«Сәхнә», 2024, №2 (февраль)
2 бит
ҮЗ ЮЛЫҢНАН ТУРЫ БАР!
Рәфидә Галимҗанова
Була шундый кешеләр ‒ алар сине үзләренең елмаюлы ачык карашы белән җәлеп итә! «Бу кешенең елмаймаган чагы бармы икән?» ‒ дип уйлыйсың. Танылган алып баручы, музыка уен кораллары остасы Илмир Җамаловның да моңаеп йөргән чагын күрмәссең! Аның балачак-үсмер еллары ничек узган? Музыка дөньясына ничек килеп кергән һәм бүгенге көндә ниләр белән мәшгуль? Әйдә, барысы хакында да үзе сөйләсен!
6 бит
ШӘРЫК КЛУБЫ. ЯҢА СУЛЫШ
Эльвира Рафикова
«Шәрык клубы» театры тарихының мультимедиа комплексы Татарстан урамы, 8 йорттагы тарихи бинада урнашкан. Кайчандыр «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасы төпләнгән бинада бүген театр сәнгатен якын итүчеләр өчен кызыклы экскурсияләр, мәдәни чаралар һәм мультимедиа мөмкинлекләр тәкъдим ителә. Үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы мәдәни күпер булган мультимедиа комплекс эшчәнлеге белән якыннанрак танышу нияте белән укучыбызга «Шәрык клубы»на багышланган яңа сәхифәбезне тәкъдим итәбез.
9 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
12 бит
РОЛЬЛӘРЕМНЕ САГЫНМЫЙМ
Әдилә Борһанова
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисткасы Алсу Гайнуллина белән очрашуыбыз театрга илтүче юлда, кышкы кояш нурында ак җилкән итеп җәелгән афишалар янында булды. Ерактан ук яраткан артисткамның чалымнарын барлап куйдым: зәвыклы, чибәр, оялчан. Исәплеләр фикере түгел, Алсу Галиәскәр кызының иҗатын еллар буе күзәтеп барган меңләгән тамашачылар фикере ‒ татар сәхнәсендә аның кебек интеллигент, гаҗәеп харизмалы актриса юк. Шул ук вакытта аның янәшәсендә ниндидер үзгә бер җылылык, йомшаклык, гадилек тоясың. Илле ел иҗат гомере исәбендә илледән артык ‒ кискен, каршылыклы, драматик, образларга гомер биргән, аларны театр тарихында уелырлык иткән чын актрисалар менә шундый була икән, дигән уй тәгаенләнә күңелдә. Түгәрәк даталарны саный китсәң, 2024 ел яраткан артисткабыз өчен юбилейлар елы булып чыга түгелме! Алда әйтеп үтелгәннәре арасында тагын да күркәмрәге турында язылмый калган, ләса. Сүзнең ни хакта булуын соңрак аңларсың, галиҗанәп укучым. Ә хәзергә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, РСФСРның Дәүләт премиясе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Тантана» премиясе лауреаты Алсу Галиәскәр кызы Гайнуллинага багышланган язма юллар-еллар сәяхәтенә рәхим ит
16 бит
САГЫНСАҢ ДА КИРЕ КАЙТМЫЙ
Наилә Гәрәева
Быел күренекле актёр, режиссёр, педагог, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Әхмәтҗан улы Бикчәнтәевнең тууына 100 ел. Ул ‒ кыска гына гомере эчендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихында җуелмас мирас калдырган күренекле шәхес. Аның якты истәлеге якыннарының һәм хезмәттәшләренең җылы хатирәләрендә саклана.
20 бит
РӨСТӘМ МАҖАРАЛАРЫ
Елена Шевченко
2022-2023 елның театраль сезоны Татарстан өчен триумфаль сезон булды: республиканың биш театры Россиянең төп театраль премияфестивале «Алтын битлек»нең 15 номинациясендә җиңүгә дәгъва кылдылар, өч спектакль лонг-листка эләкте. Алар арасында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры беренчелекне алып тора. Фәрит Бикчәнтәевнең «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле 9 номинациядә җиңүгә дәгъва итә. Г. Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театрында Тимур Кулов куйган «Рөстәм маҗаралары» спектакле икенче урында бара. Ул 5 номинациядә билгеләп үтелә: кече формалы спектакль, режиссёр эше, иң яхшы ир-ат роле, иң яхшы хатын-кыз роле, ут куючы рәссам эше. Казанның рус яшь тамашачы театрында сәхнәгә куелган «Руслан и Людмила» спектакле белән беррәттән, «Рөстәм маҗаралары» әле тагын «Арлекин» бөтенроссия театраль премиясендә дә номинант булды.
24 бит
ЯХШЫ КИНОНЫ КЕШЕ КАРЫЙ
Айсылу Имамиева
Татар сәнгатенең үз юлы, үз йөзе һәм бай тарихы бар. Татар ‒ мәдәниятле халык. Бик борынгы заманнардан ук оешкан Сабантуй бәйрәме генә дә күпме иҗат төрен, чараларын үз эченә җыйган. Тормыштагы төрле күренешләрне сәхнәдә чагылдырырга яраткан безнең халык. Рәсми рәвештә 100 елдан артык тарихлы татар театры бүген инде күпләргә үрнәк. Ул үзенең темасы, куелуы һәм тормышчан булуы белән аерылып тора. Ә менә театр белән янәшә атлаучы, әмма халыкка барып ирешүдә күбрәк мөмкинлекләргә ия тагын бер сәнгать төре — кино бар. Тик татар кино сәнгатен зур үсеш кичергән дип әйтеп булмый. Документалистик, кыска метражлы хроника төре инде менә 100 ел буе төшерелсә дә, нәфис фильмнар бармак белән генә санарлык. Ни өчен татар театры белән киносы арасында шундый аерма барлыкка килгән соң? Әлеге сорауга тиз генә җавап биреп булмас. Әмма татар кино сәнгатенең үсеш потенциалы зур, бу ‒ бәхәссез.
28 бит
КЕЧКЕНӘ РАЗИЛ ХИКМӘТЛӘРЕ
Алмаз Хәмзин
Алмаз Хәмзинның «Бәләкәйләр» китабыннан алынган киләсе истәлектә Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевнең балачак хатирәләрен тәкъдим итәбез.
32 бит
«СӨННӘТЧЕ БАБАЙ»
Нурсибә Адиева
Хөрмәтле укучыбыз! «Сәхнә» журналы театр сөючеләр өчен «Бер спектакль тарихы» дип исемләнгән өр-яңа сәхифә тәкъдим итә. Биредә без театр репертуарларыннан төшеп калган архив спектакльләр турында күңелдәге кадерле истәлекләрне яңартырбыз. Сәхифәнең төп яңалыгы ‒ QR-код аша спектакльнең видеоязмасын карау мөмкинлеге. Бүген сүзебез Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының Гаяз Исхакый әсәре буенча Руслан Садриев инсценировкасындагы «Сөннәтче бабай» драмасы турында булыр. Спектакль 2004 елның 26 мартында дөнья күрә.
34 бит
ХӘР ХАЛЫККА АҢЛАЕШЛЫ МОҢ
Филүсә Арслан
Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин талантлы музыкант, композитор булу өстенә, җитди-үткен язмалары белән әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен күтәрүче, сәнгать кешеләре арасында сирәк очрый торган талант ‒ иҗатчы сәнгатькәрләр турында язып, мәдәни тарихыбызны барлаучы да. Бу көннәрдә аның арабыздан китүенә 1 ел булды. Шул уңайдан Р. Курамшинның үзе исәндә биргән интервьюсын тәкъдим итәбез.
38 бит
ДРАМАТУРГИЯ. ТЕАТР ҺӘМ ТАМАШАЧЫ
Аяз Гыйләҗев
Татарстанның халык язучысы, драматург А. Гыйләҗев татар әдәбиятының аерым проблемаларына, бигрәк тә драматургия һәм проза жанрының торышына караган тәнкыйди күзәтүләр, Татарстан икътисады, мәдәният һәм фән әһелләре турында публицистик мәкаләләр, очерклар, мемуар, истәлек-хатирә, көндәлек характерындагы язмалар авторы буларак та билгеле. Бу сәхифәдә укучыбызга әдипнең «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Аяз Гыйләҗев: фәннипопуляр җыентык» китабында басылып чыккан тәнкыйди-публицистик мәкаләсеннән өзек тәкъдим итәбез. Китапның төзүчесе ‒ филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.
43 бит
ХУШ ЛЕГЕНДА!
Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде ‒ озак авырудан соң 2023 елның 24 декабрендә 72 яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Биктаһиров Искәндәр Исмәгыйль улы арабыздан мәңгелеккә китте.
44 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
46 бит
ЯШӘЕШЕМ СӘНГАТЬ
Гүзәл Илгизәр кызы Бариева (Галиева) 1988 елның 22 ноябрендә Мөслим районы Мөслим авылында Илгизәр һәм Ләйсән Бариевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенә Гүзәл балачактан ук бик шук, тере бала була, җырларга, биергә бик ярата. Әтисе дә, әнисе югары белемле укытучылар, шуңа да карамастан, сәнгатьне бик ярата торган кешеләр, әтисе Илгизәр өздереп баянда уйнаса, әнисе Ләйсән ут чыгарып биергә ярата. Гүзәлнең дә җырга-моңга сәләте әти-әнисеннән килгәндер.
48 бит
СКАНВОРД
ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ
Ильяс Минһаҗев башкаруындагы «Үпкәләттем» җырының минусовкасын куллана аласыз.