Логотип
Архив Материалов

Курчак театрлары фестивале тәмам

Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 13 курчак театры коллективы катнашты. Алар – Тула, Волгоград, Оренбург, Озерск, Сургут, Ульян, Пенза, Киров, Ижау, Дагыстан шәһәрләре театрлары. Тат...

Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 13 курчак театры коллективы катнашты. Алар – Тула, Волгоград, Оренбург, Озерск, Сургут, Ульян, Пенза, Киров, Ижау, Дагыстан шәһәрләре театрлары. Татарстан данын «Әкият» Татар дәүләт курчак театры һәм Чаллы дәүләт курчак театры яклады. Быелгы фестиваль Чаллы курчак театрының 25 еллык юбилеена багышланды.

Жюри составында: РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе М.М. Королев исемендәге премиянең экспертлар советы рәисе, «КукАрт» Халыкара театр фестивале вице-президенты, РФ Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» премиясенең курчак театрлары буенча жюри әгъзасы Виктор Шрайман, театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы мәдәният буенча иҗтимагый советның җаваплы сәркатибе Нияз Игъламов, театр белгече, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина.

Фестиваль нәтиҗәләре:

«Иң яхшы музыкаль бизәлеш» – «Су анасы» спектакле («Әкият» Татар дәүләт курчак театры, композитор – Луиза Батыр-Болгари).

«Иң яхшы рәссам эше» – «Айболит» спектакле (А.Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театры, рәссам – Любовь Борисовская).

«Курчаклар буенча иң яхшы рәссам эше» – «Домок-теремок»спектакле (Чаллы дәүләт курчак театры, рәссам – Алексей Митрофанов).

«Иң яхшы актерлар ансамбле» – А.Н. Афанасьев исемендәге Киров курчак театры («Айболит» спектакле өчен).

«Икенче пландагы рольне иң яхшы башкаручы актер / актриса» – Антонина Пушина, Удмурт Республикасы дәүләт курчак театры (Ижау шәһәре) актрисасы.

«Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы актриса» – Светлана Ерохина, «Золотой петушок» курчак театры (Озерск шәһәре) актрисасы («Сестрица Аленушка и братец Иванушка» спектакле өчен).

«Иң яхшы спектакль» – «Машенька и Медведь» (Удмурт Республикасы дәүләт курчак театры).

«Тамашачы мәхәббәте» – Озерск шәһәренең «Золотой петушок» курчак театры («Сестрица Аленушка и братец Иванушка» спектакле өчен).

Жюриның махсус бүләкләре:

  • Киров шәһәренең «Проект» театры (рус халык әкиятләренең оригиналь укылышы өчен);
  • Махачкала шәһәре (Дагыстан) курчак театры актеры О.Швецов (курчак йөртү осталыгы өчен);
  • Киров шәһәренең «Проект» театры актеры С.Трусов (тискәре персонажның сөйкемлелеге өчен);
  • Чаллы курчак театрының баш режиссеры И.Клюев (иң яхшы конферанс өчен);
  • Сургут шәһәре курчак театры актеры А.Лупашко (якты сәхнә образы тудырганы өчен);
  • Оренбург шәһәре курчак театры актрисасы М.Ярилова («Прыгающая принцесса» спектаклендә зәвыклы визуаль рәт булдырганы өчен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк