Логотип
Журналда укыгыз

Популярлашып китсәң «Безнеке ич бу» диләр...

Мин ялкау кеше. Күп әйберне килеп терәлгәч кенә, кирәк булганга гына эшлим. Ялкаулыкны җиңсәм, күбрәк эшләсәм, бәлки, танылу дәрәҗәсе күбрәк булыр иде.

БАЛА ТУМАГАЧ, АВЫРУ ДИП УЙЛЫЙЛАР

Рафил Җәләлиев белән аралашканда аның сөйләм теленә игътибар иттем. Бу егет кулына татар китабын соңгы тапкыр мәктәп елларында алмаган, ә бүгенге көндә дә һәрдаим укып килә дип уйлап куйдым.

«Өй ул тынычлык һәм ял итү урыны»

Рафил, концертлар кую җиңелрәкме, яисә тамада эшчәнлеген алып барумы? Кайсысында акча күбрәк керә иде?

Дөресен әйтик, концертлар куеп, акча эшләдек, дип әйтә алмыйм. Тамада эшчәнлегендә күбрәк танылдык дип уйлыйм. Икесе дә җиңел түгел. Һәрберсенең үз кыенлыклары бар. Әйдә чагыштырып карыйк. Концертта син тамашачы каршында өч сәгать эшлисең, ә мәҗлестә – алты. Икенчедән, мәҗлестә син һәр кешегә ярарга, һәрберсенең күңелен күрергә тырышасың. Ә концертта син тамашачыга үз фикереңне җиткерәсең. Концертта билгеле бер сценарий, структура була. Ә мәҗлестә барысы да син теләгәнчә бармаска мөмкин.

Акчасы кайсысында күбрәк керә соң шулай да?

– Артистның популярлыгына карап. Безнең очракта мәҗлесләрдә күбрәк эшлибез. Бәяләр дә үзгәреп тора бит: мәҗлеснең төренә карап, ничә сәгать баруына карап. Әле сезонына да карыйсың. Әле кызыклы очраклар да була. Әйтик, 2018 елда бәяне сорыйлар да, аннан соң 2021 елда янә язалар. «Бәтәч, теге сораганда шулай иде бит», – диләр.

Кайбер мәҗлесләргә җырчыларны чакыралар. Бу күренешкә ничек карыйсың?

– Моны мин адекват кабул итәм. Җырчылар гына түгел, төрле кунаклар килә. Мәҗлеснең башында ук мин үз энергетикамны кертеп җибәрәм. Кайвакыт берәр артист килә дә, мәҗлеснең «кәефен боза». Умартаны күз алдыңа китер. Умарта үз җаена яшәп ята, бар да яхшы. Бер мәлне шөпшә умартага керә дә барысын да тузгатып җибәрә. Аннан соң бу умарта я үлә, я көчсез булып кышка кереп китә. Бу гел алай булмый. Кайбер артистлар идеаль рәвештә мәҗлес агымына туры килә.

Эльмира хатын буларак акча күп сорыймы?

– Эльмираның, гомумән, акча сораганы юк. Миңа моңа акча кирәк, тегесен сатып алырга кирәк, дип акча даулаганы юк аның. Ул акчаның кайда икәнен белә. Безнең гомуми бюджет. Ул бит «экономичный».

Эльмираның әниең белән мөнәсәбәтләре нинди?

– Килен белән кайнана мөнәсәбәтләрен искә алгач, гел үзара талашучы ике хатын-кыз күз алдына килә. Ник шулай икән ул?.. Хатыным да, әнием дә конфликт эзләүчеләрдән түгел. Дус яшиләр, Аллаһка шөкер.

Сез хәзер ничә ел яшисез инде?

– 2022 елның җәендә биш ел була. Әлегә дүрт ел.

Шушы еллар дәвамында сезнең мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр булдымы?

– Үзгәрешләр булды дип әйтә алмыйм. Яши-яши, өйрәндек. Үзара мөнәсәбәтләребез үзгәрмәде.

Яратасыңмы? Әзрәк, күбрәк?

Шул килеш. Яраклаштык та. Бер-береңне үзгәртергә тырышырга кирәкми. Урамдагы табигатькә дә яраклашабыз хәтта. Шуңа күрә, кыш килеп җиткәч, «шортик»тан йөрмибез. 

Син җитдидер, әйеме? Болай социаль челтәрләрдән, телевидениедән караганда шаян кебек булса да, өйдә бик тынычтыр син.

– Өйдә тыныч мин, әйе. Минемчә, өй – ул тынычлык һәм ял итү урыны. Ял итү өчен өемдә бар мөмкинлекләр дә бар.

Нәрсә ул ял итү? Үзең генә калу? Телевизор карау?

– Мәсәлән, хәзер мин синең белән аралашам һәм ял итәм. Синең белән очрашуга мин студиядән килдем. Анда менә мин эшләдем. Өйдә, мәсәлән, китап укырга мөмкин яисә телевизор карыйм. Икесен дә бер юлы эшли алам.

Нинди китаплар укыйсың?

– Төрлечә. Шигырьләр дә укыйм, прозасын да, пьесасын да караштырам. Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыйм. Мөхәммәд Мәгъдиевның теле якын миңа. «Кырык беренче ел балалары»н ничә тапкыр укып чыкканмындыр?! Татар әдәбиятын уку «Башваткыч»ны алып баруымда да ярдәм итә. Рус телендә күбрәк финанс темасына караган басмалар укыштырам.

Психология?

– Мин психология артык күп булган китапларны яратмыйм. Мин булдырам дип кенә дөнья бармый бит, максатыңа ирешер өчен, нидер эшләргә кирәк. Минем бар мөмкинлекләрем дә бар дип уйлап утыру – бала-чагалык, минемчә. Мин очынып йөрмим, уй-фикерләрем дә «җирдә».

Телевидениегә эшкә килүнең максаты акча эшләү түгелдер. Аның максаты популярлыкны арттырудыр, әйеме?

– Анда килүемнең максаты юк иде. Кастингка эндәштеләр – бардым.

Ник синдә тукталдылар икән?

– Без алты кеше идек. Кемнәр икәнен үзең дә беләсең: Айваз Садыйров, Азат Зарипов, Фердинант Сәләхов, Илмир Ямалов, Илфак Хафизов. Миннән кала барысының да радио-телевидениедә күпмедер тәҗрибәсе бар. Мин «левый» кеше. Радио-телевидениегә кунак буларак кына килгәнем бар иде. Ник миндә тукталганнардыр, белмим. Бу өлкә бик кызык. Миңа менә дигән тәҗрибә өстәвенә.

«Тикшеренергә бардык, бар да яхшы, диделәр»

Туйдан соң сыгылган лимон кебек өйгә кайткан чакларың буламы? Кешеләрнең дә төрлесе очрый бит.

– Энергетиканы «суыручы» кешеләр бар. Андый энергетика мәҗлес башланганчы ук сизелә. Хәтта яшьләр белән күрешкәч тә, чама белән мәҗлеснең нинди булуын күзаллыйм, һәм мин әйткәннең бер алтмыш-җитмеш проценты туры килә дә. Бу – бит эш, ягъни минем акча эшләү чыганагым. Һәм, үзеңә уңайлы булган зонадан чыккач гына, син башка төрле һәм яңа тәҗрибә туплыйсың. Әйе, арып кайтасың, әмма үзеңә ниндидер бер сабак та аласың.

Иң беренче алып барган мәҗлесеңне хәтерлисеңме?

– Әлбәттә. 2012 елның сентябрендә иде ул. Башка алып баручыны алмаштырырга туры килде миңа. Моңа кадәр дә алып барган бар иде. Туганнарга, дусларга, мәсәлән.

Менә шул 2012 елдагы туйдан канәгать калган идеңме?

– Әйе, һәм менә үз эшем белән канәгать булуым да мине киләчәктә дә шушы өлкәдә эшләвемне дәвам итәргә этәрде.

Балагыз юк, Рафил.

– Булыр әле, Аллаһ боерса.

Теләк бардыр?

– Ә кемдә теләк юк?

Андыйлар да бар.

– Барысы да Аллаһ кушканча. Без бу мәсьәләгә шулай карыйбыз. Яшь пар бер-ике ел бала алып кайтмагач, болар авырмый микән дип уйлаучылар бардыр. Хәзер бу сүзләргә игътибар итмибез. Баштарак ачу килә иде. Тикшеренергә бардык, бар да яхшы, диделәр.

Сиңа 30. Яшь тә бара.

– Танышларым арасында өйләнмәүчеләр дә бар. Мин үзем 26 яшемдә өйләндем. Вакыты җитте – тәкъдим ясадым.

«Салават абый – уникаль һәм үзенчәлекле кеше»

Әгәр дә иҗатта, тамадалык эшчәнлегендә эшләгән акча җитми башласа, башка өлкәдә эшләр идеңме? Нинди өлкә булыр иде ул?

– Төрле хәл булырга мөмкин. Акча җитмәгәнлектән нидер эшләгәнем юк. Бары тик кызыксыну булганга гына, сату өлкәсендә эшләп караган идек. Әлегә ул эшне туктаттык.

Ни саттыгыз?

– Сөт продукциясен саттык.

Ник туктаттыгыз? Барып чыкмадымы?

– Эше барды, бары тик сатучы булып эшләүчене тапмаганга, яптык.

Сатучы таба алмадыгызмыни? Вакансия булуын урнаштырдыңмы соң?

– Бер-ике кеше килеп карады. Әмма никтер эшләмәделәр. Хезмәт хакын да күтәреп карадык, барыбер сатучы таба алмадык. Бәлки, без аны тагын тартып карасак, сатучысы да табылган булыр иде.

Бәлки, яңадан?

– Бәлки. Аннан соң белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы. Әмма балалар белән эшләү җиңелләрдән түгел. Әти-әниләр тарафыннан да укытучыга ярдәм юк. Хезмәт хаклары да бик юк. Әле җырларга исәп бар, Аллаһ боерса. Авыр, әйе. Җырчылар да күп хәзер. Беләсеңме, әгәр җырчыларны үз районнары бераз булса да күтәрсә, җиңелрәк булыр иде. Менә бит Балтачтан үзем. Җырчыларны читтән кайтарталар, ә үзләренекен чакырмыйлар. 2014 елда мин «Татар моңы»нда җиңдем. Күп кирәкми, әз генә мактасалар, игътибар итсәләр, миңа шул җитәр иде. Мыскыл итү кебек кабул иттем моны. Ә популярлашып китсәң: «Безнеке ич бу»,– диләр...

Салават абый Фәтхетдинов җитәкләгән кафедрада укыдың. Дөрес хәтерләсәм, синең турында Салават абый: «Җырлый белмәүчеләр түләп укысын», – дигән иде.

– Салават абый – уникаль һәм үзенчәлекле кеше. Сәхнә эшчәнлеге буенча ул үрнәк шәхес. Әйе, ул мине укуның түләүсез формасына алды. Салават абый белән хәзерге мөнәсәбәтләребез әйбәт, әйе. Әмма ул гел алай булмады. Салават абый уку дәверендә мине сүзе белән хәйран гына кыйнады, чөнки мин туйлар алып бару белән шөгыльләнә башладым. Ул минем яхшы җырчы булуымны теләгәндер, бәлки. Югыйсә, беренче курста ук мин дүртенче курс программасын җырлап куйган идем инде.

Җырчылар төрле сыннар ала. Сездә дә бармы ул?

– Берәү бар. Мин ул сыннарны артык кирәк дип санамыйм. Күңел кайтты, дөресен әйтсәм. Исемнәрне атап сөйләмим. Берсендә Мәскәүдә гала-концерт үткәрделәр, ниндидер сәбәпләр аркасында безне чакырмадылар. Без икенче урында идек, әмма концерт программасына безне кертмәделәр. Барысын да чакырдылар, без юк. Гаделсезлек кебек кабул иттем. Безнең хезмәтебезгә төкереп бирү булган иде ул.

Эстрадада дуслырың бармы?

– Гомумән, дус дип атарлык танышларым юк. Кем ул дус? Үз урыныма куярлык кеше – ул дус. Андыйлар юк. Дусларыбыз бар иде. Алар белән элемтәгә дә кереп карадык, берничә тапкыр күрешергә тәкьдим иттек. Көтеп торырга булдык. Елдан артык үзләре язмагач, барысы да аңлашылды. Кемнәр икәнен әйтмим.

Популярлыкны тагы да арттырасы киләдер? Аның өчен нишләргә кирәк?

– Барысы да үзеңнән тора. Мин ялкау кеше. Күп әйберне килеп терәлгәч кенә, кирәк булганга гына эшлим. Ялкаулыкны җиңсәм, күбрәк эшләсәм, бәлки, танылу дәрәҗәсе күбрәк булыр иде. Бу – беренчедән. Икенчедән, һәр әйбернең үз вакыты. Һәр вакыйга үз тәртибе белән бара. «Миндә дә булыр әле, язган булса», – дип кенә булмый. Ә таныласы, концертлар бирәсе килә, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк