Логотип
Журналда укыгыз

«Полиционер» – хокук сакчысы?

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чираттагы премьера – сәхнәдә И.Зәйниев пьесасы буенча куелган «Полиционер» спектакле. Режиссёры – Туфан Имаметдинов,  рәссамы – Екатерина Галактионова, композитор һәм дирижёры – Ильяс Камал, хореографы – Марсель Нуриев. 

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чираттагы премьера – сәхнәдә И.Зәйниев пьесасы буенча куелган «Полиционер» спектакле. Режиссёры – Туфан Имаметдинов,  рәссамы – Екатерина Галактионова, композитор һәм дирижёры – Ильяс Камал, хореографы – Марсель Нуриев. 

Тинчуринлылар тамашачы хөкеменә музыкаль комедия тәкъдим итә. Пьеса сюжетына «милиция»не «полиция»гә алыштыруга бәйле вакыйгалар салынган. Җәмәгатьчелектә әлеге мәсьәлә бәхәсләр уятып, радиотелевидениедә шактый вакыт фикер алышу баруын беләбез. Җитәкчелек тарафыннан бу вакыйга Эчке эшләр министрлыгының, гомумән, хокук саклау органнарының эшен үзгәртеп кору, сыйфатын күтәрү, шул исәптән, төрле юллар белән бу оешмага үтеп кергән аерым хезмәткәрләрдән котылу юлы буларак тәкъдим ителә. Әмма безнең илдә күп нәрсәнең теләк булып калуын яхшы белгәнгә, халык тарафыннан ул исем алыштыру буларак кына кабул ителде. И.Зәйниев, әлеге позициядә торып, милиция эшчәнлеген комедия жанры кысаларында көлке, уен, арттыру алымнары, турыдан-туры яисә читләтеп тәнкыйтьләү элементлары белән баетып тасвирлый.

Авыл участок милиционеры Идеалның оешма исеме үзгәртелгәннән соң да полициядә эшлисе килә. Шуның өстенә пенсиягә чыгарга да бер ел гына калган. Әмма аның эш күрсәткечләре бик начар – отчёт өчен бер беркетмә язылмаган, бер җинаять эше дә ачылмаган. Димәк, аттестация үтә алмаячагы көн кебек ачык. Әмма бездә авыр хәлдә калучыга ярдәм итәргә әзерләр һәрвакыт бар, моннан чыгу юлын табарга гына кирәк… Идеалның күрсәткечләрен яхшырту максатында, төрмәгә утыру өчен Идеалның дусты Рәхимҗан хатыны белән «ачуланыша», әтисе Габделҗаббар бер шифер урлап «тотыла», шунда кул астына Идеалның күзе төшеп йөргән хатын Җәмилә белән аның яңа «ире» Әюпов Р.Ф. эләгә – мәктәптән компьютер урлаганда тотыла. Ә кулга алынганнар белән милиция бүлегендә ничек эшләргә кирәген беләләр… Әнә шундый шактый беркатлы, урыны белән абсурд булып күренгән вакыйгалар аерым кешеләр язмышы аша авыл тормышына, җәмгыятьнең хәл-торышына барып тоташа.

Режиссёр Т.Имаметдинов спектакльне музыкаль комедия итеп үстерә. Тамашаны театр оркестры башлап җибәрә, дирижёр ролендәге И.Камал үзе дә милиционер формасында чыгыш ясый. Уен барышында катнашучылар әледән-әле музыкантларга мөрәҗәгать итә, шул рәвешле оркестр сәхнә белән тамашачы арасында арадашчы ролен дә үти.

 

Музыка уенга катнашып, вакыйгаларны тизләтә, кискенләштерә, үзгә бер ритм алып килә, спектакльгә җиңеллек өсти, мизансценаларны үзара бәйләп, бөтенлекле кабул итүгә китерә. Пьеса халыкчан юмор белән сугарылган һәм бу үзенчәлек бөтен спектакльне иңләп үтә, тамашачыга кабул итүне җиңеләйтә, аны уен мохитенә алып керә.

Идеал образындагы Алмаз Фәтхуллин закон сагында торучыдан бигрәк, шактый беркатлы хезмәткәрне уйный: эчендәге – тышында. Әнә ул авыл кешеләреннән зарлана: «Минем бит участок начар, иптәш Подполковник… Гел тәрбияле кешеләр. Ник берсе законга каршы барсын. (…) Урлаша да белмиләр бит, ичмасам… Яңа мулла куйганнар иде, шул бозып бетерде халыкны». А.Фәтхуллин үз героеның үҗәтлеген, беркатлылыгын да уңышлы ача, авыл кешеләре дә җай булганда аннан көләргә генә тора («йорт саен чәй эчеп, симереп кенә йөри…»). Шуңа да ул үзеннән көләргә дә мөмкинлек бирә. Ә менә милиция начальнигы Подполковник ролендәге Рөстәм Гайзуллинны тамашачы һәр нәрсәгә әзер һәм үзеннән ни соралганны яхшы белүче хезмәткәр буларак кабул итә. Спектакльдә исеме аталмыйча, «Подполковник» дип кенә бирелүе дә типик образ булуына ишарә итә. Р.Гайзуллин бу образны эчке тоемлау белән уйный, аның бу рольгә уңышлы сайлануында шик юк. Ул үзсүзле, һәр ситуацияне үз җаена бора белә, шул ук вакытта, Подполковник һәр кешегә потенциаль җинаятьче итеп карый. Шул рәвешле органнарда эшләүче җитәкченең уңышлы сатирик тибы тудырыла. Идеалның әнисе Разыя (Зөләйха Хәкимҗанова), әтисе Габделҗаббар (Зөфәр Харисов) — беркатлы, тиз ышанучан, һәрнәрсәгә авыл психологиясеннән чыгып караучылар. Автор алардан яратып, үз итеп көлә һәм әлеге ихлас мөнәсәбәт тамашачыга да күчә. З.Хәкимҗанова героеның активлыгы, хәрәкәтчәнлеге, улын үзенчә яратуы бары елмаю уята. Ә инде Габделҗаббар ролендәге З.Харисов улы Идеалның булдыксызлыгына әрнеп, берни эшли алмавына борчыла. Сугыш уты аша үтеп тә хатынына каршы сүз әйтә алмыйча, баш иеп яши ул. Шуңа да карт улына тулы бәя бирү белән бергә, «милиция»не «полиция»гә алыштыру сәбәбе турында уйларын ачыктан ачык әйтә: «… синең малаең ишеләрдән котылыр өчен, хәреф алыштыралар инде!»

Спектакльдә Рәхимҗан образының да үз урыны бар. Харис Хөснетдинов авыл исереге ролендә бөтен осталыгы белән ачыла. Дөрес, исерек образы яңа түгел, авылга багышланган әсәрләрдә еш очрый. Шул ук вакытта, автор аны яңа сыйфатлар белән баета. Х.Хөснетдинов үз героен шактый тапкыр, хәл-күренешләргә ачыктан-ачык бәя бирүче, ягьни хакыйкатьне әйтеп бирүче итеп уйный. «Чиләгенә күрә капкачы» дигәндәй, Рәхимҗанның хатыны Мәрьямне Гөлчәчәк Хафизова яратып, бөтен барлыгы белән аңлап-тоеп башкара. Хамелеон кебек төрле төсмерләргә керү осталыгы, «ир бирмәк, җан бирмәк» дип, ирен яклап көрәшкә ташлануы белән тамашачы алкышына лаек була. З.Вәлиева уйнавында Җәмилә гаять дәртле, шул ук вакытта, тормышка җиңелрәк каравы белән хаталар ясаучы хатын буларак күз алдына баса. Ә инде Җәмиләнең сөяркәсе булган Әюповны Ренат Шәмсетдинов җинаять юлына басып, үз рәхәте өчен генә яшәүче, һәрдаим җилбәзәкләр очрап тору аркасында судан коры чыгучы итеп ача. Авыл кибетчесе Фәния ролендәге Гүзәл Гайнуллина бүгенгесе белән яшәп, тормыштан үзенә кирәген алып калырга омтылучы, шуңа кайвакыт әхлак кануннарын җиңел генә атлап чыгучы буларак хәтердә кала. Начальникка яраклашып, ул кушкан ны арттырып үтәргә әзер участок милиционеры Хафиз ролен Эдуард Никитин башкара. Сәхнәне тоемлавы, рольгә уңышлы керүе белән ул спектакльне баетып җибәрә.

Спектакль җиңел юмор, уенкөлке белән үрелеп бара. Яшьләргә гыйбрәт булсын өчен һәркөн исереп йөрүче Рәхимҗанның аракы шешәсен бауга бәйләп тартып йөрүе, Идеалга спорт күнегүләре ясатабыз дип, әти-әнисенең моны үзләре башкаруы кебек мизансценалар уңышлы яңгыраш таба. И.Зәйниев геройлары халыкчан гыйбарәләр, жорлык катыш юмор белән сөйләшә. Подполковникның «бу илдә җинаять кылмыйча ничек яшәргә тиеш ди ул халык» яисә «безнең эшебез – эчтә, халыкның күңелендә казыну» кебек йомры фикерләре, Рәхимҗанның «минем җинаять түгел, хатыныма хыянәт иткәнем дә юк. Кешегә сөйләргә оят» яисә Габделҗаббар картның «бу хатын-кыз дигәнең ун нимескә тора» һ.б. шундый гыйбарәгә тиң сөйләм спектакльдәге көлкелелек пафосын үстерүгә булыша.

Спектакльнең «милиционер» сүзенә аваздаш, әмма әйләнешкә кермәгән «полиционер» исеме белән аталуы ук юмор башлангычына ишарә итә. «Һәр көлүдә хакыйкатьнең өлеше бар» дигән шикелле, автор һәм режиссёр җәмгыять тормышында мөһим урын алып торган хокук саклау органнары эшчәнлегендәге кимчелекләргә дә игътибарны җәлеп итә. Аерым алганда, аларның халыкка йөз белән борылмавы, үзара ышаныч һәм хөрмәт булмау, еш кына формаль саннар, күрсәткечләр белән мавыгу һ.б. – әнә шундыйлардан.

Спектакльнең финалы каршылыклы уйларга, бәхәскә китерә. Соңгы күренештә авыл кешеләре барысы да тимер читлеккә ябыла. Полковник (ул чираттагы званиене алган) һәм Хафиз алардан төрлечә көлә, «чын кеше монда утырмый» дигән сүзләр белән мыскыллый. Соңарып кына килеп кергән Идеал Полковник һәм Хафизны читлеккә яба, аларның җинаяте ачылуын хәбәр итә. Нәтиҗә буларак, «гадел» суд авыл кешеләрен төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм итә, ә инде хокук саклау органнарында эшләүче чын җинаятьчеләрнең ирекләре бары тик шартлы (!) рәвештә чикләнә. Бу күренеш җәмгыятьнең ирексез һәм гаделсез булуына ишарә итә, ягъни безнең ирегебез һәм гаделлек хокук саклау оешмалары куйган чикләрдә генә була ала. Әле генә Идеалга ярдәм итәбез дип оештырылган уен чынбарлыкның җитди мәсьәләләренә килеп бәрелә һәм фаҗига төсен ала. Шул рәвешле, спектакль дәвамындагы җиңел юмор, халыкчан көлү сызланулы халәт белән алышына. 

Гомумән, спектакльне сәхнәгә куючылар төрле жанрлар синтезына нигезләнгән, җиңел юмор, уен, музыка, абсурд күренешләр үрелеп барган тамаша тәкъдим итә. Юмор-сатирага бай күренешләрнең кеше фаҗигасе, драматик хәл белән тәмамлануы аны трагикомедия буларак кабул итүгә китерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк