Логотип
Авыл офыклары

Безнең талантларыбыз

Театр – ул тылсымлы бер дөнья.Ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Безнең Г Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә дә күп еллардан бирле “ Яшь талантлар” театр түгәрәге эшләп килә. Аның эшчәнлеге милли традицияләрне укучыларга җиткерүдә зур роль уйный, укучыларның сәләтләрен ачарга, уй-хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә.

Түгәрәктә 2 төркемдә барлыгы 14 бала шөгыльләнә . 5-7 нче сыйныфларда кече яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләрне өйрәнсәк, зурлар төркеме белән классик драматургларыбызның әсәрләрен өйрәнәбез һәм шушы спектакльләребез белән төрле конкурсларда катнашабыз, мәктәптә уздырылган бәйрәмнәрдә, әти –әниләр җыелышында чыгышлар ясыйбыз. Район ,республика күләм уздырылган бәйге - фестивальләрдә көчебезне сынап карыйбыз. “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивалендә ел саен катнашып, район һәм зона бәйгеләрендә призлы урыннарга лаек булабыз. 2016 нче елда әлеге фестивальнең “Нурлы сәхнә “ номинациясендә җиңү яуладык, диплом һәм премия белән бүләкләндек.

        Т.Миңнуллинның әдәби мирасын өйрәнү,сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү максатыннан, 2014 елдан Халык язучысы, күренекле драматург Т Миңнуллин исемендәге 1 нче республика конференциясе башланып киткән иде.Әлеге конференциянең “Драматургия. Театр яктылыкка , нурга илтә” номинациясендә һәр елны катнашып төрле дәрәҗәдәге лауреат , дипломант исемнәренә лаек булдык. Иң зур уңышларыбыз - шушы конференциядә Т. Миңнуллинның “ Диләфрүзгә дүрт кияу” әсәре буенча куелган спектакль белән Гран -прига һәм К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакеле белән 1 урынга лаек булуыбыз. Кечкенә генә авыл мәктәбендә белем алган балаларның республика бәйгесендә шундый зур уңышка ирешүе – безнең өчен зур горурлык. 

 Татарстанның атказанган артистлары Нәҗибә Сафина, Исламия Мәхмүтова, Илдар Хайруллин, Ирек Хафизов,Илнур Закиров белән бер сәхнәдә басып тору да укучыларыбыз өчен дулкынландыргыч мизгелләр булды.

2025 нче елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган

Гаилә һәм мәктәп театрларының “Гаилә тарихы”, “Театрның яше юк”I Республика фестиваль-конкурсында катнашып, Тинчурин театры сәхнәсендә якташыбыз Мөнирә Сафинаның “Югалган хатлар” эсәрен тәкъдим иткән көн укучылар күңелендә якты хатирәләр булып уелып калды. Бу чарада Мөнирә апа Сафина үзе дә катнашты. Автор алдында, жюрида утырган Зөфәр Харисов, Зөлфия Вәлиева кебек мәртәбәле артистлар каршында укучыларыбыз сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясадылар.

    Районыбызда 2009 нчы елдан бирле матур традиция яши. Ел саен Арча районының талантлы яшьләренә әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә Г.Ахунов исемендәге премия тапшырылып килә. Безнең театр коллективы да “Сәнгать өлкәсе” номинациясендә җиңү яулап, әлеге премиягә ия булды.

Театр бит ул – сәхнәдә генә уйнау түгел. Ул коллективка ияләшү, команда белән эшләү, дөрес сөйләм күнекмәләрен булдыру һәм иң мөһиме – традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне онытмау, белү, һәрвакыт искә төшереп тору. Театр эшчәнлеге аша үзенең әдәбияты белән кызыксынучы, милли гореф- гадәтләребезне саклаучы, телен, милләтен хөрмәт иткән укучылар тәрбияли алуыбыз белән без бик бәхетле.

 

                                        Рахматуллина Рузалия, 

”Яшь талантлар” театр түгәрәге җитәкчесе. 

Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021