Логотип
Журналда укыгыз

ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ – ШАХМАТ УЕНЫ

Мин экспериментларга каршы түгел, ләкин «яңа драма» дигән әйбер еш кына «шаккатыризм»га кайтып кала. Интим күренешләр, рус театрларында сүгенү сүзләре белән мавыгу – барысы да фикер сайлыгына кайтып кала.

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың тууына 60 яшь. Ул 1962 елның 23 гыйнварында Чуашстанның Комсомол районы Чичкан авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетында белем ала. «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Идел» газета-журналларында хезмәт итә. Бүгенге көндә ТР Язучылар берлеге рәисе.

Р. Зәйдулланың «Кояшлы күзләр», (1984), «Күрәзә» (1988), «Урыс кышын озату» (1993), «Мәгарә» (2005), «Ил» (2000), «Татар таҗы» (2004), «Ташка ордым башны» (2008), «Саташкан сандугач» (2016) кебек шигърият, проза, драма җыентыкларында сәнгати эзләнүләре байлыгы, иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнеше, үзен милләт баласы итеп тоеп, аның язмышы өчен җан атып яшәве чагыла. Юбилей алдыннан, редакция кунагы Ркаил Зәйдулла белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

Син, беренче чиратта, шагыйрь, аннары прозаик. Шул ук вакытта драматургия төрендә дә уңышлы эшләп, «Саташкан сандугач», «Үлеп яратты», «Пачпортлы Шүрәле», «Татарча өйләнү», «Казан ятиме» һ.б. әсәрләрең сәхнәләрдә уңыш белән барды. Драматургиягә ничек килдең?

– Драматургиягә килүем шактый урау булды. 1980 еллар уртасында Татар дәүләт күчмә театры (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) режиссеры Р. Батулла, Октябрь инкыйлабы юбилее уңаеннан, Шамун Фидаи турында пьеса язуымны сорады. Әлеге талантлы шагыйрь, большевиклар сүзенә ышанып, крестьяннарның икмәген тартып алуда катнаша һәм 18 яшендә үтерелә. Бу фаҗига үзе үк әдәбиятка соралып тора. Бернинди тәҗрибәсез шул эшкә алынып, пьесаны язып бирдем. Әмма Батулла аны ошатмады. Мин бераз әрсезләнеп, пьесаны Т. Миңнуллинга укытырга булдым. Берничә көннән Туфан абый болай ди: «Баштагы 18 бите әйбәт, калган өлеше йомшак». Миннән драматург чыкмый дип, кул селтәдем. «Ил» дигән проза китабым чыккач, мин аны театрга да илттем. Бервакыт мине Марсель абый Сәлимҗанов чакыра. Ул әсәрләремдәге диалогларны ошатуын әйтеп, пьеса язарга киңәш итте. Ике сәгать дәвамында пьеса язу үзенчәлекләре турында сөйләде. Мин авылга кайттым да «Мин үтердем аны» исемле пьеса язып килдем. Марсель абый икенче көнне Финляндиягә китеп барды. Берничә көннән мине театрга чакырды. «Пьесаң ошады, әйбәт, болай да куярга була, шулай да кайбер урыннарын төзәтеп эшлә әле», ди. Дөресен әйткәндә, ул вакытта «мизансцена» дигәннең нәрсә икәнен дә белми идем. Театрның әдәби бүлек мөдире Ю. Сафиуллин белән бергә укып, аның киңәшләрен тыңлап, пьесага үзгәрешләр керттем. Шул вакытта пьесаның хәзерге исеме табылды – «Саташкан сандугач». Шулай берничә кат эшләгәч, пьеса кабул ителде һәм 2000 елның июнь аенда премьерасы булды. Дүрт көн дәвамында аншлаг белән барды. Әнә шулай М. Сәлиҗанов мине, мәҗбүр итеп дигәндәй, драматургиягә алып килде.

Тарихи темага багышланган берничә пьесаң бар: «Соңгы татар», «Үлеп яратты», «Шул булды эш». Тарихыбызның фаҗигале шәхесләре белән кызыксыну сәбәбе нәрсәдә?

– Тарихи вакыйгалар минем өчен фон булып тора. Элекке чорлар турында язганда бүгенгебезне күздә тотам. Кеше, аның күңеле, яхшы һәм яман сыйфатлары үзгәрми, бары технологияләр үзгәрә. Әнә бит борынгы юнан драматурглары да шул турыда язган. Инглиз драматургы Сомерсет Моэм фикеренчә, пьеса бик тиз искерә торган әйбер, аны әсәрдәге поэзия генә саклап кала ала. Моның белән килешмичә дә булмый. Әйтик, Шекспир, Кальдерон, Лопе де Вега һ.б. классикларның пьесаларын мәңгелек темаларга мөрәҗәгать итү, поэзия теле һәм сәнгатьчә фикерләү осталыгы саклап килә. Мине милләтебезнең ни өчен шушы хәлдә калуы, кайсы чорда һәм кайсы гасырларда бабаларыбыз ялгышканлыгы даими кызыксындыра һәм күп еллар бу сорауларга җавап эзлим. Халык язмышы шахмат уены белән бәрабәр ул. Уенның бер мизгелендә ялгыш йөреш ясала, ахырда ул җиңелүгә китерә. Мин тарихи әсәрләремдә әлеге ялгыш «йөреш»не эзлим, аңларга тырышам. Татарның фаҗигале язмышына бәйле төрле карашлар бар, шулай да күпчелек берничә сәбәпне атап үтә. Иң зур хата Алтын Урда чорында ясалган, күрәсең. 14-15 гасырларда төрки цивилизацияләрнең җимерелү сәбәбе күчмә тормыш белән яшәүчеләрнең күп булуында. Үзара сугышлар вакытында күчмәләр үзәкләштерүгә каршы чыга. Аксак Тимер шәһәрләрне җимереп киткәч, өстенлекне күчмәләр ала. Бу исә дәүләтнең таркалуын тизләтә.

Драматурглар һәм режиссёрлар арасындагы мөнәсәбәт даими рәвештә бәхәсләр уятып килә. Режиссёрлар авторларны заман рухын чагылдырган пьесалар аз булуда тәнкыйтьләсә, драматурглар, киресенчә, режиссёрларның бер үк авторлар белән генә эшләүләрен күрсәтә.

Бер автор белән эшләү һәрвакыт булган, чөнки режиссёр фикердәшен, сыналган драматургын эзли. Т. Миңнуллин һәм М. Сәлимҗанов тандемы турында барыбыз да яхшы белә. Мине режиссёрларның прозага нигезләнеп сценарий язуы, үзләре үк сәхнәгә кую белән мавыгуы борчый. Элегрәк бит драматурглар белән эшләү бар иде, аерым авторларга хәтта стипендияләр түләп торган вакытлар булган. Шундый фикер туа, бүген режиссёрларга авторлар кирәк түгел... Дөрес, яшь драматурглар өчен семинар-укулар оештырылып килә, читтән белгечләр чакыралар, минем дә үз тәҗрибәм белән уртаклашканым булды. Әмма алай гына пьеса язарга өйрәтеп булмый. «Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии өйрәнә» дигән кебек, драматург та яза-яза һәм куела-куела остара. Әгәр автор куелмый икән, аның дәрте сүнә, ул нәрсә кирәген аңламый башлый. Андый кеше бик еш театрда булырга тиеш, ә чакырылмаган җиргә ничек барып керәсең? Театр үзе драматургларны эзләүдә актив булырга тиеш дип саныйм. Моның аерым үрнәкләре бар. Әнә Камал театрында яшь авторларның «сишәмбе»се чыкты, А. Шәйдуллин белән эшләп, яңа спектакль куйдылар, Тинчуринда эскизлар күрсәттеләр һ.б. Драматургларның зарлануы куелу белән бәйле – әсәрләрең куелмый икән, зарланасың инде. Гомумән, бездә пьеса язучылар шактый күп, ләкин аларны театрга якынайтырга, алар белән эшләргә кирәк.

Театрларның заман драматургиясенә мохтаҗлыгы күз алдында. Мин драматургияне торгынлыкта дип саныйм, Нияз Игъламов исә, драматургия бар, аның сыйфаты гына начар, дигән карашта тора.

– Мин драматургиянең кыенлык кичерүен таныйм. Төрле конкурсларга килгән пьесаларны укыдым, күпчелеге фикер сайлыгыннан аксый. Образлы фикерләү җитми. Хәтта җиңеп чыккан әсәрләрне сәхнәгә куярга да ашыкмыйлар бит. Бу кимчелекләр миндә дә бар, шуңа драматург дигән исемгә дәгъва кылмыйм. Үземне, беренче чиратта, шагыйрь дип саныйм. Яшьтән, бала чактан шигырь яза башладым. Тукай «мин шигырьдә ат уйнатам» дип әйткән бит. Тукай белән ярышырга теләмим, ләкин шигырьдә шулай ук «ат уйнатам» дип саныйм. Атың нинди бит әле, ул өйрәтелмәгән тай яисә тулпар булырга мөмкин, әгәр алаша булса...

Яңа драма тудырырга омтылган яшь авторларның аерым әсәрләре төрле лабораторияләрдә, спектакль-эскизларда, фестивальләрдә күрсәтелде. Дөрес, алар тулы канлы драма әсәре иҗат итмичә, экспериментлар белән шөгыльләнәләр, дип тәнкыйтьләү дә булды.

– Мин экспериментларга каршы түгел, ләкин «яңа драма» дигән әйбер еш кына «шаккатыризм»га кайтып кала. Интим күренешләр, рус театрларында сүгенү сүзләре белән мавыгу – барысы да фикер сайлыгына кайтып кала. Акыллы сүзне һәркем ишетә, сүзнең тәэсир итү көче бик зур. Автор мәңгелек темалар, кыйммәтләр турында сәнгатьле тел белән сөйләшә икән, ул үзе үк тамашачыны җәлеп итә. Ә шулай язу өчен талант кирәк. «Яңа» дигәннән, ул бит онытылган искене кайтару. Һәр талантны әйбер яңа, әмма талантлы кешеләр күп түгел. Лабораторияләргә, семинарларга йөреп кенә яхшы пьеса язып булмый. Иҗади талантың булу кирәк. Безнең проблема, әлеге талантларның әдәбият-сәнгатькә килү-килмәвендә. Бу өлкәгә килү өчен фидакарьлек, үзеңне шуңа багышлау кирәк. Беркем сиңа уңыш гарантиясе бирә алмый. Конкурсларда талантлы кызларны-егетләрне күрәм – каләме бар, тоемлау-фикерләве көчле, сүз-сурәт ясый белә. Университетка яисә сәнгать институтына килергә чакырам. Юк, килми. Ул информатикага бара, чөнки белем алгач, программист буларак бик яхшы хезмәт хакы алачагын белә. Ә әдәбият-сәнгать дөньясында андый ышаныч юк, чөнки уңышка ирешү еш кына сиңа бәйсез булган төрле факторларга кайтып кала.

Татар әдәбияты һәм театры әдәп-әхлак төшенчәсен алга куюы белән аерылып тора. Соңгы вакытта акыл сатуга, дидактикага караган әсәрләр күбәйде. Андый әсәрләрне яшьләр кабул итми. Заманнан ничек артка калмаска?

– Сәнгать бер нәрсә, ә дидактика, үгет-нәсихәт икенче нәрсә. Әдәбият-сәнгатьнең вазифасы сине битарафлыктан чыгарып, уйланырга мәҗбүр итүдә. Меңнәрчә ел дәвамында акыл ияләре «Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзләгән. Җавап бер генә: яшәүнең мәгънәсе – яшәү мәгънәсен эзләүдә, чөнки кеше әлеге сорауга җавап таба алмыйча, үлеп китә. Әдәби әсәрдә яшәеш мәсьәләләре төрлечә чагылыш таба. Авторлар үз чоры сорауларына җавап эзли. Мәгърифәтчелек чорында дидактика урын ала. Бүген инде ул чор әсәрләрендәге үгет-нәсихәт миңа кызыклы түгел. Әдәби талант сурәт, образ-характер тудыруда чагыла. Бигрәк тә драматургиядә характер мөһим урын алып тора. Сәхнә әсәре аерым герой-каһарман образы белән истә кала. Кызык хәл, бүгенге көн әсәрләре геройлары белән истә калмый, димәк, алар тулы канлы характер, тип булып тормыйлар. Әдәби әсәрдә язмыш булырга тиеш, автор язмышы, шәхесе чагылу мөһим. Җәмгыятьтә үз йөзе белән аерылып тормаган кеше шәхес була алмаган кебек, ул зур язучы да була алмый.

Драматургиянең йомшаклыгы сәбәбе турында уйланганда, авторларның мәктәп-вуз-редакция схемасы буенча иҗатка килүе һәм милли мәдәният тарихын, шулай ук рус-дөнья әдәбиятын начар белүләре түгелме?

– Яшьләр рус-европа һәм дөнья әдәбиятын, сәнгатен шактый әйбәт белә, ә менә милли нигез сай. Алар фольклорыбызны, традицияләрне төбенә төшеп, үзләре «тотып карап» өйрәнмәгән. Үзебезгә генә хас сыйфат-билгеләрне тирәнтен аңлау, тоемлап бәяләү җитми. Дөнья сәнгатенә ияреп, аны безнең җирлеккә китереп, яңалык буларак тәкъдим итәләр. Әмма милли үзенчәлекне начар белү аркасында тиешенчә бәйли, куша алмыйлар, нәтиҗәдә аңлашылмаган симбиоз килеп чыга. Геройга түбәтәй яисә калфак кидереп кенә, аны татарга әйләндереп булмый шул.

Режиссёрлар еш кына халык күпләп йөри торган җиңел әсәрләргә мөрәҗәгать итә. Ә төрлелек аша тамашачы теләген дә исәпкә алып, театрның үз йөзен, төп миссиясен ничек саклап калырга була?

– Җиңел спектакльләрнең дә, җитдиләренең дә үз тамашачысы бар бит. Дөрес, бездә җиңел тамашаларны караучылар күбрәк, чәнки зыялылар дигән катлам шактый аз санда. Татар милләтеннән булган зыялыларның бер өлеше, татарча начар белеп, рус яисә чит ил әсәрен укый, музыкасын тыңлый. Комедия яратучыларның теләген хөрмәт итәргә кирәк. Алар бит театрга – сәнгать залына килгән безнең тамашачы. Татар гомер-гомергә тамаша яраткан, бүген дә театрларга йөри. Шуңа да татар театрының киләчәгенә өмет белән карыйм. Бердән, бездә талантлы режиссёрлар байтак, икенчедән, без бүген башка халыклар театрыннан һич тә түбән түгел, горурланырлык казанышларыбыз күз алдында, өченчедән, әйбәт, үз йөзе белән аерылып торган театрларыбыз бар. Соңгы вакытта Әлмәт театрының «Кайда минем илем?» спектаклен карадым. Кызыклы сценарие, әйбәт куелыш, талантлы артистлар уйный. Бу спектакльне халыкның төрле катламы рәхәтләнеп караячак, дип уйлыйм. Әнә шундый кеше язмышлары алга чыгарылган спектакльләр театрны тотып тора бит. Мондый мисалларны һәр театр репертуарыннан табып була. Театрларыбыз үзләренең төп миссиясенә – татар тамашачының рухи ихтыяҗына җавап бирүгә – алга таба да тугры калыр дигән өмет белән яшим.

 

«Сәхнә» журналының күпсанлы укучылары исеменнән Юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк