Логотип
Журналда укыгыз

Сез иң гүзәл кеше икәнсез…

Ул 1941 елның 27 августында Мамадыш районы Иске Комазан авылында туып үсә. Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый.

«Газап диңгезендә йөзгән халкым

 Сусап яшәр мәңге гел моңга.

Хәсрәтләрен җиңеләйткән өчен

Рәхмәт әйтер бер чак Миңголга!» – дип яза Халык шагыйре Илдар Юзеев истәлек китабына. Әлеге шигъри юллар 50 елдан артык гомерен Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында студентларга белем биреп, «РФ югары һөнәри белем бирү өлкәсе почётлы хезмәткәре», музыка кафедрасы профессоры дәрәҗәләренә ирешкән, үзенең җыр-моңы белән күңел кылларын кузгаткан Татарстанның халык җырчысы Миңгол Галиев иҗатына иң тулы бәя булып тора.

Ул 1941 елның 27 августында Мамадыш районы Иске Комазан авылында туып үсә. Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый. Аның репертуарын 800 дән артык халык җырлары һәм композиторлар әсәрләре тәшкил итә. Күренекле җырчы-педагог Россиянең күп төбәкләрендә, шулай ук Азәрбайҗан, Болгария, Молдова Румыния, Төркия, Чехословакия, Швеция, Япония кебек илләр сәхнәләрендә чыгыш ясый. Аның башкаруындагы «Һаман яратам», «Батырҗан җыры», «Зәңгәр күзләр», «Мин гармун булыр идем», «Үрләреңне менгәч», «Яралы кош», «Тәфтиләү», «Киек казлар», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» һ.б. җырлар күпләрнең күңеленә хуш килә. Бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев редакция кунагы һәм түбәндә аның Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

– Миңгол абый, сез гомерегезнең зур өлешен татар җырын халыкка җиткерүгә, аны пропагандалауга багышлаган кеше. Лекция-концертлар белән Татарстанда сез булмаган авыл-шәһәрләр, мәктәпләр калмагандыр инде.

– Әйе, мин бакчаларга, мәктәпләргә балалар, тәрбиячеләр, укытучылар белән очрашуларга бик теләп йөрим. Моны аңлату өчен сабый чагыма кайтыйм. 1941 елны сугыш башлангач, урак өстендә 7 айлык булып туганмын. Әтием сугыштан кайтмады, әнием Миңсылу гарәп, латин, кирилл хәрефләре белән укыйяза белүче, гаҗәеп матур тавышка ия хатын иде. Ул елларда әнием сыер җигеп колхоз эшенә йөрде. Кичләрен күрше әби-апалар безгә җыелып, Коръән, Мөхәммәдия китапларын укыйлар, бәет-мөнәҗәтләр көйлиләр, мин исә мич башыннан тыңлап ятам. Аларның сагышлы да, ягымлы да моңнары җанымда, канымда калган.

Шул моңнар сәнгать юлына илтүче әхлакый тәрбиянең башы булып, күрше апаларның сагышлы тавышы мине гомерем буе озата бара. Балаларны сабый чакта, мәктәп елларында күңелләренә матурлык, сафлык, рухи тәрбия бирә торган җыр-моңнан мәхрүм итәргә ярамый. Шуңа да һәркем күңелендә шифалы җыр-моң хисе уяту теләге белән яшим.

– Татар кешесе җыр ярата дибез. Сезнеңчә җыр-моңның халык тормышындагы урыны, роле нәрсәдә?

– Халыкның җыр-моңы – йөрәктән чыккан җан авазы, милли йөзе. Озын моңлы җырны мескенлек чагылышы диючеләр бар. Юк, халкыбызга мескенлек хас түгел. Горур күкрәктән чыккан җыр-моңнарыбыз рухыбызны, телебезне саклаучы хис чагылышы. Батырлык та моңсыз була алмый. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, / Үлемем дә яңгырар җыр булып» дигән юллар Җәлилебезнең йөрәгеннән чыккан авазы. Халык мәкалендә «Ил яшәве моң белән» диелә. Чит илләрдә чыгыш ясаганда, җыр-моңнарыбызны башка милләт тамашачысының алкышлап кабул итүендә, халкыбызга карата булган хөрмәт чагылуын тоям. Халкыбыз кайгы-хәсрәт кичергәндә дә җырмоңнан сабырлык, тынычлык алган.

– Татар җыр-музыка сәнгате тирәсендә бәхәсләр тынып торганы юк. Сез татар эстрадасының бүгенге хәлен ничек бәялисез? 

– Татар җыр-музыка сәнгатенең хәл-торышы борчу уята. Безнең яшьләр бик тиз башкаларга ияреп китә, ә күпгасырлык традицияләрдән читләшә. Бүген клиплар төшерү белән мавыгалар, ә аларның күбесе җырга туры килми. Тамашачы, экрандагы күренешләргә, җырчының әллә ничә кат алышынып торган киемнәренә карап, җырның сүзләрен, музыкасын күңеленә сеңдерми кала. Бөтен йөрәгең белән җырлаган җыр гына йөрәккә барып җитә. Яшь җырчыларның күбесе тышкы форма белән мавыга. Аерым талантлы башкаручыларның «тыңлаучының зәвыгына җавап бирәм, аларга охшарга тырышам» дип җырлавы, үз талантына хыянәт итеп, үзешчән яшьләр рәтенә төшүенә китерә. Һәрбер сәләтле җырчы-сәнгатькяр башкару осталыгы белән халкыбызның данын күтәрә, шуны онытмасак иде. Татар җырына табигыйлек, үзгә бер моң хас, шул сакланырга тиеш. Мин Әнвәр абый Бакиров, Хөснул абый Вәлиуллин, Заһид абый Хәбибуллин белән шактый вакыт аралашып яшәдем, аларның ихласлыгы, кешелеклелеге таң калдыра иде. Музыка язып киләләр һәм җырлавымны сорыйлар. Җырлаганда табигый агышка ияреп, аерым урыннарына бераз үзгәреш кертәм. Алар исә еш кына, «шулай уңышлырак була» дип, язган ноталарын төзәтәләр. Бу татар җырының эчке рухын саклауның бер мисалы.

– Президент ярдәме белән үткәрелә торган «Үзгәреш җиле» концертлары да төрлечә бәяләнеп килә, күпләр халык җырын үзгәртеп җырлауны кабул итми.

– Җәмгыятьтә күп төрле үзгәреш барган чорда сәнгатьтә дә сикереш булырга тиеш дип тотынган әйбер бу. «Үзгәреш җиле» проекты татар җырын дөньякүләм танытуны күздә тота. Бик яхшы теләк. Әмма, минемчә, оештыручылар йөгәнсез күңел ачуга корылган «Евровидение» дип аталган тамашаны кабатлауга бара. Бай сәхнә бизәлеше һәм халык җырларын үзгәртеп башкару аша җырчының тавыш мөмкинлекләрен күрсәтүне максат итү милли йөзебезне саклауга, рухи тәрбиягә хезмәт итми. Билгеле, аерым катлау тамашачыга ул ошыйдыр, әмма мин халык җырын бу рәвешле үзгәртүне кабул итә алмыйм. Татар җырының самимилеген, табигыйлеген яклау ягында торам. Сүз бит халык җырын, шагыйрь һәм композитор язганны бөтенлегендә тамашачыга җиткерү турында бара. Әлеге җырлар йөрәккә үтәрлек түгел. Заманчалык ул үз асылыңны саклап, гомуми хәрәкәткә кушылу, ә аларга яраклашабыз дип, үзебезнең тамырдан аерылу түгел.

– Сез гомер буе иҗат кешеләре белән аралашып яшисез. Аеруча кемнәр күңелегездә саклана?

Сабый чактан алып яхшы кешеләр ярдәменә таянып яшәдем. Тугыз бала үстергән якын туганнарым Вахит абый белән Наилә апаның үз балаларыдай миңа ярдәм итеп торуын ничек онытасың? Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан консерваториясенең әзерлек курсына кабул ителдем. Бервакыт аудиториягә бер егет кереп әңгәмә корды, аннары җырлавымны сорады. Соңыннан «син дә моңлы икәнсең» дип чыгып китте. Әлеге егет 5 курс студенты Илһам Шакиров булган икән. Тиздән ул «Әниемә хат» җыры белән киң танылу алды. Җырчының әниләргә карата булган иң изге хисләрне чагылдырган кабатланмас һәм ягымлы йөрәк авазы күңелемдә җуелмаслык урын алып, гомерем буе миңа үрнәк булды. Концертларда очрашулар еш булмаса да, үзара фикердәшләр идек. Әстерханда Сара апа Садыйковага багышланган концертта очрашу хәтердә саклана. Концерттан соң Илһам абый, Зиннур Нурмөхәммәтов белән өчебез бүлмәдә төн буе диярлек гапләшеп утырдык. Сүз уңаеннан З. Нурмөхәммәтов: «Миңгол, син җырчылар арасында төгәл башкаручы буларак аерылып торасың», дип бәя бирде. Үзе оештырган концертларга мине еш чакыра иде. Арабыздан бик иртә китте, урыны җәннәттә булсын. Илһам абыйны соңгы юлга озатканда Опера һәм балет театрына куелган җәсады янында күңелемә беркеттем «олы җырчының сихри моң-авазын дәвам итүчеләр рәтендә булачакмын». Аллаһка шөкер, шул юнәлештә иҗатымны, педагогик эшчәнлегемне дәвам итәм. Үзем күреп белгән, башкару үзенчәлекләре күңелемә якын булган укытучы-остазларым һәм хезмәттәшләремнән Фәхри Насретдинов, Михаил Кольцов, Азат Аббасов, Нияз Даутов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Әлфия Афзалова, яшьли арабыздан киткән Хәйдәр Бигичевлар һәрвакыт күңелемдә саклана.

– Сез тормышта нинди принципларга таянып яшисез?

Сугыш вакыты булганга авыр тормышта, көн-төн колхоз эшендә булган әниемнең назын да күрмичә үскәнмен. Безнең буын балалары җылыга, яратуга мохтаҗ идек, шуңа да мин кешеләрне яратам. Адәм балалары төрле, әмма ярату хисе туң йөрәкләрне дә эретә, шуңа ярату көченә ышанып яшим. Җанымда балаларны ярату һәм өлкәннәргә хөрмәт хисе үзара берегеп яши. Өлкәннәр тәҗрибәсен өйрәнеп, саклап, әхлакый кыйммәтләрне яшь буынга тапшыра алганда гына кешелек җәмгыятенең киләчәге бар. Шул ук вакытта кешеләрдәге хөсетлекне, икейөзлелекне, ясалмалылыкны кабул итә алмыйм. Андыйлар яныннан тиз китәм, аралашмаска тырышам. Гомерем буе мәхәббәткә ышанып, аны саклап яшәдем. Яшьләргә дә теләгем: теләсә кем артыннан чабып, хисләрне вакламасыннар иде. Гаилә ныклыгы кешегә көч һәм ышаныч бирә. Фәниям белән 9 нчы сыйныфтан бергә укыдык. Хәтерлим, 10 нчыда укыганда М. Фәйзинең «Асылъяр»ын сәхнәгә куйдык. Фәния белән баш рольләрдә уйнаганла, аңа күзем төште. Мәктәптән соң юллар аерылып торса да, бераздан соң гаилә кордык. Менә 53 ел инде берберебезгә таяныч-терәк булып яшибез. Бу бәхет түгелмени!

– Буш вакытта ничек ял итәсез? Ниләр белән кызыксынасыз.

Җырчының, бигрәк тә укытучының буш вакыты бик юк инде. Өйгә кайткач та, күбрәк җыр дөньясы белән яшим. Татар халык һәм композиторлар язган җырларны җыю, туплау һәм бастырып чыгаруга зур көч куям. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов тәкъдиме һәм зур ярдәме белән «Туган телдә җырыбыз» һәм «Җан җылысы җырларда» дигән җыр тупланмалары чыгара алдык. Шунысы сөенечле, алар Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар арасында таралды. Кызыксынуларга килгәндә, авыл баласы буларак, кечкенәдән табигатьне яратып үстем. Соңрак дару үләннәре белән кызыксынып киттем. Аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында дистәләрчә китапларым бар.

– Сезнеңчә яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Бәхет төшенчәсен ничек бәялисез?

Кешеләргә яхшылык эшләүдән ямь-тәм табам, ул миңа рәхәтлек бирә. Мин кылган изгелек, үземә дә изгелек булып әйләнеп кайтыр дигән ышаныч белән яшим. Җыр миңа рухи көч һәм сәламәтлек бирә. Урамда, транспортта булсын, һәрвакыт эчтән генә җырлап йөрим. 80 яшемә җитеп тә җыр белән яши алганыма шөкер итәм, Аллаһыма рәхмәт әйтәм. 

Бәхет ул сәламәт булу һәм үзеңнең бу дөньяда кирәклегеңне тою. Гомерем буе халыкка кирәклегемне тоеп яшәдем. Урамда, транспортта кешеләр танып исәнләшә икән, шәкертләрем «Миңгол абый, сез минем укытучым, барысы өчен зур рәхмәт!» дип кулымны кысалар икән, моннан да олы шатлык була аламыни.

– Тормышка ашмаган теләкләрегез калдымы?

Аллаһка шөкер, гомер юлымда очраган мәрхәмәтле шәхесләр ярдәмендә күп теләкомтылышларыма ирештем. Яраткан эшемнән ямь табып, халкыма хезмәт итеп яшәдем. Шулай да берничә теләгем бар һәм көчем булганда аларны тормышка ашырасым килә. Берсе аңлы гомерен туган телебезне, милләтебезне яклауга һәм саклауга багышлаган, вакытсыз якты дөньядан киткән кардәшебез, халкыбызның бөек улы Тәүфыйкъ Әйди исемендәге Халыкара сәнгать үзәге булдыру. Баланы рухи тәрбияләүдә сәнгать чараларының урынын, ролен аңлау, бәяләү һич тә җитәрлек түгел. Әлеге Үзәк әнә шул изге бурычны тормышка ашырырга ярдәм итәр иде. Бу юнәлештә эш бара инде. Икенче теләгем 1936 елларга кадәр Колхоз-совхоз театры эшләп килгән туган ягым Мамадышта Татар дәүләт театры оештыру. Мин аның музыкаль юнәлештә эшләүче театр булуын телим. Өченче теләгем җырны башкаруның үзем дөрес дип тапкан ысулын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Белгәнебезчә, Тукай «Халык әдәбияты» дигән лекциясендә халык җырларының гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтә. Бөек шагыйрь фикерләренә нигезләнеп, 50 елдан артык фәнни-гамәли эзләнүләрем нәтиҗәсендә Татар вокал мәктәбенә нигез салынды. Итальян һәм аннан үрнәк алып оешкан рус вокал мәктәпләре тәҗрибәсенә таянган әлеге ысул һәр бала яисә яшүсмернең тавышын ачуга, үстерүгә мөмкинлек бирә һәм татар җырын халыкчан башкаруга юл ача. Быел апрель аенда үткәрелгән Халыкара конференциядә Россиянең төрле төбәкләреннән, Азәрбайҗаннан килгән кунаклар алдында тәҗрибәм белән уртаклашып, «Г. Тукай күзаллавына нигезләнгән татар халык вокалының рухиәхлакый шәхес тәрбияләүдәге роле» дигән докладым зур кызыксыну уятты. Гомумән, әлеге ысул һәркемнең тавышын кыска вакыт аралыгында ягымлы тәэсиргә ия сөйләмгә, җырга көйләү мөмкинлеге бирә. Шуның нигезендә музыкаль театр өчен кадрлар әзерләүгә шартлар туа. Ходай сәламәтлек биреп, калган гомеремдә әлеге теләкләрне тормышка ашыра алсам иде дип яшим.

– Юбилей көннәрендә нинди уйфикерләр белән яшисез?

Мин озын гомер биргәне өчен Ходайга рәхмәтлемен, алга таба да сәламәтлектән аермасын. Юбилей көннәрендә үткәннәрне хәтердә яңартам, хатирәләргә биреләм. Алга таба да эшләү теләге белән яшим. Әлеге пандемия кимеп, Татарстан районнарында халык белән, мәктәпләрдә укучылар белән «Шифалы моң» дигән очрашулар, лекция-концертлар, осталык дәресләре үткәрәсем килә. «Гомерем буе мин сиңа бурычлы, и туган җир, / И, Ходаем, исән чакта җирдә / Изгелек кылырга ярдәмең бир»! Бу минем яшь чакта ук омтылган теләгем, бүген дә шуңа тугры булып калам. Олы хөрмәт белән искә алып, үзегезгә чакырганыгыз өчен һәммәгезгә чиксез рәхмәтлемен. «Сәхнә» журналы шифалы нурын таратып яшәвен дәвам итсен!

– Миңгол абый, «Сәхнә» журналы һәм аның күпсанлы укучылары исеменнән Сезне олы Юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән гомерне саулыкта һәм тынычлыкта яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк