Логотип
Журналда укыгыз

Ялгызлыктан дәва бармы?

Яшь режиссёр Айдар Җаббаровның Камал театрында куйган спектакльләре театр сөючеләр һәм белгечләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. Әлеге театрның Кече залында 4-6 декабрьдә куелган «Хуш, авылым» премьерасы да зур кызыксыну уятты. Аңа ут буенча рәссам О.Окулова, вокал-музыка буенча педагоглар А.Зәйнуллина, Б.Хисмәтов, видеорәтне эшләүче Р.Исламов, журналист Г.Шәйхетдинова ярдәм итә.

Яшь режиссёр Айдар Җаббаровның Камал театрында куйган спектакльләре театр сөючеләр һәм белгечләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. Әлеге театрның Кече залында 4-6 декабрьдә куелган «Хуш, авылым» премьерасы да зур кызыксыну уятты. Аңа ут буенча рәссам О.Окулова, вокал-музыка буенча педагоглар А.Зәйнуллина, Б.Хисмәтов, видеорәтне эшләүче Р.Исламов, журналист Г.Шәйхетдинова ярдәм итә.

Сәхнәдә вербатим, ягъни реаль кешеләр монологларына нигезләнгән тамаша бара. Камал театры сайты хәбәр иткәнчә, А.Җаббаров бер төркем артистлар белән Әтнә, Буа, Мамадыш, шулай ук Кама аръягы районнарында 50-60 кешедән сораштыру оештыра. Алар сөйләгәннәрне Т.Миңнуллинның «Һәркемнең үз колхозы», «Чакыру билеты», М.Мәһдиевнең «Сәнгать корбаннары», Р.Галиуллинның «Дан», Г.Сабитовның «Айбаш» кебек әсәрләреннән өзекләр белән баетып, А.Җаббаров пьеса яза. Шул рәвешле, спектакльдә үзенчәлекле сюжет тәкъдим ителә: экспозиция өлешендә тамашачы өлкән яшьтәге җиде ялгыз карт-карчык белән таныша. Алдагы күренешләрдә өлкәннәр монологы әсәрләрдән өзекләр белән кушылып, үткәннең гыйбрәтле сәхифәләре күз алдына бастырыла. Әлеге монологлар аша бетеп баручы авыллар темасы алгы планга чыгарылса да, режиссёр һәм артистларның тамашачыга җиткерә торган фикере күпкә киң һәм зур. Ул татар милләте, аның яшәеш кыйммәтләре, менталь сыйфатлары белән бәйле булып, алар үткән-бүгенге-киләчәк бәйләнешендә ачыла. Бөтен спектакльне нәрсәнеңдер үтеп китүе, кире кайтмаслыгы ачысы белән тыгыз бәйле сызлану хисе иңләп үтә. Өлкән яшьтәге карт-карчыклар монологында алар гына белгән тормышның үтеп китүе, шуны сагыну хисе тамашачыга да күчеп, һәркемне үз язмышы, нәсел-нәсәбе, якыннары турында уйланырга этәрә.

Тамаша залының дәвамы буларак кабул ителгән әйләнмәле сәхнәдәге шактый таушалган утыргычлар, өстәл әле авыл безгә үткәннең гыйбрәтле хәлләрен баетып күзалларга ярдәм итә.

Спектакльнең башламында бетеп баручы авылларда ялгыз яшәүче өлкәннәр монологы яңгырый. Әлеге язмышлар меңнәрнекен кабатлый, шуңа да һәрберсе аерым сыйфат-билгесе, үзенә хас характеры белән аерылып тора һәм спектакль барышында бу сыйфатлар кат-кат искәртелә. Аларны театрның талантлы артистла клубына, әле мәктәпнең сыйныф бүлмәсенә әверелә. Арткы экранда күренеп киткән плакат-сурәтләр ры тамашачыга җиткерә: Э.Талипов, А.Борһанов, Л.Фәйзуллина, Э.Сәлимов, Г.Гюльвердиева, Ф.Мөхәммәтҗанов, А.Мөдәрисова. Төрле яшьтәге һәм төрле характердагы берничә герой образында уйнау артистларга сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бөтенлекле ансамбльгә хас булганча, аларда берберсен аңлау, урыны белән ярдәм итү сизелеп тора. Өлкәннәр ялгызлыкны, авылларның бетүен заман үзгәрешенә бәйләп аңлатса да, сөйләмнәрендә аерым сәбәп-шартлар, кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтенең четерекле яклары чагылып китә. Э.Талипов герое татарның хезмәт яратуын ташны онга әйләндерүе белән чагыштыра. Әмма үзләрендә таш чыгуы турында әйтеп, авылына әлегәчә юл булмавын, колхоз рәисенең авылны тизрәк бетереп, шул урында таш чыгара башларга теләвен искәртә. А.Борһанов уйнаган карт исә авылларында управляющийның усал булуын, салам да бирмичә кешеләрне кан елатуын, аннан күрмәкче дигәндәй, урман каравылчысының аунап яткан утын-куакны да тикшереп торуын сыкранып сөйли һ.б.

Әлеге монологлардан соң килгән күренеш безне колхозлашу елларына алып китә. Ул чор афәте турында шактый күп белсәк тә, үз кул көче белән көн күрүче тырыш, булдыклы Габделгани (А.Борһанов) кебекләргә карата кылынган гаделсезлек әрнү хисе уята. Бер ялкау әтрәк-әләмне дөмбәсләгән өчен аны алып китәләр һәм ул шуннан кире кайтмый. Әлеге күренешне тагы да тирәнәйтеп килгән Э.Талипов монологында 94 яшьлек карт үз әнисе гаиләсе кичергән михнәтләр турында сөйли. Ул чорда кулак дип иң укымышлы, авылның каймагы булган кешеләрне алып киткәннәр дип саный ул. Шуны дәлилләп бер мисал китерә. Куылган авылдашларын күрергә дип Чиләбе якларына барса, барысының да җитәкче урыннарда эшләвен күрә. Карт әнисе яшәгән 11 балалы гаиләне кууларын әйтеп, кешелексез җәмгыять тудырган бәндәләрнең чирканыч гамәлен ача: «Әни мәрхүмәнең ыштанына кадәр салдырганнар».

М.Мәһдиев әсәреннән алынган өзектә сугыш чоры күз алдына бастырыла. Э.Талипов, А.Борһанов, Э.Сәлимов, Ф.Мөхәммәтҗанов михнәт-авырлыкларга бирешмәгән малайларны хәтердә калырлык итеп уйныйлар. Артистлар уенында «Бөтенесе фронт өчен!» дигән лозунгының авыл тормышына, кеше психологиясенә йогынтысы ачыла. Н.Баяннан алынган «Кайгысыз һәм хәсрәтсез / Безнең җиребез» шигъри юллары аша чын әдәбиятка таләп тә куела: «Шагыйрь кеше начар шигырь язса язсын, әмма алдамасын». Ә инде Казаклар авылына М.Фәйзинең «Ак калфак» спектаклен карарга баруларына бәйле, ач-ялангач авыл малайларының олы сәнгатькә тартылуы гаять уңышлы мизансценада күрсәтелә. Боз каткан тәрәзә аша булса да татар җырын, моңын тыңларга омтылган малайлар күңелен тыелгысыз теләк били: «Бер генә сәгатькә теге, икенче дөньяга чыгып торасы, матур итеп яшәп аласы иде…» Бу омтылышта сугышка ләгънәт, шул шартлар тудырган мәгънәсез күренешләргә ачу һәм… киләчәккә өмет-ышаныч та чагылыш таба.

Л.Фәйзуллина героинясы монологында сугыш чорының тагын бер гыйбрәтле ягы ачыла. Ул илне сакларга киткән фронтовик балалары тормышы белән бәйле. 6 бала белән калган әнисенә багышлап ул әле дә дога кыла. Гаиләнең барлык бәрәңгесен алып китеп, әлеге балаларны ачлыкка дучар итүчеләргә аның ачуы юк. Шул ук вакытта әнисенең күршедәге әбибабай базыннан ике чиләк бәрәңге урлавын, күрше авылда хәер сорашып йөрүен дә оныта алмый ул. Әнисенең гөнаһысын белеп тә, балалар хакына белмәмешкә салышкан күршеләренең олы җанлы булуына әлегәчә рәхмәт укый. Ачлык михнәтен күргән карчыкның чәйне берничә кат кайнатып эчүе күз яше аша елмаю уята.

Сталин вафат булган көннәр урын алган күренештә абсурдка җиткерелгән мәгънәсезлек ачыла. Кызыл бәрхет эскәтерткә кара түккән алты яшьлек Рәдифнең әнисе тарафыннан кыйналуына акырып елавын Сталин үлеменә кайгыруы дип кабул итү һәм икенче көнне район газетасында бу турыда язып чыгуны идеологик абсурд дип кенә атап буладыр.

А.Борһанов карт ролендә үзгә характерлы тип булып ачыла. Аңарда татарга хас кирелек, шул ук вакытта үзенекен итәм дигән омтылыш бар. Ул сугышырга яратуы, башбирмәслеге, авырлыкларны үзе табып, ничек бар шулай кабул итүе белән аерылып тора. Ялгызлыкка дучар ителгән карт яшьләрне җавапсызлыкта, авырлыкларга түзмәүдә гаепли. Әлеге монологка аваздаш яңгыраш алган алдагы күренештә Т.Миңнуллинның «Чакыру билеты» әсәреннән өзек уйнала. Әсән ролендәге Э.Сәлимов максатчан, үзсүзле, әмма дәрәҗәсен белә торган авыл егетен уйный. Егетнең шәһәрдән килгән артистлар репетициясе вакытында ачылган ныклы характеры барысына да ошый һәм нәтиҗәдә режиссёр аны театрның авылдагы якын дусты дип тәкъдим итә. Бу күренеш үткән гасырның 70-80 елларында сәнгатьнең кеше тормышындагы урыны турында сөйли.

Спектакльдә тагын бер гыйбрәтле язмыш иясе булган 81 яшьлек карт монологын Э.Сәлимов башкара. Яшьлегендә сөйгән кызы хыянәте аның күңелендә төзәлмәс яра калдырып, ул гомере буе өйләнмичә ялгыз яшәгән. Яшьләрне яратуның кадерен белергә, вакытны заяга уздырмаска өнди. Әлеге картның аянычлы язмышы дәвамы буларак Г.Гюльвердиева башкаруында яңгыраган моңлы җыр тамашачыны алдагы чор рухына алып керә. Моңа Г.Сабитовның «Айбаш» хикәясеннән алынган күренеш үрелеп китә. Э.Талипов үз исеменнән әтисе алып үстергән ат вакыйгасын сөйли. Чит җиргә сатылып, ел ярымнан соң туган җиренә кайтып үлгән Айбаш исемле ат тарихы сентименталь рухы белән татар менталитетына якын. Татар әлегәчә аттан аерылмаган, шуңа да фаҗигале вакыйга авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булып та, туган җирен оныта алмыйча яшәүче күпләрнең күңел хисләрен яңартып җибәрә.

Ярату хисе бөтен тереклек дөньясына хас. А.Мөдәрисова героинясы да ярату алдында баш иеп яши. Ире вафатына 18 ел вакыт үтсә дә, ул үзен аның турындагы хатирәләре белән юата. 17 яшьтә кияүгә чыгып, иренең күзенә карап яшәгән ул. Әлеге күренеш ирне ир итеп яшәүнең гыйбрәтле бер мисалы булып ачыла.

Шул рәвешле, спектакльдә татарның якындагы тарихы (ә ул ил тарихыннан аерылгысыз) күз алдына бастырыла. Автор аны 1930 еллардан башлый, чөнки колхозлашу чорында крестьянны җирдән аеру башлана, җирнең чын хуҗалары читкә куыла. Татар авылын сугыш тагын бер кат кисеп үтсә, сугыштан соңгы еллардагы авырлыклар, соңрак перспективасыз дип авылларны күмәкләштерү аркасында күпләр аны ташлап китә. Идарә итүдәге, җитәкчелектәге мәгънәсез эш-гамәлләр дә бу процессны тизләтә. Спектакльдә ялгыз карт-карчыклар монологы артында гыйбрәтле язмышлар калка. Аларда бит татарны татар итеп саклаган сыйфатлар ачыла: хезмәт ярату, түземлексабырлык, кыен вакытларда җырмоңнан көч алу, хакимияткә ышану һ.б. Татарның тагын бер үзенчәлекле билгесе булып үткәннәргә үкенмичә һәм ачу сакламыйча яшәү тора. Татар авылын саклап калып буламы? Хәзер инде моңа төгәл генә җавап бирү кыен. Ә бит авыл татар халкының яшәү рәвешен, телен, горефгадәтләрен, традицияләрен күп гасырлар дәвамында саклап килгән. Әлеге рухи кыйммәтләр югалгач, татар милләтеннән ни кала? Төрле милләтләр һәм мәдәниятләр бергә кушылып яшәгән шәһәр шартларында милли яшәешне саклау кыенлыгы күз алдыбызда… Бу сорауга әзер җавап юк, күрәсең, була да алмый. Әмма спектакль тамашачыны әлеге мәсьәләләр турында уйлануга китерә. Шуңа да гыйбрәтле вакыйгаларны, артистлар уенын, сызлану-сыкрануны эмоциональ баеткан җыр-музыканы зал бер тында кабул итә һәм әлеге халәтне үзе белән театрдан алып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк