Туфан Миңнуллинга
Хакны әйтергә дә хокук кирәк. Әйтим дисәң ярып турысын, «Птичье право» дигән гыйбарәсе Искә килеп төшә урысның. Һава ярып, әнә кошлар оча, Кош тоткандай яна күзләрең....
Хакны әйтергә дә хокук кирәк.
Әйтим дисәң ярып турысын,
«Птичье право» дигән гыйбарәсе
Искә килеп төшә урысның.
Һава ярып, әнә кошлар оча,
Кош тоткандай яна күзләрең.
Күкне иңләп очкан кошка баксаң,
Искә килеп төшә үз хәлең.
Үз хәлеңне күршеләрдән сора –
Ут-күршеләр яши күршеңдә...
Хакны әйтергә дә хокук кирәк,
Кош хокукы кирәк кешегә.
Ут-күршеләр әнә ут салганнар
Тарихыңа синең, телеңә.
Ничә гасыр тарих пыскып ята, –
Казынабыз бүген көлендә.
Хакны әйтергә дә хокук кирәк,
Хакны әйтүчеләр илдә бер.
Кошлар хокукына ия җаннар
Кеше хокукына иядер.
Хаклылар да, хаксызлар да сыйган
Империя дигән калыпка.
Империя калыпларын ватып,
Хөр мәмләкәт төзи халыклар.
Ирек яуларга да хокук кирәк,
Сорап алып булмый ирекне.
Кошлар хокукына ия халык
Бәйсез халык — димәк, ирекле!
Һава ярып, әнә кошлар оча,
Син очасың бары төшеңдә.
Кеше булырга да хокук кирәк,
Кош хокукы кирәк кешегә.
«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк