә кагылып үтәм. Бу болгавыр заман безнең журналны кулларына алып сөенергә тиешле сабыйның ата-анасының башын әйләндерде: халык аптырашта калды. Нинди заман килде һәм иртәгә нәрсә булачак? Бер чиктән икенче чиккә бәргәләнүләр, аптырау, заринтизар ишәеп, артып китте. Атаана баласын тәрбия кылу турында «онытты», өлкәннәрнең күңелен караңгылык басты. Нәкъ менә шул вакытта укучыбызга «ТаһирЗөһрә» кирәклегенә төшенә алдык бугай без. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Салават күпере» каршында әти-әниләр өчен өр-яңа газета туды. Журналны кулына алып сөенгән сабыйларның әти-әнисенә, абый-апасына ахыр чиктә әбибабаларына да өлеш чыгарырга тырыштык. Үзебезчә, максат бик изге шикелле безнең.

Һәм акрынлап мин күңелемнән «Сәхнә» журналына нигез сала башлавымны үзем дә сизми калганмын бугай. Хәер, анысы аерым тарих.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
275
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы