Кыйблаңны барлау юлында...
«Карурман» спектакленә рецензия
Л.Янсуар һәм Р.Гарипова «Карурман» пьесасының жанрын «язылмаган дастан» дип билгеләгән. Асылда бу – фэнтези жанрындагы пьеса. Драматурглар, эскапизм вазифасын үти торган әлеге жанр таләпләре буенча, Хаос белән Космос көрәше турында яңа миф модельләштерә. Даян би (Рөстәм Гайзуллин) һәм Ялчын (Зөлфәт Закиров) каһарманнары Карурман территориясендә Космосны саклап калырга тырыша, анда үтеп керергә теләгән Хаосны туктатыр өчен көрәшә, бу – аларның максаты һәм яшәү мәгънәсе, дисәк тә була.
Хаос белән Космос көрәше
Әсәрнең максаты исә – мәңгелек кешелек кыйммәтләрен янә исебезгә төшерү һәм саклау. Романтик традиция кысаларында язылган пьесада без икедөньялык феномены белән очрашабыз. Күз алдыбызда – дөнья белән каршылыкта торучы ялгызак каһарманнар. Алар үз язмышын, үз кыйбласын ваемларга, билгеләргә омтыла. Л.Янсуар һәм Р.Гарипова, жанр таләпләренә тугры калсалар да, аның чикләреннән атлап чыгып, герой «диктатура»сы таләпләрен уңышлы рәвештә җиңеп чыга. Бу персонажлар системасында аермачык күренә. «Карурман» авторлары, Көнбатыш Европа традициясен трансформацияләп, безнең игътибарны Чит образына юнәлтә. Бу исә, үз чиратында, фэнтези персонажларының типик булган иерархиясе үзгәрүгә китерә.
Спектакльдә протогонистлар берничә. Слайдер ролендә – Ияләр дөньясыннан килгән Ялчын. Ул – сихри көчкә ия зат. Хаосның башлангыч ноктасы дип Ялчынның әти-әнисе борын-борыннын килгән тәртипләрне җимергән мизгелне алабыз. Ялчын – гүзәл кеше кызы Асыл белән Урман ияләре ыруының бер вәкиле Ярымтыкның (Илгизәр Хәсәнов) улы.
Спектакльдә Хаос күпйөзле. Аны Даянның беренче яраны Мәглүн бәк (Зөфәр Харисов) тә, бу җирләргә үтеп керергә омтылган Ялан би (Салават Хәбибуллин) дә, яңа мәмләкәт төзүче читтәге көч – Илдемәк тә гәүдәләндерә.
«Могҗизалы ярдәмчеләр» ролендә – Ярымтык һәм Бөек Каһин (Зәринә Вилданова). Алар Даян ыруына элек-электән хәерхаклы: борынгыдан бу ыруының кыйбласын билгелиләр, аңа дөрес юл күрсәтәләр.
«Карурман» спектаклен тудыручылар үз тамашачысын милли үзбилгеләнеш турында җитди сөйләшүгә чакыра. Каһарманнарның монологларында һәм диалогларында асыл төшенчәсе даими яңгырый, әлеге төшенчәнең без чынлыкта милли идентификациягә тәңгәл булуын аңлыйбыз. Даян би ыруының иң асыл затлары, урман ияләре шикелле үк, үзләрен дөнья яратылган чактагы кебек бөтенлегендә һәм затлылыгында саклап калырга омтыла.
Әсәрнең максаты – мәңгелек кешелек кыйммәтләрен янә исебезгә төшерү һәм саклау.
«Карурман»да кемнәр бар?
Спектакльдә – берничә сюжет линиясе. Беренчесе үз мин-минлегеннән интеккән һәм хатыны Сөйөргел корган интригалар корбанына әверелгән Даян би тормышы белән бәйле. Әлеге сюжет линиясен мәхәббәт өчпочмагы хәрәкәткә китерә: Даян би – Сөйөргел – Мәглүн бәк. Аның чишелеше протагонистның, ягъни Даянның үлеме белән төгәлләнә. Антагонистлар – Сөйөргел белән Мәглүн бәк – хакимлекне уллары Абруй (Артем Пискунов) кулына тапшырырга тели. Әлеге максатка ирешер өчен Мәглүн бәк ике дистә ел дәвамында интригалар чылбыры кора, Ялан би белән килешүгә бара. Дала җирләре башлыгы исә, үз чиратында, Җәйран-сылуга өйләнеп, борынгы Даян ыруы белән берләшеп, әлеге җирләрне хокукый рәвештә (династия линиясе буенча) үзенеке итәргә хыяллана.
Спектакльдә төп һәм ярдәмче персонажлар тарафыннан Даян ыруы белән Урман ияләре ыруы тормышының борынгы заманнарда үзара бөтенлеккә, тыгыз бәйләнешкә корылган булуы турында кат-кат әйтелә. Шуңа да Даян би белән бәйле сюжет линиясе аның балачак дусты – Ярымтык линиясе белән керешеп китә.
Рөстәм Гайзуллин сәхнәдә үз ыруы каршындагы бурычын яхшы аңлаган, әмма кайчандыр кыйбласыннан тайпылган, еллар буе үз иблисләре белән көрәшеп яшәгән хаким образын гәүдәләндерә. Ачу аның акылын, аңын томалаган. Беренче мизансценада ук тамашачы Даян белән «улы» Абруй арасындагы конфликтның яралгысын күрә. Хакимлекне тапшыру темасы спектакльдә шактый кискен һәм драматик рәвештә хәл ителә. Даян образы тамашачыга калку һәм җете буяулар аша күрсәтелә. Рөстәм Гайзуллин үз каһарманын читлеккә килеп эләккән арыслан рәвешендә гәүдәләндерә: ул өзлексез ырлый, тузынып, тирәдәгеләренең өстенә килә, аларны эләктереп алып җилтерәтә... Үзе дә теләмәстән, тыелгысыз рәвештә, әйләнә-тирәгә җимергеч көч тарата. Вәзире бик дөрес ассызыклый: «Даян үзен-үзе күптән үтерә башлады инде, мин аңа булыштым гына».
Даян би тирәсендәгеләрне «ишетми». Ачудан һәм чарасызлыктан гаиләсенә дә, ыруына да зыян китерә торган адымнарга бара. Кайчандыр, котырудан аңы томаланып, җиде авылны үтерүдә гаепле санап, чын сәбәбен ачыклап тормыйча, үзләренә хәерхаклы Ияләр ыруының иң затлы нәселләрен тамырыннан корыта. Шул вакыйгадан соң аның ыруы ияләр ярдәменнән колак кага, арадагы сакраль бәйләнеш өзелә, Даянның гайрәте дә кими. Ырудан кот, бәрәкәт китә.
Гөлназ Нәүмәтова башкалар кулында уенчыкка әйләнергә мәҗбүр булган хатын-кыз драмасын бик ышандыргыч итеп башкарды. Гаиләсен саклар өчен, Сөйөргел бик хәтәр адымга – хыянәткә бара, ыру башлыгына башка ирдән бала таба. Аннан инде әни инстинкты үзенекен итә – ул әлеге җиңеп булмаслык көчнең корбанына әверелә. Мәглүн бәк, аның тойгы-кичерешләрен үз файдасына кулланып, хатынны иренә кул күтәрергә мәҗбүр итә. Даян янәшәсендә үзен бик тә тотнаклы һәм сабыр күрсәтергә күнеккән Сөйөргел балалары янәшәсендә борчулы һәм хисләре чиктән-чиккә уйнаклый торган затка әверелә. Ул, терекөмеш кебек, өзлексез үзгәрештә. Сөяркәсенә карата без аның беркайчан да дәрт, хирыс белдерүен күрмибез. Мизансценадан мизансценага күчкән саен, Нәүмәтова героинясының чын асылы ваемлана: ул балалары киләчәге һәм бәхете өчен юл ачуны үз тормыш максаты итеп куйган ана. Сөйөргел кабиләнең киләчәге өчен борчыла. Кулыннан һәм көченнән килгәнчә, ыру каршындагы бурычын үти: тәхеткә улын хәстәрли, ә кызы ярдәмендә, аны Ялан бигә хатынлыкка биреп, дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә омтыла. Нәүмәтова героинясы шул рәвешле ыруны Хаостан тартып чыгарасына ихластан ышана.
Зөфәр Харисовка спектакльдә тулы канлы антагонист роле эләккән. Әлеге шөһрәт яратучы вәзирнең барлык тышкы хәрәкәтләре эчке кичерешләре, омтылышлары белән ялганып, керешеп китә. Безнең алдыбызда – явыз бәндәнең классик театраль варианты: астыртын, ялагай, күз буучан, алдан күреп эш итүчән, алдакчы, масаючан...
Илгизәр Хәсәновның персонажын да, һич шикләнмичә, чын мәгънәсендә иҗади уңыш дип бәяләп була. Үз персонажының табигатен ул пластика аша искиткеч итеп бирә алды.
Л.Янсуар белән Р.Гарипова спектакль дәвамында тамашачыны мәдәни тәҗрибәсенә таянырга чакыра: алар моңа кадәр булган фольклор һәм әдәби традиция белән диалогка алып керә, хәтеребезгә ишарә ясый. Һәм менә без Ярымтык белән очрашабыз, әлеге ия мифлар буенча Шүрәле буларак билгеле. Шуңа да Илгизәр Хәсәнов уенында аның кулларына зур урын бирелгән: алар өзлексез хәрәкәттә, әйтерсең, җил белән мәңгелек диалогта булган агач ботаклары яки яфраклары. Ярымтык костюмы асылда – маскировка. Күренеп тора: ул безне Шүрәле турындагы мифка алып барып тоташтырыр өчен махсус шундый итеп эшләнгән.
Р.Гарипова спектакльдә көзге принцибын уңышлы куллана. Бер яктан, ул аның ярдәмендә борынгы дөньяның цикллылыкка корылган булуын күрсәтә, әлеге алым фэнтези жанрының да – төп үзенчәлеге. Икенче яктан, режиссёр кулланган принцип персонажларның портретлар характеристикасын тирәнәйтергә зур мөмкинлек бирә.
Ярымтык та спектакльдә үз эчке иблисләренең колы һәм корбаны буларак күрсәтелә: аның «язык» буларак бәяләнгән мәхәббәте Урман ияләре ыруының иң борынгы асыл өч нәселенең юкка чыгуына китерә, Даян белән дуслыклары җимерелүгә сәбәп була, үзен исә зар-интизар булып яшәүгә дучар итә. Илгизәр Хәсәнов героеның кичерешләрен бар динамикасында күрсәтә алды. Беренче сәхнәдә аның җанын үч алу ялкыны чорнап алган булса, алдагы сәхнәләрдә инде намус һәм корбанчылык кебек асыл сыйфатлар өстенлек итә башлый.
Ярымтыкның улы Ялчын белән сөйләшү сәхнәсендә гаять әһәмиятле тормыш дәресе тәкъдим ителә: үч алу белән яши башласа, адәми затлар да, ияләр дә үзен-үзе җимерә, тирә-юнендәгеләрне дә харап итә. Улының тормышын саклап калу хакына Ярымтык корбанга бара – үзен үтерергә мөмкинлек бирә. Ул Ялчынның үзе кичергән язмышны кабатлавын теләми.
Пьесада язмыш, тәкъдир мотивы гаять зур роль уйный. Аеруча ул түбәндәге диалогта җете күренә:
Абруй: Дөрес, Ялчын. Һәрберебезнең – үз урыны. Үз юлы. Минеке – әти югалткан дәрәҗәне кайтару. Җәйранның язмышы – безне кыргыйлар белән берләштереп, ыруның канын яңарту. Аңладыңмы?!
Ялчын: Ә минем тәкъдирем?..
Луиза Шарова тәрҗемәсе
Мәкаләнең дәвамын «Сәхнә» журналының апрель санында укый аласыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк