Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2023, №11 (ноябрь)

03 ноября 2023 «Сәхнә», 2023, №11 (ноябрь)

4 бит

ФӘНИС МӨСӘГЫЙТОВ: «СПЕКТАКЛЬ ЧЫГАРУ ‒ БАЛА ТУДЫРУ КЕБЕК»

Динара Әхмәт

«Туган көн, юбилей ‒ ул үткәнгә нәтиҗә ясау. Ләкин артка бервакытта да гәүдә белән борылып карарга ярамый. Башны гына борып карарга кирәк. Алай эшләү ‒ ниндидер кимчелекләрне төзәтергә, хаталарны барларга, ялгышлыкларны кабатламаска ярдәм итә», ‒ дигән фикерләр белән каршы ала К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының юбилей елын аның директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов. Һәрвакыт халыкчан булган театр бүген ничек яши? Бер гасырга якын бай тарихы булган театр яшьләргә кызыкмы? Театр директорының иҗади процесстагы роле нинди? Шушы һәм башка сорауларга җавапларны җитәкченең үзеннән алдык.

 

4 бит

ТАРИХ БИТЛӘРЕ

Рузалия Чабатова

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм Кәрим Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан Колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, һәм, ниһаять, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ЭЗЛӘНҮДӘ

Рәфидә Галимҗанова

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 ел эчендә төрле режиссёрлар эшләгән ‒ үзләреннән соң якты эз калдырган. Хәзерге көндә баш режиссёр вазыйфасын Туфан Имаметдинов башкара. Аның белән театрның репертуары, үткәне һәм киләчәге турында сөйләштек.

 

16 бит

ЯКТЫЛЫККА ТӨРЕЛГӘН ЮЛ

Айсылу Имамиева

Кәрим һәм Заһидә Тинчуриннарның саф мәхәббәте һәм фаҗигасе турында күп сөйләнгән дип әйтеп булмый. Тормышлары караңгы чорга туры килеп, алар кичергән авырлыкларны күз алдына китерүе дә куркыныч. Әйе, вакытлар уза. Чорлар алышына. Кәрим Тинчурин исеменә аклану килә, ә Заһидәсе бу көннәрне күреп сөенә ала. Аның хәтерендә күпме көннәр калган. Бу көннәр арасында бик бәхетлеләре дә, сызланулы-моңлылары да бар. Бүген инде тарих.

 

19 бит

СӘХНӘ КҮРКЕ ‒ АРТИСТ

Алинә Минневәлиева

 

22 бит

ТЕАТР ҺӘМ МУЗЫКА

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының тарихы 1980 нче еллар ахырына барып тоташа. Композитор Ренат Бикбулатов 1988 елда «Аршин мал алан» опереттасы (режиссёры ‒ Д. Сираҗиев) өчен махсус профессиональ оркестр җыя. Шулай итеп, 2023 нче елда театрның 90 еллыгы белән бергә, без Тинчурин театры оркестры оешуга 35 ел тулуны да бәйрәм итәбез. Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижёр Ильяс Камал җитәкли.

 

24 бит

МИЛЛИ РУХЛЫ ТЕАТР

Айгөл Габәши

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының данлы, якты вакыйгаларга һәм иҗади казанышларга бай тарихы бар. 1933 елда Татар дәүләт академия театры филиалы буларак барлыкка килгән коллектив кызыклы эволюция кичерә. Колхоз-совхоз, республика күчмә һәм, ниһаять, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры буларак һәр чоры үзенчәлекле булган зур юл үтә. Бүген анда өйдәгечә җылы һәм уңайлы, милли рух хөкем сөрә, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында тирән истәлек саклана. Бу гаҗәп түгел. Бина үзе дә тарих белән сулый: биредә театр музее эшли, тамашачылар исә үткәнгә чума, йөрәкләрдә урын алган спектакльләрен, легендар шәхесләрне искә төшерә ала.

 

27 бит

ШӘП КЕШЕ

Алмаз Хәмзин

Күп очракта журналистлар мине күргәч:

– Алмаз абый, безнең дә газетага берәр юмор язып бир әле, ‒ дип әйткәлиләр.

– Соң бит үзегез дә бик оста! ‒ дигән булам аларга, күңелләрен күтәргәндәй, бер дә юкка чыгармыйча абруйларын.

– Юк, безнең әллә ни кызык чыкмый язганнарыбыз сезнеке кебек, ‒ дип минем дә салпы якка салам кыстырып куялар...

 

30 бит

СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛЛАР АША ДӘРӘҖӘЛЕ ИСЕМГӘ

Рәйдә Фаезова

«Элеккеге салкын бинабызга кайтарсалар да, эшебезне ташламаячакбыз», ‒ ди алар беравыздан. Бүгенге геройларыбызның икесе дә ‒ бәхетле хатын-кыз, талантлы артист, яраткан ана. Тик хәзер бу исемлек тагын да киңәйде: хәзер алар ‒ Татарстанның атказанган артистлары. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының гүзәл затлары ‒ Энҗе Яруллина белән Диләрә Зиннәтова турында сүзем.

 

34 бит

ХЫЯЛЫМ БАР!

Зөлфия Гыйлметдинова

Дүрт дистә елга якын ул Татарстан сулышы белән яши, республикабызда барган үзгәрешләрне үз күңеле аша үткәреп, иң борчыган сәхифәләрен дә, иң куандырган мизгелләрен дә рәсемгә төшерә. Билгеле, аңа кадәр дә Татарстан үткән юлны киндер тукымаларда чагылдыручы кылкаләм осталары булган булуын, ә Фиринат абыйның эшләре башка төрле – аларда хакыйкать, дәүләтчелегебез тарихындагы хәлиткеч вакыйгалар, фаҗига, югалту хисе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиков белән аралашуыбыз вакытында да мин аның үз милләте белән горурлануын, үз хезмәтләрен халкын ярату хисе белән иҗат итүен тойдым.

 

37 бит

МИЛЛИ МОҢНАР ИЯСЕ

Рафис Корбан

Рафаэль Ильясовның бакыйлыкка күчүенә дә өч ел тулып килә. Сиксән яшен тутырып ел ярым яшәргә дә өлгермәде, көтмәгәндә-уйламаганда атылган йолдыз кебек, кинәт кенә арабыздан китеп тә барды. Ковид зәһмәте котырынган ел иде. Тик аны ковид алмады. Бу дөньяда яшәү дигән бәхетның аңа тигән өлеше шул кадәр генә булгандыр күрәсең. Вафатыннан соң ел да өч ай тулыр-тулмастан ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән җәмәгате Светлана апа да якты дөнья белән бәхилләште. Бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып яшәгән кешеләр генә шулай бер тирәдә китәләр дигәннәрен ишеткәнем бар. Шулайдыр. Икесенең дә җәсәде бер мазарстанда ‒ Самосыроводагы мөселман зиратында. Яннарына уллары Алмазга да урын алып куйган булганнар, бахырлар. Алмазга 54 кенә яшь, яшәргә дә әле яшәргә.

 

40 бит

САБИР ӨМЕТБАЕВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

Рәзилә Муллина

Сабир абыйның яраткан җөмләләреннән берсе: «Театр ‒ это союз единомышленников». Бу олы шәхес турында язмалар байтак. Төрлесе бар. Һәркем үзе белгән, таныганча яки кемнәндер ишеткәнчә яза. Ләкин кеше сүзе һәрчак ике кырлы була. Ул үз каланчасыннан күреп сөйли. Мин Сабир ага шәкерте түгел, ләкин үземне аның эшен дәвам иттерүчеләр рәтенә кертәсем килә.

 

44 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

47 бит

УКЫТУЧЫҢ ҖЫРЧЫ БУЛСА?

Зиннур Хөснетдинов

Хатмулла Вакказов утыз елдан артык Кукмара районы Байлангар урта мәктәбен җитәкләде, аңа кадәр Зур Сәрдек мәктәбендә укытты. Аның дәресләрендә үзеңне концертта, йә ниндидер рәхәт психологик тренингта утырган кебек хис итәсең, дигән сүзләрне ишеткән бар иде инде. Бу олы җанлы, беркайчан да караңгы чыраен күрсәтмәс шәхес дәресләрен кызыклы итеп үткәрә белә, аның дәресендә кайчан тәнәфес булыр икән дип утырмыйсың, киресенчә, бу ләззәт озаккарак сузылсын иде дигән теләк көчлерәк була, диләр.

 

48 бит

СКАНВОРД