Логотип
Журналда укыгыз

Хушлашу сүзе

Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: арабыздан талантлы артист, олпат ир һәм кече күңелле ата, Аллаһ сүзе белән яшәүче ярдәмчел инсан Айдар Хафизов китеп барды.

Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: арабыздан талантлы артист, олпат ир һәм кече күңелле ата, Аллаһ сүзе белән яшәүче ярдәмчел инсан Айдар Хафизов китеп барды. Һәр югалту – ул якыннары, гаиләсе өчен зур кайгы. Айдар абыйның китүе белән татар милләте бер асыл улын югалтты. Ул артист һәм укытучы-остаз буларак матурлыкка ихтыяҗ уятуы, гаделлекне яклау һәм саклау юлын күрсәтүе, милли үзаңны формалаштыруы белән меңләгән тамашачының күңелен яулап алган олы Шәхес иде. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафизовның гомер һәм хезмәт юлы татар сәнгатенә ихлас хезмәт итүнең гаҗәеп матур үрнәге булып тора. Илле елга якын Г.Камал театрында хезмәт куеп, ул сәхнәдә күпсанлы кабатланмас образлар иҗат итә, үзенең йомшак тавышы, ихласлыгы, гадигадәтилеге һәм үзеннән бөркелгән җылылыгы белән тамашачыларның олы мәхәббәтен казана.

Казаннан ерак булмаган Питрәч районындагы Күн авылында туып үсеп, татар халкының җыр-моңын, яшәү рәвешен, әхлакый кыйммәтләрен җанына сеңдерә ул һәм тормышының иң кыен минутларда әнә шулар аңа таяныч, терәк булып тора. Ул үскән гаиләдәге эчке мохит, үзара мөгамәлә һәм авыл кешеләренең бер-берсе каршындагы җаваплылык хисе Айдар абый Хафизовта үз-үзенә ышану һәм ихтыяр көче тәрбияли. Ул кызыклы, гыйбрәтләр белән тулы тормыш юлы үтә: Юдинодагы тимер юлчылар училищесында, Казанда театр училищесында белем ала; армиядә җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә; филармониядә концертлар алып баручы булып эшли; 50 елга якын Камал театры артисты…

Тормыш юлында очрап, эш-гамәлләре белән үрнәк булган, сүзкиңәшләре белән ярдәм иткән баянчы Рәис Сафиуллин, Казан музыка училищесы укытучысы Александр Федорович, җырчы Илһам Шакиров, композитор Сара Садыйкова, артист Габдулла Шамуков, режиссёрлар Рәфкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов һәм сәхнәдәш остазлары, коллегалары Ринат Таҗи, Әзһәр Шакир, Равил Шәрәфи, Наил Дунай һ.б. кебек олы шәхесләр Айдар Хафизовка сәхнә серләрен өйрәтү белән бергә, олы җанлы кеше булып калу үрнәге дә бирә. Талантлы артист сәхнәдә күпсанлы рольләрдә уйнап, кабатланмас образлар иҗат итә. Алар арасында Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә уйнаган беренче роле – Сәяр, А.Гыйләҗевнең «Китмәгез, тургайлар»ында Азамат, К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә Салих, Ч.Айтматовның «Ахырзаман»ында Корсамат, К.Гоцциның «Болан патша»сында Дерамо, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә Җиһангир хан, Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә Газраил, «Хушыгыз»ында Шәһит, Ю.Сафиуллинның «Идегәй»ендә Кадыйрбирде, Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал»ында сәүдәгәр Ишмаев, М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмитнең «Курчак туе»нда Гайни бай һ.б. рольләр бар. Айдар абый үзен төрле жанрларда иркен тотып, төрле амплуадагы рольләрне уйный алучы, сөйләм теле бай артист итеп таныта. Тыныч характеры, үз-үзенә һәм коллегаларына таләпчәнлеге, шул ук вакытта тирән белем, тырышлык, эзләнүчәнлек аны Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе, яшьләрнең тәҗрибәле остазы һәм оста оештыручы, режиссёр итеп таныта. Нинди роль булуына карамастан, сәхнәдә җанлы кешене ачарга омтыла ул. Артист булуны үз өстеңә зур җаваплылык алу дип саный һәм иҗат гомерендә шуңа тугры булып кала. Моның нигезендә исә даими эзләнүе, белемгә омтылуы, үз-үзен баетуы ята. Айдар Хафизов драматургия һәм театр тарихын белү белән бергә, проза һәм поэзияне дә өйрәнә, даими укып бара. Татар тарихын, мәдәниятен, башка халыклар театр сәнгатен белү аша гына теге яисә бу авторның әсәрен, рольгә салынган мәгънәне, режиссёр таләпләрен, ул яклаган концепцияне аңлап була дигән карашта тора ул.

Айдар абый каршылыклы, хәтта «тискәре» геройларны аеруча яратып уйный. Моны ул геройның асылын аңлауның, теге яисә бу хәлгә төшү сәбәпләрен сәхнәдә ачуның авыр да, кызыклы да булуы белән бәйләп карый.

Сорауларга үзе җавап эзләү белән бергә, аларны тамашачы алдына куярга тырыша, ул да уйлансын, битараф булмасын. Шуңа да Айдар Хафизов иҗат иткән Корсамат (Ч.Айтматов. «Ахырзаман»), Газраил (Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр»), Тимуш (К.Тинчурин. «Зәңгәр шәл»), Кадыйрбирде (Ю.Сафиуллин. «Идегәй»), Ишмаев (Н.Исәнбәт. «Гөлҗамал»), Гайни бай (М.Гыйләҗев һәм Р.Хәмитнең «Курчак туе») образлары вакыйга буларак кабул ителә. Артист аларның җанын аңлый, күңел дөньяларына үтеп керә, бары үзләренә хас сыйфатларын калкытып куя һәм шуның белән теге яисә бу чорның гыйбрәтле бер тибын тудыруга ирешә.

Айдар абый гаиләгә изге төшенчә итеп карый иде һәм хәләл җефете Фәридә апа белән милли җанлы балалар тәрбияләве белән горурланып яшәде. Гаилә ныклыгы хатын-кызга, аның акылына, сабырлыгына бәйле, әмма татар гаиләсенең нигезен ир кеше билгели дип санады ул. Ә инде бер-береңә ышаныч ихласлык, намус төшенчәләреннән башка була алмый. Татар халкының киләчәген дин һәм мәдәният үсешенә бәйләп караган Айдар абый Хафизов якты дөньядан иманлы кеше булып китте.

Якты күңелле Айдар абый белән бәйле якты истәлекләр, изге гамәлләр бик күпләрнең күңелендә саклана. Аннан калган әлеге «җырлар» озак вакытлар безнең җаныбызны җылытып, рух һәм көч, ямь биреп торуына шикләнмим. Син бүген дә безнең арада, талант иясе Артист!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк