Логотип
Журналда укыгыз

Җыр дәвам итә

Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Римма Ибраһимова белән әңгәмә.

Мин беренче тапкыр аларның фоторәсемнәрен «Ялкын» журналы битләрендә күргән идем. Римма Ибраһимова белән Клара Хәйретдинова исемле җырчы кызлар турында әйтүем. Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә укып кайтканнары, дуэт белән җырлаулары турында шуннан белдем. Ул елларда авылларда телевизорның да сирәк күренгән чагы. Аларның «Бер тауда ун чишмә», «Эзләдем, бәгърем, сине», «Иделкәй» дигән җырларын кайда ишеткәнмендер, ләкин бүгенгә кадәр күңелемнән чыкканы юк. Яшьләрчә җиңел, якты, дәртле җырлар. «Идел төсле талу белмәс ярсу йөрәгебез бар», – дигән юллар (Рөстәм Мингалимов сүзләре) үзләре үк кызларга киләчәктә дә якты көннәр, җырлы юллар юрап тора иде кебек.

Балтач районының Түбән Кенә авылы кызы Римма балачакта артист булырга хыялланмаган да юкса. Мәктәптә әйбәт укыган, ә инде мәктәптә яисә авыл клубында куелган төрле концертларда актив катнашуын киләчәк профессиясе белән бәйләргә уйлап та карамаган. Укуын тәмамлагач, документларын университетның тарих факультетына тапшырган. Беренче имтиханын «5»легә дә бирергә өлгергән әле. Тик әнә шунда «экзаменационный лист»ын югалткан бит! Бәлки, аны яңадан алырга да мөмкин булгандыр. Язмышы башкача язылган күрәсең: бер якын дус кызы аны стенада эленеп торган белдерү янына алып килә. Мәскәүдә эстрада студиясенә укырга җибәрү өчен филармониядә яшьләр арасында конкурс оештырыла икән. «Синең урын әнә шунда», – ди дусты. Тәвәккәлли кыз. Конкурста эстраданың төрле жанрлары буенча 500 ләп кеше катнаша. Күренекле музыка белгече, филармониянең художество җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Римманың тавышын тыңлап карагач, Алмаз Монасыйповның «Кояшларың белән кил син миңа» (Роберт Әхмәтҗанов сүзләре) җырын башкарырга тәкъдим итә. Жюрида композитор үзе дә була. Берничә этаплы конкурс берничә ай дәвам иткәннән соң, Мәскәүгә төрле жанрларда эшләргә тиешле 14 егет һәм кыз китә. Алар арасында Римма, Клара, Рабига Сибгатуллина, Нәзифә Кадыйрова (нәфис сүз жанрында, хәзер Кәримова), Виктор Шәрәфетдинов һәм Эльба Закирова (биючеләр)... 1969 елның февраль ае була бу.

Студиядә яшьләр чын мәгънәсендә сәнгать дөньясына кереп чума. Бу күренекле музыка белгечләреннән (укытучылары арасында танылган тенор Г.Виноградовның да булуы – үзе ни тора!) дәресләр алу гына түгел, төрле концерт залларына да иркен йөрү, бик күп танылган артистларны (хәтта чит илләрнекен дә!) күрү, тыңлау мөмкинлеге дигән сүз. Студиягә илнең төрле почмакларыннан җыелганнар. Әстерханда туып үскән, инде сәхнә тәҗрибәсе дә булган Зиннур Нурмөхәммәтов, әнә, үзен бормалы язмыш юллары йөрткән Сахалиннан ук килгән. Любовь Полищук җитәкчелегендәге «Омичи на эстраде» группасында оригиналь жанрда чыгыш ясаучы Равил Таишевны җанындагы татарлыгы тарткан, күрәсең: ул, алдан ук Казан белән килешеп, Татарстанга юл ала. Күпмедер вакыттан соң Равил белән Римма гаилә корып җибәрәчәкләр.

Ике елдан соң студияне тәмамлаган кызлар – Римма, Клара, Рабига Сибгатуллина – Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге концерт группасына оешып, Казанга кайтып төшә. Эстрада дөньясында яшьләрне зур яңалык итеп, яратып кабул итәләр. Яшьләр аерым гына да концертлар куя, ул тарткан, күрәсең: ул, алдан ук Казан белән килешеп, Татарстанга юл ала. Күпмедер вакыттан соң Равил белән Римма гаилә корып җибәрәчәкләр. «Концертларда эстраданың бөтен жанрлары да үзенең урынын таба иде, – дип сөйли бүген Римма ханым. – Анда нәфис сүз дә, биюләр дә, оригиналь жанрлар була иде. Мәсәлән, сүз остасы Айрат Арслановның чыгышларын тамашачы йотлыгып тыңлый иде». Тамашачылар белән тулы спорт сараенда башта оркестрга кушылып Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулованын җырлавын, үзләренең алардан соң кушылып китүен искә ала. Зиннур Нурмөхәммәтов бии-бии җырлавы белән сокландыра башлый. Иң ахырдан, концертны иң югары нотада тәмамлау максатында, Илһам Шакиров чыга. Алкышларның чиге булмый.

Римма, белемен арттыру нияте белән, музыка училищесына укырга керә, соңыннан мәдәният институтын тәмамлый. Клара Хәйретдинова исә укуын Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә.

Татар җырын илнең төрле төбәкләренә илтеп җиткерү максатында кайларга гына барып чыкмый алар! Үз моңнарын сагынып көтеп торучы милләттәшләрнең шулай төрле төбәкләргә таралып яшәүләре яхшы фалдырмы, фаҗигадерме – анысы аерым мәсьәлә. Хезмәт сөйгән, тормышны алып бару өчен бернинди эштән дә курыкмаган халкыбызны язмышлары әнә шулай ерак-еракларга тараткан шул. Ярый, ул чакта татарча иркенләп сөйләшкән, туган тел, туган җир дип җан аткан тамашачылары белән элемтәләренең нык чагы, кадерле чагы. Шулай бервакыт мохтариятләр генә шактый кискен торган милли мәсьәләләрне тулысынча хәл итеп бетерә аламы соң...

Өч тапкыр Финляндиядә булулары онытылмас хатирәләр булып саклана. Икесендә – Илһам Шакиров, берсендә Хәйдәр Бигичев төркеме белән баралар. «Андагы Мәхәллә йорты татарлар өчен күп вазифаларны, шул исәптән, клуб ролен дә үти. Ә милләттәшләр аларны ничек сагынып кабул иткән иде, җырларын күз яшьләре белән тыңлаган иде. Төркиягә Сабантуйга бардылар. Рөстәм Үтәй оркестрына кушылып җырладылар анда. Иң истә калганы – зур автобуслар белән Стамбулның тар гына урамнарына да сыеп, бер проблемасыз йөрүләре. Ә без монда еш кына киң урамнарга да сыя алмыйбыз», — дип көлеп искә ала Римма ханым.

Җыр – тынычлык илчесе. Римма Ибраһимова башкаруындагы «Җир йөзендә әкият бар» җыры күпләрнең күңелләрен тетрәндерде. Радиациядән агуланган, әмма мең кәгазь торна ясагач, тереләчәгенә ышанган япон кызы турында ул. Аңа ярдәмгә Җир шарындагы меңләгән балалар кушылып китә: «Күкләрне иңләп, очалар иңрәп Кәгазь торналар, ак кәгазь торналар...»

Җыр кешенең күңел түрләренә уза алсын өчен, ул аның хисләрен чагылдырырга, җырның сүзләре дә, көе дә шул хисләргә тиңдәш булырга тиештер. Ә җырчы шуны үз күңеле аша уздырып, бөтен нечкәлекләре белән җиткерә алырга тиеш. Шулай булмаса, әйтик, Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман сүзләренә язган «Киек казлар» җыры ничәмә-ничә буын тыңлаучысын һаман сихерләп, илһамландырып торыр идеме? Без, университетны бергә тәмамлаган сабакташлар, Мостафа абыйның нәкъ безгә багышлап язган бу җырын үз төркемебезнең гимны дәрәҗәсендә кабул итәбез: «...казлар кайтыр, ләкин кире кайтмас без кичергән матур бу көннәр...»

Римма Ибраһимова Рөстәм Яхин язган җырларны аеруча яратып башкара. Композитор аларга урам аркылы гына йортта яши. Әледән-әле үзенең итагатьле-йомшак тавышы белән аңа: «Кереп чык әле», – дип дәшә. Рөстәм абыйның вафатына кадәр аралашып торалар. Ә җырчының репертуарында композиторның менә нинди җырлары урын ала: «Әниләр» (М.Ногман сүзләре), «Көзге моң» (Марсель Галиев сүзләре), «Оныта алмыйм» (М.Ногман сүзләре).

Беркем дә бу дөньяда үз эченә генә йомылып яшәми. Туганнары, дуслары, гаиләсе, профессиональ даирәдә хезмәттәшләре була. Мин алардан нәрсә ала алам, дип түгел, мин аларга нәрсә бирә алам, дип яшәгән кеше бәхетле. Туктаусыз юлларда, гастрольләрдә йөрү сәбәпле, Равил белән Римма гаиләсе бер генә бала – уллары Фәрит белән генә дә кала алган булыр иде. Ләкин, шактый еллар үтсә дә (16 ел!) кызлары Ләйсәнне дә алып кайтырга тәвәккәллиләр. Хәзер, инде Равилен югалтканнан соң, Римма ханым улы да, кызы да, оныклары да булуына сөенеп яши. Оныклары белән татарча сөйләшә, аларга татар җырларын өйрәтә. Ә инде һөнәри осталыгын тапшыру ягына килгәндә, ул инде байтак еллар Казан мәдәният университетында театраль эстрада группасы студентларын укыта. Без белгән Айгөл Сагынбаева, Сөмбел Билалова, Ильвина, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек яшь җырчылар нәкъ менә аның укучылары.

Римма Ибраһимова – Татарстанның халык артисты, «Почёт билгесе», II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры.

Кешегә үзенең кемгәдер кирәк булуын белеп яшәү дә зур канәгатьлек бирә. Ул яктан Римма ханым үзе эшләгән Татар дәүләт филармониясенә бик тә рәхмәтле. «Директорыбыз Кадим Нуруллин өлкән яшьтәге артистларга карата бик игътибарлы. Безнең өчен махсус «Илһамият» төркеме булдырылды. Шуның белән төрле якларга әле дә гастрольләргә йөрибез. Тамашачылар яратып кабул итә. Төрле бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә чәй өстәле тирәли җыелышып утырабыз, аралашабыз. Филармониянең артистларга багышлап агачлар утыртыла торган бакчасы бар. Күптән түгел минем исемгә дә чыршы утыртылды», – дип сөйли Римма ханым.

Римма Ибраһимова озакламый үзенең матур юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу, берьяктан, узганнарга борылып карап, шөкер итү булса, киләчәкне дә өмет белән күзаллау дигән сүз. Җыр дәвам итә!

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июль санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк