Логотип
Журналда укыгыз

"Еллар узган саен Луизаны юксынам..."

Яраткан кешеңә ияләшәсең икән ул. Еллар уза барган саен аны юксынам. Балалар да бу югалтуны төрлечә кичерде. Әмма кеше бар нәрсәгә яраклаша.

«Риваять» борынгы мирасны заманча форматка салып, тамашачыга җиткерүче төркем буларак билгеле. Алар халык иҗатын, борынгы уен коралларын пропагандалау һәм онытылган гореф-гадәтләрне кире кайтару белән шөгыльләнә. Төркемнең җитәкчесе Руслан Габитов белән төркем эшчәнлеге, акча мәсьәләсе турында сөйләштек һәм мәрхүм булган тормыш иптәше Луиза Габитованы искә алдык.

 

– Руслан, «Риваять» төркеме – күбрәк халык авыз иҗаты, фольклор өлкәсендә эшли. Сез массакүләм кешегә кызыклы түгел. Шулай да, төркем оешуга 10 ел узып киткән. Әйт әле, санаулы тыңлаучыларың гына булып музыкаль төркем эшен алып барып буламы?

– Дөрес әйтәсең, безне ябырылып тыңлыйлар дип әйтмәс идем. Массакүләм тыңлаучыларыбыз булмау кызганыч. Мәсәлән, Мисырда милли туйлар, милли уен кораллары борынгыдан ук килә һәм бүгенгәчә яшәү рәвешенә кергән. Алар өчен ул гадәти әйбер. Бездә гореф-гадәтләрдән оялучылар да бар.

Бераз тарих белән таныштырыйм әле. Дүрт ел «Сорнай» ансамблендә эшләгәннән соң үзебезнең ансамбльне булдырасы килде. «Риваять» төркеме 2011 елның язында оешты. Миңа халык иҗаты «җене» кагылды. Милли җырларны башкарырга яратсам да, фольклорның нәрсә икәнлеген төшенеп бетми идем.

Башлангыч чорда фольклор ансамбль дип кенә аталып йөрдек, соңрак төрки-татар этникасы һәм һөнәрчелеге ансамбле, кыскача – «Риваять» төркеме дип аталдык. Ул исемне мәрхүм тормыш иптәшем Луиза тәкъдим итте. Исемебез җисемебезгә туры килсен дип, күбрәк халкыбызның риваятьләрен барлый башладык. Озак та үтми тыңлаучылар «Тәртип» радиосында мифологик хикәятләр, риваятьләр, легендалар да ишетә алды.

Без борынгы музыка һәм борынгы уен коралларын торгызу юнәлешендә эшләргә булдык. Төркемебезнең тулы атамасы озын, шуңа күрә без хәзер кыска итеп кенә – «Риваять» төрки-татар этнотөркеме дип калдырдык. 

Эшләү дәверендә өч альбом чыгардык. Беренче альбом «Тәртип» радиосы белән берлектә әзерләнде, анда татар халкының мифологик хикәятләре, авыл тарихы, мифологик хикәятләр урын алды. Әле киләчәктә дә уртак проект алып барырга ниятлибез, чөнки материал бар. Икенче альбом тормыш иптәшем Луиза Габитованың әсәрләреннән торды. Ул, композитор буларак, төрле җырлар язган иде. Әле тагын бер альбомлык материалы калды аның.

«Болгарым – Казаным» дип аталган өченче альбом быел дөнья күрде. Әлеге альбом безне этнотөркем буларак дәлилли. Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорын чагылдыра торган музыканы ишетә аласыз. Төрле традицияләргә кагылышлы фольклор музыка, борынгы әдәбият, авторларның әсәрләрен кулландык. Әсәрләрне борынгы уен коралларында яздырдык. Болгар чорына эләгәсегез килсә, шушы альбомны тыңларга киңәш итәр идем. Ул романтик стильдә ясалды.

Моннан кала, 3-4 альбомлык материал бар, ләкин без аны чыгармадык. Компакт-дисклар хәзер актуаль түгел. Шуңа күрә без аның башка юлларын эзлибез.

«Татар халык иҗатына башка милләт вәкилләре кайчак күбрәк ярдәм итә»

– Сезнең төркемдәге артистлар ансамбль артистларыннан кайсы ягы белән аерыла?

– Эшләү дәверендә артистларыбыз күп булды, китеп барганнары да бар. Баштан без дүртәү генә булсак, аннан соң арттык. Бүгенге көндә коллективта 13 артист эшли. Һәр артистның үзенең көчле ягы бар: кемдер биюгә басым ясый, кемдер музыкант, кемдер җырга оста. Шул ук вакытта җырлый белгән артист биергә дә өйрәнә, музыкант икән, сөйләргә дә өйрәнә. Икенче төрле әйткәндә, һәрберебез универсаль артист. Килешерсең, андыйларга бермә-бер кызыксыну арта.

«Риваять» төркеме, нигездә, концертларда чыгыш ясый, җырлыйбыз, биибез, театральләшкән күренешләр куябыз, йолалар күрсәтәбез, фестиваль-конкурсларда да катнашабыз. Без гореф-гадәтләрне саклап калырга омтылабыз һәм аларны халыкка кайтарырга тырышабыз.

Шулай ук, борынгы милли музыка уен коралларын торгызу юнәлешендә дә эшлибез. Осталарны табабыз һәм борынгы сызымнарга нигезләнеп, галимнәр белән киңәшләшеп, уен коралларын эшләтәбез. Мәсәлән, кыл-кубыз, думбра уен коралларын Украинадан Татарстанга күченеп кайткан Сергей Вертелецкий ясап бирде. Аның белән башка уен коралларын да ясарга уйлыйбыз. Кызганыч, дәүләт Сергей кебек кешеләрне күтәрергә ярдәм итми. Мөмкинлекләр бардыр да... Андый кешеләргә юллар ача белергә кирәк.

«Бу кешегә ярдәм итик, ул безгә милли уен коралларын эшләячәк, аңа штат булдырыйк», – дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәнем булды. Әйтик, остаханә оештырып, шунда укучылар яллап булыр иде. Сергей уен коралларын ясау технологиясен аңлатып, күрсәтеп бирергә, өйрәтергә әзер.

Татар халкына, татар халык иҗатына башка милләт вәкилләре кайчак күбрәк ярдәм итә. Әйтик, тагын бер кыл-кубызны без Казахстанда ясаттык. «Туран» дигән этнотөркемнең солисты Максат Медеуков безнең галим Геннадий Макаровның сызымнарына таянып эшләде. Традицион фольклорны үстерү үзәге белән берлектә киләчәктә уртак эшләр килеп чыгар дип өметләнәм.

Казанда да осталар күп. Әмма борынгы курайларга ихтыяҗ булмагач, уен коралларын күпләп эшләмәгәч, осталар сүрелә. Мәсәлән, ул бер генә коллективта булырга мөмкин. Ә Татарстан һәм башка төбәкләр буйлап шул уен коралы таралмый, кызыксыну юк. Музыка мәктәпләрендә өйрәтмиләр, укытучылар һәм методик материал юк. Шуңа күрә андый уен коралларының киләчәге икеле.

Әйтик, тел курае бар. Татар кураена кызыксыну уянды, музыка мәктәпләрендә уйнарга өйртәләр, бу – зур адым. Татар курае – милли музыка уен кораллары реестрына әле яңа кертелде генә. Ә андый уен кораллары бихисап. Пропагандалау гына кирәк.

«Без үз-үзебезне туендырабыз»

– Ансамбль нинди акча хисабына яши соң? Уен кораллары ясату, киемнәр тектерү, җиһазлар алу шактый чыгым сорый...

– Төркемебездәге кызлар «моны, тегене алыйк әле» диюгә чәчләр үрә тора башлый. Мин Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге белән сөйләшеп торам. Алар ел саен дәүләт гранты ота, һәм шул акчага костюмнар тектерәләр, уен коралларын эшлиләр. Әгәр дәүләт ярдәме булмаса, алар акча эшләгән хисапка гына яши алмас иде. Шуңа күрә бездә милли коллективлар да аз.

Безнең репетицияләр авыр бара, чөнки һәр артистыбызның бу төркемнән кала төп эше бар. Каядыр барып чыгыш ясарга кирәк икән, алдан җыелышабыз, әзерләнәбез. Акча мәсьәләсенә килгәндә, без үз-үзебезне туендырабыз. Тагын бер акча эшләү чарасы – банкет, туй, мәҗлесләрдә чыгыш ясау. Гастрольдә йөрүче күпчелек артистлар да шушы форматта эшли хәзер, чөнки пандемия чорында концерт куюы авыр. Иҗатыбызга 10 ел тулу уңаеннан концертыбызны билгесез вакытка күчерделәр әле... Тырышып-тырмашып әзерләнүебез бушка булып чыкты.

Узган ел ун ел эшләү дәверендә беренче тапкыр грант оттык. Дәүләт тә ярдәм итте. Хыялларыбыз зурдан. Күбрәк этник форматта эшлисебез килә, ул дөнья күләмендә яхшырак кабул ителә. Этник музыка – фольклорга нигезләнгән, төрле стиль катнашында заманча эшкәртелгән музыка. Без халык авыз иҗатын ялтыравыклы тышка төрәбез. Шул рәвешле, яшьләрне дә кызыксындырабыз. 33 куплетлы мөнәҗәтне бертөрле башкару беркемгә дә кызык булмас иде. Нинди генә юнәлеш булмасын, хәзерге заманада шоу кирәк.

– Яшьләрнең сезне тыңлаганына шикләнәм...

– «Мин – татар» дип горурланып йөрергә яраталар. Балаларының татар телен белүләрен сорыйм да, дәшмиләр. Үзеңнән соң эз калдыра алмагач, «татар» дип кычкырып йөрүнең ни мәгънәсе бар? Оныкларың русча сөйләшә икән, бетте! Тамыр өзелгән дигән сүз. Беренче чиратта, тел, дин һәм гореф-гадәтләрне белү булырга тиеш.

Кайбер яшьләр «безнең туй милли төсмердә булырга тиеш» дип, махсус чакыра. Шундый очрак та була: без бары тик әти-әниләре теләгәнгә, өлкәннәрне хөрмәт иткәнгә күрә генә катнашабыз. Бер туйда татарча җырладык, ә кияү белән кәләш безне аңламыйча утырды, аларга кызык та булмады.

Безнең музыка яшьләрнең бер кечкенә генә өлешенә хас булырга мөмкин. Ә без, әйткәнемчә, фольклор музыканы дискотека форматында эшлибез. Безнең музыкага биегәч, алар безнең нәрсә турында җырлаганны аңларга тели. Һәм кызыксынып китәләр.

«Еллар узган саен Луизаны сагынам»

Тормыш иптәшегезне искә алган идегез... «Риваять» Луиза Габитовадан башка нихәлдә?

– Бернәрсә дә мәңгелек түгел, Луиза язган композицияләрне эшләүне дәвам итәбез. Ә болай коллективыбызда Илнар Сафин дигән композиторыбыз да бар, ул безгә эстрада-фольклор юнәлешендә җырлар яза. Эшлибез. Яшьләр дә килә. Без үз һөнәребезне яратабыз.

Минем балаларым инде зур. Төпчек улыма – 8, икенче улыма – 13, кызыма 16 яшь. Кызым музыка көллиятенең беренче курсында хор дирижёрлыгы юнәлешендә укый. Иң мөһиме – балаларым үз-үзләрен эзли, этәргечләре бар. Алар инде мөстәкыйльлеккә күнекте. Төпчек улымны баянга йөртәм, музыкага тартыла. Ашарга пешермәсәм, үзләре пешерәләр. Дәресләрен әзерлиләр. Мин контрольдә тотам.

Луизаны сагынасызмы?

– Яраткан кешеңә ияләшәсең икән ул. Еллар уза барган саен аны юксынам. Балалар да бу югалтуны төрлечә кичерде. Әмма кеше бар нәрсәгә яраклаша.

Шулай да тормыш дәвам итә, хәзер без юбилей концертыбызга әзерләнәбез. Моннан тыш, Татарстан – Яңа гасыр каналында «Манзара» тапшыруы кысаларында «Моң сандыгы» сәхифәсе чыга, атна саен мин бер уен коралы турында таныштыра барам. Шушы ук сәхифәне «Тәртип» радиосында да тыңлап була. Иҗат белән кайныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк