Илһам абыйны күреп белүем белән бик горурланам мин. Аның белән беренче тапкыр 1995 елда «Татар моңы» конкурсында очрашкан идем, ул жюри рәисе иде. Аннары Филармониягә эшкә килгәч, Илһам абый анда сәнгать җитәкчесе, озак еллар аралаштык. Ул күп сүзле түгел, ләкин иң кирәк сүзне әйтә иде.