Логотип
Архив Материалов

“Ул да үзенчә ярата...”

       Сез, мөгаен, кайсы әсәр турында сүз барганын аңлагансыздыр. Узган елда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында без “Галиябану” (М.Фәйзи) спектакленең премьерасын кара...

       Сез, мөгаен, кайсы әсәр турында сүз барганын аңлагансыздыр. Узган елда Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында без “Галиябану” (М.Фәйзи) спектакленең премьерасын карадык, һәм шунда Исмәгыйль ролен башкарган Илнар Низамиев тормышта да Исмәгыйль түгел микән, һай, каһарманны бигрәк ышандырырлык итеп уйнады бит дип, үзара көлешеп тә алдык. Ә артистыбыз тамаша залында каләм әһелләре ниләр уйлап утырганын уена да китермичә, гримын сөртеп, киенеп өенә - гаиләсе янына ашыккандыр. Шөкер, Аллаһы Тәгалә аңа ни Хәлил, ни Исмәгыйль язмышын язмаган: ул Лилия исемле кыз белән кавышып бәхетле гаилә корган.

       Элек математика фәнендә берсе “А” пунктыннан, икенчесе “Б” пунктыннан чыкты дип башланган мәсьәләләр чишә идек. Низамиевларның да хәлләре шуңа охшап тора: Саба районы Мирәтәк авылында (хәзер Теләче  районына керә) туып үскән Илнар урта мәктәпне тәмамлагач төп уку йорты итеп Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен сайлый, шул ук вакытта Казан кызы Лилия дә академиягә документларын тапшыра. “А” белән “Б” шулай итеп “В” ноктасында очраша. Аннан юллар бергә кушыла да, бүтән беркайчан да икегә тармакланмый. Марсель Сәлимҗанов төркемендә укыган, Нәҗибә Ихсанова, Шамил Бариев, Ринат Әюпов, Илдар Хәйруллин кебек остазлардан актерлык һөнәре серләренә өйрәнгән ун шәкертнең бишесе 1997 елда Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрына эшкә билгеләнә. Әлбәттә, шуларның икесе Лилия белән Илнар була. Тукта, без вакыйгаларны ашыктырабыз бугай!  Менә сәхнә турында хыялланган кичәге мәктәп укучылары өчен сынау көне - имтихан якынлаша. Илнар Лилиянең бернинди акцентсыз саф татарча мәсәл сөйләгәнен елмаеп та, аптырау катыш сокланып та тыңлый. Казан кызы бит!  Ә Лилия, аның соклануын үзеннән көлү дип аңлый. Ул хәтта: “Кайсы җирем  мәзәк икән соң?” - дип борчылып та куя. Кыз, киресенчә шук-шаян егетнең  үзен сәер дип таба әле. “Илнарның миңа күзе төшкән мәллә?” - дип бераз шикләнсә дә ярыйсы да, тик уку белән сәхнә хис-тойгыларны күмеп китә шул: аны I-II курста ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына чакыралар, анда булачак артистка шактый спектакльләрдә катнаша. Мәсәлән, аның Ольга Фахрушина (“Вахит Мансуровның тормышы һәм үлеме”, К.Тинчурин), Зөлфия (“Карак”, З.Хәким), Кыз (“Кылый Кирам балдагы”, Аманулла) кебек героиняларын тамашачы бик җылы кабул итә. Үзе җитди, үзе сабыр, үзе аз сүзле тыйнак кызның йөрәгенә шук-шаян егет нинди генә мәхәббәт ачкычлары яраткандыр, Илнар  тәҗрибәсе белән уртаклашмый, бары тик:

       - Төркемдә Лилия барысыннан да аерылып тора иде, - ди.

     Хәер, яратуның ничек җаныңда яралганын кем генә тасвирлый алыр икән?! Лилия, миндә егетләр кайгысы юк дип йөргән Лилия, көннәрдән бер көнне Илнарга тартылганын сизмичә дә калгандыр, чөнки кулга-кул тотынышып шәһәр урамнарын әйләнүләр, авыз “пешерә-пешерә” туңдырма ашаулар, хыяллар белән уртаклашулар, ахыр чиктә икесенә дә сөю бакчасының капкаларын ача. Тормышта парларның төрлесен күрәбез: кайчакта: “Их, моның ире хатынына, яисә хатыны иренә тиң түгел”, - дисең. Низамиевларга бер күз ташлау белән шунда ук: “Болар бер-берсе өчен яратылган икән!” - дигән фикер туа.

       - Мин аның: “Миңа кияүгә чык дигән тәкъдимен көттем”, - ди Лилия. - Әйе, без төрле холыктагы кешеләр. Илнар “тиз-тиз”, кызу, ә мин тыныч. Ягъни ул - ут, ә мин - су. Ир белән хатын өчен мәхәббәт кенә җитми, уртак уй-фикерләр дә мөһим. Без Чаллыда өйләнештек. Тулай торактагы бер бүлмәдә яшәдек. Иң беренче сатып алган әйберебез - диван-карават иде.

       Уртак уй-фикерләр дигәннән, ул, һичшиксез, театр дөньясы белән бәйләнә. Үзләре үк мәхәббәт символы кебек күренгән Илнар - Лилия күп кенә спектакльләрдә парлап сәхнәдә уйныйлар. Сәрвәр - Исмәгыйль (“Сүнгән йолдызлар”, К.Тинчурин), Йосыф - Зөләйха (“Йосыф - Зөләйха”, Кол Гали),  Галиябану - Исмәгыйль (“Галиябану”, М.Фәйзи), Зөлфия - Әбүзәр (“Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”, И Юзиев) һ.б. һ.б. Низамиевларның үзләре белән өйләренә хәтле “ияреп” кайткан чакларда, әлбәттә, ир белән хатын иҗат турында гына сөйләшә аладыр. “Бер казанга ике тәкә  башы сыймый”, - дигән әйтем бу икәүгә һич кенә дә туры килми. Сыя, бик сыя! Алар бит мин синнән яхшырак уйнарга тиеш дип ярышмый, алар бер-берсенең уңышларына шатлана-куана.  2012 елда Илнар Җиһангир улына “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелгән, ә Лилия Катаринасы белән(“Тискәрегә - авызлык”, У. Шекспир)”Иң әйбәт хатын-кыз роле” номинациясендә (2011 ел) билгеләп үтелгән икән, димәк, гаиләгә бербөтен булып, ике сөенеч кайткан. 

       - Бер-берегездән көнләшәсезме? Илнар урамнан барганда кызлар артыннан борылып карап кала диләр, -  дим.

        Ничек инде кырык яшен генә тутырган яшьләр мондый сораудан “мәхрүм” калсын ди! Безнең халык артист дию белән “әһә” дип, каш сикертә.

       Низамиевлар ясалма түгел,ихлас, “тәти күреник” дип, бизәкләп-сырлап сөйләшмиләр.

       - Көнләшү Лилиядә әзрәк сизелә инде, - ди Илнар. Лилия аны:

       - Шаярып кына әйтә ул, - дип төзәтә. - Көнләшү хисе күңел кылларымны тибрәтми. Нишләп мин юк-бар белән йөрәк бозыйм? Илнарга тулысы белән ышанам. Мондый уйлар уйларга вакыт та аз: мәдәният һәм сәнгать университетында, театр училищесында егет-кызларны укытам. Уйныйсы рольләрем дә байтак, һәр нәрсәгә өлгерәсе килә.

       Без, бая “сөю бакчасының капкалары” турында язган идек. Ә аның эчендәге татлы җимешләрен искәрдекме соң? Алар өчәү... Искәндәр Чаллыда туа, аңа бүген 15 яшь. Икенче һәм өченче “җимешләр” 9 яшьлек Айсылу белән 6 яшьлек Исмәгыйль Казан балалары, алар Низамиевлар Кариев театрына күчеп кайткач дөньяга килә. Алма агачыннан ерак тәгәрәми шул инде. “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин әсәре) спектаклендә Низамиевлар өчәүләшеп уйный: Илнар - Сәрхүш Хәлил, Лилия - Фәрдия килен, ә Искәндәр      - Онык, һәм нәкъ менә шушы роле өчен Искәндәр “Тантана” республика театр премиясе ала. Низамиевлар белән гәпләшкәндә тагын шунысына  сокландым: алар “мин”  дими, “ул” ди. Илнар:

       - Лилиянең бит ул өч баладан тыш тагын ике дистәгә якын шәкерте бар. Шулар өчен яна-көя, -   дисә, Лилия:

       - Илнар миңа карата бик игътибарлы, дәресләрем соң гына тәмамланганга борчыла иде, шуңа күрә “әйдә, укы, рульгә утырасың”, - диде. Мин башта карыштым, миннән булмый дидем, әмма ирем сүзеннән кайтмады, курсларда укыттырды, машина алып бирде. Ипотекага фатир  юнәткәч осталардан бер кадак та кактырмадык, төзекләндерү эшләрен һәммәсен дә Илнур эшләде, - дип хәләлен мактый.

       Кайбер парларның күңелендә кыш та юк, көз дә юк, мәхәббәт тамчылары тып-тып тамып торган яз гына була. Низамиевлар да шундый халәттә яши кебек. Сәнгать дип үлеп-бетеп, беренче чиратта иҗат дип акылдан язып гаиләсенә бөтенләй игътибар итмәгән кешеләр әллә ни хөрмәт уятмый. Фанатизмның да бер чиге булырга тиеш. Илнар белән Лилия өчен гаилә изге төшенчә. Чөнки аның нигезенә ярату дигән хис салынган, үзенә ике  малай һәм бер кыз бүләк иткән хатын ирнең кадерле алиһәсе, шуңа күрә ул аның өчен бөтен шартларны тудырган да инде. Рульгә утырту нәрсә әле, менә син фатирыңда үз кулларың белән сауна яса! Ясаган Илнар! “Шунда кереп  утырсак, барлык ару-талулар юылып төшә, Илнарга рәхмәт укып туялмыйм”, - ди Лилия. Талантлы артист һәм уңган ир - сирәк күренеш. Алай дисәк, хуҗабикә үзе дә осталык мәсьәләсендә бер дә иреннән калышмый икән лә. Өч бала анасы унбиш яшьлек үсмер кызлар белән бер партага утырып тегүче һөнәрен үзләштергән. Фатир тәрәзәләренә эленгән искиткеч матур пәрдәләр аның кул эше. Илнар көлә:

       - Безнең өйдә Лилия  - дизайнер, ә мин кара эшче, ул нәрсәгә заказ бирә - шуны эшләп куям. Әле балалар бүлмәсенә шкафлар ясаттырды.

       Хушлашканда гына Илнар Низамиев:

       -  Минем каһарманым Исмәгыйльне явыз, диләр. Ләкин ул да үзенчә ярата бит, - ди.

       Килешәм. Кылган гамәлләренә нәфрәтләнсәк тә, аның да яратырга хакы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк