Логотип
Журналда укыгыз

...Бу юлларны язу насыйп булмас иде

Фронттан ул бөтенләй башка кеше булып кайта, шактый картайган, бик тиз кызып китүчән, ярсу, үз-үзенә бикләнгән, сугыш хакында ул бөтенләй беркемгә берни сөйләми торган булган.

Театр белгече, тәнкыйтьче һәм педагог Рәүф Мәхмүт улы Игъламов 1941 елның 19 октябрендә иң күренекле һәм халкыбыз арасында иң беренчеләрдән булып профессиональ үсешкә ирешкән татар архитекторы Мәхмүт Камал улы Игъламов гаиләсендә дөньяга килә. Балачагыннан әти театр сәнгате белән кызыксына, драма түгәрәкләренә йөри, театр училищесын тәмамлап, драма театры актёры белгечлеген ала. Соңрак ул Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының театр белгечләрен әзерләгән факультетына укырга керә, аны уңышлы гына тәмамлап, аспирантурада данлыклы галим В.А.Сахновский-Панкеев җитәкчелегендә уку бәхетенә ирешә, гәрчә укытучысы кинәт һәм көтелмәгәндә вафат булса да, Кәрим Тинчурин иҗаты буенча диссертация яклый һәм күренекле драматургыбызның исемен совет сәнгать белгечләре теленә кертеп җибәрә. 1971 елда институтны тәмамлаганнан алып көтелмәгәндә килеп ирешкән кайгы-хәсрәткә кадәр әти сәнгать институтында, алга таба сәнгать һәм мәдәният академиясе һәм университетында белем бирә, ассистенттан алып профессор, кафедра җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чорда Рәүф Игъламов Респуб-ликабыз һәм Россия театр тормышында иң актив рәвештә катнаша – әледән әле вакытлы матбугатта аның тәнкыйть мәкаләләре, спектакль хакында фикер алышулары урын алып килә, шуның белән бергә ул фәнни-педагогик эшчәнлек тә алып бара һәм театр өлкәсендә эшләүчеләрнең хөрмәте, ышанычы һәм мәхәббәтен яулауга ирешә. 2000 елның маенда әти ике яклы авыр инсульт кичерә һәм, кызганычка, шул вакыттан сәламәтләнеп аякка баса алмый. Аяусыз авыруга каршы бик озак көрәшкәннән соң, 2016 елның маенда ул бу дөнья белән саубуллаша.

Үзем язам, үзем шуны уйлыйм: аның биографиясе хакындагы әлеге коры фактлар әтием хакында берни белгертми диярлек. Шуңа да аның бөтенләй башка ягы хакында сөйлисем килә.

Шуны искә алам: үз әтисенең мөмкинлекләре чикле булуы хакында сүз барганда әтием бик моңсулана иде, ник дисәң дә, ул аны бик яратты. Якты йөзле һәм акыллы кеше, төзегән биналары Казан урамнарын бизәп торган талантлы архитектор булуына карамастан, ул беркайчан да театр өлкәсенә җитди карамаган һәм улын да шуңа үз һөнәре белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән диярлек. Мәктәпне тәмамлагач та, Рәүф Игъламов Казан төзелеш институтының архитектура факультетына укырга керә, шунда берничә ел уңышлы гына укый, ләкин тәмамламый, ә эшчәнлеге ун ел туктап торган, соңыннан яңадан үзгәртеп корылган Казан театр училищесына кабул итү игълан ителгәч, ул шунда барып керә. Монда инде Мәхмүт Камал улына бирешми чара калмый. Үз тәҗрибәсеннән чыгып, әтием минем дә үз тормышымны үз кулыма тапшыра, кайсы гына өлкәне алсак та. Беренче һөнәрем ветеринар булуны сайлау булсынмы, иртә һәм ашыгып өйләнеп беренче гаиләм җимерелүме, бөтен дөрес һәм дөрес булмаган карарларым өчен мин бары үзем җаваплы идем. Шундый иде ул минем әтием: һәрвакыт терәк, тормышым белән кызыксынучы, әмма шәхси чикләргә карата бик игътибарлы. Кайчак без әти-әниебезнең хаталарыннан да гыйбрәт алабыз. Мин ул яктан бәхетле.

Әле шуны да искә ала иде ул: әти-әнисе ул кечкенә чакта «Анна Каренина» романын аннан яшерә торган булганнар, чөнки аны әхлакый яктан үрнәк әсәр дип әйтеп булмый, яшь вакытта ул хискә бирелүгә сәбәпче булган булыр иде. Нәрсә дисәң дә, Мәхмүт Камал улы бик тә тирән гыйлемле шәхес булган, сәгатьләр буе Тукай һәм Такташ шигырьләрен сөйли алган, үзе дә театр дигәндә бик алдынгы карашлы спектакльләрне яратучы кеше булган. Гәрчә бабамны күрү бәхетенә ирешмәгән булсам да, ул мин туганчы нәкъ ике атна алдан, фронтта алган авыр җәрәхәтләре ялкынсыну сәбәпле, вафат булган, аның хакында әйтеп китми булдыра алмадым.

Мәхмүт Камал улы 1908 елда Татарстан Республикасының хәзерге Спас районында урнашкан Урта Йорткүл авылында ялчы гаиләсендә туа. Кече яшьтән ул байларга ялланып эшли. 1921 елда әтиләре ачлыктан вафат булгач, олы абыйсы белән алар үлем түшәгендә яткан әниләре һәм тагын бер кече энеләре яткан арбаны тартып, йорттан йортка соранып йөреп, ул якларда икмәк бар дип уйлап, Әстерхан тарафына юлга чыгалар. Ләкин Казан трактына чыгып, авыру-хәлсез килеш ТАССР башкаласына барып җитәләр. Исән калалар. Барысы да. Гаиләдә бары тик аның аркасында дип әйтә торган булганнар. Бераз аякка баскач, рабфак, аннан Казан коммуналь төзелеш инженерлар институты, соңыннан дәүләтнең иң күренекле уку йортларының берсендә – Ленинград гражданнар төзелеше инженерлар институтында белем алу, Казанда беренче мөстәкыйль проектлар тапшырылу. Ә аннан сугыш башлана... Бүген инде беркем дә бу сорауга җавап бирә алмас – нигә дип хәрби хезмәттән тулысынча азат ителгән кеше (сугыш башлангач та, күп кенә Мәскәү заводларын эвакуацияләп Казанга күчерәләр, аларны урнаштыру, специалистлар өчен йортлар төзелү кирәк булганда, архитекторларга чыннан да кытлык булган, алтын белән бер бәяләнгәннәр) шулкадәр фронтка ашкынган. Яшь ярымлык кызы булган һәм менә-менә тагын бер баласы, ягъни минем әти, туарга торган гаиләсен калдырып сугыш кырына нигә шулкадәр ашкынган? Бәлки ирләре бер-бер артлы фронтта вафат булган яки хәбәрсез югалган хатын-кыз коллегалары алдында оят булгандыр? Ә бәлки аңа гыйлем биргән һәм, хәзергечә әйткәндәй, социаль лифт белән тәэмин иткән совет хакимияте каршында үзен җаваплы һәм тиеш санагандыр? Әллә ул Хемингуэй синдромы булганмы – ягъни, чын ир кешенең сыйфаты – мондый вакыйгаларда читтә кала алмау? Нәрсә дисәк тә, ул үз максатына ирешә һәм кыска вакытлы офицерлар курсларын тәмамлап, әүвәл сапёрлар взводын, аннан ротаны җитәкли.

1942 ел сугышның иң авыр елы була. Мәскәү янында җиңүгә ирешеп, Кызыл армиянең кышкы чыгышыннан соң бер-бер артлы җиңелүләр чоры башлана – дошман Идел буена үтеп керә, Кырым һәм Кавказны ала, дәүләтнең иң мөһим нефть тамырын – Баку нефть промыселларын өзәргә тора... Шул әйтеп бетергесез авыр шартларда Мәхмүт Игъламов җитәкчелеге астында эшләгән хәрби бүлекләр мина киртәләрен урнаштыру яки аларны үтеп чыгу, хәрби инженерлык корылмаларын төзү, чигенгән очракта күперләрне шартлату, һөҗүм вакытында чыгу понтоннары төзү һәм башка җитди һәм мөһим эшләрне башкаралар. Ул чакта бүләк бирүләр болай да бик сирәк булган. Ике ел эчендә аңа ике тапкыр Хәрби Кызыл байрак ордены биреләсе булган, ләкин, ул чакта гадәти хәл, сугыш шартларында алар икесе дә югалган, ә штаб офицерлары бер-бер артлы орден алып карьера баскычыннан шалт итеп күтәрелгәннәр. Ә ул вакытта хатыны, кечкенә кызы һәм яңа туган улы ачлы-туклы мохтаҗлыкта яшәгән. Киев һөҗүм итү операциясе вакытында командованиеның хәрби биремен үтәгәндә фугас ярчыгы белән бабамның аягы бик каты яралана, немец снайперының пулясы башына тиеп китә һәм чак кына аны теге дөньяга озатмый кала. Яралы аягын өзелгән телефон чыбыгы белән чорнап, ул үз бүлегенә кадәр шуышып кайта һәм аңын югалта. Аңына килгәндә ул инде санитар вагонда яткан була, тик, гангрена башлану сәбәпле, аягын кисәргә туры килә. Аннан соң ул ярты ел буе госпиталь һәм лазаретларда ята, демобилизацияләнгәч, ниһаять, туган ягына кайтарыла... Фронттан ул бөтенләй башка кеше булып кайта, шактый картайган, бик тиз кызып китүчән, ярсу, үз-үзенә бикләнгән, сугыш хакында ул бөтенләй беркемгә берни сөйләми торган булган. 9 нчы майда аның янына бергә сугышта булган иптәшләре килә торган булган, алар кечкенә генә кухняда бикләнеп, бергәләп фронтта ятып калганнарны искә алганнар. Көннәрдән бер көнне фронтта бергә сугышкан иптәше бабама теге орденнар белән бүләкләнүе хакында сөйләгән, һәм әти, китапханәгә барып, ул хакта фронт газеталарында басылып чыккан мәкаләне эзләп таба да: «Әйдә, һич булмаса, гаделлекне үзебез урнаштырыйк, сугышта күпме катнашып, бер бүләгең дә юк бит, бүген моны эшләргә мөмкин», – дип тәкъдим итә. Хрущёв заманы була:

– Сиңа ул орденнар кирәкме, Рәүф? Миңа – юк, – ди бабам.

Бернинди дәртсез. Кыланусыз. Бәлки, иң мөһим бүләк аның өчен 1943 ел көзенең мясорубкасыннан котылу булгандыр. Ул гомер буе күңеленнән аны гангренадан үлүдән коткарып калган яһуди хирург хатынга, гәрчә исемен белмәсә дә, рәхмәт укый. Ул инвалидларга тиеш булган льготалардан баш тарта, гомеренең азагына кадәр эшли һәм беркайчан да үзен кимчелекле итеп хис итми. Менә шундый була аның холкы. Авылда яшәүче туганнарын ул бик теләп кунак итә, хәтта мөмкинлеге булганда аларга ярдәм дә күрсәтә, ләкин үзе беркайчан да туган авылына кайтмый. Яшүсмер чакта 1921 елдагы ачлык вакытында ул анда ниләр генә күрмәгән, анысын инде без әйтә дә алмыйбыз, фаҗиганең нинди зур булуын тарих битләреннән укып күз алдына китерсәк кенә.

Минем хәтергә мәңгегә уелып калганнар: шул чордагы мохит, сугыштан соңгы Казан, андагы балалар, фантом авыртулар – әтине һәм тагын бер малайны әтиләре сугышта исән калганы өчен башка малайларның үчләнеп үртәүләре хакындагы әтинең сөйләгәннәре. Ул чакта малайлар-кызлар аерым-аерым укый торган булган: утыз малайның бары икесендә генә әтиләре исән калган. Көннәрдән бер көнне, һич көтелмәгән хәл, ата-аналар җыелышына бабам үзе бара. Малайлар бу бер аяклы, уң як чигәсендә зур җәрәхәте булган бабамны күреп, аны үз араларына кертәләр. Алай булса ярый, Ташкент саклап ятмаган, күренеп тора, янәсе.

Сугыш хакында күп сөйләнелде, чөнки бу тема әтине беркайчан да җибәрмәде, сугыш чоры балачагы, күп кенә сорауларга җавап юклыгы (мәсәлән, репрессияләнгән туганнар), әйтелеп бетелмәгән бик күп мәсьәләләр... Без бик күп темалар хакында якыннарыбыз белән сөйләшеп өлгермибез, аларның табышмакларын үзебез чишмәкче, аларның вафатыннан соң күп сорауларга үзебез җавап эзләп тапмакчы булабыз. Әтием сугыш вакыйгалары, хәрби операция нечкәлекләре хакында белә иде, алар хакында беркайчан да онытмады. Безнең шәхси китапханәбездә театр хакындагы китаплардан соң икенче урында һәрвакыт полководецларның очы-кырые күренмәгән мемуарлары, хәрби тикшеренүләр, лейтенант прозалары, сугыш белешмәлекләре тезелеп тора иде. Нинди сорауларга җавап эзләде икән ул?

Әтием беркайчан да ак май ашамады. Җиңү көнен игълан иткәч, ул беренче тапкыр балалар бакчасында элек бер дә күрмәгән деликатесны берьюлы күп итеп авыз итә. Тәмле бит! Ләкин соңыннан бик каты коса һәм гомер буена гайрәте чигеп кала. Әйтәсем килгәне шул: әгәр совет чоры офицер гаиләсе, сугыш инвалиды, архитектор, горсовет депутаты гаиләсе шулкадәр ярлы яшәгән икән, башка гаиләләр ничек исән калды икән?! Көннәрдән беркөнне мин сорау бирдем: «Ә син стиляга булдыңмы?» «Юк». «Син джаз яратмыйсыңмы?» «Нигә алай дисең, яратам, тик стиляга булыр өчен җитәрлек акча да кирәк иде». «Рок на костях!» Ә безнең бит уйнаткыч та юк иде. Ул джаз официаль рәвештә радиодан яңгырый башлагач кына барлыкка килде. Ә беренче телевизор?! КВН! Мәхмүт Камал улы премия алган һәм гомерендә бер тапкыр «шиковать» итим дигән! Ярты өй аларга йөргән телевизор карарга. Кешеләр ачлы-туклы, мохтаҗ, бәхетсез көн кичергән. Үз фатиры да әле 1950 еллар азагында гына бирелгән, аңа кадәр 12 гаилә торган коммуналка.

Театрдан тыш әтиемнең тагын бер бик яраткан шөгыле бар иде — фотография. Ул фотога төшерергә, плёнкаларны чыгартырга, фотоларны бастырырга бик ярата иде. Тора-бара ул төрле фотоаппаратлардан торган коллекция җыя башлады, коллекциясе шактый зур иде чыннан да. Олы кешенең яхшы чыккан фотога балаларча шатлануын гомер онытасым түгел. Ванна бүлмәсендә бикләнеп, дөм караңгыда фотоплёнканы чыгара иде, аннан кухняда кызыл фонарь яктылыгында шул фотоларны бастыра иде.

Һәм, әлбәттә инде, китаплар! Без атна саен Казандагы букинистлар кибетләрен һәм бөтен комиссионкаларны йөреп чыга идек – ул, тәҗрибәле аучы трофеен көткән сыман, «Киев-4» фотоаппараты яисә Гервинусның Шекспир хакындагы 4 томлык китабын бик зур ташлама белән алу мөмкинлеген көтеп йөри иде.

Әтием коллекционер иде һәм мине дә төрле тематик әйбер туплауга һәвәсләндерә иде. Әле дә исемдә: миңа 6 яшь, урамда күз ачып булмый торган буран, аның өс-башы, шапка, дублёнка һәм аяк киемен кар каплаган, ә ул куеныннан маркалар альбомын һәм берничә марка наборын тартып чыгара!

Әтинең тормышы бик борчулы, мәшәкатьле һәм тынгысыз иде. Аны КГБга вербовать итәргә тырыштылар – барып чыкмады. Карьера баскычы буйлап ул бик акрын атлады, чөнки ул кешеләр белән килешә, үзе өчен сорый белми иде, җитмәгәненә, үз карашында нык торуда бик кыю һәм компромиссларга бармый торган шәхес иде. Ә тирә-юнендә җыен әләкче һәм булдыксызлар буа буарлык. Әлбәттә, бу аның горурлыгына тәэсир итми калмаган. Ул күп тәмәке тарта, төннәрен күп эшли, язу машинкасында бертуктаусыз нидер баса иде. Мин мәктәпкә барырга уянганда ул әле ята гына иде, ә бер-ике сәгатьтән торып институтта лекцияләр укырга китә иде. Бәхетебезгә, дус-иптәшләре бар иде – ул Шәүкәт Биктимиров, Рөстәм Мингалим, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Әзһәр Шакиров, Празат Исәнбәт, Николай Дунаев, Батулла, Юныс Сафиуллин белән бик дус иде. Әлбәттә, бөтен дусларын санап та бетереп булмый, бигрәк тә аның укучылары арасыннан. Тик боларын мин бигрәк тә яхшы хәтерлим. Әти белән бергә кунакка баруларым исемдә – кемгә бит әле! – Бакый ага Урманчыга, Нәкый Исәнбәткә, һәм, ялгышмасам, Ильскаяга, ләкин анысын төгәл хәтерләмим. Ә Марсель Сәлимҗанов балаларны бигрәк тә ярата иде, ул берсендә миңа шулкадәр кайнар чәй эчертте, хәтта авызым пешеп, мин елап җибәрдем, алты яшьләремдә булганмындырмы, мине ничек юатырга белмәгәч, ул миңа ниндидер ваза бүләк итте. Ул көнне мин гомеремдә беренче тапкыр спектакль карадым – Сәлимҗановның шедеврларыннан берсе – Леонид Леоновның «Нашествие»сы буенча. Ул спектакльның һәр детале хәтеремә уелып калган. Шулай итеп минем тормышымда яңа бер дөньяга илтә торган сукмак җәелеп китте, һәм ике дистә елдан соң ул мине туп-туры театрга китереп чыгарды. Әтинең басылып чыкмаган хезмәтләрен бер китапка туплау белән шөгыльләнгәндә, мин аның тылсымлы текстлары белән мавыгып киттем. Төпле, тугры, гадел, зәһәр, бөек. Монда мин тормышымдагы бөтен нәрсә өчен әтиемә бурычлы дияргә кирәктер, ләкин мин алай дип әйтмим. Без гаиләдә пафос белән катлаулы мөнәсәбәттә. Ә юк-бар сүзләргә бөтенләй хөрмәт юк. Шуңа да азакта һичбер пафоссыз, ләкин рәхмәтемне белдереп, әйтми булдыра алмыйм: әтием бу тормыштагы барлык нәрсә өчен әнием алдында бурычлы. Аның тылы шулай ышанычлы булмаса, миңа бу юлларны язу насыйп булмаган булыр иде.

Гөлназ Ситдикова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч язма. Яраткан укытучым Рауф Махмутович Игламовеын улы Ниязга бик зур рэхмэт. БЕЗ Институт культуры студентлары аеын лекциялэренэ матур киенеп кызларча бизэнеп бара идек. Ул бик чибэр абый иде. Рауф абый бик зэвыклы, тыйнак, ачулана белми торган, кычкырып кешенен кунеленэ авырлык сала белми торган укытучы иде. Студентлар го аулага башласа мин чынып торам, сез тыеыЧ ланыгыз, мин аннан керермен дия торган тде. Шунала анын поточный лекциялжрендэ чебен очкан тавышта юк иде. Бик кызыктыручан темалар бн урап театр турында тарихы турында сойли иде. Каян шул кадэр куп белэ икэн дим мин гэжэплэнэ идем. ТЕАТР ТАРИХЫЕЫН бик кин тошенеп бетерерлек тугеллеген анлагач, мин ана сорау бирдем. Кайчан бездэн артист ясый башлыйлар сон диеп?? Менэ б у инде минем язмышымнын, театрга килуемнен башы. Булды. Рэхмэт сезгэ, Рауф абый. Мэнге мин сезгэ бурычлы хэм баш иям. Бик юксынам сезне. Сезнен кебек кешене яратып статья язып бируче кешене сирэк очратырга була сэнгать кырларында.