Логотип
Архив Материалов

"Тискәрегә – авызлык"

Бу вакыйга тамашачыларда кызыксыну тудырмыйча калмады. Беренчедән, әлеге танылган инглиз драматургының әсәрләрен татар сәхнәсендә кую – һәрвакыт үзенчәлекле эксперимент. Икенчедән, режиссер сайла...

Бу вакыйга тамашачыларда кызыксыну тудырмыйча калмады. Беренчедән, әлеге танылган инглиз драматургының әсәрләрен татар сәхнәсендә кую – һәрвакыт үзенчәлекле эксперимент. Икенчедән, режиссер сайлаган әлеге пьеса барлык заманнар өчен дә актуаль булып кала. Чөнки биредә мәңгелек тема – ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре карала. Өстәвенә, пьеса ир-ат культына нигезләнгән милли менталитетыбызга туры килә. Һәм, гомумән, тамашага корылган, үткен телле комедия – тамашачы өчен чын бәйрәм.

Спектакльнең эчтәлеген сөйләп торасы килми. Ике дә уйламыйча, аны барырга да, карарга кирәк. Өстәвенә, әлеге спектакль яхшы якка үзгәрер әле, дип өметләнәм. Чөнки спектакльдәге көлкеле трюклар, көтелмәгән алымнар барысы да режиссер карамагында. Ринат Әюпов бу очракта җиңел, көлкеле, тамашачылар кабул итүенә туры килә торган спектакль куюны максат итеп куйган булса кирәк. Минем исә сәхнәдә чын югары сәнгати, көлдерә торган гына түгел, ә җитди мәсьәләләр турында уйландыра да торган әсәр күрәсем килгән иде. Өстәвенә мондый тирәнлек, ихласлыкка ирешүгә бернәрсә дә: җиңеллек тә, садәлек тә, режиссерның табышлары да комачауламый.

Бу очракта Уильям Шекспирның иҗаты – уникаль материал. Юкка гына бу иҗат юнәлешен, антик чор әсәрләре белән тәңгәлләп, «стихияле реализм» дип атамаганнардыр. Аның әсәрләрендә чикләнмәгән күләмдәге хыял, колачлау, балаларча самимилек, могҗизаларга ышану гаҗәп дәрәҗәдәге тирәнлек, бөтенлек, нечкә психологизм, гаделлек белән үрелеп бара. Шекспир комедияләрендәге сүз уйнату һәм югары кимәлдәге әдәби тел, характерларның төгәл бирелеше, хисләрнең тирән булуы, үзара җылы мөнәсәбәтләр үзенә күрә бер яктылык тудыра.

Татар яшь тамашачы театрында куелган спектакльдә тышкы детальләргә күбрәк игътибар бирелгән шикелле. Вакыйгалар исә өстән-өстән генә карала. Нәтиҗәдә, вакыйгалар агымы бер ритмда барган маршны хәтерләтә. Ничектер заманча түгел. Дөрес, вакыйгалар динамикалы булырга тиеш. Әмма спектакльнең сурәте сыгылмалы, күптөрле, эчке логикага һәм пьесаның эчтәлегенә туры килгән булырга тиеш. Моның өчен геройларның, иң беренче чиратта, Катаринаның эчке дөньясына күбрәк игътибар юнәлтергә кирәк.

Бу рольне Лилия Низамиева темпераментлы, эффектлы, ышанычлы итеп башкара. Сәхнәдә ул тәҗрибәле, заманына яраклы рәвештә мөстәкыйль, нык холыклы, ирләр белән кара-каршы көрәшә ала торган хатын-кыз. Мондый холыклы Катаринаның үз теләге белән ир затына җиңелүенә ышанып булмый. Өстәвенә, аның рухи үзгәреше спектакльдә рәтләп күрсәтелмәгән. Шуңа күрә Катаринаның спектакль ахырында шулай кискен үзгәрүе хәйләкәрлек буларак кына аңлашыла. Замана стервалары кебек көчсез хатын-кыз битлеге астына яшеренеп, җиңү яулый кебек. Әмма әлеге образның асылы монда түгел. Шекспирның Катаринасы – мәхәббәткә сусаган, хисле, нечкә күңелле бала. Аның барлык тискәрелекләре – балаларча көнчелек нәтиҗәсе. Үз-үзенә ышанмаган кызның ялганга, ясалмалылыкка каршы көрәше. Гел игътибар үзәгендә булган Бьянка күләгәсендә калган туташ үзен беркемгә дә кирәксез, әтисенә дә, егетләргә дә яраксыз итеп тоя. Шуңа күрә Петруччо тиз арада аның йөрәген яулый да инде. Ул беренче булып Катаринага игътибар итә һәм аны ничек бар, шул килеш кабул итә. Кыз егеткә ялгызлыктан, кирәксез булудан, әткәй йортындагы бертөрле төссез тормыштан котылу чарасы буларак карый. Ике йөрәк арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә чын мәхәббәт тарихын күзәтергә мөмкин. Ике ялгыз йөрәк очраклы рәвештә генә кисешәләр дә, бер-бесеннән башка яши алмый башлыйлар. Ә пьесадагы тискәрегә авызлык киертү чынлыкта деталь генә булып кала. Амбицияләр көрәше, холыклар каршылыгы һәр гаиләдә дә була. Әсәрдә исә Шекспир бу күренешне куертып күрсәтә.

Петруччо ролендә Илфат Камалиев бик шәп. Анда Шекспир әсәрләренә хас эчке көч, ир-атларча сөйкемлелек, шарм бар. Алгы планга чыгарыла торган цинизм, тупаслык артында ро мантик, мәрхәмәтле холык яшерелгән. Ул көчсез зат өчен терәк, яклаучы булырга тели.

Гомумән алганда, И.Камалиев белән Л.Низамиева дуэты бик уңышлы, тулы. Әмма аны бераз эшләп бетерергә кирәк. Петруччо белән Катарина мөнәсәбәтләре спектакльнең үзәгендә булырга тиеш. Аны ассызыкларга, җентекләп эшләп бетереп, беренче планга чыгарырга кирәк. Спектакльдә калганы – фон, ярдәмче юнәлешләр генә.

Спектакльдәге массовка күренешләре яхшы эшләнгән. Аларда идея дә, юмор да бар. Режиссер бу очракта мәйдан уенына хас башлангычка басым ясый. Шуңа күрә бу күренешләр мавыктыргыч, импровизациягә бай. Режиссер билгеләгән бу эстетикага Нуриәхмәт Сафин, Фәнәвил Галиев, Рәзил Фәхертдинов, Илнар Низамиев һәм башкалар төгәл туры килә.  Ә менә хатын-кыз образлары – Гөлнара Абитова башкаруында Бьянка һәм Лидия Галиева башкаруында Тол хатын карикатурага кирәгеннән артык охшаган. «Тискәрегә – авызлык» беренче чиратта классик әсәр, ә телевидениедә бара торган ситком түгел. Шуңа күрә андагы хатын-кыз образлары тормышчан, нәфис булырга тиеш.

Рәссам Булат Ибраһимов, композитор Эльмира Низамова, пластика режиссеры Рөстәм Фәткуллин Ринат Әюпов белән берлектә сәхнәдә чын уен атмосферасын тудыра алганнар. Бу уңайдан мобиль, махсус рәвештә тотрыксыз итеп ясалган декорацияләр һәм көлкеле пластик миниатюраларны аерым билгеләп үтәргә кирәк. Апа белән сеңел арасындагы диалог барыбызга да таныш «Казан сөлгесе»ндәге күренешкә пародия итеп ясалган. Бу үз чиратында спектакльгә көтелмәгәнлек һәм шаярту өсти... Гомумән, спектакль мавыктыргыч, җиңел, аңлашыла торган. Ләкин аңа бераз бөтенлек һәм тирәнлек өстисе килә.

«Сәхнә», 2011, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк