Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2024, №3 (март)

19 марта 2024 «Сәхнә», 2024, №3 (март)

2 бит

УҢЫШ СЕРЕ ‒ МАТУР ХЫЯЛЛАР

Динара Әхмәт

Хыяллар, аларга тугры калып, чынга ашыру турында һәр икенче «белгеч» сөйли. Кичәге бухгалтер яки икътисадчының бүген коуч яки продюсер булып эшли башлавы табигый күренешкә әверелеп бара. Әңгәмәдәшем Альбина Корбанова без әле мондый сүзләрнең мәгънәсен аңлау түгел, ишеткән дә булмаган заманнардан ук башкаларга, туры мәгънәсендә, үз йөзен булдырып, үз юлын табарга ярдәм итә. Чәчтараштан республикабызның «Экспертлар берлеге» оешмасы президенты, шәхси-бренд буенча продюсер дәрәҗәсенә ирешкән, «Татарстан бренды» премиясен булдыручы һәм башка бик күп төрле регалийлар иясе Альбина ханым белән уңыш серләрен эзлибез.

 

6 бит

КЕМ УЛ КӘРЛӘ? КЕМ БЕЛӘ?

Зилә Фәйзуллина

Бер көн «Сәхнә» журналы җаваплы сәркатибе, республикабызның барлык театрлары белән тыгыз элемтәдә булучы Алсу туташ Габдуллина, күрше, ягъни минем бүлмәгә кереп: «Билет бар. Ялларга. Балалар спектакле. Язасы», – дигәч, беренче соравым: «Кайсы театр?» булды.

 – Әкият, – диде җаваплы туташ.

– Мин! – дидем, теге «Операция Ы»дагы «Кто хочет поработать?» дигән сорауга һәрвакыт «Я!» дип җавап бирүче адәмне хәтерләтеп. Һәм: «Нинди әсәр? Кемнеке? » – дип «допрос»ны дәвам иттем.

– Туфан Миңнуллин кәрләсе... – ди Алсукай.

– Мин! – дидем кабат. – Ә кем куйган?

– Илгиз Зәйниев.

– Точно мин!

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

 

12 бит

ТЕАТР ‒ УЛ КЕШЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘҮ

Айсылу Имамиева

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Әюпов киңкырлы, тирән фикерле, алдынгы карашлы шәхес. Ул театрның кабатланмас һәм шул ук вакытта традицияләргә тугры калган үз йөзен булдырды. Бүгенге көндә театрның уңышлы эшләве ‒ режиссёр һәм артистларның бердәмлеген, бер максатка тугры булуын күрсәтә. Ә аларның максаты ‒ изге. Кешеләрне яхшылыкка, яктылыкка чакыру һәм бу дөньяның тылсымына ышандыру. Бу айда үзенең күркәм юбилеен билгеләп узучы Ренат Әюпов белән әңгәмә уздырдык.

 

16 бит

ДУСЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ

Әлфәт Закирҗанов

Г. Камал театрында яңа премьера ‒ сәхнәдә Т. Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы. Бу вакыйганы киң җәмәгатьчелек көтеп алды дисәк, хата булмас. Бердән, чорыбызның мәшһүр драматургы Т. Миңнуллин исеме үк татар әдәбияте-сәнгате белән таныш булган һәркемне битараф калдырмаган кебек, театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәевнең әлеге әсәр аша заман тамашачысына нәрсә җиткерергә теләве дә зур кызыксыну тудырды.

 

20 бит

НАПОЛЕОН ХЫЯЛЛАРЫ БЕЛӘН ЯШИБЕЗ

Зилә Мөбәрәкшина

Түбән Каманың Яшь тамашачылар театры дәүләт статусын алырмы? Ни өчен театрга артистлар җитми? Тамашачыны ничек җәлеп итәләр? Театр директоры Аникина Роза Владимир кызы белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

24 бит

ЯҢА СУЛЫШ

Рәфидә Галимҗанова

Узган ел «MINGAZOV төркеме таркала?» ‒ дигән хәбәр интернетта таралу белән күңелгә шом кергән иде. Бердәнбер татар кавер-төркеменең ябыласына ышанып булмады. Озак та үтмәде, февраль аенда әлеге төркем имеш-мимешкә нокта куеп, барлык тамашачысын беренче сольный концертына җыйды. Гади генә концерт түгел, ә заманча диско-концерт булды бу…

 

28 бит

КАЗАН КЫЗЫ ДАНИЯ

Алмаз Хәмзин

Бу санда хөрмәтле укучыбыз игътибарына Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаның балачак хатирәләрен тәкъдим итәбез. Кечкенәдән әнисез калуы, театрга килүе һәм балачак шуклыклары турында бүген Дания Нуруллина үзе сөйләр.

 

32 бит

«ӨЧ АРШЫН ҖИР»

Айгөл Әхмәтгалиева

Бу айда «Бер спектакль тарихы» сәхифәсе 2014 елның 15 мартында А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә дөнья күргән «Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев) спектакленә багышлана.

 

34 бит

ДРАМАТУРГИЯ. ТЕАТР ҺӘМ ТАМАШАЧЫ

Аяз Гыйләҗев

А. Гыйләҗевнең «Шәхесләребез» сериясендә дөнья күргән «Аяз Гыйләҗев: фәнни-популяр җыентык» китабында басылып чыккан тәнкыйди-публицистик мәкаләсеннән өзек. Китапның төзүчесе ‒ филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

 

38 бит

ТАЛАНТЛЫ КЕШЕ ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА...

Нәсим Акмал

Татар халкының рухи дөньясында якты эз калдырган шәхес, СССРның халык артисты Фуат Халитовның (1909-1981) тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан тапшырулар әзерләгәндә Татарстан радиосының фондында сакланучы язмаларны барлап чыктык һәм актёр иҗатына багышланган берничә тапшыруга тап булдык. Шуларның берсен «Сәхнә» журналы укучылары игътибарына да тәкъдим итәргә уйладык, чөнки аны тыңлаганда Фуат Халитовның шәхесе дә, иҗаты да аерым-ачык булып күз алдына килеп баса кебек.

 

41 бит

«ГӘҮҺӘР» БАЛАЛАР ФЕСТИВАЛЕ

13 февраль көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы ‒ II «Гәүһәр» балалар фестивале гөрләп узды. Проектта катнашкан 1200дән артык баланың 350се нәфис сүз, бию, җыр, музыка уен коралларында уйнау буенча осталыкларын күрсәтте.

 

43 бит

ТАТАР ТЕАТРЛАРЫ БЕТЕП БАРА, ЯКИ «ШУЛАЙ БИТ, ТУФАН АБЫЙ?!»

Зиннур Хөснияр

– Үлеп бетеп бара татар театрлары!..

— Хәтта сугыш вакытында да япмаганнар театрларны!..

— Хәтта...

«Күпме генә «хәтта»ласаң да, бәлки, бу ачы хакыйкатьне кабул итәргә кирәктер?!» Монысы башта туган тузга язмаган бер фикер булды. Үз-үзем белән бәхәсләшәм: нинди хакыйкать? Туфан Миңуллинның бер сүзе бар, ул аны «Сәхнә» журналының юбилее уңаеннан әйткән иде: «Үтерү, бетерү, юкка чыгару җиңел, әмма яңаны тудыруы шактый кыен», ‒ дигән иде аксакал. Тагын бер сүзе бар әле Туфан абыйның («Сәхнә»дә бергә эшләп алган чор да булды, еш әйтә иде театрлар турындагы фикерләрен), хакыйкать итеп кабул итәрлек тагын бер фикерен ишеткәнем булды, ләкин анысы язма ахырында.

 

47 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

 

48 бит

СКАНВОРД

 

ҖЫРЛАП АЧЫЛА КҮҢЕЛ

Сиринә Зәйнетдинова башкаруындагы «Яшәү яме» җырының минусовкасын куллана аласыз.