Мин үземне белеп бетермим

Галиәсгар Камал театры артистларының гастроль юллары еш кына «Закировка» тукталышы аша үтә. Артистлар аны юкка гына шулай дип атамый. Театрның әүвәлге директоры Шамил Закиров туктап, хәл җыеп алырга яраткан бу тукталышта. Биредә камаллыларны танымаучылар юк. Тик шулай да, бервакыт кибет-кафеларда эшләүче апаларның кайсыдыр арада бер артисткага ым кагып, кемлеген белешә башлый – танымыйбыз, имеш. Шунда олпат артистлардан Наил Дунаев: «Бу артисткабызның макталуы исемнәре бик күп! Ул – Туфан Миңнуллинның бертуганының кызы, Искәндәр Хәйруллинның хәләле, Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллиналарның киленнәре!» – дип, шаян үткерлек белән мәсьәләгә ачыклык кертә. Әнә шундый Айгөле бар театрның – аз сүзле, оялчан, үтә тыйнак ул. Юкса, театр сөючеләр аны инде күптән күреп, отып, яратып өлгерде. Хәер, үз тамашачысы йөрәгенә юлны да ул Миңнуллина-Хәйруллина булып түгел, Айгөл булып, фәкать үзе булып, ашыкмый гына салып бара.

Казан кызы

Чын Казан кызы ул Айгөл. Гәрчә, аңа карасаң, шәһәрнең ыгы-зыгылы, шау-шу тулы урамнарында түгел, тыныч, иркен, янәшәсендә хуш исле урманы да булган авылда туып-үскән диярсең! Сөйләме дә саф татарча, үз-үзен тотышы да нәкъ Галиябанулар сыман. Әти-әни тәрбиясе җимеше – Альберт абый белән Зөлфия апа кызларында кечкенәдән милләткә, сәнгатькә бәйле чараларга карата кызыксыну тәрбияләгәннәр. Шул вакытта ук Айгөл телевидениедә баручы «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында катнаша, берничә зур булмаган спектакльләрдә уйный. Инде мәктәпне тәмамлар вакыт җиткәч, артистка булу теләк-хыялын тормышка ашырасы – театр училищесы яки сәнгать институтына керәсе генә бит! Өстәвенә, нәкъ шул елны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында театр курсын Фәрит Бикчәнтәев җыя – сәхнә диңгезенә чумар өчен менә дигән мөмкинлек! Куркып кала Айгөл: «әгәр дә барып чыкмаса, миннән булмаса, укый алмасам» һәм башка шундый хәерсез шик-шөбһәгә юл куеп, бөтенләй икенче һөнәрне сайлап, Казан дәүләт химик-технологик институтына укырга керә. Тик тәкъдир дигәнең шундый нәрсә, язмышыңа язылганнан качып калып булмый. «Беренче курста укыганда ук, төркемдәшләрем миңа: «Син үзенчәлекле киенәсең, һичшиксез, иҗат кешесе булырга тиешсең! Бар, әнә, һичьюгы дизайнер факультетына кер, монда әрәм булып йөрмә», – дип үгетли башладылар. Булачак профессиямнең күңел халәтемә туры килмәвен аңлый башлаган идем инде мин, бу фикер белән шунда ук ризалаштым, дизайнерлар әзерли торган факультетка күчәргә әзерләндем. Тик анда укыр өчен миңа имтиханнарны яңадан тапшырырга кирәк иде. Башлангыч белем булсын дип, сәнгать мәктәбендә белем эсти башладым. Шул дәвердә бу һөнәрнең дә күңел сусавымны басмавын аңлагач, әти янына кайтып, киңәш сорадым, әллә «театр юлын сайлыйм микән» дидем. Әти дә, әни дә бер карусыз, бер сүзсез бу адымымны хупладылар. Хәер, алар беркайчан да безнең бәхеткә, күңел кушуы буенча яшәвебезгә каршы төшмәде. Әнә шулай язмышым көтелмәгән борылыш алды. Яңа уку елында сәнгать институтына керергә әзерләнә башладым. Әти миңа гамәлдәге, узган ел Фәрит Бикчәнтәев җыйган төркемгә, икенче курска керергә киңәш итте. Минем исә бер ел театр белемен алган студентлар арасына килеп керәсем килми иде. Ул чакта остаз, укытучы сүзенең мәгънәсен аңлап бетермәгәнмен, күрәсең. Хәзер мин Фәрит Рәфкатовичның һөнәри тормышымдагы роле бик зур булуын күрәм, ул остаз да, юл күрсәтүче маяк та минем өчен, әтинең нәкъ аның төркеменә кертергә теләвенең сәбәбе дә шунда булган икән», – ди артистка.

– Айгөл, икенче курска, тупланган төркемгә килеп керү авыр булмадымы?

– Юк, киресенчә, мине бик җылы каршы алдылар. Төркемдәшләрем дә, укытучылар да. Хәзер дә без дус, аралашып торабыз. Миңа аларның фикере, бәясе мөһим, тәэсирләр белән еш уртаклашабыз. Дөрес, мин үземне артык аралашучан кеше дип әйтә алмыйм. Оялу, курку хисе бар, ә бәлки табигый халәтем шундыйдыр. Бу билгеләр кызыбызга да күчкән, безнең белән театрга килеп йөрсә дә, башка кешеләр белән артык бер авыз сүз әйтеп сөйләшми иде. Шулай күптән түгел килгәндә, ишетерлек итеп, кычкырып сөйләшә башлады. Хәтта артистларның берсе миңа: «Айгөл, ниһаять, кызыгызның тавышын ишеттек бит, сөйләшә икән бит ул!» – дип шаяртып куйды. Шунда Эмиль (артист Эмиль Талипов): «Шулай булмыйча, аның әнисе дә укып бетергәндә генә сөйләшә башлады бит!» – диде, күрәсең, шул ягым белән үзәкләренә үткәнмен (елмая).

Сәхнәдә

Тамашачы Айгөл Миңнуллинаны тәүге тапкыр «Искән җилләр көендә» (З.Хәким) спектаклендә Фәнисә ролендә күрде. Гүя, Фәнисә Айгөл, Айгөл Фәнисәнең үзе кебек иде, спектакльне йотлыгып караучылар беравык кемнең кем икәнен онытып та җибәрде. Фәнисә-Айгөл таганда атынганда искән хуш исле һава дулкыны залга да романтик, хыяллы рух алып килә, яшьлеге чәчәк атканда мәхәббәт канатларында очучы бу чибәр, яшь кызга сокланмый мөмкин түгел иде. «Фәнисәне мин үзем дә бик яраттым, бу рольдә эреп югалдым дисәң дә була. Хыялланып, дәртләнеп, ихластан көлеп, эчкерсез борчылулар белән уйнадым. Әмма бу вакытта мин үзем дә шушы кыз кебек самими яшьлектә идем әле. Тора-бара тормышка караш җитдиләнде, ролемә карата мөнәсәбәт тә үзгәрде. Фәнисәнең хис-кичерешләре кызык булмый башладымы, спектакль вакытында мин артыгын кылана, көлә башладыммы, руслар әйтмешли «переигрывать» иттем. Соңгы куелышларында гына үземне теләгәнчә уйнап чыктым кебек, талант, хис, тәҗрибәне тигезләп».

 «Хафалы биюләр»дә (С.Юзеев) инде тамашачы Айгөлне көтелмәгән амплуада, биюче ролендә каршылый. Монда да гаҗәпләндерә артистка – сәхнә партнёры Алмаз Гәрәев белән һавада куркыныч акробатик хәрәкәтләр ясап, халыкны таң калдырдылар. «Декреттан чыккан гына вакытым иде, сөякләрем урынына утырып бетмәгән, тәннең сыгылмалылыгы югалып торган вакыт. Бу хәрәкәтләрне өйрәтергә дип цирк артистларын чакырганнар иде. Тик ничек кенә тырышсам да, барып чыкмый. Хәтта елап, «булмый бу» дип төшенкелеккә бирелдем. Шул чакта яныма труппабыз мөдире Исрафил абый Сафин килеп: «Айгөл, әгәр сиңа чыннан да бик авыр икән, килеп чыкмый дип санасаң, әйдә алмаш табыйк. Әмма Фәрит Рәфкатович сиңа бик ышана!» – дип әйтеп китте. Хикмәт, әмма икенче көнне бар да килеп чыкты».

Ә бит бу роль аңа эләгергә тиеш булмый, режиссёры Рамил Гәрәев – Айгөлнең төркемдәше, үзенә үк бәреп әйтә: «Айгөл, син минем героиняма туры килмисең, ничек эшләрбез?» дип шикләнә, соңыннан табышына сөенә генә. Алга таба алар янә ике тамашада уңышлы эшләячәк әле.

Моңа кадәр әнә шундый хыяллый-лирик рольләр белән күңел җепләрен тарткан артистка хәзер инде ничә ел дәвамында аншлаг белән баручы «МәхәббәтFM» спектаклендә яңа рольдә ачыла. Кыланчык, бәйләнчек Энҗене тамашачы тиз генә кабул итмәгәндер дә мөгаен (димәк, роль уңышлы килеп чыккан!), тик исендә шундук калдырды. Ул иркә караш, сыгылмалы, грацияле гәүдә, дәртле тавыш – Айгөл-Энҗене баш герой Талиповның Ильяс-Иләсеннән йолкып алырга дип сәхнәгә бер генә хатын-кыз тамашачы сирпелмәгәндер.

Алга таба артистка тамашачысына янә көтелмәгән рольдә пәйда булачак. Бу «Көтәм сине» спектаклендәге (И.Зәйниев) Әдилә роле. Усал, эчкерле, эчке трагедиясе белән янучы суррогат ана образында Айгөлне күрүе хәтта авыр иде. Я «Ничек шушындый самими, нечкә күңелле актрисага мондый роль бирергә мөмкин?» дип аптырап та куярлык булды ул, аның һәр адымын, мимикасын күздән ычкындырмыйча, алардан «элеккеге» Айгөл-Фәнисәләрне, һичьюгы Энҗене эзлисең. Әмма юк, актриса янә бер баскычка күтәрелгән, фәлсәфи тирән рольләргә өлгергән. «Илгизгә: «Бу рольне башкарырга берәр үткенрәк актриса тапмыйсызмы соң?» – дип мөрәҗәгать иткән идем, әмма ул миңа «Синең уйнавың кызыклы, синең ничек итеп башкарып чыгасыңны күрәсем килә», – дип җавап кайтарды. Шулай да ролем җиңел бирелде дип әйтә алмыйм. Спектакль тәмамлангач, шөкер итеп куя идем, иңнәремнән тау төшкән кебек».

Актрисаның янә бер табыш-җиңүе «Сишәмбе көн кич белән» лаборатория проекты кысаларында куелган «Ишекләр» (Э.Гыйззәтова) спектаклендә аутист баланы тәрбияләүче ана роле. Бу режиссёр Рамил Гәрәев белән актрисаның икенче тапкыр хезмәттәшлек итүе. Катлаулы проблемага юнәлтелгән әлеге әсәрдә Айгөлне бөтенләй икенче яктан ачабыз. Хисле, көчле, тәвәккәл ананың күңелен тамашачыга ярып салуыннан алып, гадәти булмаган авырулы бала белән мөнәсәбәтләрен күрсәтүе тетрәндерә, шул ук вакытта артистка өчен сөенеп куясың – янә бер баскыч. «Бу ролем һөнәри осталыгымны чарлау өчен зур мөмкинлек булды дип саныйм. Хәтта тормышка карашымны үзгәртте кебек. Күңелдә оялаган куркуларым юкка чыкты» – дип тәэсирләре белән урталаша Айгөл.

Камал театры сәхнәсендә «Сагынырсызмы?» (А.Шәйдулла) спектакленең премьерасы буласын белгәч, иң элек, уйнаучылар исемлегендә Айгөл Миңнуллина исемен күреп, тизрәк аның героинясы белән танышасы килде. Кемне уйнар бу юлы Айгөл? Нинди булыр ул? Беренче карашка Гөлназ әллә ни катлаулы образ да түгел сыман, дус-туганнарын озата баручы бер мөлаем гына кыз. Әмма Айгөл Миңнуллина аның борчулы күңел халәтен сәхнәдә атлап йөрүләре белән үк сиздерә. Баксаң, Гөлназның күңел йөге шактый авыр икән, меңләгән хатын-кызлар кичерә торган хисләр белән яши ул. Янәшәңдә яшәп сөйгәннәрдән бер тапкыр ярату сүзен ишетми яшәгән нәфис җаннар аз мени арабызда? Соң булмасын, бары шул гына, Гөлназны җәлләп, йөрәкләр кысылып куя. Спектакльдә Айгөл Миңнуллина хисләр аша образаның халәтен җиткерә белә – караш, куллар хәрәкәте, йөз, тавыш тембры – артык сүз дә кирәкми кебек, героиняның хисләре күңелеңә үрелергә шул да җитә.

«Искәндәрнең хатыны булу – дәрәҗә»

– Сез ике данлыклы сәнгаткарьләр династиясе вәкиле. Бу дәрәҗә – җаваплылыкмы?

– Туфан абыйга карата хөрмәтем бик зур, әмма ул минем өчен беренче чиратта туган абый, бик якын кешем. Шуңа андый җаваплылык белән яшим дип әйтә алмыйм. Иремнең әти-әнисенә карата хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез, гел ярдәм итеп, якын итеп торалар, кирәксә, киңәш бирәләр, кимчелекле якларны төзәтәләр. Әмма минем өчен ирем Искәндәр Хәйруллинның хатыны булу дәрәҗәлерәк. Шундый артистның хатыны «начар уйный икән» дип әйтмәсеннәр өчен үз өстемдә күп эшлим.

– Тамашачыга сезнең танышу-кавышу тарихы да бик кызыклы...

– Искәндәргә артист буларак күптән гашыйк идем. Шулай бервакыт, «Әни килде» спектакленнән соң кайтырга чыкканда, театр алачыгында әни һәм дус кызым белән басып тора идек. Яныбыздан Искәндәр үтеп китте. Шунда: «Эх, бу егет минем ирем булса иде!» – дип калганым исемдә, әнием хәтта көлеп куйды. Ходайның «амин» дигән мәленә туры килгән, күрәсең, насыйп ярым ул булды. Дөрес, театрга эшкә килгәч, бу хыялыма нокта куярга да уйлаган идем – Искәндәр бик популяр, тамашачы да, артистлар да аны бик ярата, шуңадырмы ул үзен көяз тота иде. Аллаһка шөкер, Искәндәр гаҗәеп кеше булып чыкты, аны хәтта мактарга да куркам, күз тияр, дим.

– Сезнең рольләргә иң беренче бәя бирүче дә ирегездер?

– Ул бәя бирсә, каты бәяли, тәнкыйтьләсә, көчле тәнкыйтьли. Сүзләрен кайчак кабул да итмим, әмма тора-бара хаклы булуын аңлыйм. Ул минем өчен борчыла, уенымны тагын да камилләштерәсе килә.

– Балаларыгызның да артист булуларын телисезме?

– Үз ихтыярларында. Күңелләре кушкан һөнәрне сайласыннар дип телибез, аның белән гомер буе яшисе бит. Аяз улыбызны бервакыт фортепианога йөртеп караган идек, ошатмады. Мин исә барыбер дәвам итүен теләдем. Искәндәр, киресенчә, баланың теләгенә каршы бармады, түгәрәктән алды. Берзаман Аяз үзе барабаннар белән кызыксына башлады. Хәзер махсус түгәрәккә теләп, яратып йөри. Зәйнәп исә спорт юнәлешендәге бал биюләре белән шөгыльләнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Хәерлесе булсын! Иң мөһиме – бәхетле булсыннар.

 – Сорамый булдыра алмыйм – алга таба үзегезне нинди рольләрдә күрер идегез?

– Миңа рольнең нинди булуы мөһим түгел. Булуы мөһим. Үземне әле дә белеп бетермим сыман, нинди рольгә сәләтле икән мин? Режиссёрга тулысынча ышанам. Һәр роль мине үстерә дип саныйм.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
574
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Усал хатын мужикны чүпрәккә әйләндерә»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Наркотикларга – юк! 12+
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы