Бөтен шагыйрь дә җыр сүзе яза алмый…

Ниндидер фикерне әйтеп, хисләрне ачып бирергә тиешле сүзләр тел очына килмәсә, яисә күңел затлы рухи азыкка зарыкса, аның китапларын кулга аласың. Теленең нәзакәтлелегенә, телбизәк сурәтләренә сокланасоклана рәхәтләнеп укыйсың. ...Аның каләменнән төшкән җырлар яңгыраганда да шулай: көйнең нәкышенә әверелгән шигырь сүзләре күңелне иркәли. Ул – «Ерак урман авазы», «Нигез», «Догалы еллар» кебек саллы проза әсәрләре дә, «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Көзге моң» кебек асыл җырлар да иҗат иткән затлы әдип – Тукай бүләге иясе Марсель абый Галиев. Һәрвакыт үз дәрәҗәсен белеп кенә йөрер, ашыкмас. Һавалырак… Үзенә генә хас сарказмы белән мыек астыннан гына елмаеп, кирәкле сүзен әйтеп куяр. Җегетләрчә кыяфәтенә караганда, аңа һич тә 75е тулып килә димәссең! Ләкин тарихны алдап булмый. Аның белән ихлас әңгәмәбез — иҗатта кайнап үткән еллар, җырлар хакында.

– Марсель абый, проза белән поэзия – иҗатыгызның ике канаты. Кайсы жанрда эшләү җиңелрәк?

– Физик яктан карасак, шигырь язу җиңелрәк. Прозада үзеңне мәҗбүр итеп тә утырырга кирәк була. Элек 24 көнлек иҗат йортларына барып яза идем. Малеевкада, Переделкинода… Кыш көне әйбәт языла иде. Анда инде бөтен кеше яза, сорау кебек бөгелә төшкән яһүд язучыларының акыллы сүзләр алышканы колакка чалына, барлык бүлмәләрдән гел машинка тавышы ишетелеп тора. Зур әсәрләр шулай иҗат йортларына барып язылды. Кызганыч, соңрак болай җибәрүләр бетте…

– Ни өчен язучылык юлын сайладыгыз? Башка сәләтләрегез дә булган бит.

– Кем белгән инде аны… Күпме каләмле танышлар язучы булып җитлегә алмады… Кабыгын ашыгып арчысаң, чебеш зәгыйфь булып чыга, җыелып бетә алмый. Әнә шулай җыелып бетә алмаганнар күп булды. Әйбәт кенә фикерләр белән башлаганнар иде. Кеше язар өчен үзен үзе җыярга тиеш. Талант белән генә булмый. Мин күләм артыннан куып язмадым. Нык ялкау булдым. Проза язар өчен илһам килгәнне генә дә көтеп утырып булмый. Үзеңне язарга утырта алсаң, ул үзеннән үзе килә. Шигырьне исә һавадан савылып төшкәндә тотып ала белергә кирәк. Мин шигырь язам әле, дип кенә утырып булмый. Бәлки кайбер кеше утырадыр да…

– Сез туган якка мәдхия җырлаучы әдип дип беләбез. Азнакай сезне тудырды, сез аны әсәрләрегездә таныттыгыз. Чатыртауның матурлыклары, байбакларның серле дөньясы белән сезнең әсәрләр аша таныштык.

– Хәзер бераз туган яктан суыну да бара... Ә элек анда дуслар күп иде. Алар китеп бара хәзер... Табигате искиткеч матур безнең якларның. Бөтен кешене оештырып, балтырган өлгергәндә кайта идем мин. Элек, Алтын Урда чорларында Әстерханда ханнар балтырганга чыгу оештыра торган булган, шуның кебек, мин дә иптәшләрне оештырып, тауларга алып чыга идем. Чатыртауда юа була иде, чын тау юасы, сарымсакка охшаган. Җиләккә кайта идем. Анда кешеләр кызык. Һәрберсе хикмәтле, сөйләшә беләләр. Шул да тарткандыр. Табигатьне дә әсәрләремә туган яктан күчереп яздым. Чатыртауны балачактан күреп үстем, ләкин түбәсенә 33 яшемдә генә мендем. Капкадан чыгуга, зәңгәр булып күренеп тора иде ул, кисек пирамида сыманрак… Ничектер менәргә гел җай булмады… Башта мин Чатыртауга менгәнемне повестьта тасвирлап яздым. Менгәч, шаккаттым, чыннан да повестьта язылганча хисләрне кичердем. Аннары соң инде Чатыртауга менү безнең өчен бер ритуалга әйләнде. Суырлар чыгып утыра, аларны күзәтәбез.

Байбак та диләр аларны. Үзләренә тимәгәнне белгәч, алар гаиләләре белән чыгып яталар. Видеокамера сатып алгач, бер көн буе берүзем шуларны төшереп йөргән идем. Аларның тарихын өйрәндем. Платон суырлар хакында «Алтын эзләүче кырмыскалар» дип язып калдырган булган. Нинди кырмыска хакында сүз барганын озак еллар буе беркем дә аңламаган. 1985 елда гына кырмыскалар дип суырларны атаганы билгеле була. Суырлар өн казыганда балчыкны йомарлам-йомарлам итеп өскә чыгара баралар, элек шул балчыктан алтын эзләгәннәр. Өннәрен алар бик тирәнгә төшеп казыйлар. Татарстанда алар башка җирдә очрамыйлар, бары Чатыртауда гына сакланып калганнар булса кирәк. Элек алар күп булгандыр, мөгаен, кырып бетергәннәрдер, дип уйлыйм. Скифларда алтын бик күп булган, алар нәкъ менә үзләре белән суырларны йөрткән, аларга алтын казыткандыр, дип уйлыйм. Суырлар кыш буе йоклыйлар, язын уянып чыккач, бер-берсе белән кочаклашалар, шатланалар. Үлгән кардәшләрен алартеләсә кайда калдырып китми, махсус каберлеккә күмәләр. Кереп качар урын тапмаса, суыр кеше кебек, битен каплап җылый башлый... Чатыртауны язганда мин алар турында күп яздым. Безнең авылда Суыр тавы бар, ә менә анда бер суыр да юк. Шулай да соңгы елларда суырлар нык үрчеде әле. Суыр ите файдалы, дигән сүзгә ышанып, нык аулаганнар аларны. Андыйларны тыяр өчен «Суыр ите ашаган кеше мантымый» дип мисаллар белән язып та чыккан идем.

– Сез дөнья буйлап та шактый ил гизеп йөргән кеше дип беләм. Ничәләп илдә булдыгыз?

– Мин бик аз илдә булдым. Бер Испаниядә булып кайтып шул хакта язгач, никтер мине гел дөнья буйлап йөри, дип уйлый башладылар (көлә). Финляндиядә ике мәртәбә, Швециядә булдым, Словениядә, Төркиядә…булдым. Ә, тагын Европа буйлап автобус турында булган идем, 6 ил аша уздык. Мине андагы юллар гаҗәпкә калдырды – алар күтәрелми дә, төшми дә, тип-тигез бара. Тауларны тишеп чыга, биек свайлар өстеннән бара, ә аста шәһәрләр. Шаккаттым мин ул юлларга. Анда һәр 100 метр саен күпер салынган.

– Чит илләрдә яшәп калу теләге тумадымы?

– Юк, телне белмәгәч... Хәзерге яшьләргә берни тормый ул, телләрне яшьтән өйрәнәләр. Мадридта бервакыт адашып калдым. Җәяүләп бер ике чакрымлык мәйданны чыктым һәм адаштым. Кайсы урамга керергә, белмим. Сорап карыйм полициядән, отельнең исемен дә әйтеп күрсәтәм, ләкин мине аңламыйлар. Әй мәйтәм, шушында югалып калсам, мине кем эзләп таба алсын, мин кемгә кирәк, дим. Авылны, дусларны уйдан кичердем. Ике сәгать ярым әйләнеп йөргәннән соң, тәки таптым мин отельне. Бер ун чакрым йөргәнмендер. Юк, чит илләргә кызыкмадым. Мин үзем яшәгән тормыштан кызык табарга яратам. Мөмкинлегем булса, Ливанга барыр идем, анда бер кызыклы мәгарә бар... Кытайда табигать бик бай, аны күрер идем. Австралиянең табигатен карар идем. Мине шәһәрләр түгел, ә дөньяның табигате тарта. Шәһәрләрдән арыйм мин.

– Алтайга сәяхәткә ничек тәвәккәлләдегез?

– Мин ул турыда озак еллар хыялланып йөрдем. Иптәш булмады, берүзем барасы килмәде. Разилне көтеп бер биш ел үтте. Аннары Газинурны котыртып, икәү бардык. Аннары тагын ике тапкыр бардым. Алтайны карап бетерерлек кенә түгел аны. Әйтик, Казаннан Азнакайга 350 чакрымлап кайтасың, дөнья гел бер төсле. Ә анда тау белән тау охшамаган, йөз метр саен үзгәрә. Төсләре аерыла. Гел урманлы таулар бар, таштан гына торганнары бар. Гаҗәп бит. Сулар бик күп анда. Күлләр бик күп, Хатун елгасы ага. Соңгы сәяхәтебезгә Ркаил, Газинур белән өчәүләп Марат Готович җибәрде безне. Минем хыялым кар түбәле тауларга күтәрелү иде. Вертолёт кыйбат. Бер кешегә 80-90 мең чыга. Менә алмадык. Ә хыял калды. Кырымга баргач, такси алып, үзем теләгән бөтен җирне карап чыктым.

– Сез – берничә күргәзмә оештырган, альбомнар чыгарган фотосурәт остасы да бит әле. Каян башланды фото сәнгатенә тартылу?

– Алтынчы сыйныфта укыганда безне фотога төшерергә өйрәттеләр. Азнакайдан килеп, аклы-каралы фотоаппаратка төшерергә өйрәтте безне Рафика апа. Табигатьтәге матурлыкны күрергә, аңларга да ул өйрәтте. Табигатьне бит аны күрә белергә кирәк. Аннары соңрак фотоаппарат сатып алдым, хәтта кино аппараты да алдым. Соңрак плёнкалы Никон фотоаппараты сатып алган идем дә, цифровойлар чыга башлады. Цифровойның яхшы ягы шунда, нәрсә төшергәнеңне шунда ук карап була. Эшләремнән өч күргәзмә оештырганым бар. Мин үземне фото остасы дип әйтмим, мин бары үзем күргәнчә төшерәм. Алтайда төшергән фотолардан зур альбом да чыгардым. Алтайда мижа борынгы ташлар кызыклы булды. Чалышман дигән шарлавык бар, шуның янында бер кич кундык. Чалышманда юып кына бәрәңге пешердек. Шунда тауның уртасына менгәч, таш гөмбәләр бар. Ташлар арасыннан шунда менәргә шулкадәр авыр булды, тәмам хәлдән таеп менеп җиткәч, офыкка карап торсын өчен ун метр теге ягына чыгып төшерергә кирәк иде, шуңа хәл җитмәде. Бер яктан гына төшерә алдым. Нигә шуның кадәр хәлем беткәнен Казанга кайткач кына аңладым – минем пульс нибары 36 булган икән. Кайткач, шифаханәгә барган идем, шунда үлчәп карадылар да, мине тиз генә хастаханәгә озаттылар. Кардиостимулятор куярга булдылар. Өч айдан куйдылар.

– Марсель Гали – җырчы шагыйрь. «Кайту», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Миләүшә» кебек җырларны искә алу да җитәдер. Бу гүзәл җырлар дөньяга ничек туды?

– Минем җырларым әлләни күп түгел. Ләкин аларны халык үзенеке итеп кабул итә, кайчагында халык җыры дип тә игълан итәләр икән. Сибгат Хәкимнең «Фазыл чишмәсе» җырын шулай халыкныкы дип йөртәләр иде. Яшь чак, чордаш дуслар – Разил Вәлиевләр, Фәннур Сафиннарның җырлары яңгырый башлады бер-бер артлы, мин дә кызыгып киттем. Мин дә бер җыр язып карыйм әле, дидем. 1974 ел бу. «Көзге моң»ны яздым. Мин аны гадәти җырларга хас дүрт юллык итеп түгел, ә бишәр юллы итеп яздым. 

Урманнарда яна, яна,

Яна сары балкыш,

Сизелми дә җиткән көз дисең.

Үзең әле һаман кырлар буйлап

Яшеллеген җәйнең,

Яшеллеген җәйнең эзлисең…

Кемгә бирергә моны? Радиода Мөнирә Мазунова дигән ханым бар иде, аккампаниатор, концертмейстер, аның янына гел композиторлар килә иде. Аның белән дус без. Текстны аңа бирдем, берәр композиторга бирүен сорадым. Мөнирә текстны карап алды да: «Рөстәм абый килергә тиеш иде, аңа бирәм», – ди. Мин әйтәм, бик өлкән кеше инде ул, искечә язар инде ул, дим. Композитор килгәч, Мөнирә аңа китәр алдыннан шигырьне бирергә уйлаган. Яхин бер җиңен кигән килеш «Юк, юк, кирәк түгел, болай да сүзләр күп, язып өлгертә алмыйм», – дип кире кагарга тырыша икән. Мөнирә үз сүзендә нык торып, укып карагыз инде, дип барыбер кулына биргән. Укый башлауга ук зур башын селкеп, ритмга керә башлады, ди. Ярар, язам мин моңа, дип кайтып китә дә, икенче көнгә үк җырны язып та алып килә. Ул бер сүзне дә үзгәрттермәде. Җырны радиога Рафаэль Сәхәби яздырды. Берәр елдан соң Рөстәм аганың үзе белән таныштык. «Сез бит яшь кеше икәнсез, мин сезне өлкән кеше дип уйлаган идем, ди, — «яратырга инде соң» дигән сүзләр бар, ничек әле сезгә яратырга соң булсын ди?» Мин әйтәм, мин ул елны өйләнгән идем, дим. Көлештек. Аннары бу җырны Бигич тә җырлады. Дөресен әйткәндә, башта романс итеп язылган җырны ошатмадым да. Мәскәүдә, Колонналы залда Хәйдәр Бигичев җырлавында тыңладым мин аны һәм шунда бу җырның көчле яңгыравын аңладым.

Ә «Һаваларда торна тавышлары» шигырь иде ул, соңрак аны җыр итәргә теләдем. Сара Садыйковага бирдем. Бер өч ел ятты ул анда. Шуннан мин аны башка композиторларга биреп карарга булдым. Шамил Шәрифуллинга, Ренат Еникиевкә бирдем. Мәсгудәгә дә бирдем. Мәсгудә тояк тупырдаган тавышлар белән җыр язып китерде, ошатмадым. Бервакыт Фәннур Сафин бүлмәсенә керсәм, мине яшь композитор белән таныштыралар — Луиза Батыркаева. Русчарак сөйләшә бу. Минем кәеф китте, текстны аңламас бу, дим эчтән генә. Ул «Сездә берәр текст юкмы?» — дип сорагач, чыгарып бирдем шулай да. Бераздан мине чакыртып, ул бер җирен үзгәрттерде, дөрес үзгәртү иде бу. Җыр өчен шигырь белән гади шигырь арасында аерма бар. Җыр өчен шигырь аз сүзле булырга тиеш. Бер ишетүдә кабул итәрлек, аңлаешлы булырга тиеш. Җырны бөтен кеше дә яза алмый. Менә Мөдәррис Әгъләм нинди шәп шагыйрь, ә аның нибары бер җыры бар. Луиза җырны язган да Мәскәүдә Бигичев белән пластинкага да яздырганнар. Эх, миңа күрсәтергә иде башта, дим. Операбалет театрында иртәгә концертта җырлана, Бигичне тыңларга кил, ди. Җырны «Кайту» дип атаганнар, исеме башкача иде. Ритмда да бераз мәгънәгә зыян салырлык урыннар күрдем. Сәхнә артына кердем, икенче куплетта «кайтып барышлары» дип җырларга кирәген дә әйттем. Башка искәрмәләремне дә җиткердем. Аларны истә тотып, җырны яңадан яздырдылар. Шулай итеп, бу җыр халык арасына кереп китте. Хәйдәр аны яхшы җырлады бит.

Ә «Су буеннан әнкәй кайтып килә»не «Кайту» дан соң бирдем Луизага, ул аның да кайбер җирләрен үзгәрттерде. Ике куплетта да үзгәреш керттерде. Татарча начар белсә дә, үзгәрешләре урынлы иде, телне тоя иде ул. Беренче булып җырны радиога Айдар Фәйзрахманов яздырды. Шунда ук фондка кабул иттеләр, Айдар аны бик матур җырлый. Шул җыр белән аны халык кабул итте дә бугай. Соңрак Луиза белән тагын берничә көй яздык без: «Шәрык кызы», «Син дә кайт мәхәббәт ярына». Минем шигырләргә көйләр Луизаның иҗаты чәчәк аткан уңышлы чорында туды…

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1184
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы