Логотип
Журналда укыгыз

Сәхнә – аның тормышы

Аның «сәхнәсенә» берничә буын сокланып үсте. Үзенчәлекле һәм чак кына кыланчык тавышы, нәзакәтлелеге, кәс-кәс атлап йөргән чактагы килешле адымнары, шаянлыгы, үзенә «ябышып» торган онытылмас рольләре бик күп яшүсмер егетләрне гашыйк итсә, кызлар аның кебек йөрергә, аның кебек мәхәббәттә аңлашырга омтылалар иде. Безнең арада яшәгән гадәти хатын-кыз түгел иде кебек ул. Әйтерсең, кунак кызы гына.

Зиннур Хөснияр

Матурлык алиһәсе

Аның «сәхнәсенә» берничә буын сокланып үсте. Үзенчәлекле һәм чак кына кыланчык тавышы, нәзакәтлелеге, кәс-кәс атлап йөргән чактагы килешле адымнары, шаянлыгы, үзенә «ябышып» торган онытылмас рольләре бик күп яшүсмер егетләрне гашыйк итсә, кызлар аның кебек йөрергә, аның кебек мәхәббәттә аңлашырга омтылалар иде. Безнең арада яшәгән гадәти хатын-кыз түгел иде кебек ул. Әйтерсең, кунак кызы гына. Аны карарга барган тамашачы үзе дә театрга кунакка, бәйрәмгә барган кебек йөри. Ул уйнаган спектакльләр һәрвакыт популяр, алар сәхнәдән төшми. «Беренче мәхәббәт»тәге Рәхилә, «Күк капусы ачылса»да Рәмзия, «Зөбәйдә – адәм баласы»ндагы Зөбәйдә, «Гүзәлем Әсәл»дәге Әсәл берничә буынның күңеленә кереп ир-атны театрга бәйләп куйды, хатын-кызны рәхәт көнләштерде, сокландырды, аның кебек булу теләге уятты. Аның уйнаганын карап кайткан хатын-кыз үз иренә тавыш күтәреп сүз әйтергә кыймады, театрда аны күргән ирегет дөнья матурлыгы ул – хатын-кыз дигән фикергә килә торган иде. Шул рәвешле берничә буынны әсәрләндереп тотты ул. Без, тамашачыда, дөньяда хатын-кыз исемле матурлык бар, газаплы-татлы сөю хисләре бар дигән бөек хисләр уятты.

Хәтерлим, ул уйнаганда без, яшүсмер егет кисәкләре, радио эченә кереп бетеп, яки радиоалгычны кочаклап, сәгатьләр буе онытылып башка дөньяда яшәп ала торган идек.

Без шалкан башларга дөньяда хатын-кыз матурлыгыннан да гүзәлрәк матурлык юк дигән алтын хакыйкатьне һәрдаим раслап торды ул. Аны күргәннән соң сыйныфташ кызның чәч толымнарын тартасы килми, аларны ирештерәсе килми, ә бары ул толымнарга алтын тарак беркетеп куясы, аларны иркәлисе, назлыйсы килү теләге уяна.

Ул тамашачы җанында наз уята белә. Ул каткан күңелләрдә сөю хисе уяту сәләтенә ия. Ул туң җаннарны сары май итә дә куя...  

Мин, яшүсмер егетнең, аңа булган платоник гыйшкы шул вакытта ук бөек театр сәнгатенә мәхәббәт уты кабызды. Ул ут һаман яна. Мәңгелек ут кебек ул... Шуңа күрә дә җан аңа чиксез рәхмәтле. Дистәләгән, йөзләгән, меңләгән – бихисап тамашачы рәхмәтле аңа! Төрле чакларда ул безнең күз алдында Миләүшә, Әсәл, Зөбәйдә һәм башка бик күп исем-атлары белән яшәде. Югыйсә, гадәти генә исемле бит инде: Наилә... Наилә апа... Наилә Хәким кызы Гәрәева. Рәхмәт сиңа, Наилә ханым! Мең яшә! Олуг юбилеең белән ихластан котлыйбыз!

Яраткан артистканың гомер бәйрәме уңаеннан «Сәхнә» журналы укучыларына уникаль мөмкинлек бирә: түбәндәге cылтама аша кереп, Наилә Гәрәева тавышын аудиоязмада ишетергә мөмкин!

Наилә Гәрәева Җәүдәт Дәрзаманның балалар өчен шигырьләрен укый

Наилә Гәрәева Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйли

Әдилә Борһанова

Сәхнә – аның тормышы

«Беренче мәхәббәт» драмасының 100 нче спектакле куелырга тиешле көн иде. Кинәт телефон шалтырады. Берәү: «Әйтегезче, бүген Рәхилә ролендә Наилә Гәрәева уйныймы?» – дип сорый». Гаҗәп бит! «Азат хатын» журналында бу язма дөнья күргәндә Наилә Гәрәевага нибары 25 яшь, Г.Камал театрында әле артист булып бөреләнгән чагы. Шул вакытта ук татар театры тамашачысын мәңгелеккә әсир итеп өлгерә ул. Бүген дә фәкать аны, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал театрының сөйкемле артисткасы Наилә Гәрәеваны күрергә дип театрга йөзләрчә тамашачы килә. Алар арасында Рәхиләгә мөкиббән калган, гүзәл Әсәлне, чая Диләфрүзне сагынучы буын да, зәвык, үзгә стиль, шул ук вакытта артистканың уенында күңел дәрьяларында давыллар кузгатырлык хис-тойгылар эзләп килгән замана яшьләре дә бар.

Тамашачының яраткан артистына карата эчкерсез бу мәхәббәте, аның сәхнәдәге гомере белән исәпләнәдер дисәк, төгәл алтмыш ел булыр иде. Әйе, Наилә Хәким кызы Гәрәеваның театрда хезмәт итүенә шулкадәр вакыт. Тик бу хисләр еллар белән исәпләнми. Артистканың театрга булган мәхәббәте кебек.  Бу яратуның чорларны иярләрлек дәрте бар. 

«Бәхетле...»

«Кеше гомере өч чорга бүленә –  яшьлек, урталык һәм картлык! Иҗатта да шулай!» – дип яза Наилә Гәрәева үзенең 75 яшьлек юбилеена нәшер ителгән ихлас, фикерле китабында. «Сезнең очракта мондый гади генә атамалар бирәсе килми бу чорларга. Әйдәгез, исемнәрен үзгәртик әле... Мисалга, яшьлекне ничек атар идегез?...» – дим әңгәмәдәшемә. «Бәхетле... Бәхетле!» дип җавап бирә Наилә ханым.

«Бәхетле» чорының ишекләре нәкъ Казан уртасында, хәзер инде күпләребезгә мәгълүм гаҗәеп Казансу ярлары буенда ачыла. Әйе, шушы елга ярына бик якын Подлужная урамында, бер карасаң, шәһәр үзәге, әмма ул чорда гап-гади авылны хәтерләткән урында туып-үсә булачак артистка. Агач йортлар, бөтен җирдә яшеллек, тавык кыткылдавы, сыерлар мөгерәве, әтәч тавышы – бар да нәкъ авылдагыча. Казансуда әниләре кер чайкый, ә балаларны еш кына шунда җиз самавырны ком белән чистартырга җибәрә торган булалар. Шулай да бу –  Казан – мәгърифәтле, мәдәниятле башкала! Наилә ханымның әнисе Раван апа – Казан кызы, мәдрәсәдә белем эстәгән гыйлемле ханым, балаларын да һәр яктан зәвыклы, бай рухлы итеп тәрбияләргә тырыша. Хәер, әтиләре Гәрәй улы Хәким дә сәнгатькә якын кеше, Салих Сәйдәшев, Фәйзи Йосыпов һәм башка татар сәнгать әһелләре белән дус була. Тик сугыштан тирән яралар белән кайткан ата озын гомер кичерә алмый. Көннәрдән беркөнне Раван апа өч баласы белән ялгыз кала. Әле дә, шөкер, яннарында әнисе – дәү әни бар. Динле, намазлы, Аллаһка зикер әйтеп торучы чын татар әбисе. Аның хикмәтле тәрбиясе белән балалар милли җанлы булып үссә, матурлыкка мөкиббән әниләре аша мәдәнияткә, сәнгатькә тартылалар. Шушы авыр елларда да балаларны музыка мәктәбендә укытырга мөмкинлек таба әни кеше. Апалары фортепиано сыйныфында белем алса, абыйсы һәм төпчекләре Наилә скрипкада уйнарга өйрәнә.

Балачактан «артистка» дигән исем алган чая кызыбызның киләчәгенә мая шунда ук салынган күрәсең. Скрипкада уйнаганда ук укытучылар аңа: «Бигрәк хис белән уйный, артистларча», – дип әйтә торган булалар. Бу вакытта инде Наилә Гәрәева пионер йортының бөтен түгәрәкләренә йөри, опера театрында балалар хорында катнаша, яшьләр театрында спектакльләрдә уйный, радиода тапшырулар алып бара. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач та, кая укырга барырга дигән сорау тумый – әлбәттә, театрга! Һәм кыз Мәскәүгә Щукин исемендәге студиягә юл тота. Маҗаралы бу сәяхәт кире Казанга кайту белән тәмамлана. Башкала мөгаллимнәре чандыр гәүдәле, унҗидесе тулыр-тулмас кызга Казанда ачылачак Качалов театры каршындагы театр студиясенә керергә тәкъдим итәләр. Булачак артистка шулай эшли дә, тик рус бүлегенә керергә карар кыла. Имтиханнарны да тапшыра, аны кабул итәләр. Тик очраклы  бер хәл, дөресрәге очрашу язмыш укларын икенче якка борып җибәрә. Хак Тәгалә тарафыннан бу хәлиткеч борылышның сәбәпчесе танылган режиссёр, ул чакта Г.Камал театрының баш режиссёры Ширияздан Сарымсаков була. Аның фатихасын алып, Наилә Гәрәева татар сәхнәсенә аяк баса. «Гомумән, минем тормышым- да яхшы кешеләр шактый очрады, минем язмышымны хәл итә торган кешеләр. Алардан башка мин уңышларга ирешә алмас идем», –  ди артистка. Әлбәттә бу сүзләр аның остазлары – Ш.Сарымсаков, П.Исәнбәт, Х.Уразиков, Г.Шамуков, М.Сәлимҗанов, Р.Җиһаншинага атап әйтелгән.

Мәхәббәтле...

Гаҗәп, әмма бу чорда театрда яшьләр юк, Щепкинчылар әле кайтып җитмәгән, өлкәнрәк артистларга яшь образларны башкарырга туры килә. Шуңа да театр дөньясы Наилә Гәрәеваны гына көткәндәй, аны сәнгать өермәсенә уратып, иҗат кайнаган елларга алып кереп китә. «Ай тотылган төн»дә Зөбәрҗәт, «Чаткылар»да Сәетгәрәй, «Хәерле юл!»да Гөлчирә… Һәм Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендә төп роль – Рәхилә образы. Гәүһәр Камалова, Камал III кебек олпат артистлар белән халык алдына чыгачак премьера. Рәфкать Бикчәнтәевнең режиссёр буларак тәүге эше. Театр, режиссёрның карарын ишеткәч, «гөж» килә, кая күрелгән хәл – икенче курс студенты, юньләп татарча да сөйләшә белми торган шәһәр кызын шундый спектакльгә төп рольгә алсыннар әле! Бу адымны батырлык дими ни дисең, һичьюгы югары талант, режиссёр тоемлавы дип атарга була! Репетицияләр авыр булса да, спектакль уңышлы килеп чыга. Премьераның икенче көнендә театр дөньясында яңа йолдыз кабына – Наилә Гәрәева халык арасында шунда ук мәхәббәт казана.

Йөрәк мәхәббәтен дә шушы вакытта татый ул. Рәфкать Бикчәнтәев аның өчен остаз гына түгел, тормыш күген яктыртучы якты йолдыз булып яна башлый. Иренең 16 яшькә олы булуы да куркытмый кызны. Рәфкать ага аның өчен тау булса, Наиләсендә дә парын ышыкларлык җил-көч табыла. Мәхәббәтне дәлилләп, уллары Фәрит туа.

Бу елларда танылган режиссёр бер-бер артлы уңышлы спектакльләр куя башлый, аларның һәркайсында Наилә Гәрәева уйный. Башка режиссёрлар да гаҗәеп талантлы яшь артистканы спектакльләренә чакырып кына торалар. Хәтта бер спектакльдә икешәр роль уйнаган чаклары да була. Арада иң яраткан рольләренең берсе Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Әсәл. Бу роле өчен ул егерме җиде яшендә Г.Тукай премиясенә лаек була. Инде татар дөньясында Наилә Гәрәева исемен белмәгән кеше юк, аны урамда таныйлар. Яшь кызлар аныңча киенә, аңа охшарга тырыша. Аеруча Диләфрүзен яратып, артисткага да еш кына «Диләфрүз» дип дәшә башлыйлар. Чибәр, чая Диләфрүз....

Бердәнбер...

Ә бит Диләфрүзне уйнаганда артисткага инде 35 яшь була. Артта аҗагандай сызылып үткән ялкынлы рольләр, алда сынаулы еллар көтәчәген белгерткәндәй, бер-бер артлы вакыйгалар алышына. Наилә апа Рәфкатен, абыйсын, әнисен югалта. Рольләре сүрәнләнә, сирәгәя... Шәхси тормыштагы ялгызлык белән үрелеп барган җанөшеткеч сынаулы чорга аяк баса ул. Тик бирешми, ябык иңнәренә төшкән сынауларны героиняларына хас горурлык, гаярьлек белән күтәрә – театр училищесына шәкертләргә театр серләрен төшендерергә алына.

Тормышында бердәнбере, сөенече, өметле киләчәге – улы Фәрит бар. Ана йөрәге газизе өчен өзелепөзгәләнә, яшәү көчен дә аннан ала. Хәзер инде тормышындагы алыштыргысыз роле – Әни, бу бәхет өчен михнәтләргә дә түзәргә мөмкин.

Улы әтисенең игелекле хезмәтен дәвам итәрлек лаеклы дәвамчы икәнлеген сизеп, тоеп яши ана кеше. Фәрит Бикчәнтәев Камал театрына яшь режиссёр буларак эшкә кайткач исә, бер сөенсә, бер борчуга кала. Сөенүе – улы чын талант икәнлегенә инанганга, борчулары — анысы инде йөрәк эше, ана йөрәге. Бу чорда Наилә ханымның рольләре тирәнәя, олыгая, тәҗрибәле, фәлсәфи рольләр барлыкка килә башлый. Мисалга, Күршекәй («Бичура» – М.Гыйләҗев), Миләүшә («Хушыгыз!» – Т.Миңнуллин), Сәлимә («Шәҗәрә» – Т.Миңнуллин) һәм башкалар. «Шәҗәрә» спектакле – Фәрит Бикчәнтәевнең җимеше. Наилә ханым яшерми – улы режиссёрлык иткән спектакльләрдә уйнау аңа җиңел түгел. Сәлимәсе белән дә озак тартыша ул. Фәритнең: «Ышанмыйм, ышанмыйм!» дип күңелне бимазауларыннан гаҗизләнеп куйган чаклары да аз булмый. Ике талантның зирәклеге һәм профессионализмы үзенекен итә, әлбәттә. Спектакль уңыш казана, ә Наилә ханым яраткан тамашачысы өчен яңа яктан ачыла.

Актрисаның чираттагы уңышы – Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә әни роле. «Марсель Сәлимҗановның бу рольне миңа тапшыруы минем өчен генә түгел, театр өчен дә көтелмәгән вакыйга булды.  «Ул бит шәһәр кызы?!» диделәр. Бу юлы инде мин: «Шәһәрдә булсынмы, авылдамы – әни ул кайда да – әни, аларның шатлыклары да, борчулары да бертөсле», – дип булачак ролемне якладым. 

 Наилә Гәрәева уйныймы?

Актриса үзе турында сөйләгәндә үтә тыйнак, мактаулардан азат. Һәр җөмләсе дикъкать белән, рәхәт ихласлык белән рәхмәт булып сызылып үтә. Аллаһка, әти-әнисе, якыннарына, остазлары, замандашлары, коллегаларына, театрына... Гадилектә галилек, диюләре хактыр. Ә рәхмәтле булу, шөкер итү ул үзе зур бәхет. Сынаулы тормыш юлы үтеп, күпләр моңа төшенми дә әле. Димәк, Наилә Гәрәеваның тормышы сынаулар, үкенүләр, киртәләргә карамастан, бәхетле булып чыга түгелме? Үзе әйткәнчә, бәхет ул тоташ булмый, мизгелләрдән тора. Сәхнәдә дә, тормышта да бәхетен бөртекләп, учына җыеп саклап яши белә ул. Шөкер, шомырт кара күзләрендә нур балкый, нәфис иңнәренә еллар эз салмаган диярсең – СөбханАллаһ, җиңел, җитез, зәвыклы... Наилә ханымның киенү стиле әле дә таң калырлык!

Сәнгать, сәясәт, заман проблемалары, театр турында булсынмы, артистка белән кайсы темага сүз башласаң да, һәр өлкәдә белеме, һәр мәсьәләгә карата фикере бар: «Бу заманны авыр кабул итәм. Күп нәрсәгә каршылыклы фикердә, тәлапчән мин. Кешеләрнең үзләрен генә дөрес дип санавы, үз дөньясына бикләнеп яшәве борчый. Пандемия бу халәтне көчәйтте генә. Бу чирләр дә Ходай тарафыннан юкка гына бирелмәгәндер. Кешеләр уйлансын, диюедер. Ил белән күтәрә торган бәла. Безгә үзебезне югалтмыйча үтәсе иде бу сынауны», – дип хәерле теләкләр тели ул. Улы Фәрит, килене Люция, бигрәк тә оныгы Йосыф өчен кайгыртучанлыгы сизелә. Бикчәнтәевләр йолдызлыгының янә бер якты йолдызы бит ул Йосыф – вакыты җиткәч, бабасы, әтисе кебек ул да сәнгать йөзендә балкыр, Аллаһ насыйп итсен! 

Шулай да Наилә ханымның гомеренең һәр мизгеле, сынаулары, шатлык-борчулары, хәтта теләкләре театрга килеп тоташа. Гомере буена аның уйлары, фикерләре сәхнәдән яңгырый – газиз шул, бик кадерле аңа бу урын. «Театрыбызның йөзе югалмасын. Камал театры кебек татар театры юк ул. Аның хәзер миллилекне саклап, замана шаукымында тигез генә тибрәлгән чагы. Театр ул – тәрбияләүче, фикерләргә өндәүче урын. Кеше анда уйларга, уйланырга килергә тиеш, ял итәр һәм көләр өчен генә түгел», – дип тамашачысы өчен дә борчылуын белдерә. Зур гаиләсенә әверелгән татар тамашачысы өчен. Аның дистәләрчә рольләрен күз карасыдай кадерләүче сәнгать җанлылар. Без – тамашачы өчен бу рольләрнең һәрберсе ядкарь. Алга таба да яраткан артисткабызны сәхнә түрендә күрергә телибез. Репертуарда Наилә ханым уйнаган «Исәнме, улым!», «Бабайлар чуагы», «Зәңгәр шәл» спектакльләре озын гомерле була күрсен! Әнә шулай, ярты гасыр элек яңгыраган «Наилә Гәрәва уйныймы?» дигән сорау тамашачыны әле дә дулкынландыра. Җавабы гына үзгәргәндер, мөгаен – юк, ул уйнамый, Наилә Гәрәева сәхнәдә яши, сәхнә – аның тормышы!

М.Ш. Шәймиев, Татарстанның беренче Президенты:

– Җанының бар җылысын, көчен, иҗади дәртен соңгы тамчысына тикле театрга багышлаган Рәфкать Бикчәнтәев сәнгатебез күгендә матур йолдыз булып балкыды. Аның берсеннән-берсе талантлырак хатыны Наиләнең, улы Фәритнең шушы театрда күркәм иҗатларын истә тотып, без хәзер мәдәни күгебездә тулы бер йолдызлык – Бикчәнтәевләр йолдызлыгы хасил булды дип шатланабыз. 

Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:

– Минем өчен Наилә Хәкимовнаның иң үзенчәлекле ягы – аның оригинальлегендә. Мин бу сүзне болай гына әйтүем түгел. Ул, чынлап та, күп кенә артистлардан нәкъ менә оригинальлеге белән аерылып тора. 

Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:

– Мине Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектакле шаккаттырды, дөресрәге героиняны уйнаган яшь, чибәр, темпераментлы, акыллы, чәчрәп торган күзәл кыз килеп чыкты да, шыгрым тулган залны, шундагы тамашачыларның йөрәген яулап та алды. Бу кыз Наилә Гәрәева иде.

Дания Гыймранова, театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Наилә Гәрәева – бәхетле актриса. Сәхнә түрендә ялкындай янган, алтындай ялтыраган шәхесләрнең берсе. Сәхнә реформаторы Станиславский: «Драмада сез үзегез композитор булырга тиешсез», –  дигән фикер әйтә. Н.Гәрәева да үз рольләренең эчке моңын, аһәңен тойды һәм аларны шигъри югарылыкка күтәрде. 

Ю.Сафиуллин, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Беренче мәхәббәт»не куярлык дәрт һәм рух көчен Р.Бикчәнтәев синнән алган. Мәхәббәтнең тагын да олырагы, анысы бала белән ана арасындагы изге мәхәббәт сиңа Фәритең аша килде. Аның: «Мине синең догаларың саклап калды», – дип әйтүендә ул бик ачык чагылды. Фәритне япа-ялгыз килеш тәрбияләп үстерүең барыбызның да күз алдында булды. Акчасызлык баткагына чума-чума, ябык иңнәреңә мең-мең авырлыкны күтәргән хәлдә, Марсель Сәлимҗанов кебек Алып батыр янәшәсендә дә үзе булып кала алучы, аның белән ярыша-ярыша спектакльләр куя алучы һәм ахырдан аның урынын биләп калучы шәхес үстереп бирдең. 

Видеода Н.Гәрәева белән әңгәмәдән өзек:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк