Логотип
Архив Материалов

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә!..

Шаулы еллар иде бу. Күктән төшкән тәлинкәләрдән шомланып, илдәге икътисади-сәяси тотрыксызлыктан халыкның тәмам гаҗиз чагы иде. Ничектер, нәкъ шул чорда тамаша заллары тулып, сәхнәләр гөрләп торд...

Шаулы еллар иде бу. Күктән төшкән тәлинкәләрдән шомланып, илдәге икътисади-сәяси тотрыксызлыктан халыкның тәмам гаҗиз чагы иде. Ничектер, нәкъ шул чорда тамаша заллары тулып, сәхнәләр гөрләп торды. Күрәсең, дөнья ыгы-зыгысыннан башын кая куярга белмәгән халыкның җанына азыкны газиз моңнан эзләве булгандыр инде.

1988 елда уздырылган халыкара «Татар җыры» конкурсында Зөһрә Шәрифуллина икенче урынны яулый. «Татарстан яшьләре» газетасы уздырган анкеталар нәтиҗәсе буенча да Зөһрә Шәрифуллина халыкнын иң яраткан җырчыларының берсе булып таныла.

Зөһрә чибәр! Зөһрә яшь! Зөһрә татар моңына гашыйкларның сөйгән кызы! Көянтә-чиләген калдырып Айдан сикереп төшкәнмени Зөһрә сәхнәгә.

Шулай да... шулай да ник Зөһрәне аерып ярата халык? Ник Зөһрә дип яна яшьләр? Моның сере нидә? Моны без Зөһрәне тыңлый-тыңлый аңладык. Жанның иң нечкә кылларын тибрәтер моңына йөрәк җылысын да кушып җырлый икән Зөһрә, Зөһрәбез. Нәфис буй-сыны, сөйкемле карашы, ягымлы елмаюы белән бөтен тамаша залын әсир итә икән Зөһрә, бәгырьләрне айкый, хисләрне бөтереп ала икән шул бу җырчы. Хәтта шаян җырларында да аның йөрәк түреннан аккан моңын тоясың.

Татар моңлы халык шул ул. Зөһрә дә залны моң бишегендә тибрәтә, хәтер төеннәрен чиштерә. Үзен халык күңеленә алып кергән «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Нигә яна йөрәгем» җырларын гына тыңла син аның! Милләтнең тирән төпкеллердә яткан моң-зарына җан сулышы өстәп, яңа буын хәтеренә сала ул җырларны.

Концерт тәмам. Зал hавасы алкышлардан тирбәлә. Күпләрнең Зөһрә белән аерылышасы килми. Алар аның ишектән чыкканын көтеп торалар, аңа матур-җылы сүзләрен әйтеп калырга ашыгалар.

Әйе, җыр сөючене алдап булмый. Үзе белән бер рухта сулаган җырчы гына аның ихтирамын яулый.

Халык мәхәббәтен яулый һәм ике дистә ел дәвамында шуны саклый белгән Зөһрә җырчыбыз үз сәнгать сукмагының башы турында болай ди:

− Мин бәләкәйдән өйдә үзем генә калсам, җырларга ярата идем. Күршебезгә килен булып төшкән Мәсхүдә апа безнең өй яны тыкрыгыннан суга йөргәндә, минем җырлаганымны гел ишетә икән. Бер көнне ул безгә керде дә: «Сеңлем, бик матур җырлыйсың, син музыка мәктәбенә йөр әле», − диде. Бардым мин анда. Ишек төбендә басып торам. Бер апаны күреп, «Мәсхүдә апа кирәк ие», дим. Ул анда баяннан укыта икән. Тәки йөреп киттем мин Мәсхүдә апа классына. Әнкәй әткәйнең пенсиясенә баян алып кайтып бирде. Әнә шул бишьеллык музыка мәктәбен тәмамлау, җырга булган мәхәббәтем мине Түбән Камадагы музыка училищесына алып килде. Мин анда җырчылар әзерләү бүлегендә − Исламов Мөҗип Вәгыйзович классында укыдым. Ә училищедан соң мине Казанга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә җибәрделәр.

− Димәк, Азат белән дә Казанда таныштыгыз...

− Филармониягә күчеп бер ел эшләгән идем инде. Бер көн шулай әкрен генә, уйланып Горький урамы буйлап эшкә киләм. Минем алдан гына баянын җилкәсенә аскан бер егет бара. Мин аның филармониягә кереп китүен күреп алдым. Шул мәлдә күңелемнән ниндидер бер җылы тойгы йөгереп үтте. Бәлки, бу егет минем язмышымдыр дип уйлап та куйдым әле хәтта. Шул көнне филармониядә таныштырдылар. Казан дәүләт консерваториясенең баян бүлеген тәмамлап килгән бу егет − Илһам абый Шакировка уйнаячак яңа баянчы − Азат Хәлимов икән.

− Бер күрүдә... беренче күрүдә үк гашыйк булу!.. Бик сирәкләргә генә мондый бәхет эләгә бит.

− Юк әле, алай тиз генә килмәде ул мәхәббәт дигән олы хис. Мин хәтта беренче күрүдән килгән теге тойгыны да гел оныттым. «Кешене беләсең килсә, аның белән юлга чык» диләрме әле? Менә шулай юлда, гастрольләрдә йөри-йөри, мин оялчанрак бу егетнең хатын-кызларга карата булган ихтирамлы мөнәсәбәтенә игътибар итә килдем. Ике ел дәвамында озын-озак юл үткәч, без икебез дә бер-беребезгә кирәкле икәнлегебезне аңладык.

− Һәм гөрләтеп туй ясадыгыз, шулаймы?

− Гастрольләрдән кайтып кермәгән артистның гөрләтеп туй ясарлык вакыты буламы сон? Без юлда, Азнакайда язылыштык. Мин хатын-кыз буларак формалашкан, 28ем тулган иде инде. Кызларга да шуны әйтәсем килә: гаилә кору − өстеңә бик зур җаваплылык алу ул, ашыгып чыкмагыз, яшь уза дип борчылмагыз, hәркемнең үз язмышы була, аны барыбер үз насыйбы таба.

− Килен буларак Азатның әти-әнисе сине ничек кабул итте?

− Гастрольләрдән кайттык та, мин Азатны Яшел Үзәнгә, өйләнешүебез турында әти-әнисенә сөйләргә кайтарып җибәрдем. Аннары кайнанама чәчәк, әбигә 2 кило өрек, бәләкәй балаларга шоколад-конфетлар алып үзем дә кайттым. Яңа елны яңа гаиләмдә, кайнанам-кайнатам янында бик матур итеп каршыладык. Һәм бер ел шунда, алар янында яшәдек. Бала тугач та анда тордык. Әле хәзер дә, үзебез гастрольләргә киткәндә, балалар янына әни килеп тора. Алар миңа үз кызлары кебек карый.

− Ә үз әниең?

− Ул Сарманда абыем белән яши. Әнкәйгә хәзер 87 яшь. (Редакциядән: бүгенге көндә әнисе һәм абыйсы гүр ияләре). Күпме генә үзебездә яшәргә чакырсак та, гомер иткән нигеземне ташлап китмим, ди. Мөмкинлек булганда кайтып торабыз, ярдәм итәбез.

− Тормышта савыт-саба шалтырамый тормый диләр...

Азат:

− Зәвык, карашлар буенча без капма-каршы сыман. Гороскоп буенча да бер-беребезгә туры килмибез. Шуңа күрәдер инде, бәхәсләшкән, беребезнең фикере-тәкъдиме белән килешмәгән чаклар була.

− Андый чакларда кайсыгыз «чигенә» соң? Кайсыгыз сабыррак?

− Азат инде. Мин бик үҗәт. Үз дигәнемә ирешми туктамыйм. Азат, «ярар инде, хатын-кыз белән булышканчы» ди дә минемчә эшлибез. Сабырлыкка без икебез да сабырдыр. Беребез кызыбрак киткәндә икенчебез дәшми.

− Сез икегез дә сәхнә кешеләре, аерым да йөрергә туры киләдер, көнләшкән чакларыгыз буламы?

− Сәхнәгә чәчәк меңгезүчеләр бик күп. Кайберләре әле үбеп тә ала. Сәхнәдә мин тамашачыныкы! Ә өйдә мин тулысынча − Аның хатыны. Азат моны аңлый, ә үзенә килгәндә... Мин Азатның мине, балаларны башка берәүгә алыштырмаячагына ышанам. Аннан соң безнең аерым-аерым йөргәнебез дә юк. Гомумән, мин тормышта да, эштә дә көнләшмим. Кешенең уңышларына үземнекедәй сөенеп карыйм. Шуңа да Ходай Тәгалә үземә шатлык-сөенечләрне, уңышларны биреп кенә тора. Аллага шөкер, яшәү шартлары әйбәт, балаларыбыз исән-сау. Мин, бәхетсез кеше генә кешедән көнләшәдер дип уйлыйм.

− Өй-йорттагы хуҗалык, бакча эшләре кем кулында?

− Икебездә дә. Хәзер улларыбыз да булыша. Бакчабызда кечкенә генә бурадан эшләнгән агач йортыбыз бар. Авылча итеп, матур итеп эшләдек. 4 сутый җире, мунчасы бар. Җәй буе яшелчә, җиләк-җимеш үстереп ашыйбыз. Виноград, черешня, слива, чия-алма уңышы әйбәт була. Шул кечкенә генә җирдә дә бик күп итеп чәчәкләр үстерәбез. Мин үзем бәрхет телне, флоксларны бик яратам. Георгин, астра теллере дә үстерәбез. Балалар белән бергәләп шунда җәйне уздыру үзе бер рәхәт.

− Машинагыз бармы? Аны кем йөртә?

− Машина − безнең яшәү чыганагы, командировкалар «аты». Микроавтобусыбыз белән гастрольләргә чыгабыз. Икенчесе − җинел машина. Аларны Азат йөртә. Гастрольләргә чыкканда гына шофер алабыз.

− Чит ил эстрада сәнгатендә танылган йолдызлардан кемгә табынасың?

− Мин үзем гомер буе Анна Германны бик яратып тыңлыйм.

− Җыр сәнгатендә үзеңнең остазың, идеалың дип кемне саныйсың?

− Илhам абый Шакировны. Эстрада сәхнәсендә тәүге адымнарымны аның бригадасында башладым. Аның белән гастрольләргә дә күп йөрдек. Урта Азиядә, ерак Себер шәһәрләрендә дисеңме, илебезнең бүтән төбәкләрендә... Һәркайда мин беренче тапкыр Илhам абый белән булдым. Аңа мин гомерем буе рәхмәтлемен. Хәзер да ул − минем иң якын кинәшчем, остазым.

− Ә хатын-кыз җырчылар арасында кемне үзеңә үрнәк дип атар идең?

− Минем үземә тыйнаклык ягыннан да, культура, зәвык ягыннан да Зилә Сөнгатуллина бик ошый. Ул – җыр-опера сәнгатенең иң югары дәрәҗәсенә ирешкән hәм шул биеклектә кала белүче җырчыбыз. Аннары чын татар хатын-кызларына хас сабырлыгы, тыйнаклыгы һәм моңлы тавышы белән якташым Зөһрә Сәхәбиева сокландыра.

Җан дусларың кемнәр?

− Мин, Казанга килгәннән бирле дип әйтимме, радиода эшләүче Сиринә Латыйпова белән бик дустанә, җылы мөнәсәбәттә. Борчуым булса да, шатлыгым булса да, эш турында да гел аның белән серләшәбез. Аннан соң минем табибә булып эшләүче Халидә исемле бик якын дустым бар. Халидә миңа балаларым кечкенә чакта да бик булышты. Без аңа бик рәхмәтлебез. Гаилә дусларыбыз да бик күп. Кайсына гына барып керсәк тә, кочак җәеп каршы алалар. Бервакытта да кунакханаләргә урнашырга туры килми, дус-ишләр үзләренә чакырып ала.

− Репертуарыңнан төшерми, яратып, озак вакытлар җырлап йөргән җырларың бармы?

− Халык көйләредер, мөгаен. Аннан сон: «Сүнмәс дәрт» җырын яратып башкарам. Илhам абый аны миңа үз куллары белән язып бирде. Гомумән, халык күңеленә кереп калган җырларым күп. «Минем кадерлеләрем», «Су буенда учак яна», «Нигә яна йөрәгем» − кая гына барсам да халык тарафыннан сорала торган жырлар.

− Соңгы елларда бик күп җырчылар филармониядән китеп, җырны бизнеска әйләндерде, ә сез һаман шунда!

− Мин филармониядә 80 нче елдан бирле эшлим. (Редакциядән: Зөһрә Шәрифуллинаның сәхнәдәге иҗатына 35 ел). Шунда гаиләле булдым. Балалар туды. Эшли-эшли Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамладым. Шунда эшләп «Татарстанның атказанган» һәм «Халык артисты» дигән мактаулы исемнәр алдым. Азат та − Татарстанның атказанган артисты. Шуңа күрә филармония миңа бик якын. Анда безгә әйбәт карашлы җитәкчеләр эшли.

− Чорыбыз давыллардан тора. Гаилә көймәгезнең кыйбласы...

− Кыйбла бар икән, бар инде ул, юк икән − юк. Азат белән икебез дә иҗат кешеләре булгач, сәхнә уңышлары да безнең өчен бик мөhим. Шулай да, наркомания, әхлаксызлык хөкем сөргән бу заманда, улларыбызны һәм рухи, һәм физик яктан сау-сәламәт үстерү, зур тормышка әзерләү төп максатыбыз дип уйлыйм. Аллага шөкер, балалар инде үсеп килә. Ринатыбыз татар-төрек лицеенда (хәзер икенче номерлы лицей) укый. Чит телләр, компьютер белән мавыга. Татар музыкасын тыңларга ярата. (Редакциядән: Ринат финанс-икътисад институтын бетереп, Англиядә белем алган, гаилә корган, 2 айлык Риана исемле кызлары бар). Булатның музыкага омтылышы бар. Тавышы да матур. Үзе өчен генә булса да быел көздән музыка мәктәбенә йөртергә ниятләп торабыз. (Редакциядән: Икенче уллары Булатка 23 яшь, бүгенге көндә университетның икътисад бүлеген тәмамлап, Англиядә белем ала). Икесе дә тәртипле, акыллы. Бер-берсен бик яраталар, дуслар. Алга таба да шулай булсын иде. Тормышның бөтен мәгънәсе шул балалар бит.

− Дөньяларыңны онытып, нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?

− Пешерергә, өй эшләрен эшләргә яратам. Ә вакыт булганда... дөньяларымны онытып телевизордан кино карыйм. Үзебезнең ил киноларын. Көдрәтемнән килсә, мин ул чит ил фильмнарын күрсәтүне гел тыяр идем. Шуларны карап бозыла бит инде безнең балалар.

− Сәнгать һәм гаилә. Нәфис кенә бер хатын җанына болар ничек сыеша? 2 малайны һәм ирне көйлисе дә бар бит әле.

− Ирем, балаларым минем сәхнә иҗатыма hич кенә дә комачауламый. Киресенчә, аларның берсе икенчесе өчен илhам чыганагы дияр идем мин. Аннары... иҗатымны күрә белгән, моңнарымны тойган тамашачыларыма рәхмәтлемен. Тыңлаучыларыма дөньяларын онытып, моңнар дәрьясында йөзәрлек сихри мизгелләр бүләк итә алам икән − бу минем өчен бик зур бәхет, ә гаиләм өчен − куаныч.

− Яшерен теләк, уй-хыялларыгыз нидән гыйбарәт?

− Ул безнең зур сәнгатебезгә, олы шәхесләребезгә кагыла. Күптән түгел Казан дәүләт консерваториясенә Нәҗип Җиһанов исеме бирелде. Шулай ук Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев исемен йөртә башлады. Хәзер безнең филармониянең дә үз залы бар. Тора-бара ул да гомерен тормышын татар җыр сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес исеме белән аталыр дип беләм. Һәм мин филармониябез концертлар залының киләчәктә халкыбызның сөекле җырчысы Илhам Шакиров исемен йөртәчәгенә өметләнәм. Бик тә өметләнәм.

 

Зөһрә белән Азатның менә шулай матур гына яшәп яткан көннәре.

Казанның үзәгендәге бик матур, иркен, якты фатирлары да заманча, хатын-кыз җылысы, ир-ат куллары белән зәвыклы итеп җиһазландырылган. Бүлмәләр өчәү, ә иң ямьлесе, дүртенчесе, мөгаен, кухнядыр. Зөһрә юкка гына пешерергә яратам дими инде. Кисеп җибәрүгә хуш исләр бөркеп торган гөбәдия, өчпочмак, шулпалы бәлеш... Һәммәсенә оста Зөһрә.

Тормышлары түгәрәк Зөһрә белән Азатның. Күз генә тия күрмәсен! Тик гомер сукмаклары беркем өчен дә түмгәксез, сикәлтәсез генә салынмаган шул. Сагыштан яшьләнгән, язмыштан сыктанган мизгелләре дә аз түгел адәм баласының. Сәхнә дә гел алкышлардан, чәчәкләрдән генә тормый артист өчен. Әле аның мең мәшакатъле, мең борчулы пәрдә арты да бар .

...Зөһрә репертуарына тагын бер яна җыр өстәлде. Ул − «Яшәргә дә әле, яшәргә!» дип атала. «Бусы минем күңелемә яңа бер илhам өсти», − ди җырчы.

...Гомер берәү, икәү түгел гомер,

Яшеннәрдәй кирәк яшьнәргә!

Шyл гомерне кадерләрен белеп,

Яшәргә дә әле, яшәргә!

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк