Логотип
Журналда укыгыз

ЗАТЛЫ "SPA" ЯКИ КҮҢЕЛ ЛӘЗЗӘТЕ...

Тынлык, сүзләр һәм син – яңа сүз барлыкка китерүче. Бу уен герое да ул – үзең. Бу хисләрне оештыручылар тәкъдим иткән пәрдә артында калдыру мөмкин түгел. Алар белән уртаклашасы, синең кебек үк тынлыкта яңа сүз барлыкка китерүчеләр белән аралашасы килә. Алар нинди сүз иҗат иткән, нинди кагыйдәләргә нигезләнеп эшләгән?

«Моң» театраль мәйданчыгы спектакль-уен тәкъдим итте. Ул Россия Мәдәният министрлыгы финанславында «Театр горожан в Казани» проекты кысаларында күрсәтелде.

 

«Морфемалар» спектакленең үзенчәлеге шунда: бирегә килүче һәркем иҗатчы. Уен барышы һәм спектакль эчтәлеген син үзең иҗат итәсең. Сүзләр, тойгылар, фикерләү аша. Спектакль өч өлештән тора. Беренче һәм икенче өлештә уен барышына колакчын ярдәмендә төшенәсең. Киләсе этапка юлны да ул «күрсәтә». Тәүге өлештә агач хәрефләрдән төзелгән сүзләр нәрсәне аңлата – моңа соңгы тукталышта җавап алачаксың. Спектакль-уен дигәч, беравык югалып та каласың. Ярыш вакытындагы киеренкелек, беренче булырга теләү хисе биләп ала. Әмма «Моң» вәкилләре бу хакта алдан кайгырткан. Һәр тамашачыга уен кагыйдәләре язылган программа өләшенә. Анда исә моның гади генә уен булмавын, ә безнең фикерләү, уйлау сәләтенә басым ясарга кирәклеге әйтелә. Оештыручылар шул рәвешле «тынычландырып», кабаланмаска, ашыкмаска киңәш бирә.

Татар телендә яңа сүз иҗат итеп буламы. Замана шаукымына ияреп, кайбер сүзләрнең мәгънәсенә дә төшенмичә, аны рус теленнән туры тәрҗемә белән генә әйләнешкә кертеп җибәрәбез. Никадәр яңа сүз татарча тәрҗемәсен  «көтеп”» ята. «Морфемалар»ны уйлап табучылар шул сүзләрне безгә иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Монда сүзләр, кушымчалар дөньясы белән берьялгызың каласың. Ярдәмгә дип сүзлек бирелә, аны карап аласың, сүз ясагыч кушымчалар җәелеп ята, аны актарасың, әле дә булса татарча кулланылышка кереп китә алмаган уңышсыз тәрҗемәләр язылган кәгазь битләре. Тынлык, сүзләр һәм син – яңа сүз барлыкка китерүче. Бу уен герое да ул – үзең. Бу хисләрне оештыручылар тәкъдим иткән пәрдә артында калдыру мөмкин түгел. Алар белән уртаклашасы, синең кебек үк тынлыкта яңа сүз барлыкка китерүчеләр белән аралашасы килә. Алар нинди сүз иҗат иткән, нинди кагыйдәләргә нигезләнеп эшләгән? Һәм колакчыннар сине келәмгә дәшә. Кызыл келәм өстенә кызыл мендәрчекләр тезелгән. Сүрән ут яктысында кара такта өслегенә язылган сүзләр шәйләнә. Ук, җәй, ярдәм, урам... Хәтерлисеңме, уенга керер алдыннан хәрефләрдән сүзләр төзегән идең. Никадәр тынычландырырга тырышсалар да, кабаланып, «өлгерәм» дип төзедең ул сүзләрне... Ә хәзер бер кочак хисләрдән соң шуларга бак: алар нәкъ шул минуттагы күңел халәтең булган икән бит! Чараның авторы һәм режиссёры Нурия Фатыйхова шулай диюгә барыбыз да «аһ» иттек. Әле бит яңа сүзләребез дә бар. Алар белән ни эшләрбез икән... Менә шунда уеның иң кызу чоры башланды: син төзегән яңа сүз нәрсә аңлата, нинди мәгънә җиткерергә теләдең, сөйләм өчен ярашлымы ул, көндәлеккә кертеп булырмы?

Бары 60 минутка сузылган спектакльдә һәр катнашучы үзен борчыган сорауларга җавап таба алды кебек. Борчыган гына түгел, уйларга курыкканыбызны телгә күчерде бу уен. Һәр яңалыкны аңсыз кабул итеп, сансыз иярергә күнеккән битарафлыгыбызны җимерерлек көч һәм фикер бар икән! Үзебездә икән ул!

Чынлап та, тамашачылар әйтүенчә, бу хисләрне затлы спа белән чагыштырырлык, әмма тән ләззәтте түгел иде ул, күңел рәхәтләнде бу тамашадан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк