Логотип
Журналда укыгыз

Театрга багышланган гомер

Гомерен театр сәнгатенә багышлап, 50 елдан артык сәхнәдә хезмәт иткән Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үсә.

Гомерен театр сәнгатенә багышлап, 50 елдан артык сәхнәдә хезмәт иткән Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үсә. Казан театр училищесында белем ала. Минзәлә театрында эшләп тәҗрибә туплаганнан соң, иҗатын хәзерге Тинчурин театры белән бәйли. Сәхнәдә йөздән артык рольне уйнап киң танылу ала. Арада Нигъмәт (К. Тинчурин. «Американ»), Гайнетдин (И. Юзеев. «Мәкәрҗәгә барган идек»), Коростылев (М. Горький. «Кояш төшмәгән җирдә»), Гарифҗан (Т.Миңнуллин. «Алай түгел, болай ул»), Миннәт (М. Гыйләҗев. «Бала баласы балдан татлы»), Нуретдин (Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин. «Мәхәббәт баскычы»), Хәйдәр (А. Гыйләҗев. «Өч аршын җир»); Сыртлан бәк (Л. Шарова, Р. Гарипова. «Карурман») һ.б. бар. Түбәндә ТР Халык артисты Н. Нәҗмиевнең тормышы һәм иҗаты турында очерк тәкъдим итәбез.

Сәхнәгә беренче адым

Уртача буйлы, җиңел гәүдәле, йөзеннән нур, ихласлык балкып торган Нуретдин абый Нәҗмиев мине елмаеп каршы алды. Безнең әңгәмә аның бала чагын, сәхнәдәге беренче адымнарын искә төшерү белән башланды. Театрны ярату, артист булу теләге бала чагыннан килсә дә, аның чыганагы, этәргеч ноктасы кайда, нәрсә булуын өзеп кенә әйтергә кыенсына ул. Нуретдин абыйның балалык, яшьлек еллары үткән чорда әле телевизор юк, радионы да бик аз тыңлыйлар, чөнки гел урамда: я эш, я уен. Алар нәселендә зур сәнгать юлыннан китүчеләр дә юк. Дөрес, әнисе дә, әтисе дә бик матур җырлый, күрәсең, геннарда нидер салынгандыр инде. 5 сыйныфта укыганда сәнгатьле уку буенча смотр-конкурста катнаша. Укытучысы Фаягөл апа белән Әнәс Каринең «Сыналган мәхәббәт» поэмасын өйрәнеп, район Мәдәният йортында чыгыш ясый. «Күрәсең, сәнгатьле итеп укыганмындыр, мине мәктәп формасы белән бүләкләделәр», — дип искә ала Нуретдин абый. Билгеле инде, малай шатлыгының чиге юк — өскә кияргә юньле кием булмаган вакытта, шундый зур бүләк! Аның турында районның «Октябрь юлы» газетасында язып та чыгалар. Ул чорда клублар гөрләп тора. Һәр бәйрәмгә я концерт, я спектакль әзерләнә. Авыл яшьләре арасында талантлылар күп, укытучылар коллективы да актив катнаша. Укытучылар әзерләгән спектакльләрдәге малайлар ролен Нуретдин абыйга ышанып тапшыралар. Әнә шулай, Г. Камалның «Бүләк өчен», К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесалары буенча куелган спектакльләрдә уйнап, сәхнәдә беренче адымнарын ясый. Ул чорда сәнгатькә тартылу бик зур иде, дип хатирәләргә бирелә Нуретдин абый, моның нигезе, күрәсең, борынгыдан килә. Безнең халык күмәк эшләгән, бергәләп күңел ачкан. Бәйрәмнәр, күптөрле йола-гадәтләр, кич утырулар — алар бит театрлаштырылган тамашалар. Татар халкы бер-берсенең җыр-бию осталыгын да, укый-яза белүне дә югары бәяләгән. Гомумән, ул чорда бәйрәмнәрдә яисә күңел ачуларда «җырлый белмим», «бии белмим» дип читтә калучылар булмый диярлек. Ә инде укуга, белемгә омтылыш аерым урын алып тора. Гарәп, латин, кирилл графикаларында укыйяза белгән әнисе мөнәҗәтләр укыганда тыңлаучыларның күзеннән яшь килә. Әнисенең Г. Тукайның «Исемдә калганнар»ын укуы, ә гаиләдәге 9 баланың я сәкегә, я идәнгә утырып аны тыңлаганын әле дә күз алдында тора.

Остазлар

Театр дөньясына килеп кергәндә мин Камал исемендәге һәм Минзәлә театрларын гына белә идем, дип искә ала Нуретдин абый Нәҗмиев. Зур сәхнәгә беренче тапкыр Минзәләдә чыга, шуңа да бу театрны бүгенгәчә якын итә. Монда ул тормыш тәҗрибәсе туплый һәм танылган артистларда осталык мәктәбе үтә. Минзәлә театрында уйнаган РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Әнвәр Фәсхетдиновны буй җитмәс биеклектәге шәхес буларак бәяли. Табигать биргән чын талант уенына тыныч кына карап булмый. Шулай ук театрның йөзен билгеләгән РСФСРның атказанган артистлары Хәдичә апа Сәлимова, Нәсимә апа Җиһаншина кебекләрне дә үзенең остазлары дип саный. Ә бит алар махсус уку йортында укымаганнар, ә Ходай биргән талантны шулай үстерә алганнар. 1957 елны Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына Минзәлә театры әзерләгән «Галиябану» (М. Фәйзи) һәм «Язылмаган законнар» (Ю. Әминев) спектакльләрен алып бару да күп нәрсә сөйли.

Театр — яшәү рәвешем

Безнең әңгәмә әкренләп театр эшчәнлегенә күчә. Театр минем яшәү рәвешем, минем язмышым, дип саный Нуретдин Гыйльмихан улы. Бала чактан сәхнәгә тартылып, ул шунда үзен таба. Ә бит артист хезмәте һич тә җиңелдән түгел. Күчмә театрда эшләгәндә кичергән авырлыкларны күз алдына китереп әле дә гаҗәпләнә ул, ничек түзелде икән? Ул елларда гастрольгә 24 әр көнгә чыгып китәләр. Баланы әти-әниләр карый. Кайтып, бала янында бераз торгач, тагын юлга кузгалырга кирәк. Дөрес, моңа түзмичә китеп баручылар да була. Ә шулай да театрның тарту серен Нуретдин абый Нәҗмиев хезмәтнең кирәклеген аңлауда, профессиягә тугрылыкта күрә.

Рольнең зурысы-кечесе юк

Әңгәмә барышында Нуретдин абыйдан артист серенең үзенчәлекләрен ачуны сорыйм. Ул исә театр эшчәнлегенең күп җепләр белән режиссёрга килеп тоташуын билгели. Нәкъ менә режиссёр роль тәкъдим итә һәм ул моны һәр артистның мөмкинлекләрен исәпкә алып эшли. Рольләрне аерып караганым, ошыйошамый дип бәяләгәнем булмады, дип ачыклык кертә әңгәмәдәшем. Артист буларак һәртөр рольне тиешенчә башкарып чыгу — безнең бурычыбыз, чөнки рольнең зурысы-кечесе юк. Теге яисә бу образны ачуда хилафлык килеп чыга икән, ул бөтен спектакльгә йогынты ясый. Нуретдин абый фикеренчә, монда режиссёрның фикере, теләге, тәкъдимнәре таяныч булып тора. Шулай да комедиячел образны уйнауның бермә-бер авыррак булуын искәртә ул, чөнки бик тиз ясалмалылыкка күчү куркынычы бар. Нуретдин Гыйльмихан улының яратып уйнаган һәм үзен сәхнәдә табарга ярдәм иткән рольләрнең берсе — белорус драматургы Андрей Макаёнокның «Трибунал» спектаклендәге Хыянәтче образы була.

Режиссёр ул — укытучы

Бай иҗат гомерендә Нуретдин абый Нәҗмиевкә дистәләгән режиссёр белән эшләргә туры килә. Ул аеруча С. Өметбаев, М. Сәлимҗанов, Т. Миңнуллин, Д. Сираҗиев, Ф. Хәбибуллин, М. Мостафин, Р. Заһидуллин кебек шәхесләрне зурлап искә ала. Режиссёрга мин укытучы итеп карыйм, ди Нуретдин Гыйльмихан улы. Һәрберсенең үз принциплары, таләпләре булып, дөньяга карашлары төрле булса да, аңлашып эшли ул. Билгеле, эш дәверендә теге яисә бу мәсьәлә буенча килешмәгән, бәхәсләшкән очраклар була. Анысы да табигый, әмма уртак тел барыбер табыла. Киң планда караганда, спектакль — бердәм хезмәт нәтиҗәсе. Ул тулы бер ансамбль булып, анда һәрберсенең алыштыргысыз урыны бар. Режиссёр һәм артист эшен музыканттан, рәссамнан, ут куючыдан аерып карап булмый. Спектакль фикердәш артистлар, бер максат белән тупланган кешеләр уены аша оеша.

Артист һәм тамашачы

Артист белән тамашачы мөнәсәбәте төрлечә оеша. Уңышлы спектакльләрдән соң еш кына танып эндәшәләр. Артистка танылу алып килгән рольләрне тамашачы да хәтерендә саклый. Нуретдин абый күбрәк икенче пландагы рольләрне уйный, ә аларны тамашачы күңелендә берегеп калырлык итү һич тә җиңел түгел. Театрга зур уңыш китергән спектакльләр арасында Р. Вәлиевнең «И машина, машина, җитте минем башыма...»сы бар. Әсәрне гаять талантлы режиссёр Дамир Сираҗиев сәхнәләштерә, вакытсыз мәңгелеккә күчкән бу шәхесне күпләр хәзер дә сагынып искә ала. Әлеге спектакльдән соң шундый бер вакыйганы хәтерендә саклый әңгәмәдәшем. Троллейбуста барганда бер ханым янына килеп әлеге спектакльне каравын әйтә: «Синең коммуналкада авыр хәлдә яшәгәнеңне күреп бик кызгандым. Әйдә минем белән, ике бүлмәле квартирам бар. Ятма анда интегеп». Залда утырган тамашачының, онытылып китеп, сәхнәдәге уенны чын итеп кабул итүе гадәти хәл. Ә монда спектакльдән соң ике-өч көн вакыт үткәч тә тамашачы артистның уен дулкыныннан чыга алмый, гаҗәеп хәл. Ә инде тамашачы белән уртак тел табуга килгәндә, бездә аның ихтыяҗын, теләген өйрәнү, аңа җавап бирү омтылышы бар. Татар театрларында комедияләрнең өстенлек итүе дә шуның белән аңлатыла. Әмма моның белән мавыгырга ярамый, ул вакытта театрның үз йөзен югалту куркынычы туа.

Драматургия торгынлыкта

Заман драматургиясен торгынлыкта дип саный Н. Нәҗмиев, чөнки театрлар заманча спектакльләргә кытлык кичерә. Пьесаларга тормышчанлык җитми, күренешләр чынбарлыктан алынмый, уйлап табыла, ә ул ышандырмый, ясалма килеп чыга. Билгеле, Т. Миңнуллин кебек талантлар йөз елга бер генә туадыр. Шулай да драматурглардан заман проблемаларын сәнгати биеклектә чагылдырган пьесалар сорала. Шул уңай белән Нуретдин абый Нәҗмиев татар театрлары репертуары, аларда классиканың урыны мәсьәләсенә дә үзенең карашын белдерә. Театрлар репертуарында традиция буенча классика төп урынны алып торуын билгеләп үтә артист. Билгеле жанр төрлелеген беркем кире какмый, чит ил авторлары, тәрҗемәләр, заман әсәрләре дә бар. Әйтик, Р. Заһидуллин куйган «Кураж ана һәм аның балалары», «Гамлет» кебек спектакльләрне яратып кабул итә ул. Соңгы вакытта классик әсәрләрне шактый үзгәртеп кую күзәтелә. Төрле театрларда куелган К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», Н. Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин» спектакльләрендә заманчалыкка омтылу, аерым фикерләрнең югалуына китергән. Үзгәртүләр, нидер өстәүләр булса да, алар автор концепциясен бозарга тиеш түгел дип саный әңгәмәдәшем. Тамашачы төрле булган кебек, репертуар да шул төрлелекне күздә тотып төзелә. Гомумән, пьесаларның сыйфатын үстерү җитди бурыч булып кала.

«Театрларның киләчәгенә өмет белән карыйм»

Театрлар эшчәнлегендә авырлыклар күп, ул беренче чиратта телебезне өйрәнүчеләр саны бик нык кимү белән бәйле. Әмма театрның мөмкинлекләре зур әле. Кеше телевизор белән телефоннан туеп, барыбер табигый уенга — театрга йөз белән борылыр дигән фикердә әңгәмәдәшем. Гомумән, театрларыбызның киләчәгенә өмет белән карый Нуретдин Гыйльмихан улы.

Театрның хәлен аңлау өчен, башкалар белән чагыштырып карау да кирәк. Гастрольләр белән Россиянең күп төбәкләрендә булырга туры килде, дип искә ала Нуретдин абый. Кайда гына булсак та татар халкының театр яратуына ихластан инанып кайта идек. Хәзер дә Татарстаннан читтә татар театры белән кызыксыну бик зур. Театр Пандемия алдыннан Мәскәү, Самара, Ижау шәһәрләрендә гастрольләрдә булып, шыгрым тулы тамаша залларында спектакльләр күрсәтә. Артист фикеренчә, читтәгеләр безне сагынып тора. Спектакль беткәч тә халык тиз генә таралышмый, артистлар белән очрашуны көтә, алар тере аралашуга мохтаҗ.

Үткәннәр сагындыра

Дөресен әйтим, 65 яшемә кадәр гомер агышы, өлкән яшьтә булуым турында уйламадым, ди Нуретдин абый. Хәзер инде үткәннәргә еш әйләнеп карый. Минзәләдән Казанга 1975 елны күчеп килә. М. Сәлимҗанов театрга кабул итә, хатынына да эш табыла. Әмма яшәргә урын юк, инде нишләргә? Ерак туганы Сәет абый Шәкүров Күчмә театрда директор булып эшләгән вакыт. Аның белән очраклы гына күрешкәч, ул хәлен сораша, үзләрендә яшәп тору өчен бүлмә барлыгын әйтә. Әнә шулай Күчмә театрда эшли башлый ул. Баштарак театрда үземне табу авыр булды, дип искә ала Нуретдин Гыйльмихан улы. Әлеге хәлдән чыгарга Туфан абый Миңнуллин булыша. Ул Минзәлә театрында берничә ел эшләп, беренче әсәрләрен дә куйдырган була. Туфан абый: «Бер атнадан пьесам әзер була, үзем режиссёр буларак куям. Сиңа төп рольне бирәм», — ди. Әнә шул рәвешле «Алай түгел, болай ул» спектаклендә уйнарга насыйп була. Ул унбиш ел дәвамында репертуардан төшми. Нуретдин абыйның әнә шундый истәлекләре күп булып, үткәннәрен һәрдаим сагынып яши. Ә инде бүгенге яшьләргә сокланып һәм сөенеп карый ул. Алар акыллы, әзерлекле, тырыш, барысын да яратам, бик тиз уртак тел табам, ди әңгәмәдәшем. Тинчурин театрына килгән яшь артистлар нигездә авылдан, шуңа да телләре чиста, матур. Бу бик мөһим фактор, димәк, тамашачы да сәхнәдән аһәңле, дөрес сөйләм ишетәчәк, татар теленең бөтен матурлыгын тоячак.

Мин тормышны яратам

Артист булу хыялым, Аллага шөкер, тормышка ашты, ди Нуретдин абый Нәҗмиев. Шуңа да ул тормышны, хезмәтен, гаиләсен яратып яши. Шулар аңа шатлык бирә, бәхетле итә. Ул гомере буе татар дөньясы эчендә кайный, шуңа тартыла. Гаиләсендә татар рухы яшәве белән дә горурлана, кызы һәм оныгы белән бары татарча гына аралаша алар. Үз милләтеңнең бер вәкиле итеп тою да рәхәтлек бирә. Бүген дә Нуретдин абый сау-сәламәт булып театрда хезмәт итү дәрте белән яши.

И язмыш, язмыш...

Бәлки сәер яңгырыйдыр, әмма Нуретдин абый Нәҗмиев язмышка, тәкъдиргә ышана. Төшләрен дә үзе юрый һәм алар туры килә. Моның сәбәбе студент елларына кайтып кала. Бервакыт аңа аэропорттан Базарлы Матакка самолёт белән очарга туры килә. Бала күтәргән чегән хатыны чәй алырга акча сорагач, каршы килми, бала өчен бит. Әлеге хатын бераздан килеп, теләсәң, язмышыңны әйтеп бирәм, ди. Нуретдин абый ризалаша. Ул аңа ничә яшьтә өйләнәсен, баласының фаҗигале төстә үләчәген, тагын берничә шәхси әйберне әйтә. Байтак вакыт үткәч, тикшереп караса, чегән хатыны әйткәннәр барысы да туры килгән. Ышанмас җиреңнән ышанырсың...

Әңгәмәдәшем Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып яши. Әтисе дә бит яшь вакытта Коръәнхафиз булган, әнисе байтак догалар өйрәтеп калдыра. Аллаһ юлында булу аңа көч, ышаныч бирә, авыр вакытта шуңа сыена. Адәм баласы гомеренең бер мизгелендә барыбер дингә киләчәк, дип саный Нуретдин абый. Бүген акча һәрнәрсәгә патша, әмма гел алай булмас, һәр нәрсәнең чиге бар, Аллаһының гына чиге юк. Шуңа да ул күңел төшенкелегенә бирелмичә, тормыштан ямь-тәм табып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк