Логотип
Архив Материалов

«Тормыш корабы»

Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники хикәяләре буенча иҗат ителсә дә, спектакльнең эстетик табигате бөтенләй башка. Әдипнең әсәрләренә тормышчанлык, конкретык, нечкә күзәтүләр һәм детальләр хас...

Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники хикәяләре буенча иҗат ителсә дә, спектакльнең эстетик табигате бөтенләй башка. Әдипнең әсәрләренә тормышчанлык, конкретык, нечкә күзәтүләр һәм детальләр хас булса, әлмәтлеләрнең куелышы, киресенчә, гомуми символик алымнар белән хәл ителгән, аңа абстрактлык хас, төп игътибар мәңгелек темаларга бирелгән. Инсценировка авторы Фәридә Исмәгыйлева белән режиссер беренчел чыганакка тулысынча иярүне максат итеп куймаганнар да сыман. Еники хикәяләре нигезендә алар үз карашлары белән баетылган яңа әсәр булдырып карарга омтылганнар.

Спектакльдә Чехов мотивлары көчле. Бу эчтәлектә дә чагылыш таба: җылы мөнәсәбәткә, аңлауга мохтаҗ якын кешеләргә карата битарафлык фонында хыялый, шашкын мәхәббәт эзләү темасы хөкем сөрә. Финал да Чехов рухында чишелеш тапкан – үлем гаделсез, мәгънәсез тормыштан качу чарасы буларак кабул ителә. Композиция хакында да шул ук сүзләрне әйтергә була: эпизодлар берсе өстенә икенчесе бәйләнеп китә, һәр диалог – сәхнә артында дәвамы, яшерен мәгънәләре һәм икенче планнары булган аерым тарих. Тамашачы каршыннан кабатланмас язмышлы, шәхси тормыш драмасы кичерүче күпсанлы геройлар уза.

Әсәрнең сәхнәдәге чагылышы да эчтәлеккә туры килә: зәвыклы костюмнарны билгеле бер чорга бәйләп карап булмаса да, алар революциягә кадәрге стильне хәтерләтә, актерлар берникадәр читләшеп уйный. Болар барысы да Фәрит Бикчәнтәевнең беренче эшләрен, әйтик, А.Чехов әсәре буенча куелган «Акчарлак», шулай ук «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Көз» (Г.Исхакый) спектакльләрен хәтерләтә. Туксанынчы елларда бу үзенә күрә ачыш иде. Милли әсәрләрне күз чагылдыргыч чуар костюм һәм реквизит белән бизәп, шау-шулы, темпераментлы, көлкеле диалоглар өстәп, традицион этнографик стильдә генә түгел, ә, Чеховча, героиняларга купшы күлмәкләр кидереп, табигый, тыныч интонацияләр белән дә куеп була икән бит. «Көз» спектакле белән ассоциацияләр исә вакыйгаларның корабта баруы һәм чынбарлыкның хатирәләр белән үрелеп бирелүе аркасында тагын да көчәядер. Әлбәттә, әлмәтлеләр теге спектакльләргә хас югары стильне саклап кала алмаган. Мөгаен, бу театрның финанс мөмкинлекләренә дә бәйледер. Әмма андый талпынышлары булуы мактауга лаек.

Спектакльдә театр училищесын яңа тәмамлап кайткан кичәге студентлар да катнаша. Бу аларның профессиональ сәхнәдә беренче мөстәкыйль эшләре. Шуңа да яшьлек, көчле иҗат дәрте спектакльгә йогынтысын ясый. Геройлар арасында кемне дә булса аерып чыгару авыр. Барысы да режиссер куйган максатны үти: вакыйгалардан берникадәр читләшеп уйный. Берничә хикәяне берләштереп иҗат ителгән спектакльнең нәрсә турында икәнлеген тулысынча аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә тормыш панорамасы объектив күрсәтелми. Нәтиҗәдә, геройларга мөнәсәбәт белдерү дә авыр. Күрәсең, һәр тамашачы монда үз ассоциацияләренә таянырга тиештер.

Һичшиксез, төп игътибар Диләрә ролен башкаручы Мәдинә Гайнуллина да. Ул яшь егеткә көтмәгәндә гашыйк булган кияүдәге хатын-кызның шашкын хисләрен уйный. Әйтергә кирәк, аның мәхәббәте, нигездә, хореография алымнары белән күрсәтелгән. Кемгә дә булса бу хәрәкәтләр артык оятсыз һәм җилбәзәк булып тоела икән, димәк, бу тамашачы самими татар спектакльләреннән башка нәрсә карамый. Проблема моңа бәйле түгел. Чынлыкта, Диләрә образы бик гади бирелгән, аңа тулылык һәм психологик нечкәлек җитенкерәми. Без анда яшь егеткә тартылудан башка берни дә диярлек күрмибез. Аның җилбәзәк хатын булып күренүенең сәбәбе дә нәкъ менә шунда. Сүз Диләрәнең мәхәббәте турында баруы аңлашыла. Шуңа спектакльдә барысын да җенси инстинктларга кайтарып калдырырга түгел, ә үз язмышына төкереп караган ялгыз хатынның трагедиясен ачу урынлырак булыр иде. Драма спектаклендә характер төрлелеге, тирәнлеге тулысынча ачылырга тиеш, шуңа да драма театры бит ул.

Гомумән, татар сәхнәсендә проза инсценировкаларының шигъри гомумиләштерүләргә омтылышын һәм балетка охшашлыгын билгеләми калырга ярамый. «Итил суы ака торур...» (Н.Фәттах), «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» (Г.Исхакый), «Мөһаҗирләр» (М.Галәү) һәм башка спектакльләрне генә искә төшерик. Бу бик кызыклы, кайвакыт бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерүче процесс. Әлмәт театры һәм режиссер Гүзәл Акбердина, тамашачыларга оригиналь, үзенчә кызыклы спектакль күрсәтеп, моңа үз өлешен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк