Үзебезнең Рифат!

Сезнең сәхнәдә ни күрәсегез килә? Матурлык? Ә ни ишетәсегез килә? Мәгънәле җырлар, моң? Бүген боларның берсе бар, икенчесен ничә тамашага йөреп тә таба алмый интегәсең. Коеп куйган чибәрлеге дә бар, ләкин нидер житми... жырлары артык тәэсир итми, тавышы да чамалы инде, әллә ни сөйләр сүзе, фикере дә юк дисең. Кыскасы, күңелгә хуш килеп, бөтен барлыгыңны оныттырып, рухны ял иттереп, үзенә генә каратып торучысы бик сирәк…

Шуңа һәр җырчының үз тамашачысы була диләрдер аны. Татар эстрадасындагы меңләп җырчының барысы да күңелгә хуш килеп бетсә ни була соң ул аннары? Кабатлану килеп чыга түгелме? Шулай да, бар ул яраттыра белә торган җырчылар. Карашы белән өтеп, авызыннан бер иҗек чыгу белән уйлар өермәсенә алып кереп китүчеләр. Аларны сәхнәдә тыңлау гына түгел, тормышта сөйләшеп утыру да күңелгә рәхәтлек бирә. Бу хакта ни уйлый икән дисең, ә бу мәсьәләгә карашы нинди икән дисең... Шулай сөйләшә торгач, вакытның су урынына акканын сизмисең дә. Әйтерсең лә, тормыш кануннары, яшәү асылы, шул бер авызга кереп беткән дә, хәзер ул, түкми-чәчми, фикерләреннән энҗе бөртекләредәй тасма үреп, сине йөдәткән мәңгелек сорауларга җавап биреп утыра.

Сүзе белән көлдерә, җырлары белән елата да ул, сүзгә кесәгә керми, төчеләнеп, язарлык матур сүзләр эзләми... Ничек бар, шулай сөйли, чөнки аның күңелендә ямьсезлек юк, күрәсең, әйткән сүзе дә шуңа гел матур яңгырый. «Сәхнә»дә Рифат Зарипов! Әйе, тыңлыйсы килә шул аны. Кайсы гына темага алынса да сукмакны тигез, пөхтә, бормаларсыз, кантарларсыз, аңлаешлы итеп, сак кына түши белгән җырчыларның берсе ул. Рифатның заллар җыеп, олысы да кечесе дә көйләп йөрерлек җырлар иҗат итеп, популярлык үреннән төшми йөрүен дә аңладым булса кирәк. Бик күпләрдә төсен җуйган, я инде бөтенләе белән юкка чыккан гадилек, ихласлылык кебек сыйфатларны саклап кала алган кеше икән бит ул Рифат! Тамашачысына рәхмәт әйтә белгән, аны чын күңеле белән кабул итеп, үзен ничек бар шулай тәкъдимләп, кылану, масаю чиреннән бөтенләй дә ерак йөрүче икән!

Рифатның сәхнә тормышы шаян сүз, көлдерү, юмор юлыннан башланып китә. Заманында остазы Салават «шул юлны сайласаң, отмассың» дип киңәш бирә аңа. Тамашачылар арасында да Салаватка иң оста пародия ясаучы буларак таныла ул. Алай гынамы, Салават чалымнарын оста гәүдәләндерүче Оренбург егетен авылдашлары да «Син Салаватның үзен дә уздырачаксың әле» дип, Казанга озата. Менә шундый уйлар белән рухланып, «Казан яулыйм» дип, үзен инде ул вакытта ук бик кәттәгә санап килеп төшә ул Казанга. Дөрләп кайнаган казан тормышы соңыннан барысын да тәртипкә китерә үзе, кемнең кемлеген күрсәтә, танылуның алай җиңел генә үтә торган юл булмавына төшендерә. Әмма татар эстрадасындагы «юмор бушлыгына» бик урынлы, бик җәһәт килеп керә ул. Авыр өлкә, тамашачыны ышандыру, игътибарын җәлеп итү җиңелләрдән түгел. Аннары Рифат оста мәзәкче дип тә санамый үзен, Аллаһы Тәгалә биргән мөмкинлекләрдән урынлы файдалану дип атый ул моны. Башлангыч чорда халык аны юмор сөйләүче, сәхнә буйлап сикереп йөрүче Рифат буларак кабул итә. Ә хәзер бик алай сикерәсе килми, яшь тә бара бит, тормыш тәҗрибәсе өстәлә. Тамашачыга җиткерәсе килгән фикер үзгәрә. Җыр, әйтәсе сүз фәлсәфи тирәнлек ала. Күбрәк белгән, күргән, өйрәнгән саен күзаллау үзгәрә.

Сикерсәк тә күпме,

Тишә алмабыз күкне,

Әллә кемнәр инде булмабыз.

Кеше булып үтик,

Кеше булып китик,

Кеше булып җиргә туганбыз.

Җырларны менә шундый йомры мәгънәләргә төреп бирәсе килә башлый. Яки менә тагын берсе:

Яшәр өчен кайчак сүз җитә,

Ят кешене берсе үз итә.

Ә кайчакта авыр бер сүздән дә

Яшәр өчен көч һәм дәрт бетә.

Менә шундый эчтәлектәге җырларны бирү күңелгә ятышрак була башлый. Әмма бу бер дә Рифатның көлдергечләре юкка чыга да, концерт программалары артык җитдиләнә дигән сүз түгел. «Җыр белән сүз ‒ аерылгысыз юлдашларым. Тамаша барышын залда утыручылар да хәл итә кайчак, артык күп җырлыйсың, я әзрәк сөйлә әле дип, концертка юнәлеш бирүче тугры тамашачыларым бар, Аллаһка шөкер», ди ул. Менә шул гадилеге, аралашуга ачык булуы, элемтәгә җиңел керә алуы белән тыңлаучыларының дустына әверелә дә Рифат.

– Тиз күз тиядер сиңа, Рифат? Сәхнәгә чыкканда үзең генә белгән алымнарың яки ышануың бардыр?

– Дога. Бары шул гына.

– Шаян телле Рифатның тормыштагы борчуларын да чамалыйм кебек. Ул дин, милләт...

...Тел мәсьәләсе дә бик борчый мине. Улыма тулысынча татар мохите булдыру нияте белән татар балалар бакчасына бирдек. Төркемдә барысы да татар балалары, ник берсе татарча сөйләшсен. Балаларын алырга килгән әби-бабаларына хәтле, кеше көлкесе, «Сынук, адевайса тизрәк» дип, тел сындырып русча эндәшә оныгына. Кайбер вакытта автомат рәвештә күчәсең шул урыс теленә. Безнең Ислам телефон карау белән дус түгел алай, өйдә булдыра алганча татарча сөйләшергә, татарча уйнарга тырышабыз. Безне авыл тәрбияләде, ә балаларыбызны нинди мохит тәрбияләр... Уйлый китсәң, борчылырлык әйберләр бик күп.

– Бик яхшы гаилә башлыгыдыр син, Рифат?

– Безнең гаиләне шаярып-көлеп кенә яши диючеләр күп. (Көлә). Һәрбер гаиләдәгечә төрлесе була бездә дә. Тормыш иптәшемә сабырлык бирсен инде. Үзе дә иҗат кешесе булгач, минем көннәр буе өйдә тормавымны яхшы аңлый ул. Пандемия чорында да нишләргә белмичә аптырап йөрүчеләр булды. Мин гел эштә, иҗатта идем. Яңа программаларны эшләү дисеңме, төзелеш эшләре белән мәшгульлекме зарланып, эшсез ятарга мөмкинлек булмады, шөкер. Диләрә белән тандем көчле безнең, үзара килешеп яшибез ул яктан. Минем тиз кызып китүчәнлегем бар, ләкин гаилә тормышына кагылмый ул, иҗат өлкәсендә чагыла күбрәк. Тәртипне, җаваплылыкны, җиренә җиткерүне яратам.

– Иҗат кешесе үзе кешегә бәйрәм ясаучы булса да, синең дә ял итәсе, уй-борчулардан арынасы килгән вакытларың буладыр...

– Арынырга түгел, киресенчә, уйланырга барам мин. (Көлә). Иң яраткан урыным театрлар. Азык табам шуннан, бирелеп, онытылып алар белән «яшәп» алам. Елыйм да, көләм дә. Спектакльдән чыккач та озак вакыт «бу тормышка» кайта алмый үзгә бер халәттә йөрим әле. Аннары олпат язучы-шагыйрьләребез белән сөйләшеп утырырга яратам. Кысылмыйм да, бәхәсләшмим дә мин алар белән, бары тыңлыйм... Шулкадәр акыл, фикер туплап кайтам кечкенә генә гәүдәм «шыплап тула». (Көлешәбез).

– Кеше сүзе…

– Кеше үтерә. Әмма мин алай һәр сүзне, ялганын, чынын җитдигә алып, гауга куптарып йөри торганнардан түгел. Барысын да йөрәккә җыеп барсаң, ул чыдамас – шартлар иде, мөгаен. Тормышта күңелне тырнап йөргән әйберләр булса да, уйнап-шаярып-көлеп яшәүне артыграк күрәм. Шулай була күрсен, кайгы-борчулар, якыннарыбызны югалтуларны кичерергә язмасын. Иң олы бәхет тә бергәләшеп, аралашып яшәүдә бит. Тормыш агымы шулкадәр тизләнде бер көн бер секунд кебек уза, еллар көннәргә тиң. Хәерлесе белән, булганына шөкер итеп, рәнҗетми, үпкәләшми яшик!

– Шулай булсын, Рифат! Әңгәмәң өчен рәхмәт. Иҗатыңда уңышлар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
469
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Илсөя Бәдретдиновага: «Бәби алып кайт инде...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Останови огонь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы