Логотип
Журналда укыгыз

«Гаилә корасым килә»

Әти булу – зур җаваплылык бит ул. Шушы җаваплылыкны үз өстемә алырга мин әзер микән?.. Белмим.

50 ЯШЕМ ТУЛГАЧ, ӨЙЛӘНЕП КУЯРМЫН

Винарис Ильегеткә интервью тәкъдим итеп мөрәҗәгать иткәч, иң элек ул: «Түләүсезме?»  дип сорады. Җырчылар хәзер түләп кенә интервью бирергә, бары тик түләүле шартларда гына үз-үзләренә реклама ясауларына ияләшеп бара ахры инде ул…

 

«Йомшак күңелле һәм ярдәмчел шул мин…»

Винарис, ничек түләүлеме, дип сорадың. Башкалар түләп аламы әллә?

– Элегрәк бит, җырчы килсә, мәсәлән, телевидение түли иде, ә хәзер, киресенчә, җырчы түләргә тиеш. Дөресен әйтсәм, инде күптәннән бернәрсә өчен дә түләгәнем юк. Түләргә теләгем юк. Әгәр бушлай чакыралар икән, барам. Андыйлар да бар, һәм ул очракта мин бик теләп ризалашам. Ярый мин танылганрак, ә менә яшь башкаручыларга нишләргә? Аларга бит танылырга кирәк. Акча түлиләрдер инде… Бу күренешне гаделсез дип уйлыйм.

 Яңа ел төнендә күрсәтүче концертны төшерәләр хәзер. Аларда катнашасыңмы, яки алар да түләүлеме?

– Түләүсезләрдә катнаштым. Чакырдылар, рәхмәт. Уйлап кара – әгәр җырчылар телевидениегә, радиога түләми башласа, алар ни күрсәтер дә, ни җырлатыр?!

 Сезнең төп акча чыганагы нинди?

– Хәзер концертлар әз, әмма банкетлар, корпоративлар бар. Шулай ук Казаныбызның уртасында ук шәхси банкет залын да ачтым. Адресын әйтмим, үз исемем белән кулланып, бу банкетны танытасым килми. Яшьләр үзләре табып килә.

Банкет залыгыз зурмы соң?

– Туксан кешелек. Артык зур кирәкми дә ул.

 Сез яхшы бизнесменмы?

– Юк, үземне яхшы бизнесмен, димим. Бизнесмен бит ул акча эшләргә тиеш. Әлбәттә, башта ул үз акчасын кертә, ә аннан соң гел алып кына торырга тиеш кебек. Минем очракта алай түгел. Мин һәрвакыт кешегә яхшы булсын, алар артык күп түләмәсен, дим. Мәсәлән, туй үткәрергә теләгән яшьләргә мин һәрвакыт бүләкләр тәкьдим итәм. Меню сайлаганда: «Күп җыймагыз, менә болайрак эшләсәк, кулайрак булыр», – дип киңәш итәм. Әгәр холкымның шушы ягы булмаса, бәлки, бик бай бизнесмен булган булыр идем. Йомшак күңелле һәм ярдәмчел шул мин.

 Акча җитәме соң?

– Үземне начар яшим, димим. Мин һәрвакыт эштә бит. Я банкетта, я концертта, я банкет залының эшләре буенча йөрим. Эшләремнең күбесе уңышлы. Аннан соң мине яратмаучыларга караганда хөрмәт итүчеләр күбрәк.

Сезне кемнәр хөрмәт итми соң һәм ни сәбәпле?

– Хөрмәт итмиләр икән, ярар, аларның эшләре. Димәк, сәбәбе бар. Калганы мине кызыксындырмый. Кадеремне белүчеләр күбрәк. Дошманнар да бардыр, мин аларны күрмим генә. Мине дошман күрүчеләр соңыннан барыбер ялгышканнарын аңлый. Кешегә начарлык эшләү максатым юк. Кешеләрне яратырга кирәк. Моны миңа әти-әни еш әйтә иде. Безнең тәрбия шундый –мөмкинлегем булса, ярдәм итәргә кирәк. Әти-әнием дә ярдәмчел кешеләр иде. Алар белән хушлашырга да күп кеше килде. Хәзер дә алар турында сорашып торалар. Мин дә алар кебек була алсам иде, дим.

«Гаилә корасым килә»

 Шәхси тормышыгызда яңалыклар бармы?

– Яңалыклар юк. Вакцинадан соң сәламәтлек бераз сынатты. Шулай да эшләргә тырышам. Җир сатып алдым. Язга өй төзү эшләрен башлап җибәрәсем килә.

 Өйләнергә теләк бармы соң?

– Әйе, гаилә корасы килә. Әмма мин иреклеккә ияләшкәнмен, һәм юлда очраган берсенә өйләнәсе килми, нәкъ менә миңа язган кеше булса иде ул.

 Олыгая башлагач, картлыкны ялгыз каршы алмаска иде дип уйландырадыр?

– Олыгайган саен, уйланасың шул. Ялгыз картлыкны берәү дә теләмиидер. Минемчә, ялгыз булмам кебек. Миңа шулай тоела.

 Миңа бер интервью биргәндә: «Иптәшем бар иде»,  дигән идегез. Сез бергә түгел әллә?

– Бергә, ләкин ул бит минем хатыным түгел. Аңа тәкъдим ясарга мин әле әзер түгел. 50 яшем тулгач, бәлки, өйләнеп тә куярмын.

50 яшегез якынлаша бит индеНичек уйлыйсыз, 50 яшьтә кеше гашыйк була аламы? Ул яшьтә дә мәхәббәт бармы?

– Әлбәттә, бар. Бер танышларым 75 яшьләрендә табышып кавыштылар.

 Хатыныгыз сездән яшьрәк булырга тиешме?

– Ул миннән өлкәнрәк тә булырга мөмкин. Ул үзен яратырга, үзен карарга тиеш. Һәм, әлбәттә, мине дә яратырга кирәк булачак.

 Балалы хатын-кызга өйләнер идегезме?

– Минем өчен бары тик бәхетле булуым мөһим. Әгәр булачак хатынымның баласы була икән, мин аны үз балам итеп күрәчәкмен.

 Үзегез әти булырга әзерме?

– Әти булу – зур җаваплылык бит ул. Шушы җаваплылыкны үз өстемә алырга мин әзер микән?.. Белмим.

 Гаилә ирекне чикли, әйеме?

– Беренче гаиләм ирекне чикләү сәбәпле таркалды да. Сүз дуслар турында гына тармый. Элекке хатыным миңа эш буенча дуслар белән дә күрешергә ирек бирми иде.

 Укучылар арасында сезнең белән танышырга телүчеләр булса, аларга кайда мөрәҗәгать итәргә?

– Социаль челтәрләргә язсыннар.

Сезгә болай да язалардыр?

– Язучылар байтак, әмма мин барысына да җавап бирмим, чөнки кайберләре адекват тәкъдимнәр язмый.

Секс тәкъдим итүчеләр бармы?

– Беләсеңме, андыйлар да булгалый.

 Бу арада алай-болай ябыккан юкмы соң?

– 15 килога ябыктым! Мин үзгәреп торам шул.

 Сез керәшенме? Халык санын алуда катнаштыгызмы?

– Әти-әнием мөселман иде. Үзем православие динендә. Ислам динен хөрмәт итәм. Әти-әниемне дә нәкъ менә Ислам кушканча җиргә иңдердек. Мин халык санын алуда татар булып язылдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк