Логотип
Журналда укыгыз

Театрны юкка чыгармагыз...

Тулгаклы туксанынчы еллар, мөгаен, тарихка җимерүче, булганны юк итүче еллар булып кереп калыр. Советлар союзы дигән ил белән бергә, беренче чиратта, әхлак бозылды, иман белән иван рифмалаша башлады.

Тулгаклы туксанынчы еллар, мөгаен, тарихка җимерүче, булганны юк итүче еллар булып кереп калыр. Советлар союзы дигән ил белән бергә, беренче чиратта, әхлак бозылды, иман белән иван рифмалаша башлады. Гүя Матурлык юкка чыкты, әйтерсең, кешелеклелек дигән төшенчә һәм аның асыл мәгънәсе буш сүзләр генә булып калды.

Кыргый заманда «кыргый» акчалар эшләү башланды. Нәрсәнедер бүлгәндә һәрвакыт шулай була. Бу исә бик зур Илне бүлешү иде. Ул заманда минем каләм ачынып, сызланып түбәндәге юлларны теркәп куйган:

Иван Абрам Ил бүлешә,

Кисәкләп алып тора.

Ә Гали калып тора,

Ул янә калып тора,

Ул һаман калып тора…

Гали дә калышмады. Хәтта уздырып та җибәрде әле урыс белән яһүдне: Ауропадан кергән хламны гөмбә кебек үзенә сеңдерә барып, Илһам Шакировлар, Әлфия Афзаловалар, Шәүкәт Биктимерлар сәхнәсе акча эшләүче станокка әйләнеп калды.

«Сәхнә» журналы менә шундый елларда туды, ягъни нәшер ителә башлады. Киләсе елга, Аллаһ Боерса, 20 ел була икән инде нигез салынуына.

20 ел әллә ни күп булмаса да, ләкин кеше гомере өчен ул да тарих һәм нинди генә тарих әле. Җитмәсә, татарның озын-озак һәм гаять бай тарихында беркайчан да сәнгатьнең ике юнәлешен – сәнгатьнең үзен һәм мәдәниятне берләштергән, аның елъязмасын «теркәп» баручы басма беркайчан да булмаган икән.

(Моннан бер гасыр элек фәкать театр турында гына аклы-каралы төстә «Тамашачы» дигән журнал дөнья күреп калган, кабатланудан тарсынмыйк, ул бары тик театр тормышына гына багышланган булган. – З.Х.)

Минем үз бабам Фәләхинең «Ни хәл?» – дип сорауга каршы: «Була гына ул! Булдырабыз», – дигән бик еш һәм яратып әйтә торган сүзе канга сеңеп калган. Авылдашлар хәтерлиләрдер әле гаҗәеп холыклы, алтын куллы бу кешенең әлеге сүзләрен. Үз бабам булганга сеңгәндер инде, геннар дибез бит. Кыскасы «Сәхнә» журналы нәшер итәм дип хыялланып йөргәндә бик абруйлы кешеләр: «Булмый ул, энекәш! – дигәндә дә, өметсез фикерләр әйткәндә дә, күрәсең, бабайдан килгән геннар уянган чак булгандыр, мин тешемне кысып: «Була ул, барыбер булачак!» – дигәнем истә калган. Моңа төп сәбәпче кыргый елларның дөньяны, вәзгыятебезне кара төсләргә манып бетерүендә иде. Ә адәм баласы һәрчак яктылыкка омтыла. Яктылык минем өчен яшьтән үк сәхнә иде, театр, эстрада, гомумән, мәдәниятсәнгать иде… Әдәби әсәрләрдә үзем тудырган Якты, Матур дөнья иде!.. Малай чакта якшәмбе көннәрендә «Татарстан радиосы» татарча спектакльләр тапшырганда радионы «кочаклап» утыру да файда иткәндер, күрәсең. Ринат Таҗи, Наилә Гәрәева тавышлары әле дә күңелемдә балачактагы искиткеч тәмле хатирәләр кебек яңгырый шул радио-спектакльләр аркасында. Бераз үсә төшкәч, аларга Флёра Хәмитова, Гөлсем Исәнгулова, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина аһәңнәре кушылды. Айрат Арсланов яшь малайларны шигърияткә гашыйк итте һәм башкалар, һәм башкалар. Без яратып-яратылып, сөеп-сөелеп үстек, безне Мәхәббәт тәрбияләде. Хәзер мин үземә 60, «Сәхнә» журналына 20 ел булу уңаеннан шул истәлекләр хакында уйлап, моңланам икән, димәк, сәнгатьнең бөек көче ул – мәңгелек! Аның тәэсирле көче сәхнәләрдә яши!

Тарихи түгәрәк дата алдыннан, нигәдер тарих, хатирәләр белән мавыгасы килми, монысы кереш өлеш буларак кына кабул ителсен.

Ялгаулы ялгышлар һәм язмышлар

Түгәрәк датаны каршылап яшәгән көннәрдә без бүген күбрәк уңышлар хакында сөйләшергә тиеш кебек идек. Бу юлы алай итмик әле. Кешене түгел, үз-үзеңне мактап яши торган заман килсә дә, аның белән мавыкмыйча, тезислар рәвешендә генә берничә фикер белән уртаклашасы килә. Тәнкыйть белән дә бик шөгыльләнеп торасы килми.

Мин әле кичә генә режиссёрларны сүгә идем, татар театрынбетерәләр, барысы да коммерсант булып бетте дигән фикерләр дә әйтелмәде түгел. Ләкин мин ялгышканмын, әлеге ялгышка хакыйкатьне дә ялгап китүне кирәк саныйм. Бездә чынлап та драматурглар юк икән бит, бармак белән генә санарлык алар. Туфан үзе белән тулы бер чор-эпоханы алып китте. Әлбәттә, Шәриф Хөсәенов, Хәй Вахитлар белән бергә.

«Фестивальләрдән баш әйләнү шаукымы башланды. Спектакльләрне «фестивальный» һәм «зрительный»га бүлә башладык. Соң… ул «фестивальныеңны» тамашачы карарлык булмаса, нигә дип дәүләт акчасын «одноразовый» тамашаларга әрәм-шәрәм итәбез соң әле?! Тамашачыга аталган спектаклеңне фестивальгә алып барырлык та булмагач. Ник тотынабыз соң әле андый чыгымлы эшкә дигән сораулар да туа тора. Дәүләт акчасына күз кыздырмыйча гына, әнә, «Живой город» бик кызыклы экпериментлар ясый. Мәсәлән, «Анна Каренина»сы искитәрлек спектакль!

Композиторлар үзләре җырның сүзен дә язып, үзләре башкара да башлагач, эстрада сәхнәсен кәкре каенга китереп тери язган идек инде. Хәзер пьесаны режиссёрлар үзе яза. Хуш, язсыннар. Моның уңышлы мисаллары бар. Мәсәлән, «Ковчег» дигән бөек спектакльнең пьесасын режиссёр язган, немец режиссёры Ульрих Хуб үзе куйган да. А. Җаббаровның «Хуш, авылым» һәм башка спектакльләрен дә мисал итеп китерергә мөмкин.

«Алтын битлек» белән шаша башладык. Ә беләсезме, «Алтын битлек»не М. Ульянов кебек корифейлар нинди максаттан уйлап чыгарган? Миңа моны атаклы режиссёрыбыз Рифкат Исрафилов әйтте. Максатлары рус психологик драмасын үстерү, стимуллаштыру өчен кирәк булган икән ләбаса һәм ул бары шул максатка гына хезмәт итәргә тиеш булган!

Татар тамашачысы сәхнәдә «язмышлар тарихын» карарга ярата. Моны искә алып эш иткәндә генә без татар театр сәнгатен саклап кала алачакбыз, ди акыллы театр белгечләре һәм дә тәнкыйтьчеләре. Күптән түгел Оренбургка баргач, күренекле режиссёр Рифкат Исрафилов белән очрашып, бер генә сорау бирдем, ягъни без ни эшлибез, без ни хәлдә. Шушы урында мастерның җавабын урнаштырып, мәсьәләгә дә, мәкаләгә дә нокта куярбыз ахрысы.

Р. Исрафилов белән әңгәмәдән өзек:

– Бөек рус актёры Михаил Александрович Ульянов әйтүенчә, «Алтын битлек» ул рус психология мәктәбе традицияләрен саклауның мөһим бер өлеше. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, без бу традицияләрне сакламыйбыз. Үзебезнең бөек сәхнә остасы әйтеп калдырган сүзләргә колак салмыйбыз. Бу сораулар күпләрне борчый һәм «Алтын битлек» театраль премиясе тирәсендә күп имеш-мимешләр йөри. Алар арасында файдалы фикерләр дә күп, кайберләреннән баш тартырга Бу безнең беренчел максат, һәм рус психология мәктәбенең төп төшенчәсе – борчылу. Шуңа күрә да мөмкин. «Алтын битлек»тә тәкъдим ителгән урта кул спектакльләрне күреп, яшь режиссёрлар «безгә дә шулай эшләргә ярый» дип уйлый. Алай эшләргә ярамый. Спектакльләрне кеше күңеленә үтеп керерлек итеп ясарга кирәк. мин сезнең фикерләрегезне тулысынча хуплыйм. Фестивальдә катнашучы спектакль тамашачылар өчен дә булырга тиеш. Халык өчен куелган спектакльләрне дә алып барырга була бит фестивальгә! Бездә хәзер фестиваль өчен һәм тамашачылар өчен дип икегә бүлеп карыйлар спектакльләрне. Алай булмый. Яхшы спектакль куй, шуны тамашачыга да күрсәт, фестивальгә дә алып бар.

Безнең төп бурыч – яхшы спектакль кую, һәрбер тамашачының күңеленә үтеп керү. Теге чакта Фәрит Бикчәнтәевне Камал театрына баш режиссёр итеп кую да бик дөрес булды дип уйлыйм. Егеттә олпатлык бар, иҗади олпатлык дип атыйм мин аны. Мин хәтта әйтер идем, серлелек тә бар анда. Ул спектакль куйганда тамашачыны ни белән сокландырасын алдан белеп булмый.

Театрда эзләнү һәрвакыт булды һәм булачак. Тик нинди эзләнү булуы мөһим. Велосипед уйлап табарга кирәкми, аны инде безгә кадәр үк уйлап тапканнар. Баналь сүзләр булып ишетелсә дә, дөресе шул. Шуңа күрә психология театры традицияләренә нигезләнеп, бу эзләнүләр төрле юнәлешләр алырга мөмкин. Бөек режиссёрлар да эзләнә, Додин һәм башкалар. Яңа юллар, яңа формалар эзлиләр, әмма болар барысы да психология мәктәбе кысаларында. Чөнки психология театры мәктәбе – ул нигез. Мисал өчен, хәзер мин яңа пьеса өстендә эшлим. Беренче сорау – пьесаның авторы кем? Әгәр режиссёрга автор ошамый икән, аның әсәренә алынмавы хәерле. Минем бурыч – автор фикерләренә төшенеп, аларның төп төшенчәләрен тартып чыгару. Авторны ачу – минем максат. А.П.Чехов дәрәҗәсенә җитә алырлык режиссёр бармы икән? Шулай ук уйлап чыгарылган «велосипедлары» белән дә Чеховны үзләренә яраклаштыра алмаслар. Нәкъ менә шуңа күрә мин психология театры традицияләренә нигезләнеп эшләүне кулай күрәм. Чөнки психология театры, борчылулар аша сәхнәдәге күренешләр чын тормышка әверелә. Ә сәхнәдә яшәү бар икән, димәк, ул мине битараф калдырмаячак. Шул вакытта мин елыйм-көләм, геройлар язмышлары өчен борчылам һәм бүгенге спектакльнең чын катнашучысына әвереләм. Мин бу спектакльдә күңелем белән катнашам.

Ә драматург режиссёр өчен кем ул? Театрда аның урыны нинди?

– Драматург һәрвакыт беренче урында булды һәм булачак та. Кабатлап әйтәм, драматургның иҗатын кабул итмичә аның әсәрен ниндидер иҗади амбицияләрне күрсәтү өчен генә куллану дөрес түгел. Моның өчен башкалар бар. Безне укыткан бөек остазлар бу хакта инде күптән сөйләп калдырдылар, шуңа күрә мин монда яңалык ачмыйм. Әгәр мин А.П.Чеховның «Три сестры» пьесасын алам икән, минем бурычым әсәрнең бер генә буын тамашачыларын тетрәндермәгән психологик тирәнлеген ачып салу. Ни өчен? Әлеге әсәрнең тирәнлеген мин хәзерге буын тамашачыларына җиткерергә тиеш, А. Чехов әсәре аша аларның йөрәкләренә үтеп керергә.

Бу эксперимент булу-булмавына карамастанмы?

– Әлбәттә, нәрсә соң ул эксперимент? Яңа форма эзләү. Шул ук вакытта әлеге форманы без сөйләгән психологик театр мәктәбе кысаларында эзләргә кирәк. Анда чын тормыш, яшәеш чагылырга тиеш. Сәхнәдә кызыклы итеп тәкъдим ителгән «шәрә» форма гына булса, ул мине 10 миннуттан соң туйдырачак һәм минем сәхнәдә тормыш күрәсем килә башлаячак. Чөнки ул иң мөһиме. Туфан Миңнуллин – татар халкының гына түгел, Совет һәм Россия халкының бөек драматургы. Үз әсәрләрендә ул кеше күңелен яктырта. Шуңа күрә мин аның пьесалары белән яратып эшләдем һәм ул спектакльләр Башкорт театрында зур уңыш белән барды. Марсель Хәким улы да спектакльләрен әлеге традицияләргә нигезләнеп иҗат итте. Шуңа да сез күтәргән сораулар бик актуаль, сезнең фикерләвегез миңа ошый.

Грозный шәһәрендә булган беренче очрашуыбыз вакытында Рамзан Кадыйров безнең делегациягә шундый сүзләр әйткән иде: «Дусларым, киноны бетердегез инде, театрны юкка чыгарырга юл куймагыз. Театр – һәрвакыт халыкның милли казанышы булып торды». Шуңа күрә сез күтәргән сораулар һәркемгә якын, аларның сезнең тарафтан ниндидер күңел борчуы белән әйтелгәне дә сизелә. Әмма мин Казан театрларының бүгенге халәтен белмим, кызганыч, анда бик сирәк булырга туры килә. Миңа татар Академия театры һәрвакыт якын булды һәм Фәрит Бикчәнтәевнең иҗаты миңа кызыклы дигән идем. Күптән түгел М. Шәймиев катнашында тапшыру карадым, ул Марсель Сәлимҗанов урынына кемне кую мәсьәләсенә багышланган иде. Татарстанның мәдәният министры бу урынны миңа тәкъдим иткән иде, Туфан Миңнуллин да бу карарны хуплады. Ләкин мин үзләрендә Фәрит Бикчәнтәев шикелле яшь, талантлы режиссёр булгач, аның кандидатурасын якладым. Чөнки Фәритнең потенциалы бик зур, андый талантның иҗат юлын капларга ярамый. Бу минем сүзләрем иде, кеше теләсәнәрсә сөйләмәсен өчен аңлатма керттем. Минтимер Шәрипович та бу хакта белә. Без аның белән күрешеп сөйләшкәндә дә мин аңа шушы ук сүзләрне әйттем.

Экспериментларын һәм лабораторияләрен өйләрендә, я булмаса капка төпләрендә үткәрсеннәр диючеләр дә юк түгел?

– Нишләп? Аларны кече залда үткәрергә дә була.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Камал театрына яңа бина төзергә карар кылды.

– Бик әйбәт булыр иде ул. Хәзерге бинада кайбер уңайсызлыклар бар. Репетицияләр залы юк, шулай ук ут та тоныграк…

Сезнең фикерегезчә, М. Фәйзи исемендәге Оренбург татар театры бүген нинди хәлдә? Театрның нинди проблемалары бар?

– Мин аларга бик җылы мөнәсәбәттә, чөнки ул минем күңелгә якын театр. Үзем булдыра алган сораулар буенча мин аларга һәрвакыт ярдәм итеп торырга тырышам. Шулай да безнең төп проблемабыз – тамашачының менталитеты, миңа калса. Ни өчендер Оренбург татарлары театрга караганда күбрәк концертларга йөрергә ярата. Мин үзебезнең татар театрларына зур иҗади уңышлар телим!

Рифкат Вәкиловичка кушылып, без дә театрларыбызга уңышлар юллыйбыз һәм, әлбәттә, шәп спектакльләр көтеп калабыз. «Сәхнә» журналы исә һәрвакыт төрле яклы анализ бирергә, театр белән тамашачы арасында күпер булырга әзер. Р. Кадыйров әйткәнчә, бетермәскә иде театрларны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк