Логотип
Журналда укыгыз

“Хуҗалы” гомер

Бөтен илгә мәшһүр Тинчурин театрының да, Мөсәгыйтовлар гаиләсенең дә ышанычлы “хуҗасы” бар! Димәк, бу юбилей олы бер Гаилә бәйрәме икән...

 

“Тинчурин театрының хуҗасы яхшы”. Бу сүзләрне, миңа, янәшә генә урнашкан радио бинасында эшләгән кеше буларак, еш ишетергә туры килә. Кичләрен өйгә кайтканда күзәтәм:  театр ишегалдыннан чыгучы машиналар агымын үткәрәм дип,  радионыкыннан чыгып китә алмый торган вакытлар еш була. Аннары спектакльдән чыккан халыкны тыңларга яратам. Хис-кичерешләрнең иң тәэсирлесе спектакль карап чыккач, әнә шул ярты сәгать эчендә була. Кемдер сәхнәдә барган күренешләр турында бәхәсләшә, кемдер артистлар уенын барлый, ә кемдер, театрга беренче килүе булса кирәк, театрдагы зәвыклек, чисталык, тәртипне күреп гаҗәпләнгән. Әйе, Казанның Горький урамында урнашкан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бүген һәркемне шаккаттырырлык: заманча ремонт, уңайлы машиналар кую урыны,  соңгы арада шактый уңай үзгәрешләр кичерүче репертуар. Мәсьәләне тирәнгәрәк  “чумып” өйрәнергә яратучы тамашачы да моны яхшы аңлый: Тинчурин театрының хуҗасы яхшы. Дистәдән артык гомерен шушы театрга хезмәт итүгә багышлаган Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов өчен бу – йокысыз төннәр, бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, бер кочак кәгазь эше... Әле хәзер дә ул иртән бинаның һәр почмагын тикшереп, барлап чыккач кына эш бүлмәсенә керә. Артистларның сәламәтлеге, коллективта үзара тыныч, дустанә мөнәсәбәт булуы – хуҗага тыныч эшләү шарты менә шул. Бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче  Фәнис Наил улына артистлар “директорыбыз” дип кенә эндәшә. Киң җилкәсе артында  теләсә нинди давылларга каршы тора алырлык көч барлыгын сизә алар, күңелендә һәркемгә урын барлыгын тоялар... Үзләрен тыңлыйк әле.

Илфат Фәхертдинов (тамашачылар буенча директор урынбасары):

«Мин Фәнис Наилович белән 2002 нче елдан бирле эшлим. Ул тынгысыз, эзләнүчән, эшкә һәрвакыт ниндидер яңалык кертү өчен җан атучы үрнәк шәхес. Әлбәттә, теләсә кем дә аның кебек әйдәп баручы була алмый. Моның өчен  җитәкче булып туарга кирәк. Әгәр дә сиңа табигатьтән тырышлык, башлаган эшеңне ахырына кадәр төгәл итеп башкару, алдан күрүчәнлек, оештыру кебек сәләтләр бирелмәгән икән – син берничек тә үз артыңнан башкаларны ияртә алмыйсың. Ә безнең директорыбызга бу сыйфатлар барысы да хас. Өстәвенә, ул әле табигате белән гади, шаян, тапкыр һәм ярдәмчел кеше дә. Кыскасы, Фәнис Наилович – авырлыклар алдында туктап калмый, һәр ситуациядән чыгу җаен таба белә торган чын җитәкче!”

 

Ирек Хафизов (Татарстанның атказанган артисты):

Җитәкчебезнең  55 яшьлек юбилее. Нинди генә сорау белән керсәк тә, ярдәм итә, театр өчен янып-көеп эшли торган шәхес ул. Эшләре уңай барсын, юбилейлары күп булсын. Бу чир зәхмәте узып китәр, яңа премьералар чыгарып, залларыбызны янә тутырырга язсын дип телим. Фәнис Наил улының театрга кагылышлы зур план-хыяллары бар, аларны тормышка ашырып, тамашачыларыбызны сөендерергә насыйп булсын!”

 

Зөлфия Вәлиева (Татарстанның атказанган артисты):

Безнең директор җитәкче булмаса, һичшиксез, артист булыр иде! Коллективтагы һәр бәйрәмдә рәхәтләнеп катнаша ул. Олы йөрәкле, матур, якты, бала күңелле җитәкчеләр тагын кая бар?! Мәрхәмәтле,  бик күп артистларга  ярдәм кулы сузган кеше дә әле ул. Аллаһы Тәгалә үзен дә шулай зурласын, озын гомер насыйп итсен!”

 

Резеда Төхвәтуллина (Татарстанның халык артисты):

Театрга күпкә алданрак килгәнгә, җитәкчеләрне дә күп күрдем. Ә уртак телне Фәнис Наилович белән таптым. “Җеннәре туры килә” диләр бит әле, бу нәкъ безнең хакта. Ул иҗади кешене, аның мөмкинлекләрен, җаваплылыгын, бер сүз белән - эшләргә теләгән кешене күрә белә. Кешеләрне тою сәләте – аның иң үзенчәлекле сыйфатларының берсе дияр идем. Җитәкчеләрне мактап сөйләүчеләр сирәк, аның барыбер бер килешсез ягын табалар. Ә җитәкчегә бәйле булмаган очраклар никадәр бит, ул аны һәркемгә чәчеп, сөйләп йөри алмый. Җитәкченең дә җитәкчесе бар! “Өстән” төшкәнне үтәми кара! Тормышның шул яклары да бар. Әмма Фәнис Наилович хакында начар сөйләп булмый, аңа ярдәм сорап кергән кешеләр моны исбатлар – ул гозерне җавапсыз калдыра торганнардан түгел. Иң хөрмәт иткән кешеләремнең берсе ул. Юбилейлары күп булсын!

Диләрә Фәттахова (артистка):

Фәнис Наиловичта мине җәлеп иткән сыйфатларның берсе – кешелеклелек. Нинди генә очракта да ул мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырыша. Кәефе нинди булуга карамастан, хәлне белешә, юату сүзләре таба. Театрда 7 ел эшләү дәверендә иң гаҗәпләндергәне – игътибарлылыгы. Спектакльдә причёска яисә макияж үзгәрсә дә, ул аны тиз абайлап ала, беркайчан да ошамый дими, ә җайлап, хәтерне калдырмыйча әйтү юлын таба. Бөтен җитәкчегә хас сыйфат түгел бит бу...

 

 

Ә гаиләсендә Фәнис Наилович гап-гади ир һәм әти. Тормыш чәчкәсе Эльмира ханымга аның турында сөйләвен үтенеп мөрәҗәгать иттем. Үтә дә нечкә күңелле, нәфис чәчкә кебек йомшак, назлы ханым икән. Сөйләме дә тәэсирле: әллә каян гына аларның гаиләсенә килеп керәсең дә, Фәнис Наиловичның “Фәнис,әтисе” булуын күзәтәсең. Әнә ул иңнәренә алтынсу чәчләрен тарап  үргән кызы белән серләшә, бу шаян да, җитди дә сөйләшү, кыз өчен ул әти бит, киңәш бирерлек, кирәксә, әрләп алырлык якын җан. “Кызыбыз белән аның аралашуыннан көнләшеп тә куям хәтта, әти белән кыз арасында шулкадәр үтәкүренмәле самими сөю җепләреннән үрелгән хисләр дә була икән...”

  • Эльмира ханым, Фәнис әфәнде турында театр артистлары бертавыштан “бик ярдәмчел” диделәр. Ә гаиләдә нинди ир ул? 

-  Ай, тормышта җайга салынган гаилә мөнәсәбәтләре рецепты юк бит ул, Зөлфия. 18 ел бергә яшәү дәверендә төрле вакытларны үттек. Ул рецептларны кайсын гаилә коргач ук аңлап аласың, кайсын яшәү барышында чамалыйсың, кайберсенә менә хәзер төшенәсең. Ләкин шуны аңларга кирәк: ул - тормыштагы иптәшем, димәк, безнең максат, теләк-омтылышларыбыз уртак. Икебезгә бер тормыш. Гаилә башлангычында ике кешегә бер язылышу кәгазе бирелә, икәү түгел бит ул, бер! Аның менә бер ягына гаилә законнарын язып куйсыннар иде дә, шуның буенча гына яшә идең... юк шул, күпме генә акыллы китаплар укысаң да, бәхетле тормыш формуласы – һәр гаиләнең үзендә! Мин дә менә “за мужем”. Янымда ныклы терәгем, ышанычым бар. Фәнис бик җаваплы, бик ярдәмчел кеше, дөрестән дә, риясыз ул. Кулыннан килсә, рәхәтләнеп булыша. Балаларымның шундый әтиләре булуына сөенәм, башка кешене сайласам, балаларым да, ирем дә болар булмас иде бит!Бүгенге тормышыма шөкер итеп яшим. Һәр гаиләгә килсен ул бәхет төшенчәсе, һәр гаиләдә кояш чыксын! Барлык авырлыкларны бергә үтегез, җиңеп чыгыгыз – нәтиҗәсе соңыннан килә аның...

Нәтиҗәсе соңыннан килә... бу сүзләр мине уйга калдырды. Бүгенге гаиләләр әнә шул нәтиҗәсе озак көттергәнгә таркала түгелме соң?Безгә бит хәзер, шушы минутта, тизрәк кирәк!Олы буындагы әнә шул сабырлыкка, ялгышулар аша киленгән нәтиҗәгә бик ирешәсе дә бит! Ашыктыра, ялыктыра шул... Ә Эльмира ханым озын юлның дәвамында шушы хакыйкать көтеп торачагына 18 ел элек инанган бит, ул да яшь, ул да тәҗрибәсез булгандыр... Аның да сабыйлары әтиләрен эштән көтеп зарыгып беткәндер... башкалар кебек ялларын да бергә үткәрәсе килгәндер. Әмма бу гаиләнең уй-фикере бер тирәдә булган, күрәсең – “нәтиҗә”. Ә ул бар бит! Бөтен илгә мәшһүр Тинчурин театрының да, Мөсәгыйтовлар гаиләсенең дә ышанычлы “хуҗасы” бар! Димәк, бу юбилей олы бер Гаилә бәйрәме икән... Сәнгатькә дә, гаиләгә дә зыян китермичә хезмәт итүче Баш Хуҗа Фәнис Наил улы бәйрәме! Бу нәтиҗәле гомер озын, иҗади юллар дәвамлы булсын. Юбилейлы елларыгыз тагын, тагын булсын, Фәнис ага!

Фото гаиләнең шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк