Логотип
Хәбәрләр

Яшисе килеп яшәү. Мәсгут Имашевка 95 яшь!

Быел күренекле татар композиторы, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут ага Имашев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Түбәндә редакция кунагы Мәсгут Имашев белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

Татар халкының җыр-музыка сәнгатендә онытылмас шәхесләр күп булып, аларның берсе – “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, танылган җырчы, композитор Мәсгут Габдрахман улы Имашев. Ул 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе, Барда районы Каенавыл дигән авылда туып үсә. Яшьтән ятимлек ачысын татый. Үз төбәгендәге заводларның берсендә хезмәт юлын башлый. Күңеленең сәнгать дөньясына тартылуы, М. Имашевны Казан консерваториясенә алып килә. Аны тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка мәктәбендә, Казан П.И. Чайковский ис. музыка мәктәбендә, М Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театрында, Казан театр училищесында директор вазифасын башкара. Композитор буларак “Туган ягым каеннары”, “Саубуллашу вальсы”, “Кыр казлары артыннан”, “Кукмара”, “Гашыйклар тавында”, “Туй күлмәге”, “Тәрәзәләр язга елмая”, “Яралы кош” һ.б. җырлары белән киң танылу ала.

Сез артист, җырчы, композитор, оештыручы, җитәкче буларак киң танылу алган талантлы шәхес. Моның җирлек-чыганагы нәрсәдә?

Кеше тормышының нигезендә “җаваплылык” дигән төшенчә ята. Нинди эш тапшырсалар да шул эшне җаваплылык тоеп башкардым. Кем булып эшләсәм дә әлеге принципка хыянәт итмәдем. Миңа ышанып тапшырылган эш үтәлергә тиеш дип яшәдем. Бу хис миндә кечкенәдән барлыкка килгәндер дип уйлыйм. Авыл үзенең табигате, кешеләренең ихлас мөнәсәбәте белән җанга уела бит. Ул мине дә гомерем буе озата бара. Әби-бабай нәсихәте эзсез калмый. Мин әниемнән бик күп әйбер үзләштердем, аның якты образы һәрдаим күз алдында булды. Әни вафатыннан соң, әнинең энесе Тәүфыйкъ абый мине тәрбиягә алды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыем турында якты истәлек саклыйм. Мәктәбемне хөрмәт хисе белән сагынып искә алам. Әдәп-әхлакка өйрәнүдә мәктәпнең, укытучыларның роле зур булды дип саныйм. Үскәндә йомшак күңелле һәм тыңлаучан бала идем. Тиеш белән тиеш түгеллекне яхшы аңлап, язылмаган кануннарга тугры булып яшәдем.

Сез театр артисты да булып эшләгәнсез. Шул чорның кайбер хатирәләрен яңартыйк әле...

Бу гомеремнең бик күп сәхифәләрен искә төшерүне сорый... Каенавылда тусам да, әнием белән шәһәргә күчеп, шунда 1 нче сыйныфны укыдым. Әнием вафат булгач, Чирез дигән авылга бабайларга кайттым. Алардан ике чакрымдагы Иске Чат авылы мәктәбендә башлангычта укыдым. Халык алдына беренче тапкыр 2 нче сыйныфта укыганда чыгып, шигырь сөйләгәнем хәтердә. Туган авылым Каенавылда 7 нчене тәмамлаганда миңа 15 яшь иде, Иске Чатка авыл совете сәркатибе итеп эшкә чакырдылар. Бабай, үзеңнең тамагыңны үзең туйдырсаң яхшы булыр иде инде, дигәч, ризалык бирдем. Бервакыт авыл яшьләре “Үги кыз” дигән спектакль куярга әзерләнәләр. Шунда миңа: ”Үги кыз ролен уйнарга кеше таба алмыйбыз, синең тавышың нечкә, әлеге рольдә уйна әле”, – диләр. Үги кыз булып икенче тапкыр халык алдына чыктым. Кызлар киеменнән чыгуым булды, бер олы апа кычкырып әйтеп салды: “Сөбханалла, кара әле, бу малайдан матур гына кыз буласы булган икән, борыны булмаса”. Бөтен халык шау-гөр килеп көлешә башлады. Ә миңа бик кызганыч үги кызны уйнарга кирәк бит. Рольгә кереп китүнең кыенлыгын күз алдына китерәсез булыр. Шулай да спектакль уңышлы булды, минем уенны да яраттылар. Бераздан туган авылыма сәркатип булып кайттым, аннары клуб мөдире булып та эшләп алдым. Әмма күңелдә укыйсы килү теләге бар. Әнинең дә васыяте шундый булып, барлык туганнарга әйтә иде: “Укытыгыз бу баланы, кеше булсын!” Ахырда мин Пермьгә укырга китәргә булдым. Нинди һөнәр салау турында уйлаган юк, исәп кая да булса кереп укырга. Дустым Мидхәт белән тулай торагы булган ФЗӨ мәктәбенә килдек. Мине тимерче-штамповщик булырга укырга алдылар, ә Мидхәт домна мичләре салучылар әзерләү буенча керде. Укып йөрибез, ә күңел сәхнәгә тартыла. Хәрби завод каршындагы клубка барып, татарча түгәрәк җитәкчесе Гариф абыйны таптым. Миннән бер-ике җыр җырлатып карады да, болай ди: “Байтактан “Галиябану” спектаклен куя алмый йөрибез. Менә Хәлил дә табылды”. Шулай сәнгатькә кереп киттем. Монда без “Галиябану”ны, “Асыльяр”ны һ.б. пьесаларны куйдык. Шулай 5 ел үтеп китте. Әмма алга таба уку теләге бетмәде. Завод каршындагы техникумга укырга кердем. Бу вакытта өйләнгән идем, гаиләне карау өчен эшләмичә булмый. Икенче бер Мәдәният сараенда драмтүгәрәк җитәкчесе булып эшкә урнаштым. Ансамбль оештырдык, концерт бригадасы барлыкка килде, кайнап яшәдек. Мин заводта мастер-технолог булып эшли башладым. Монда 3-4 ел тирәсе эшләдем. Ул чорда завод цехлары арасында үзешчәннәр конкурсы оештырыла иде. Әлеге чарада җыештыручыдан алып инженерга кадәр бөтен кеше катнашып, зур бер бәйрәм төсен ала. Безнең драмтүгәрәктә катнашучылар моның үзәгендә булды. Мин сәхнәгә чыгып татар һәм рус телендә җырладым. Икенче көнне иртән цех начальнигы әлеге концертны оештыручыларны җыеп сөйләште, югары бәя бирде, рәхмәт әйтте. Соңыннан мине алып калды да болай ди: “Мин кичә җырлавыңны тыңладым, халыкның ничек кабул иткәнен күрдем. Сиңа зур сәхнәгә чыгарга кирәк. Мастерларны мин табармын, ә сиңа укырга кирәк. Син бит татар егете, үзеңнең Казаныңа барып укы, осталыкка өйрән”. Аның сүзләре мине кузгатып җибәрде, күңелемә дәрт керде. Август ае иде, җыендым да Казанга киттем. Бу вакытта үзем язган берничә көем бар, музыка язучы – композитор буласым килә. Казанга килеп, консерваторияне эзләп таптым. Вахтада утыручы ападан сорыйм: “Минем композитор буласым килә, кемгә мөрәҗәгать итим икән?” Ул исә коридордан бара торган кешегә күрсәтеп: “Бу Алмаз Монасыйпов, шуннан сора”, – ди. Алмаз абый белән исәнләшеп, теләгемне җиткердем. Ул миңа: “Сине тыңлап карарга кирәк. Кафедра мөдире Альберт Семонович Леманны күр”, – ди. Аның исә өйдә эшли торган көне икән, өенә барырга тәкъдим итте, адресын да бирде, рәхмәт төшкере. Мөдирне эзләп киттем. Ул рояльдә уйный иде. Уйнавымны сорады, ә мин уйный белмим. Кулымдагы ноталарны алды да уйный башлады, миңа җырларга кушты. Берничә җыр башкардым. Сөйләшә торгач шул ачыкланды: композитор булу өчен музыка мәктәбен, музыка училищесын тәмамлау кирәк икән. Ул бер кәгазь кисәге алып нидер язды һәм миңа сузып: “Сезнең тавышыгыз бар, йөгер консерваториягә, анда бүген вокалистлар имтиханы. Комиссиядәге ханымга әлеге язуны бирерсең, фамилиясен яздым”, – диде. Консерваториягә барып, комиссиягә кәгазьне җибәрдем. Әлеге ханым укыды да, моны кем җибәрде, ди. Мине чакырып алып, җырларга әзерләнергә кушты. Ноталар язылган китап сорап алып, шундагы “Сарман” җырын башкарырга булдым. Комиссия каршында җырлый гына башлаган идем, туктаттылар да музыкасыз гына җырларга куштылар. Хәтерлим, “Сарман”ны, тагын үземнең җырларымны җырладым. Бераздан имтихан нәтиҗәсен хәбәр иттеләр. Теге ханым миңа һәм Булат исемле егеткә болай ди: “Сезнең музыкаль белемегез юк. Шуңа ике еллык әзерлек курсларында укырга тәкъдим итәбез”. Без ризалаштык. Ректор Нәҗип абый Җиһанов һәрберебезне аерым чакырып сөйләште. Каршындагы 28 яшьлек ике бала атасына карап торды да: “Ник картайгач килдең син безгә”, – ди. Мин әйтәм: “Киңәш бирүче, этәрүче булмады бит”. “Ярар, килгәнсең икән, димәк, сиңа чыннан да музыка җене кагылган инде. Әйдә, тырышып укы. Гаиләң дә булгач, яшәү урыны һәм берәр эш табарга тырышырбыз”, – ди Нәҗип абый. Зур сәнгатькә беренче адым әнә шулай ясалды. Укырга кергәч, эш турында сораштыра башладым. Бер егет тәкъдиме белән опреа театрында сүзсез рольләрдә уйнап алдым, аннары җитен комбинатында ансамбль оештырдым. Үземне канәгатьләндерерлек эш эзләүне дәвам иттем. Бу вакытта Камал театрына еш йөрим, бәхеткә безне студент билеты белән бушлай кертәләр. Үземне зур сәхнәдә сынап карыйсы килә. Камал театры директоры Нәҗип абый Гайнуллин иде. Үземнең кем булуым, кайда укуым, һөнәрләрем белән таныштырдым. Мәскәүдә бер төркем артистлар әзерләнүен беләм, алар кайткач та китәрмен, дим. Мин аңа җырлап та, биеп тә күрсәттем, шигырь дә сөйләдем. Бераз уйланып торды да: “Син безнеке, иртәгедән эшкә кил”, – ди. Әнә шулай бераз әрсезләнеп, Камал театрына килеп кердем. Баштарак күмәк күренешләрдә, икенче-өченче пландагы рольләрдә уйнадым, әкренләп җитди рольләргә дә билгели башладылар. 1961 елны Мәскәүдә укыган артистлар кайтты. Театр җитәкчелеге, артистлар аларны каршы алырга вокзалга китте, ә мин эштән азат итүне сорап язылган гаризаны директор өстәлендә калдырып чыктым. Әмма Нәҗип абый җибәрмәде. Яңа кайткан артистлар арасында җырчылар юк иде. “Зәңгәр шәл”дәге Булат роленә опера һәм балет театрыннан Азат Аббасовны чакыралар. Бервакыт мине театрның яңа директоры Рәшидә апа Җиһаншина чакырып, Булат ролен тапшыруларын әйтте. Спектакльне куючы режиссёр Ширияздан абый Сарымсаков, берничә репетиция ясады да, мине сәхнәгә чыгарды. Алга таба байтак җырлы рольләрдә уйнарга туры килде. Әнә шул рәвешле биш ел Камал театрында эшләп алдым. Консерваторияне тәмамлагач, мине Әлмәткә яңа ачылган музыка мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. Әлмәттә яшәгәндә дә “Зәңгәр шәл” куелган көннәрдә самолёт белән Казанга кайтып, уенда катнаша идем, ә икенче көнне яңадан Әлмәткә кайтып китәм.

Сез 50 ләп спектакльгә музыка язгансыз. Театр композиторы кем ул? Эстрада өчен җыр иҗат итүчеләрдән нәрсә белән аерыла?

Композиторның эше – музыка язу. Спектакльгә музыка язганда эш-мәшәкате бермәбер күбрәк, чөнки әлеге музыка бөтен спектакльгә ярашырга, аны баетырга, тамашачыга эмоциональ тәэсир итүгә булышырга тиеш. Спектакльдә музыка артист җыры белән генә чикләнми, музыкаль инструментлар – оркестр өчен дә язарга кирәк. Хореграфия-биюләр бар икән, анысына үзгә музыка кирәк.

Мәсгут абый, ә шулай да нигә спектакльләр өчен музыка язуга алындыгыз?

Камал театрында эшләгәндә Х. Вахитнең “Рәхим итегез!” спектаклен куярга әзерләнәбез. Режиссёр Рәфкать Бикчәнтәев иде, мин дә икенче пландагы рольгә билгеләндем. Пьеса җырга бик бай, ә композитор юк. Кемдер минем консерваториядә укуымны, көйләр язуымны искә төшерде. Рәфкать абый язган көйләремне алып килергә кушты. Аннары артистлар каршында үземнең җырларымны җырлауны сорадылар. Берсен, икенчесен... бишенчесен җырлыйм. Бер җырымны өч тапкыр кабатлап җырладым. Рәфкать абый артистларга карады да: “Менә шушы җыр безнең спектакльдә кызыл җеп булып барачак, бүгеннән өйрәнә башлагыз”, – диде. Бу “Әйдә утыр көймәгә” дигән җиңел лирик җыр иде. Әлеге спектакль 500 дән артык уйналды, халык бик яратып кабул итте. Икенче вакыт Х. Вахит яңа пьеса китергән. Рәфкать абый труппага болай ди: “Яңа спектакль әзерли башлыйбыз, аңа музыка язуны М. Имашевтан сорыйм”. Алдагы спектакльгә бит әзер җырны сайлап кына алдылар, ә монда пьеса өчен махсус язарга кирәк. Бераз куркып, шикләнеп калдым. Рифкать абый, репетициядә утырма, бар кайт, тынычлап музыка яз дип, куып кайтарып дигәндәй, көй яздырды. “Кайда соң син” спектакленә көй-музыка әнә шулай дөньяга килде. Мин шулай спектакльләр өчен җырлар язучы композитор булып киттем. Алдагы елларда Казандагы Күчмә театрның, шулай ук Әлмәт, Минзәлә һ.б. театрларның режиссёрлары соравы буенча спектакльләргә байтак музыка язылды.

Сез үзегез язган җырларны бик уңышлы башкаручы да бит әле. Гастрольләргә дә еш йөргәнсез...

Җыр – гомерлек юлдашым. Үземнең җырларымны да, башка композиторларның күңелемә якын җырларын да сәхнәдән күп тапкырлар башкарырга туры килде. Гастрольләргә мин хатыным, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фатыйма Имашева белән йөрдем. Аллага шөкер, татар җырын Татарстаннан тыш, Башкортостан, Урал, Себер, Урта Азия авыл-шәһәрләрендә яңгыратырга насыйп булды. Ә инде Казандагы концертларда улым Айрат җырчы буларак һәм кызыбыз Әминә биюче буларак катнаша иде.

Җырларыгыз халык күңелендә яши, сәхнәләрдә яңгырый, мәҗлесләрдә башкарыла. Ә бүгенге композиторлар язган әсәрләрнең күбесе “бер көнлек”. Сер түгел, икенче тапкыр эзләп табып тыңлыйсы килми. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Көч, энергия түгеп язылмаган әсәрләр шундый була. Аларның формасы бар, ә эчтәлеге тыңлаучының күңелен кузгата алмый. Көйне язучы боларны үзе кичермәгән. Кичерешләр сай булдымы, җырның тәэсир итү көче шулкадәр йомшак була.

Җырның озын гомерле булуын нәрсә билгели?

Халыкчан җыр гына озын гомерле була. Әгәр җыр кешенең күңеленә үтеп кереп, шунда саклана икән, күңеле тулган мизгелдә, ул аны җырлый башлый. Җырның сүзләре дә, көе дә күңел халәтенә туры килергә тиеш. “Саубуллашу вальсы” җыры да тикмәгә генә балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткын җыры булып китмәде бит. Әлеге җыр туган мәктәбе белән саубуллашучыларның күңел халәтенә туры килә.

Сезнең спектакльләрдәге җырларыгыз популяр җыр булып таралды. Ә соңгы елларда мөстәкыйль җыр булып киткән спектакль җырлары бик аз. Моны ничек аңлатырга була?

Спектакль өчен язылган җырның сыйфаты композиторның ни дәрәҗәдә эчтәлекне аңлап кабул итүенә, шуңа бәрабәр көй язуына бәйле. Җыр пьесадагы образның күңел халәтен, хис-кичерешләрен чагылдырырга тиеш. Образның кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычын үз җаны аша үткәргәндә генә яхшы көй языла. Андый җырны халык та яратып кабул итә һәм үзе дә җырлый башлый. Бүгенге спектакльләрдәге музыкага әнә шул җитми дип уйлыйм.

Татар җыр-музыка сәнгатендә үз эзен калдырган, тарихында урын алган кеше буларак әйтегез әле, татар җыр сәнгатенең торышы белән Сез канәгатьме? Аның үсеш юлын нәрсәдә күрәсез?

Композитор булган кеше халыкның шатлык-борчуын тирәнтен аңлап, шуны музыкада чагылдыра. Шул вакытта гына халык арасында тарала торган җыр туа. Әлеге хәл-халәтне тирәнтен аңламаганда уңышлы җыр язылмый. Соңгы вакытта җыр-көй кәсепкә әйләнде, акча эшләү теләге алгы планга чыкты. Бу исә чын сәнгать әсәре язылуга комачаулый, чөнки авторлар эчтәлектән бигрәк, аның яңгырашына төп игътибарны юнәлтә. Монда икенче әйбер дә бар: бүгенге яшьләр тормыш авырлыкларын, каршылыкларын белмичә үсә һәм ул язылган җыр-көйнең дә шактый җиңел рухлы булуына китерә. Әйткәнемчә, андый җыр күңел түренә барып җитми.

Бу уңайдан “Үзгәреш җиле” проекты турындагы фикерләрегез белән дә уртаклашып китсәгез иде?

Әлеге проектта татар җырын үзгәртүне максат итеп куйганнар һәм ул яңалык җырның я гармониясенә, я темпларына, я характерына карый. Миңа ике концертны карарга туры килде, тулы канәгатьлек алмадым.

“Үзгәреш җиле” проектының максаты татар җырын яңача аранжировкалау аша башка халыкларга да таныту. Безгә, татарның халыкчан җырына гадәтләнгән кешеләргә, әлеге яңа җырлар аңлашылып бетмәскә дә мөмкин, ә чит милләт кешесе аларны кабул итәр дип өметләник. Башка милләт кешеләренә үзебезнең җыр-музыканы ничек ишеттерергә соң?

Минемчә, татар җыры үзгәртүне сорамый. Бары тик татарча җыр-музыканы күбрәк яңгыратырга, сәхнәләргә чыгарырга кирәк. Сүзләрен тәрҗемә итеп тә җырларга кирәк. Безнең җыр-музыка бик матур, татар халкының тел-моңы, яшәү рухы белән бәйле рәвештә, билгеле инде, башкаларныкыннан шактый үзгә. Яшьләр туганнан алып радио-телевидениедән яңгыраган җырны тыңлап үсә, шуңа гадәтләнә, нәтиҗәдә татар җырын, музыкасын чит күрә. Әгәр республика радиоларында татар җыры еш яңгыраса, башка милләтләр дә аны киңрәк аңлар иде. Җырның популярлыгын телнең кулланылышы белән чагыштырырга була. Чын музыканы аңлаучылар татар җырын да яратып тыңлый. Әйткәнемчә, күнектерергә, күбрәк тыңлатырга гына кирәк.

Консерватория әзерләгән композиторларның күбесе халыкчан түгел, шуңа эстрадада һәвәскәрләр язган җырлар өстенлек итә, дигән фикер яши. Аңлатма бирсәгез иде?

Профессиональ композитор укуга, белемен күтәрүгә зур игътибар бирә, дөньякүләм танылган музыка белән күбрәк мавыга. Шуңа күрәсең, халыкчанлык төшенчәсеннән читләшү күзәтелә. Һәвәскәр композитор исә гел халык арасында, аңа ни-нәрсә кирәген тиз тотып ала һәм шуны нотага сала. Әмма бу вакытлы популярлык булырга да мөмкин. Бүгенге тыңлаучыга ошаган җырны алдагы буынның кабул итмәү ихтималы бар.

Татарны милләт итеп тел, җыр-моң, театр саклый. Без мәктәптәге җыр дәресендә дистәләрчә җыр тексты ятлап, җырларга өйрәнеп чыктык. Ә бүген мәктәпләрдәге, музыка мәктәпләре, училищелары программаларында татарча җырлар юк диярлек, шуңа балаларыбыз мәктәпне тәмамлаганда татарча җырлый белми...

Сезнең сорауда җавап та бар инде. Программалар үзәктә эшләнә, алар киң танылу алган музыкаль әсәрләргә йөз тота һәм алгы планда музыкаль грамотага өйрәтү тора. Шуңа да балалар дөньяда билгеле композитор әсәрен белә, ә үз халкының җыр-музыкасына зур өлеш керткән шәхесләрне, аларның иҗатын белми диярлек. Бу – бөтен нәрсәне үзәкләштерүнең бер чагылышы. Мин моны гел әйтеп килдем, әмма бюрократлар корган стенага төртелдем. Без мәктәпләрдә музыка укытабыз, теория өйрәтәбез, ә асылда гап-гади җыр дәресе кирәк.

Мәсгут абый, Сез зур дәрәҗәләргә ирешсәгез дә гади-гадәти кеше булып калгансыз, башкаларны тиң күреп сөйләшәсез, аралашасыз. Бу яктан күпләргә үрнәк булып торасыз. Бу характер үзенчәлеге белән бәйлеме?

Яхшы сүзләрегез өчен рәхмәт! Мин кайда һәм кем булып эшләсәм дә, үзем булып калырга тырыштым. Кеше үзен узып беркая бара алмый. Әллә кем булып күренергә теләүчеләр, гадәттә, көлкегә кала. Әлеге сыйфатларымның җирлеге әнидән, әби-бабайдан, туган җирдән килә, күрәсең. Характер үзгәрми ул. Мин яшь чакта да шундый идем, хәзер дә үзгәрмәгәнемдер дип уйлыйм.

Сез бүген нинди уй-фикер белән яшисез? Яшьләргә әйтер сүзегез дә бардыр...

Мин яшьләрнең халык рухына, аның яшәү рәвешенә тугры булып калуларын телим. Халкыбыз әдәпле, тәрбияле, ярдәмчел, тырыш бит. Шул сыйфатларны үзләштереп, гомер юлында үзләре булып, татар булып калсыннар, яшәсеннәр иде. Мин тормышта яшисе килеп яшәдем! Яшьләр дә зур, матур максатлар куеп, яшисе килеп яшәсеннәр дип телим. Күрәсе килгән кешегә тормыш матур бит ул, бар нәрсәне яратып яшәгез. Минемчә, яшәүнең мәгънәсе дә шунда.

 

Фото Мәсгут Имашевның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021