Әлфәт Закирҗанов автор яңалыклары
-
Эльвираның җырлы дөньясы
Редакциябезнең кунагы – күпсанлы җырлар авторы, шагыйрә, галимә Эльвира Сафина. Филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкән, җиң сызганып ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән Эльвираны галимә буларак кына белүчеләр дә, иҗаты аша гына танучылар да бардыр. Шагыйрәнең җыр дөньясы хакында Әлфәт Закирҗанов белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. -
Йөрәк җылысын кушып
Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 35 ел тулу уңаеннан редакция кунагы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, Д. Сираҗиев һәм Ф. Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, төрле театр фестивальләрендә Гран-при, «Фестивальнең иң яхшы спектакле», махсус диплом һ.б. лаек булган Ренат Әюпов. Түбәндә тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән театрның баш режиссеры Ренат Әюпов әңгәмәсен тәкъдим итәбез. -
Хан һәм шагыйрь
Чорыбызның атаклы режиссёры Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) туган көненә атап Камал театрында уйнала торган премьера тамашачы тарафыннан көтеп алына. Марсель абый рухына тугры калган театр бу көнне начар спектакль чыгара алмаган кебек, беренче премьера яңа сезонга юл ача, җан өрә. Сәхнәдә Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы буенча куелган «Игезәк» спектакле: режиссёры Рамил Гәрәев, рәссамы Лилия Хисмәтуллина, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, балетмейстеры Дамир Булатов, ут куючы Александр Рязанцев. -
Җырлап яшәүгә ни җитә...
Ә бит И. Камалиев герое бу тормышта сәләтенең, эшенең тиешенчә бәяләнмәвеннән, аны аңламауларыннан иза чигә. Хыялында тудырган рәхәтлекне ул әлеге уенда таба. Уеннан аерсалар, матур курчагын тартып алган балага охшап кала: кычкыра, җикеренә, тузына. Ә инде уенга утыру вакыты җиткәч, ул үзгәрә, аңа көч-ышаныч килә, романтик хыял дөньясына омтылып, биеп яисә җырлап та җибәрә. -
Кайда минем илем?
Спектакль, Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнә. -
Кайда илем?
Гарәф Фәхретдиновның сугышка кадәрге тормышы исә башка меңнәрчә яшьләрдән берни белән дә аерылып тормый. Бөгелмә төбәгенең Карабаш авылында туып үсә ул. 15 яшендә Урта Азия ягына китеп, педагогика училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли. -
КИЕК КАЗ ЮЛЫ БУЙЛАП...
Театр залына килгән тамашачы әйбәт шигърияткә сусаган булган икән, сөйләүче белән ике арада бик тиз уртаклык хасил булды. -
ХАЛЫК ЯЗМЫШЫ – ШАХМАТ УЕНЫ
Мин экспериментларга каршы түгел, ләкин «яңа драма» дигән әйбер еш кына «шаккатыризм»га кайтып кала. Интим күренешләр, рус театрларында сүгенү сүзләре белән мавыгу – барысы да фикер сайлыгына кайтып кала. -
Сез иң гүзәл кеше икәнсез…
Ул 1941 елның 27 августында Мамадыш районы Иске Комазан авылында туып үсә. Казан консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый. -
Театрга багышланган гомер
Гомерен театр сәнгатенә багышлап, 50 елдан артык сәхнәдә хезмәт иткән Нуретдин Гыйльмихан улы Нәҗмиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туып үсә. -
Мәхәббәт бар бу дөньяда...
К. Тинчурин исемендәге театр сезонны «Галәм. Әгъләм» дип аталган шигъри-музыкаль спектакль белән тәмамлады. Шагыйрь М. Әгъләм иҗаты буенча эшләнгән тамашаның режиссёры, әдәби мөхәррире һәм музыкаль бизәлешен эшләүче – Туфан Имаметдинов, рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореографы — Марсель Нуриев, ут куючы — Илшат Сәяхов. Спектакльне сәхнәләштерүнең төп максаты булып тамашачыны танылган әдип шигърияте белән таныштыру тора. -
Хушлашу сүзе
Татар мәдәнияте зур югалту кичерде: арабыздан талантлы артист, олпат ир һәм кече күңелле ата, Аллаһ сүзе белән яшәүче ярдәмчел инсан Айдар Хафизов китеп барды. -
Ялгызлыктан дәва бармы?
Яшь режиссёр Айдар Җаббаровның Камал театрында куйган спектакльләре театр сөючеләр һәм белгечләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. Әлеге театрның Кече залында 4-6 декабрьдә куелган «Хуш, авылым» премьерасы да зур кызыксыну уятты. Аңа ут буенча рәссам О.Окулова, вокал-музыка буенча педагоглар А.Зәйнуллина, Б.Хисмәтов, видеорәтне эшләүче Р.Исламов, журналист Г.Шәйхетдинова ярдәм итә. -
«Полиционер» – хокук сакчысы?
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чираттагы премьера – сәхнәдә И.Зәйниев пьесасы буенча куелган «Полиционер» спектакле. Режиссёры – Туфан Имаметдинов, рәссамы – Екатерина Галактионова, композитор һәм дирижёры – Ильяс Камал, хореографы – Марсель Нуриев. -
Камал театры журналист тормышын яктырткан спектакль тәкъдим итте
Спектакль сәхнәгә куелгач, автор һәм режиссёр буларак И.Зәйниев үзе дә боларны күргәндер дип уйлыйм. Пьеса камилләштерелеп, алдагы елларда башка театрларда да куелыр дигән теләктә калам.